Логотип «Мәйдан» журналы

Туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды төзелде

Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондын төзү турында күрсәтмә бир...

Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондын төзү турында күрсәтмә бирде. Әлеге указга 26 октябрьдә кул куелды һәм ул шул ук көнне көченә керде.
— Указда Россия Федерациясе халыкларының туган телләре Россия дәүләте казанышы һәм тарихи-мәдәни мирасы булып тора, дип билгеләнә, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Президентның әлеге карары Россиянең этник һәм мәдәни күптөрлелеген саклау эшенә зур өлеш кертә. Соңгы вакытта федераль дәрәҗәдә бу юнәлештә күп эшләр башкарыла. Августта, әйтик, Владимир Путин мәктәпләрдә укучыларның туган телләрен өйрәнүгә хокукын гарантияләгән законга кул куйды. Фонд киләсе ел башыннан эшли башларга тиеш. Аның попечительләр советына һәм идарәсенә төрле этносларның тел мәнфәгатьләрен чагылдыручы абруйлы кешеләр керү зарур.
Фонд федераль бюжет ассигнованиеләре, ирекле кертемнәр, башка чыганаклар исәбенә оештырылачак. Президент указына ярашлы, учредительләргә - өч айда Фондның Уставын, ә Россия Хөкүмәтенә аның идарәсе һәм попечительләр советы составларын, милке исемлеген расларга кирәк.
Фонд Мәскәүдә урнашачак. Аны финанслау киләсе елдан башлана.
Фото: libex.ru/
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар