Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай дөньясына сәяхәт

Бүген  Яр Чаллының 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби чара узды.  Балалар тарафыннан сөйләнгән шигырьләр, сәхнәләштерелгән...

Бүген  Яр Чаллының 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби чара узды.
 
N473kow5DA0
Балалар тарафыннан сөйләнгән шигырьләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр  нәниләрне дә, аларның әти-әниләрен дә, килгән кунакларны да Тукай дөньясына алып керде. “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк” әсәрләренә инсценировка, “Гали белән кәҗә”, “Милли моңнар”, “Минем гаиләм”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Кызыклы шәкерт” һ.б. шигырьләрне сөйләү зур осталык белән  башкарылды. Биредә, әлбәттә, тәрбиячеләрнең профессиональ осталыгы күренде. Тукай персонажларын тудырган балаларга костюмнарны да әти-әниләр һәм тәрбиячеләр бергәләп әзерләгән иде.
Кунаклар өчен “Тукай дөньясы” исемле рәсемнәр һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Әлеге эшләр арасыннан “Тылсымлы куллар” журналы баш мөхәррире Ландыш Фазуллина, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире урынбасары Айсылу Сәлимова, “Мәйдан” журналының әдәбият бүлеге редакторы Фәнсилә Шәйдүләтова иң яхшыларын сайлап алды. Җиңү яулаган нәниләр диплом һәм китап-журналлар белән бүләкләнде.
Гомумән, кичә бик кызыклы һәм үзенчәлекле иде. Балаларның саф татарча матур сөйләме, осталыгы, Тукай абыйларына карата хөрмәте аерым бер игътибарга лаек.
Әлеге күңелле бәйрәмне уздыруга зур көч куйган “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Гамманова Илүсә Өлфәт кызына, шәһәребезнең үзәк китапханәсе хезмәткәре Шәйхетдинова Ләйсән Фәхразый кызына һәм бакчаның тәрбияче, методистларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
 
CvBQ7RrQfEw
rMGY6E3Lb_M
1-YFC_LEM7E
lWxM8rgD3Pw
cDNKri6BJcQ
hpRdZKBOw0M
Qy3wjr4HeRE
 

Комментарийлар