Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай бүләген быел 13 шәхес һәм бер иҗади төркем дәгъвалый

Тукай бүләге комиссиясе 2016 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.2016 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген 13 шәхес һәм бер иҗа...

Тукай бүләге комиссиясе 2016 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.



premiya-tukaya-620x330
2016 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген 13 шәхес һәм бер иҗади төркем дәгъвалаячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы белдерә.
Равил Айдаров.  "XIX – XX гасырларда Казанның агач йортлары" тарихи-архитектура монографиясе өчен.
Ренат Әюпов.  Габдулла Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган спектакльләр куйган өчен. ("Печән базары", "Зәйтүнәкәй", "Әйт әле, күбәләк").
Фәүзия Бәйрәмова. "Күчем хан" тарихи романы өчен.
Флера Гыйззәтуллина. "Яну дәверләрендә: поэма-трилогия", "Башкаемда – дөнья исәпләре" китаплары өчен.
Шәмсия Җиһангирова. "Илаһият: шигырьләр", "Бәхетең үз кулыңда: җырлар" китаплары өчен.
Нәҗип Нәккаш (Исмәгыйлев). Шамаилләр циклы, "Ярдәм" һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән өчен.
Газинур Морат. "Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен.
Вакыйф Нуруллин. Ике томда "Сайланма әсәрләр"е өчен.
Гөлзадә Сафиуллина. Күп еллар дәвамында мәдәнияттәге хезмәтләре, Халыкара "Сөембикә варислары" бәйгесе, "Үлемсез ил җыры", "Илаһи моң" фестивальләре һәм "Әй, киң төрки даласы" концерт програмы өчен.
Җәүдәт Сөләйман. "Сүтелә йомгак" шигырьләр, поэмалар китабы өчен.
Айдар Хәлим. "Өч аяклы ат", "Кыйбла", "Казыктагы тальян" повестьлары, "Татар вакыты" романы өчен.
Альберт Хәсәнов. "Җәнбәт җәвере", "Данәгөл", "ТанДим", "Бүре баласы Чатан" китаплары өчен.
Зиннур Хөснияр. "Кичү" китабы өчен.
"Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркеме.



 

 

Комментарийлар