Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында «Онытылмас моңнар» фестивале үтте

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда район үзешчәннәренең «Онытылмас моңнар» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үтте. Әлеге чараның максаты – Кама аръягы регионында халык мәдәнияте җәүһәрләрен яшь...

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда район үзешчәннәренең «Онытылмас моңнар» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үтте. Әлеге чараның максаты – Кама аръягы регионында халык мәдәнияте җәүһәрләрен яшь буынга тапшыру, дип яза "Якты юл" газетасы.
dsc_0257
Фестиваль районда 2012 елдан оештырыла. Ул вакыт аралыгында катнашучылар да, коллективлар саны да артты. Репертуар киңәйде: үзешчәннәр аерым концерт номерларыннан театральләштерелгән вокал-хореография композицияләренә дә кадәр куя башладылар.
Быелгы фестиваль экология елына багышланды һәм «Күңел табигате» темасы астында үтте. Чарада 23 авыл җирлегеннән 350дән артык кеше катнашты. Барлыгы 24 иҗат коллективы тамашачыларга үз чыгышын тәкъдим итте. башк еллардан аермалы буларак, бу юлы берничә авыл үзешчәннәренең берләштерелгән номерлары күп булды. Сәхнәгә 5 яшьлек балалардан башлап, 90 яшьлек өлкәннәргә кадәр чыкты. Татар, рус, керәшен коллективлары төрле вокал-хореография чыгышлары күрсәттеләр.
«Онытылмас моңнар» фестивале җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Рәхмәт хатлары шулай ук фольклор коллективларының район мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән өлкәннәренә дә бирелде.
 
dsc_0209
_dsc2746
dsc_0208
dsc_0197
_dsc2912
dsc_0247
 

Рәис ЗАРИПОВ фотолары.

Комментарийлар