Логотип «Мәйдан» журналы

Туган ягы кирәк кешегә

Читтә йөргән чакта, сагындырып,Керер өчен төнлә төшенә,Зәңгәр таңлы, биек аяз күклеТуган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманаларМатур бәя бирсә эшенә, –Шатлыкларын ирештерер өченТуган ягы...

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
 
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, –
Шатлыкларын ирештерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
 
Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, –
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
 
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, –
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
1976
 

Фәнис ЯРУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар