Ниһаять, йөрәкләрне җилкендереп, яшәргә көч биреп, күптән көтелгән ямьле яз ае да килеп җитте.

Табигатьнең шушындый күркәм вакытында, агачлар яфрак ярганда, кошлар кошчыкларын чыгарганда, якты кояш бөтен табигатькә елмаеп, уяныгыз-уян, дип алтын нурларын чәчкәндә, җиһанга бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган. Әти-әнисенең яратып, көтеп алган баласы булганга, ул бәхетле кеше, озын гомерле булып, кешеләрне үзенең иҗаты белән куандырып яшәргә туган булган. Ләкин, язмыш җилләре аны төрлечә каккан-суккан, рәнҗеткән. Шуңа да карамастан, шушы кыска гына гомер эчендә дә, Тукай үзеннән соң мәңге онытылмаслык иҗатын калдырган.
Апрель ае — Тукайны биргән ай булганга, мәктәпләрдә әдәбият дәресләре тулысынча Тукайга багышлап уздырыла. Безнең 45 нче мәктәптә дә Тукай иҗатына багышланган бик күп төрле чаралар уздырыла. Кайсы сыйныфлар аның әкиятләрен сәхнәләштереп актлар залында, ата-аналар алдында күрсәтәләр, кайсы сыйныфлар Тукай иҗатына багышланган “Тапкырлар һәм зирәкләр” дигән КВН күрсәтәләр, сыйныфлар арасында стенгазеталар бәйгесе уздырыла, 1-2 сыйныф укучылары да, булдыра алганча төрле рәсем күргәзмәләре оештыралар, “Туган телем” дип аталган, Тукай җырларын башкару бәйгесе уздырыла.

0020-1
Быел Тукай атналыгында бик зур үзгәреш булды. Ел саен уздырыла торган шигырь бәйгесенә әзерләнә башлагач, шигырьләр бәйгесен Тукай һәйкәле янында уздырачакбыз”, –диделәр укытучылар.
Менә көтеп алынган көн дә килеп җитте. 17 апрель көнне, Тукай шигырен яхшы итеп өйрәнгән 20 укучы һәм укытучы, Тукай һәйкәле янына киттек. Һәйкәл янына килеп җиткәч, хәйран калдык. Андагы матурлыкка исең китәрлек! Тукай горур гына, мәгърур башын югары чөеп ,”Мин монда бит, балалар, минем яныма килдегезме?“ –дигән кебек басып тора. Без барыбыз да, эчтән генә Тукай белән исәнләштек тә әле. Аннары бөтен тирә-якны карап, танышып чыктык. Мондый матурлыкның әле бер һәйкәл янында да күренгәне юк иде. Һәйкәл үзенә күрә бер матурлык булса, һәйкәл тирәсенә салынган мәрмәр юллар, матур эскәмияләр, матур урам фонарьлары, тирә-якка утыртылган, иртә яз булса да инде чәчәк атып утырган чәчәк түтәлләре, барысы да зур зәвык белән, киләчәк буын өчен истәлеккә калсын, дип эшләнгән. Бу урын, болай да матур шәһәребезгә ямь өстенә ямь өстәгән. Урыны да бик кулай сайланган, шәһәребезнең нәкъ уртасында. Һәйкәл янындагы кешеләрне күрсәң исең китәр. Шушындый матурлыкка карап, хозурланып йөргәч, шигырьләребезне сөйли башладык. Без шигырьләр сөйли башлагач, безне тыңлап торырга бик күп кеше җыелды. Кайбер шигырьләрне, тыңлап торучы кешеләр дә безгә кушылып, хор белән, күмәкләп башкардык. Шунысы куанычлы, Тукай шигырьләрен укучылар гына түгел, бик күп кеше белә икән. Шигырьләрне сөйләп, урыннар билгеле булгач та, әле тиз генә кайтып китәсебез килмәде. Һәйкәл янында истәлеккә фотога төштек. Киләсе елга да шигырь бәйгесен Тукай һәйкәле янында уздырырбыз дип сөйләштек.
Минем әйтәсе килгән сүзем шул, шәһәр хакимиятенә, Тукай һәйкәлен салуга, шәһәребезгә шундый матурлык бүләк итүгә үзенең өлешен керткән бөтен кешегә рәхмәтемне әйтәсем килә.
Һәйкәл яныннан кайткач күңелемдә шигырь юллары туды.

Һәйкәл янында
Язның ямьле бер көнендә,
Һәйкәл янына килдек.
Тукай бабайны сәламлик,
Шигырен укыйк, дидек.

Һәйкәлне күргәч сокланып,
Бик озак тордык карап.
Әкияттәге геройлар,
Күчкән һәйкәлгә, харап.

Һәйкәл матур, Тукай тора,
Күтәреп горур башын.
Укыдык аның янында
“Шүрәле”, “Кисекбашын”

Тукай һәйкәлен салырга,
Кемнең башына килгән?
Татар халкы горурлансын,
Күреп шагыйрен, дигән

Бүген олылап шагыйрьне
Халкым килә һәйкәлгә.
Аның хөрмәтенә чәчәк куеп,
Остазына рәхмәт әйтергә.

45 нче мәктәпнең 8 нче в сыйныфы укучысы
Гарипова Алина

Комментарий язарга