Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай – педагог

Габдулла Тукай турында ХХ йөз башы татар җәмгыяте энциклопедиясе дип бик хаклы әйтәләр.Ул татар тормышына бәйле бөтен проблемаларны гына түгел, гомумән Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгалар...

Габдулла Тукай турында ХХ йөз башы татар җәмгыяте энциклопедиясе дип бик хаклы әйтәләр.0847d5211daa2cfcfde28d825aa07d5d_XLУл татар тормышына бәйле бөтен проблемаларны гына түгел, гомумән Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгаларны яктыртырга, бәяләргә омтылды. Ул – халык «күңеленең иң нечкә кылларын тибрәткән» лирик шагыйрь дә, җәмгыятьнең төрле золымнарын аяусыз фаш иткән сатирик та, сәяси вакыйгаларны яктырткан ялкынлы публицист та. Сәгыйт Рәмиевкә язган бер хатында Тукай: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә», – ди. Һәм әлбәттә татар халкының киләчәге, өмете  булган яшь буын, аны дөрес тәрбияләү мәсәләләре дә шагыйрь иҗатыннан, эшчәнлегеннән читтә калмады. Тукай – балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән талантлы педагог та  әле.


Мөгаллимлеккә Тукай бик яшьтән, Җаек мәдрәсәсендә укыган елларда ук керешә.  «Тукай үсеп буйга җиткәч тә, 10–11 яшьлек вак шәкетләрне җыеп, аларга әкият сөйләргә ярата иде. Ул әкиятне бик матурлап, тәмләп, образлы картиналар белән сөйли иде», – дип искә ала шәкерт Шәриф Каюмов. Мәдрәсә белән беррәттән рус мәктәбендә дә бик теләп белем алган Габдулла, картрак шәкертләргә русча да укыткалый. Ә 1902 елда, Оренбург Каргалысында укып кайткан Нурый хәлфә белән бергәләп, 4 ай чамасы мәктәп балаларын  да укыткан. Укыту парталар, кара такталар белән җәдитчә булган. Хәтта бервакыт Гомәр Хөсәенов дигән хәлфә мәдрәсәдән китеп торганда, Тукай аның шәкертләрен дә укыткан. Ул вакытта мәдрәсәдә җәдитчә укытылмаса да, Тукай шәкертләрне мәктәптәгечә кара тактага яздырып укыткан. Заманында мәдрәсәдә Тукайдан укыган Шәриф Каюмов  болай дип яза:


«Тукай безне укыткан вакытта бигрәк тә язуга, телгә һәм хисапка нык әһәмият бирә иде. Шәкертләрне бик күп яздыра һәм аларның язуларын бик дикъкатьләп укып төзәтә. Шәкертләр стенадагы зур кара такта алдында күбесе идәнгә утырып яки ятып язалар иде. Тукайның тактага язган һәрбер сүзен без аныңча язарга тырыша идек». Шәкертләргә яңа методлар, яңа алымнар кулланып Габдулланың дәрес бирүләре бик ошый. Ул укыту тәҗрибәсендә балаларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга, уку һәм язуга, укыганны сөйләтүгә, аерым темалар буенча фикер алышу оештыруга зур әһәмият бирә. Тукай мондый чараларның балаларда фәннәрне үзләштерү өчен кызыксыну тудыруда, активлыкларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә ярдәм итүләрен күрә. Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын яхшы аңлаган шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы кеше шәхесен кимсетүгә, аңламыйча ятлауга корылган укыту-тәрбия системасын тәнкыйтьләп чыкты.


Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди. Шагыйрь иске татар мәдрәсәләренә каршы чыга, татар мәктәпләрендә реформа үткәрүне таләп итә. 1907 елда Казанда татар мәктәпләрендәге мәгариф системасын үзгәртүне максат итеп куйган «€л-ислах» («Реформа») газетасы чыга башлый. Аның беренче номерында ук иске татар мәдрәсәләре тәнкыйтьләнә. Казанга кайту белән Тукай бу газетаның иң актив хезмәткәре булып китә. Ул татар революцион-демократлары белән бергә мәктәпләрне чын мәгънәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәш башлый. Тукай-педагог та, танылган татар галим-педагогы К.Насыйри кебек, халык бәхете  өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куя. «Безнең милләт тә, – дип язды Г.Тукай 1906 елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, – башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ». Ул безнең милләтне дә алга җибәрү өчен Пушкиннар, граф Лев Толстойлар, Лермонтовлар, чын мөхәррирләр, рәссамнар, милли шигырьләр, музыкалар  кирәклегенә басым ясый. Тукай бөек рус педагогы К.Д.Ушинскийның  педагогик хезмәтләрен өйрәнә, аның гуманлылык, халыкчанлык, туган телдә белем алуның зарурлыгы  кебек алдынгы педагогик идеяләренә таяна. Шагыйрь Ушинскийның «Родное слово, «Детский мир» кебек уку китапларын бик  җентекләп өйрәнгән, андагы әсәрләрне тәрҗемә иткән. Шул ук «Хиссияте миллия» мәкаләсендә ул белем алуны яшьләрнең иң изге, иң беренче бурычы булуын да әйтә.  «Белем алу – ул дөреслекнең – ялганны, яктылыкның – караңгылыкны җиңүендә иң кирәкле алым...» – дип яза шагыйрь.


