Логотип «Мәйдан» журналы

Туган көн нотыгы

Юк, карт түгел, мин яшь әле –Шаяртмагыз кыз, малай!Яңа елда – кыш бабай мин,Таң атканда – гыж бабай. Күрәм, сизәм, тоям әле,Сөям әле сөйгәндә;Мин сездән уздырам әле,Тел чишелсә, сөйләмдә... ...

Юк, карт түгел, мин яшь әле –
Шаяртмагыз кыз, малай!
Яңа елда – кыш бабай мин,
Таң атканда – гыж бабай.
 
Күрәм, сизәм, тоям әле,
Сөям әле сөйгәндә;
Мин сездән уздырам әле,
Тел чишелсә, сөйләмдә...
 
Карт, димәгез, шат диегез –
Сиксән, туксан, йөз булсын!
Буйлар, сыннар берни түгел,
Әйтер сүзең төз булсын!
 
Күпме сузсаң да, бик беләм,
Бер инде, бер азагы...
И оланнар, ул түгел бит
Бүгенге көн кадагы!
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН


Фото: https://www.facebook.com/


 
«Мәйдан» №10, 2020 ел.

Комментарийлар