Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай яши безнең күңелләрдә

Мөхәммәт МИРЗАШагыйрь янганШәмдәлләрдә утлар янган,Таңга кадәр Шагыйрь язган,Халкын телсез диюләреЧеп-чи ялган,Чеп-чи ялган!Җырда җаны дөрләп янган,Йолып ил-йорты карасын.Ач-ялангач үксез балаКаян көч...

Мөхәммәт МИРЗА
Шагыйрь янган
Шәмдәлләрдә утлар янган,
Таңга кадәр Шагыйрь язган,
Халкын телсез диюләре
Чеп-чи ялган,
Чеп-чи ялган!
Җырда җаны дөрләп янган,
Йолып ил-йорты карасын.
Ач-ялангач үксез бала
Каян көч-куәт алган соң?!
Янып беткән, тик сүнмәгән
Әверелеп ут шарына.
gabdulla-tukaj-foto-culture-cap-ru
Шагыйрь рухы балкып тора
Мәңгелекнең кочагында.
Шәмдәлләрдә утлар янган,
«Халкым!» диеп, Шагыйрь янган!
Үлемсезлеккә юл ярган
Йөз ел алдан,
Йөз ел алдан!
 
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА
Апрель. Тукай.
Бездә һаман таңнар ата әле.
Апрель җиле исә урамнарда.
Киң кырларга чыгып сыктау әйтә,
Зары барга түгел, урам тарга…
 
Бездә һаман шул яз. Гөрләвекләр
Ак карлардан калган керне юа.
Бөре тулыр, шартлап чәчәк атар –
Һәр яз саен бездә шулай була.
 
Апрель саен китап битләреннән
Тузаныңны бер кат сөртәбез без.
Язлар саен Сине сагынабыз
Һәм яз саен Сине көтәбез без.
 
Ә Син кайтма, яме. Бары да шул ук.
Һаман кайный синең Казаның.
Тынчу бу җир. Кадими бу дөнья.
Җәдидләре ай-һай аз аның.
 
Казаныңда һаман болгаталар,
Бүре башы итеп, татарыңны.
Апрель саен бер саташып, ул баш
Төшләрендә күрә кайтканыңны.
 
Һәм Сиңа да һава җитмәс монда,
Тының буар язгы иртәләре.
Кара төндә ак яктылык булып,
Тик төшләргә генә кер, Син, яме…
 
Кичер безне. Гафу кыл бу язларны,
Уянабыз язда елына бер.
Сине биргән апрель кояшында
Кабер туфрагың да җылынадыр.
 
Гаепләмә, Сине юксынулар –
Өлешләргә тигән көмешебез.
...Тереләрнең тыны бер киселер.
Язган булса, бәлки, күрешербез.
 
Әлфия СИТДЫЙКОВА
Кайтыр кебек
Тукай кайтып, әгәр күзен салса
Замананың кара йөзенә.
Дөнья булып, дөнья бага алмас,
Шагыйренең яшьле күзенә.
 
«Милләтем!» дип җанын фида кылган
Тукай инде халкын танымас.
«Әллүки»ен инде элеккечә,
Дәва итеп җанга ябынмас.
 
Телен, илен, динен саткан кавем
Шыр ялангач басар каршына.
Түбәнсенеп: «Милләт үзен-үзе
Сатты, – дияр, – җитте башына!»
 
«Ник терелдем?!» Аһ орыр да шагыйрь,
Йөрәккәе шартлап ярылыр.
Милләт тамыры корып беткән язлар,
Шагыйрьнең дә соңгы языдыр.
 
Дөнья бетәр ул көн һәм җир шары
Күчәреннән очып чыгар да,
Кайтыр кебек: «Милләтем!» – дип янып,
Тукай шигырь язган чорларга


Халисә МӨДӘРРИСОВА
Тукай язы
Замананың әрсез суыгыннан
Чатнаганда хәтта имәннәр,
Әче җилдән посып иелә-бөгелә
Ышык җирдән күпләр килгәннәр.
 
Зәһәр кышлар, ажгыр буран ярып
Апрель җиткәч язгы бер көндә,
Тәүге батыр чәчкә сын турайта -
Иң авыры менә шул гөлгә!
 
Тукай да бит шулай замананың
Иң караңгы, җаһил чорында
Үз кавемен яктылыкка дәшкән,
Дан җырлаган халкым турында.
 
Һәм шул апрель җылы кулы белән
Сыйпап алгач бозлы таңнарны,
Сүнгән күңелләргә өмет тулган,
Җырлы иткән безнең җаннарны.
 
Күпләр килгән, мин дә бу дөньяга
Сөрән салып тудым апрельдә.
Килдем дә бит, ләкин Тукай булып
Туа алмас инде бер кем дә!
 
Үз телендә вакыт мизгел саный,
Ләйсән ява, аннан кар каплый,
Мизгел генәме соң, бу доньяда
Тарихларны тарих кабатлый.
 
Заман салкын әле, көрт астында
Җылы көтә гөлләр, тугайлар...
Халкым исән булсын, киләчәккә
Яз китерә торган Тукай бар!
 
Бикә РӘХИМОВА
Тукай
Чаптырып килеп кергән ул
Пар атларда Казанга.
Өлгергән, соңга калмаган
Иртәнге моң – намазга.
 
Өлгергән, соңга калмаган
Сәҗдәгә иелүгә.
Нәкъ кирәк чагында булган
Дөньяга килүе дә.
 
Утырткан ул пар атына
Бөтен татар дөньясын,
Галибанә йолдыз янса,
Нурында коенасың.
 
Япь-яшь Тукай, хәким карттай,
Ак дөреслекне баккан.
Гүя тугрылыкның үзе,
Намуслы вәзир-бакан.
 
Пар атта җилдерә Тукай,
Халкын – баласын бага,
Үксез ятимдәй кавемен
Бирми ул асрамага.
 
Арбасы киң, күңле иркен,
Чәчәкле болынмыни,
Туган илкәең – анасын
Яраткан колынмыни.
 
Йолдызына һич күз тими,
Күпме карап-карап та,
Тукай шундый бер могҗиза:
Безгә канат, пар ат та.
 
Айрат СУФИЯНОВ
Тукайга
1
Тугры сүзең йөрәк каның белән
Иман нуры кушып язылган.
Уянырга, уйланырга өндәп
Рухың дәшә җиһан языннан.
Үз халкыңның бәгыреннән тамган
Яралы моң булып яшәдең.
Күкрәдең дә Тукай, яшьнәдең дә
Михнәт изгәннәрнең яшьләрендә
Үлемсезлек сулап яшәдең...
Шәхесеңнең горур чәчәгенә
Кундырмадың көзләр төсен дә.
Рухыбызның син байрагы булып
Җилфердәрсең халкың исендә.
Ераклашкан саен якынлаша
Гүзәл гамьле илһам кояшың.
Тарсынганга читлек – дөньялыкны
Күккә җәйдең фикер колачын.
Югарыдан газиз өммәтеңә
Син һаман да нурлар коясың.
Сайланганнар күрде, ишетте дә
Һәм әйттеләр бердәм:
«Ул – лачын!»
Үзең туңдың… соңгы сулышкача
Бар җылыңны бирдең халкыңа.
Вазифаңның бөеклеген аңлап,
Кимсетелгәннәргә хөрлек даулап,
Күтәрелдең хаклык хакына.
2
Кырыс язмыш назлап бакмаса да,
Таш атса да сиңа – ятимгә,
Гаделлекнең биек тәхетендә
Әверелдең бөек хакимгә.
Газапландың… тик гомерең чикләп
Куймадың син соңгы ноктаңны.
Без исәннәр тилмерәбез эзләп
Һаман әле якты, юк таңны.
Бу дөньяны аклый алмый үзем
Керләнепләр беттем дисәң дә,
Садә җанлы кайнар тойгыларың
Фидаилар өчен исән лә.
«Канмады үч, сынды кылыч» диеп
Язсаң да син актык көчеңнән,
Бәгырьләрне телгән күңлең кошы
Һәр яз саен моңлы сайрап уза
Шәфкатъ көткән дөнья эченнән.
 
 
Мөнир ВАФИН
Тукайга эндәшү
Тукай, Тукай... Синең яшеңне дә,
Күптән инде, күптән узганга.
Син яшисең, ә мин тере килеш
Әйләнепләр барам тузанга.
Балачакта ишек төпләрендә
Тормаганмын һичбер өшеп тә.
Асрамага беркем алмас иде
Әллә күпме акча кушып та.
Без язганнар шундук искерәләр,
Син язганнар һаман өр-яңа.
Тишек үпкә аша карау җитми
Бу целлюлит баскан дөньяга.
Кымыз эзләп күпме җир гизгәнсең,
Чалбар балакларың сызганып.
Безгә рәхәт — хәмер чөмерәбез,
Кымыз өчен акча кызганып.
Ничек мөмкин сүнмәс нур калдырып,
Бер мизгелдә янып бетәргә?
Әйтче, Тукай, ничә гомер кирәк
Синең яшькә килеп җитәргә?..
 
Фото: culture.cap.ru

Комментарийлар