Туган телдә белем алу мөмкинлеге өчен көрәш аеруча мөһим була. Чөнки мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә әле татар теле түгел, гарәп теле өйрәнелә. Ә әдәби тел дип саналган корама «төрки телне» бары дин әһелләре, чит илләрдә укып кайткан татар интеллигенциясе генә куллана.  Китаплар, эш кәгазьләре бу телдә басыла, хатлар  языла. Белем алудагы мондый уңайсызлыкларны бетерү өчен яңа татар әдәби теле төзергә кирәк була. Бу эшне мәгърифәтче, галим  Каюм Насыйри башлап җибәрә. Ул татар теленең мөстәкыйль бер тел булуын, аның әдәби һәм гыйлем-фән теле булырга да сәләтле икәнен ачып бирде. Ә Габдулла Тукай аның юлын дәвам итеп, җанлы халык телен әдәби җирлек итеп билгеләде. Тукай иҗатында татар теленең  матурлыгы, байлыгы  тулысынча ачылды. Үзенең баштагы чорда язылган шигырьләрен тәнкыйтьләп, өйрәнә-өйрәнә, ул сокландыргыч телен, үзенчәлекле стилен тапты.


«Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар» (1911) дигән мәкаләсендә татар телен ясалма рәвештә үзгәртергә омтылучыларны Г.Тукай кискен тәнкыйтләде, туган телнең халык тормышыннан аерылгысыз булуын исбатлады.


Шагыйрь «Халык әдәбияты» мәкаләсендә «гомум төрки тел» тудыру турындагы уйдырмаларны тәнкыйть итеп,  татар телен кирәкмәгән  аңлаешсыз чит сүзләр белән чуарлауга каршы чыкты. «Яшәсен халык иҗаты! Яшәсен туган тел!» – диде.


Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп кенә калмады, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтылды, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырышты, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өндәде.


Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары Г.Тукайның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапты.


Г.Тукай балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Тукайның күп әсәрләре Туган җирне, аның матур табигатен, сөекле Ватанны, туган халкыңны ярату хисләре тәрбияләү теләге белән язылган. Хезмәт кешесенә сокланган шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында онытмады, иҗатында кеше чын мәгънәсендә намуслы тырыш хезмәттә бәхетле була, дигән фикерне алга сөрде. Үзенең «Эш», «Япон хикәясе», «Ике сабан», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлата, балаларны тырышып укырга өнди.


Шулай ук шагыйрь яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә җитди игътибар итте. Ул матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны бик мөһим эстетик тәрбия чарасы дип атады. Г.Тукай «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә халык җырларының, көйләренең искиткеч зур тәрбияви әһәмиятен күрсәтте.  Ул рус классик музыкасына, аның яшьләрне тәрбияләүдәге роленә югары бәя бирде, туган як табигатьнең  гүзәллеге дә яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле чара булуын язды.


Баланың сәламәтлеге һәм физик яктан нормаль үсеше шәхес формалаштыруда бик әһәмиятле булуын да онытмый талантлы педагог. Шагыйрь ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә балаларның куелган режимны төгәл үтәүләрен күзәтеп торырга киңәш итә. Балаларның капризларына юл куеп, аның барлык теләген үтәү буенча гына барырга ярамавын кисәтә.


Укытучы хезмәтенә Г.Тукай тирән хөрмәт белән карый. Ул укымышлы һәм культуралы кеше булырга, үз халкын яратучы  патриот та булырга тиешле дип саный. «Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә) вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятьләренә (сәләтләренә) мохтаҗ», – дип язды Г.Тукай. Тәрбия эшендәге уңышларның, нигездә, укытучының белем дәрәҗәсенә, укыту осталыгына бәйлелеге бәхәссез.  «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, – ди Г.Тукай, – иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Менә иң читене – баланың ушбу хасиятләрен аңламактыр... Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер».


Үзенең «Ана мәктүбләре»ндә: «Чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның якын дустына әйләнә», – дип язды Тукай. Баланы дөрес тәрбияләү – ата-ананың гына изге бурычы түгел, ә җәмәгатьчелек эше дә булуына басым ясады ул.


Туган телебездә балалар өчен төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә дә Г.Тукайның хезмәте аеруча зур. Ул остазлары К.Д.Ушинский, Л.Н. Толстойлар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә аларның хезмәтләреннән күп файдаланды. 1909 елда ул укыту-тәрбия материаллары бер системага салынган «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеген дөньяга чыгарды. 64 хикәя, проза белән язылган берничә мәсәл һәм 16 шигырь кертелгән бу дәреслектә К.Д.Ушинскийның «Родное слово» («Туган тел»), «Детский мир» («Балалар дөньясы») китапларыннан алып татарчага тәрҗемә ителгән «Балалар күзлеге», «Һәр нәрсәнең үз урыны бар», «Чүлмәк илә казан», «Ике сабан», «Җил илә кояш», Л.Н.Толстойның «Новая азбука»сыннан («Яңа әлифба») алынган «Кырмыска илә күгәрчен» («Яхшылыкка яхшылык»), «Үрдәк илә ай», «Арыслан илә тычкан», «Картайган арыслан» һәм башка хикәяләре татар әдипләре әсәрләре арасында лаеклы урыннарын алганнар. Моннан тыш, Г.Тукай үзенең дәреслегенә И.А.Крыловның берничә мәсәлен, А.Я.Острогорскийның «Живое слово» («Тере сүз») дәреслегеннән берничә хикәясен кертә. Шагыйрьнең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле» кебек әсәрләренең дә анда урын алуы максатка бик ярашлы. Балаларны туган илне, туган җирне, туган якны, туган телне сөяргә өйрәтү ягыннан алар аеруча әһәмиятлеләр. Бу дәреслектә урын алган «Чыршы», «Җил илә кояш», «Җәй», «Яз» кебек һәм башка фәнни-популяр характерда табигатькә багышланып язылган мәкаләләр, хикәяләр балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә һәм тирә-якны танып белергә булышлык итәләр. Аның «Кояш», «Яңгыр», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы» һәм башка мәкаләләре балаларга галәм турында дәрес, фәнни белем бирү, яшь буында дөньяга материалистик караш формалаштыру ягыннан бик әһәмиятле. Ул замандагы алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу дәреслеккә югары бәя бирделәр. Аның ел саен басылып чыгуы да күп нәрсә турында сөйли. 1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаеклы була һәм мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә.


Бу дәреслек балалар өчен татар телендә китаплар бастырып чыгару өлкәсендә беренче адым, беренче карлыгач була. Укыту методикасын камилләштерүдә Г.Тукайның хезмәте шулай ук зур. Ул дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә әһәмиятле шарт булуын билгеләп үтте. Дәреслеккә язган сүз башында текстны укыганнан соң, балалар алдында аларны тирән уйланырга мәҗбүр итәрлек сораулар куярга кирәклеген, балаларның укыган текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп бирергә тиешлекләрен укытучыларга кисәтеп үтте. Мондый методик тәкъдимнәре белән Г.Тукай иске мәктәпләрдә кулланылып килгән ятлау-схоластика методикасына кискен һөҗүм ясады.


Г.Тукай, К.Д.Ушинский үрнәгендә татар мәктәбе тарихында беренчеләрдән булып, аңлатмалы укуның әсәр эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итүе турында төшендерде. Укытучыларга, аңлатмалы уку методикасын тизрәк үзләштерергә ярдәм итү максатыннан чыгып, «Картайган арыслан» хикәясе буенча әңгәмә үткәрү үрнәген бирде. «Яңа кыйраәт» дәреслегенең уңышы белән дәртләнгән Г.Тукай әдәбият буенча уку китабы төзүгә зур көч сала. 1910 елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле китабы дөнья күрә. Татар культурасы тарихында әдәбияттан беренче уку китабы булган бу хезмәт шактый еллар татар әдәбияты буенча бердәнбер дәреслек буларак хезмәт итте. Дәреслекнең кереше Г.Тукай тарафыннан язылып, анда китап белән эшләү буенча укытучыларга шактый методик киңәшләр бирелә, балалар әдәбияты турында төпле фикерләр әйтелә. Бу дәреслектә Г.Тукайның 12 шигыреннән тыш, «Исемдә калганнар» дигән автобиографик характердагы хикәясе, аның тәрҗемәсендә А.С.Пушкинның «Алтын әтәч турында әкияте»ннән өзек, алдынгы карашлы татар язучыларының шигырьләре, хикәяләре, поэмаларыннан өзекләр, К.Насыйри туплаган мәкальләр һәм әйтемнәр бирелгән.


Г.Тукайның хрестоматиягә кертелгән «Шүрәле», «Су анасы», «Япон хикәя»се кебек һ.б. иҗат җимешләре, М.Гафуриның «Электр фонарена хитаб», «Яшь гомер» кебек әсәрләре югары художестволы һәм тирән идеяле булулары, аерым дидактик бурычларны үтәүләре белән башка материаллардан шактый аерылып торалар. Әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылды. Әдәбият буенча төзелгән хрестоматиянең гади, җанлы, образлы тел белән язылырга тиешлеген аңлатты. Хрестоматиягә язылган кереш сүзендә Г.Тукай  балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрне генә кертергә киңәш итте. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укып үскән балаларның күңелләре дә матур булып, гүзәл нәрсәләрне генә сөючән буладыр, – дип язды ул. – Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә дә бертигез караучы буладыр». Г.Тукай яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылды.


Хрестоматиягә туган илгә, хезмәт халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган шактый гына әсәрләр кертелгән. Гомумән, бу дәреслектә дә автор балаларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне беренче планга куя. Ул балаларның белемне укытучы ярдәмендә үзләре табарга тиешлеге, милли әдәбият дәресләрен педагогиканың җиңелдән авырга бару принципларына нигезләнеп төзелүе шарт булуы турында кисәтеп үтә.


«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» туган тел һәм әдәбият буенча Г.Тукай төзергә планлаштырган китапларның беренчесе була. Вакытсыз үлем бөек әдипкә хрестоматиянең икенче кисәген тудырырга ирек бирми. Шагыйрь бу кисәкне киңрәк итеп төзергә, анда мәшһүр кешеләрнең тормыш хәлләре һәм рәсемнәре белән беррәттән, халыкның иҗтимагый тормышын һәм тарихын күрсәтү, рәсемнәрне урнаштыруны да планлаштырган була.


Г.Тукай төзегән бу уңышлы дәреслекләр татар буржуазиясен, реакционерларын гына түгел, патша хөкүмәте ялчыларын да куркуга сала. Катанов һәм Ашмарин кебек патша хөкүмәте цензорларының эчке эшләр министрлыгына «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең халыкка аң-белем бирүдә әһәмияте зур булуы хакында борчылып язулары күп нәрсә турында сөйли.


Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. Зур булмаган вакыт эчендә Г.Тукайның төрле яшьтәге балалар өчен язылган 80 шигыре, 8 поэмасы һәм әкияте, 50 проза әсәре дөнья күрә.


1908–1912 елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап түбәндәге исемдәге 6 җыентык бастырып чыгара: «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911), «Җан азыклары» (1912). Аларда, шигырьләреннән башка, «Шүрәле», «Мияубикә», «Кәҗә белән сарык әкияте» кебек һ.б. зур күләмле әсәрләре дә урын алган. Бу җыентыкларга кертелгән әсәрләрдә нигездә хезмәт иясе халык массасының тормышы, уй-теләкләре, омтылышлары, авыл табигате һ.б. тасвирланды.


Г.Тукайның класстан тыш уку җыентыкларында, халык авыз иҗаты әсәрләренең гүзәл үрнәкләре белән бергә, А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Крылов, Н.Некрасов кебек һ.б. рус әдәбияты классикларының әсәрләре дә тиешле урыннарын алды.


Шагыйрь рус балалар әдәбиятын даими рәвештә игътибар белән күзәтеп бара. Күп кенә әсәрләрен русчадан тәрҗемә итеп, яки русча текстлардан үрнәк алып яза. Г.Тукай тәрҗемәләре аша балалар атаклы рус язучыларының аерым әсәрләре белән таныша.


Г.Тукай җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итте. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып тордылар.


Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклый, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итә.


Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белœ мšŸимлегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.



***


Без, Кырлайлылар, якташыбыз бөек Тукай белән һәрчак горурланырга яратабыз. Бу исем, күрәсең, кечкенәдән үк  якын, кадерле булганга, күңелләребезгә сеңгән. Без дә бит ул йөргән болыннарда, ул җиләк, чикләвек җыйган урманнарда уйнап үстек. Өебездән берничә йорт аша гына Габдулланы ике ел тәрбияләгән Сәгъди абзый йорты, аның бәрәңге бакчасы артында тәмле сулы Тукай чишмәсе, ямьле Ия буйлары... Безнең буын бала-чагасы да ул эчкән инеш суларыннан көч алды, Ия суларында балык сөзде, ялан тәпи каз бәбкәләре саклады... Авылыбызда шагыйрь исеме балачактан янәшә йөрде. Яшәгән урамыбыз Тукай исемен йөртә, колхозыбыз Тукай-Кырлай дип атала, мәктәбебезгә  дә халык шагыйрь исемен кушкан.


Татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы әтием Яруллин Гомәр дә яшьтән үк Тукай иҗатына гашыйк. Борынгы Кырлай авылы тарихы, бөек шагыйребез турында аның уйнап үскән замандашларыннан бик күп истәлекләр җыя ул. Укытучы әнием  Тукай шигырьләрен бик ярата, күбесен яттан белә, аның зәңгәр тышлы калын дәфтәренә бик матур энҗедәй хәрефләр белән Тукай шигырьләре күчерелгән. Гаиләбездә Тукай җыры, Тукай моңы... Без кечкенә чакта Кырлайда Тукай фильмын төшерүләре әле дә  хәтердә саклана.  Ул вакытларда нәни Апуш арабызда уйнап йөргәндәй булды.


Габдулланың сабакташлары Сафа,  Гыйлаҗетдин – классташ кызларым Илһамия белән Нуриянең бабайлары, каршы күршебездә Таеп, Галәү Ахунҗан бабайлар яшәгән. Үземнең Ярулла бабамның абыйсы Әһлиулла да Габдулланың якын балачак дусты була. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романында алар бик матур итеп сурәтләнгән. Язучы бу романны Сафа бабайларның су буе ягына караган ак өендә яза. «Әхмәт абый тыйнак, бик мөлаем, һәрчак якты йөзле иде», – дип искә ала әтием. Кырлайда яшәгәндә язучы авыл халкының якын кешесенә әйләнә. Ул шагыйрь замандашлары белән генә түгел, колхозчылар, яшьләр белән дә очраша, авылның үткәнен өйрәнә. Бүгенгесе, киләчәге өчен дә  борчыла язучы. Шул күзәтү һәм өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Әхмәт Фәйзи «Кызыл Татарстан» газетасында «Кырлайдан хатлар» дигән очеркларын бастыра.  Әлеге хатларда язучыбыз Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген күтәреп чыга. Аның инициативасы, югары оешмаларның булышлыгы, бөтен район колхозларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1950–1953 елларда Кырлайда ике катлы урта мәктәп калкып чыга. Мәктәп бинасының югары өлешенә төзүчеләр агачтан матурлап Тукай исемен язып куялар. Чөнки шагыйрь гомере буе  сөйгән милләтен  агартырга – белемле итәргә омтылган. Бу мәктәп ачылу Кырлай яшьләре өчен генә түгел, тирә-яктагы Ашытбаш, Симетбаш, Әзәк, Чиканас, Иске Иябаш, Алмалы һ.б. авылларның аң-белемгә омтылган яшьләре өчен дә зур шатлыклы вакыйга була.


Тукай баскан эзләрдән Кырлайга килүчеләр өчен исә мәктәбебез беренче экскурсия ноктасы, бу төбәктә шагыйрь иҗатын өйрәнүче һәм өйрәтүче үзәккә әверелә. Әтием белән әнием җиң сызганып эшлиләр. Мәктәптә бик бай татар теле һәм әдәбияты кабинеты оештырыла, анда Г.Тукайга багышланган күп материаллар туплана, күргәзмә стендлар, макетлар ясала. Үзләренең педагогик эшчәнлекләрен алар Тукай иҗатыннан, аны пропагандалаудан башка күз алдына китермиләр. Безнең мәктәпкә шагыйрь эзләреннән кунаклар, язучылар, укучылар һәм укытучылар бик күп килә башлый. Аларны кабул итү, ашату, йоклату, экскурсияләр оештыру кебек өстәмә эшләрне дә мәктәп директоры булып эшләүче әтием чын күңелдән, бик яратып  башкара. Ул турыда әниемнең  «экскурсиягә килсәләр, ял көннәрендә дә кырык эшне кырык якка ташлап, ашкынып, куанып чыгып китә иде», – дип сөйләгәне хәтердә. 1960 елларда шагыйрь  хөрмәтенә китапханә дә төзелә. Аның зур залына куелган, Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә белән экскурсиягә килүчеләр бик кызыксынып танышалар. Ул зал яңадан-яңа материаллар белән баетыла. Казандагы А.М.Горький исемендәге музей директоры Мария Николаевна Елизарова һәм музейның хезмәткәрләре тырышлыгы белән китапханә музей-филиалга әйләнә.


Мәктәп елларым шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, файдалы булган! Ул чорга мин ирешкән уңышларымның тамырларын барлаганда, киләчәккә яңа үрләр билгеләгәндә хәтер канатларында рәхмәт хисләре белән бик еш әйләнеп  кайтам:


...Мәктәбебез бик күп шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшли, аның  стеналарына әдәбият, шигърият, сәнгать рухы сеңгән. Тукайны сагынып килгән күпме язучыларны, шагыйрьләрне хәтерли ул!  Алар белән очрашулар – зур бәйрәм кебек иде. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев, Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев... Хәтеремдә, шигыр бәйрәмендә, балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевне почетлы пионерга алдык. Муеынына кызыл галстук бәйләгәч, аның аркамнан сөеп, «Сез Тукай оныклары бит, сынатмагыз!» – дигәне кадерле истәлек булып күңелдә саклана. Туган телне, әдәбиятны яратырга өйрәткән нинди зур шәхесләр!


Рус шагыйрьләре Евгений Евтушенко, Михаил Львов, Николай Доризо, казах язучысы академик Сабит Муканов, үзбәк язучысы Гафур Голәм, башкорт шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, төрекмән Берды Кербабаев, татар шагыйренә тирән ихтирам белән килгән башка  бик күп милләт язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар төрле  милләтләр иҗаты, сәнгате белән танышуга зур кызыксыну уятты. Миллилек һәм интернациональлекне бер-берсен баета, тулыландыра торган төшенчәләр итеп караган Тукайның халыклар дуслыгы турындагы теләкләре тормышка ашты.


...Без ел буе апрельдә үтәчәк шигырь бәйрәменә әзерләнә, һәркөнне  озын тәнәфестә концертлар куя идек – анда Тукай шигырьләре сөйләнә, аның әсәрләренә инсценировкалар куела, җырлар, биюләр... Болар зур шигырь бәйрәменең репитицияләре, ә аеруча талантлылар өчен зур сәхнәгә беренче адымнар иде.


Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар, мәктәптә төрле әдәби-музыкаль чаралар, спектакль кую, әдәби газета чыгару, мәктәп радиосы эшләү, әдәби конференцияләрдә чыгыш ясаулар һ.б. эзсез калмаган! Кырлай мәктәбеннән күпме татар теле укытучылары, тел галимнәре, композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, актерлар, дикторлар чыккан! Бүген алар нәкь Тукай теләгәнчә туган телгә, халкыбызга хезмәт итәләр. Тырыш хезмәтләре, намуслы тормыш юллары белән күпме игенчеләр, төзүчеләр, врачлар, галимнәр Туган илебезне шатландырган!


...Әтием – бик оста экскурсовод. Шагыйрь тормышы, иҗаты турында ул ялкынланып, матур итеп сөйли. Үзенең укучылары арасыннан да экскурсоводлар әзерли иде ул, сөйләм телебезне үстереп, текстларны яздырып, җентекләп кабатлата иде. Бигрәк тә яз, җәй айларында Кырлайга килүчеләр күп була. Без бик теләп, яратып, килгән кунакларны мәктәп, музей, Кырлай белән таныштыра идек. Шундый бер очрашуда Хәсән ага Туфанның яныма килеп: «Сеңелем, чыгышың бик матур булды, телең саф! Кыю да икәнсең! Син дә бер дигән укытучы булырсың әле. Тукаебыз мөгаллимнәрне бик яраткан, хөрмәт иткән, – диеп канатландыруы,  бу очрашуда бергә фотога төшү, автографлар алу бик бәхетле минутлар булып истә калган. Хәзер исә Хәсән Туфан кебек олы шәхеснең тормыш юлыма биргән шушы юлламасы белән чиксез горурланам.


...Мәктәптә малайлар өчен агачтан төрле әйберләр ясарга өйрәтүче остаханә, кызлар өчен тегү кабинеты бар. Янәшәдә генә зур яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында язын-көзен, җәй буе эш кайный.  Гектарлаган җирдә алмагач, чия, карлыган, кура үсә. Укытучылар, укучылар коллективының күпме көче, хезмәте монда! «Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә». Нәкъ шагыйрь әйткәнчә, «иң мөкатдәс нәрсә – эш!»  Әйе, без кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстек. Ул елларда ялгыз әби-бабайларның да өйләрендә утыннарын «әһ» иткәнче кисеп, карларны ялт итеп көрәп куя идек. Ә без җыйган металлолом, макулатура тонналап исәпләнгәндер.


...Хәтердә әле табигать кочагында уздырылган татар теле, әдәбияты дәресләре, монда шагыйрьнең туган як гүзәллеген җырлаган, ел фасылларына багышланган шигырьләре, хикәяләре аеруча матур яңгырый. Ләкин урманнарыбызда Тукай заманнарында «гаскәр кеби» басып торган чыршы-наратлар көннән-көн сирәкләнә. Киләчәк хакында борчылып, Арча урман хуҗалыгы белән берлектә, яшь урманчылар мәктәбе оештыра әтиебез. Туган тел белән бергә ул балаларга урман теле, урман фәне укыта башлый.


Табигатьне аңларга да, сакларга да, якларга да өйрәтте ул. Без утырткан каен кызлары бүген Кырлайга килүче кунакларны юл буе сәламләп каршы ала. Яшь урманчылар көче белән авылыбыз уртасында Тукай паркы да үсеп чыкты. Тайга баһадирларыдай төз наратлар, затлы зәңгәр чыршылар, көяз куаклар сөекле шагыйребезгә туган мәктәбебездән, укытучыларыбыздан, укучылардан яшел һәйкәл! Туган ягыңның гүзәллеген саклап, аны үз кулларың белән тагын да  ямьләндерүдән дә үтемлерәк эстетик һәм экологик тәрбия дәресләре бар микән?


...Мавыктыргыч физкультура дәресләре, мәктәп артындагы текә тауда чана-чаңгы шуулар, төрле спорт ярышлары, ел әйләнәсендә үткәрелгән турист походлары, патриотик «Аҗаган» уеннары, мәктәптәге кече «Сабантуйлар» безне физик яктан да чыныктырып үстерде.


Рухи дөньябызны баеткан, тирән белем биргән бу онытылмаслык мәктәп еллары өчен укытучыларыбызга, мәктәбебезгә без бүген дә бик рәхмәтле.



Методик табышларым



Вакыт агышын берәү дә күрми. Бары тик сәгать теле, кыңгырау чыңлавы, олыгайган укучыларың, чал кергән чәчләрең генә еллар аша еллар узганын искәртә. Хатирәләр аша узган вакытны барлыйсың...


Ярты гасырлык гомернең 30 елга якыны педагогик хезмәткә багышланган. Бүген мин дә табышларымны барлыйм, табышларның да тамырлары була икән. Еллар узып, тәҗрибә туплап, ялгышларны төзәтә-төзәтә, бөртекләп җыелалар алар.


Лаеш төбәгенең Столбище мәктәбендә  татар теле укытучысы булып эшли башладым. Математик башың белән татар теле укытып йөрмәсәң, дип авыз еручылар да, булдыра алырмы бу, дип шикләнеп караучылар да булды. Әллә булдырмас дисезме? Мин бит халкымның гореф гадәтләрен, аһәңле матур сөйләмен саклаган Тукайлы Кырлай авылыннан!


 Балачактан «теп-тере» язучы-шагыйрьләрне күреп, аларның әле генә «табадан төшкән» өр-яңа әдәби әсәрләрен ишетеп үстем бит мин!


Татар телен кимсетеп караучыларга күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри сүзләре белән җавап бирәм: «Без татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул ».


Җилдән җитез уйларым, үз канатларына утыртып, балачакка, туган йортка илтә. Салмак кына  яшел чирәмле балачак сукмакларыннан атлыйм, туган йортның ишеген ачам...Туп-туры «белем бакчасы»на узам. Шыгрым тулы китап киштәләре... Гомерләре буе балаларга ана теле укыткан әти-әниемнән калган олы мирас. Тел белеме буенча гыйльми хезмәтләр, татар халкы тарихы турында сирәк очрый торган китаплар... Үз һөнәреңнең остасы булу өчен күпме укырга кирәк икән! Әти-әни кебек чын татар теле укытучысы булу теләге туды, тәвәккәләп укырга кердем.


Телләрне саклау турындагы Законнарны тормышка ашырабыз дия-дия, «җиң сызганып» эшкә керештек. Чып-чын рус авылында да татар сыйныфлары ачыла башлады. Столбище балалар бакчасында татар төркемендә белем һәм тәрбия алган балалар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керделәр... Бала, үз ана телендә, үз халкы мохитендә башлангыч белем, үз милләте рухында тәрбия алса гына, үзенең туган телен өйрәнеп кала, үз милли моңнары, сәнгате, авыз иҗаты аның күңел кылларын тибрәтә. Димәк, туган телне саклап калу өчен, балалар башлангыч мәктәптә үз ана телендә укырга тиеш. Беренчеләрне миңа ышанып тапшырдылар. Ана телендә саф, матур сөйләшүче бу нәни балалар миңа «энҗе бөртекләрен» хәтерләтте. Аларны югалтмыйча саклауны милләт каршындагы бурычым дип санадым. Һәр татар баласының туган телендә белем алырга хокукы барлыгын, татар сыйныфларында да белемнәрне тирәнтен үзләштерү мөмкин булуын исбатлыйсы килде. Тукта, нигә тынгылык бирми соң әле бу ерак хатирәләр? Шактый гына кыйммәтле табышларым  бар шул, бөртекләп җыйдым бит мин аларны, «күмелеп» калмасыннар әле хәтер төпкелендә. Нәкъ шул елларда телләрне чагыштырып укытуның мөһимлеген аңладым, башлангыч сыйныфларда татар теле укыту методикасының серләренә төшендем. Бу эшне Әлифбадан, авазларны өйрәтүдән үк башлау кирәк дигән ныклы нәтиҗәгә килдем. «Башлангыч сыйныфларда татар теле укыту методикасы» өстәл китабыма әйләнде. Кайбер югары белемле татар теле укытучылары  нәкъ шушы яшь үзенчәлекләренә игътибар итәргә оныталар. 5 сыйныфтан татар теле укытуга дәвамчанлык сакланган, йөземле күчеш булырга тиеш. Фәннәр буенча дәресләрне берләштереп, тормышның үзе кебек бербөтен итеп үткәрергә тырыштым. Мәсәлән, укучыларым белән үзем язган «Тамчыкай маҗаралары» дигән әкият сюжетына нигезләп, табигать белеменнән су әйләнеше  темасын өйрәндек. «Кыш һәм кошлар» сөйләм материалында укучылар татар теленең үзенчәлекле К, КЪ авазларын үзләштерде. Берләштерелгән дәресләрдә белемнәр ныклы, бербөтен була. Зур сабырлык, тœземлелек белән балаларны 5 нче сыйныфтан рус телендә белем алырга әзерләдем. Бу укучыларның ике телдә дә тел байлыкларын арттырырга, фикерләү сәләтен үстерүгә нык ярдәм итте.  Укучыларым туган тел белән берлектә халыкара аралашу теле буларак, рус телен, инглиз телләрен дә үзләштерделәр. Методика тәләпләренә җавап бирерлек дистәләгән дәрес эшкәртмәләре язылды ул елларда. Табышларым «Кама ягы» газетасы, «Мәгариф» журналы битләрендә саклана. Үзем - укучыларым күңелендә  беренче укытучы! Шул еллар өчен укучыларыма, сабыйларның мәхәббәтен казанган мәшһүр Әлифбага рәхмәтле мин!


Сабыйлар белән эшләү тырыша -тырыша татар теле укытучысы белгечлегенә укыган елларга туры килде. Китап киштәсендәге китаплар чын дусларыма әйләнделәр хәзер.



Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса


Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,


Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны


Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...



Шул вакытта мин кулыма китап алам,


Аның изге сәхифәләрен актарам;


Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,


Шуннан гына дәртләремә дәрман табам



Киштәдәге бу кадерле китап – якташ язучым Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романы. Тирән мәгънә салынган түбәндәге юлларны укыйм:


«Кешенең борынгыдан килгән гуманлы карашларына, гореф-гадәтенә, еллар буена сыналып килгән тормыш тәҗрибәсенә хилаф килердәй, аны рухи, әхлакый яктан рәнҗетердәй башбаштаклык ахыр чиктә табигатькә дә зарар булып төшә!» Бу роман үз тирәсенә табигатьне саклау темасына язылган бик күп әсәрләрне туплаган. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау, аларны иң дулкынландырган темага әйләнде. «Җидегән чишмә» романы буенча диплом эшенең дәвамы – «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия» дигән авторлык программасы. Бу минем иң зур хезмәтем – методик табышым. Рәхмәт сезгә, китапларым!


Яңа бер фронт – яңа табышлар...


Чит милләт халкын икенче телгә өйрәтү – саваплы эш, диләр. Мин җаваплы дип тә өстәр идем. Рус баласын татар теленә өйрәтүне без «буш куллар» белән, таныш түгел сукмаклардан башлап җибәрдек.


Кулга алып укытырга дәреслекләр юк заманнар...  Хәтерлим, дәрескә Тукайның «Шүрәле» әкияте китабын тотып кереп, укучыларга



«Рус белән гомер кичердек сайрашып,


Тел-лөгать, әхлак вә гадәт алмашып...»



дигән шигъри юллар укып, «татар дигән халык бар, аның бик  матур, аһәңле теле бар», – дип дәрес башладым... Минем өчен бу ике юллык шигъри юллар рус баласын  татар теленә өйрәтүнең төп принцибына әйләнде. Дәресләрдә ике халыкның теле, мәдәнияте арасында бәйләнеш тудыруны максат итеп куйдым. Татар халкының  Сабантуй бәйрәме һәм  рус халкының фольклор  бәйрәме Каравон, фронтовик рәссамнар Х.Якупов һәм Ю. Непринцев, Пушкин һәм Тукай... Мөмкинлекләр бик күп. Минемчә, үз мәдәниятен яхшы белгәндә генә, укучыларда башка халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләп була. Киресенчә, чит халык мәдәниятен белү, үзеңнекен тагы да яхшы аңларга ярдәм итә. Үз фикеремнең хаклыгына ышанып, академик Д. Лихачев сүзләре белән ныгытам:


«...милләтнең чын патриотлыгы, әхлакый асылы барыннан да битәр башка халыклар белән әйбәт күршеләрчә ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыра белүендә чагыла».


Рус балаларына татар телен ничек кенә өйрәтергә тырышмыйбыз!


Методларның, технологияләрнең дә иң-иң шәпләрен кулланабыз. «Чумып» укыту методы, концентрик технология, компьютер технологиясе.


Киң колач җәеп, «Татарча да яхшы бел» яңа укыту методик комплексын сынау эше башланды. Кемнәрдер тәнкыйтьләде аны, кемнәрдер хуплады! Һәр яңалык киртәләргә очрый, тәнкыйть утларында чыныга, ныгый, камилләшә. Мин үзем нәкъ шушы сынау эшендә катнашып, профессиональ яктан да, шәхес буларак та ныгыдым. Концентрик технологиянең асылына төшенү өчен күпме фәнни мәкаләләр өйрәндем, ачык дәресләр, мастер класслар үткәрдем! Кечкенә генә табышларыма сөенеп, иң беренче  алар белән  үз мәктәбемдә, районымда уртаклаштым.  Республикабызның  талантлы укытучылары белән тәҗрибә уртаклашыр өчен, «түгәрәк өстәл»ләрдә чыгыш ясау өчен белем дә, тәҗрибә дә, кыюлык та кирәк!


Чын хакыйкать бәхәстә табыла бит!


 Мин дә үз фикеремне әйтәм:



«Үзең кирәк,


Хәтерең кирәк.


Акбур кирәк,


Такта кирәк!»



Бу да технология, димен, классик – технология. Ничәләгән буынга белем биргән, җиһанны таң калдырырлык ачышлар ясаган галимнәр тудырган технология! Тукайлар укыткан технология!


Заманалар үзгәрә, уку-укыту методлары камилләшә, яңа технологияләр барлыкка килә.


Хәтерне – компьютер процессоры,


Кара тактаны – интерактив такталар,


Акбурны – клавиатура алмаштыра.


Үзең (укытучы) һаман кирәк! Әлегә ул алмаштыргысыз!


Заманнан артта калмас өчен, замана баласы белән «бер телдә« сөйләшү өчен укытучы туктаусыз эзләнергә, өйрәнергә тиеш!



P.S.


...Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, рус балаларына татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, компьютер мөмкинлекләреннән ничек файдаланып булу турында уйландым.


Power Point программасы нигезендә, мультимедия технологиясе (анимация, тавыш, иллюстрация, видеоклип һ.б.) кулланып төзелгән презентацияләр уку-укыту процессын кызыклы, мавыктыргыч, тәэсирле итәләр. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыруда, укытуны индивидуальләштерүдә, белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә, укытучыны иҗади булмаган эштән азат итүдә компьютерның роле зур.

Комментарийлар