Ул заманда әле Азнакайда таныш булмаган кешегә урысча дәшәләр иде. Татарстанның башка шәһәрләрендәге сыман ук.

Хәзер генә ул анда олысы-кечесе, таныш-таныш түгеле ике дә уйламыйча теләсә кемгә татарча сүз куша, җавабын татарча алмаса гына урысчага күчәргә мөмкин. Татарстандагы бердәнбер чын татар шәһәре дим мин аны. Бөгелмә, Алабуга кебекләре генә түгел, Әлмәт, Чаллы ишеләре һәм хәтта Казаны да — асылда, урыс шәһәрләре бит. Азнакайда менә — татар теле, татар мохите, татар рухы.

Ык елгасының Башкортостан ягындагы тау тезмәләре ышыгына утырган безнең авылга иң ышанычлы юл — Азнакай аша. Язгы ташу вакытын исәпләмәгәндә, елның теләсә кайсы мәлендә, көннең теләсә кайсы чагында кайтып кереп була. Шуңа күрәме, Азнакайга кайтып җитүгә, минем күңелне рәхәт гамьсезлек, тансык иминлек хисе биләп ала. Инде юл борчулары бетте дип сана, ашыгу-кабаланулар кирәкми. Болай да безнең гомер, гел вокзалда, юлда яшәгән кебек, ниндидер гасабилы киеренкелек белән үтә. Ә монда кайтып җиткәч, әле авылыма утыз чакрымнан артык ара калса да, мин инде үземне туган ягымда итеп, атам йортындагы шикелле хис итә башлыйм.

Хәтта автобусларына кадәр яратам мин Азнакайның. Әлмәт яки Бөгелмә тарафларына йөрүче һәрчак яңа, тәкәббер купшы автобусларны түгел, үзебезнең авылга илтә торган, иске булса да төгәл йөри торган Эстәрле автобусын. Урын дип ишек катында эткәләшеп тормыйча, азактан гына керәм дә иң арткы рәтләрнең берсенә барып утырам. Халык урнашып бетәр-бетмәстән, машина йөткергәләп, калтыранып кузгалып китә. һәркем нидер сөйли, сөйләшә. Мин, бу сөйләшнең сагындырган таныш кәенә, тавыш төсмерләрендәге мәгънәләр муллыгына күңелем булып, ирексездән үзалдыма елмаям, күңелемә мөлдерәп тулган хисне чайпалдырмаска тырышып, күзләремне йомып, тыныч кына утырам. Күбрәк әбиләр, апалар сөйли:

— Канифә апаңа мишәитләмәсен, апаем, чимаданыңы этебрәк куй…

—   И, сүләмә дә, малакаем, уңды киленнән, дерә уңды беднең Тәскирәттәй…

Ә менә монысы абзый кеше булырга тиеш:

—  Умарталарны былтыр ике менгән ием — начар кышладылар. Быел балны бер генә аерттым, булганы җитәр, дим…

Җаным ял итә, рәхәтлектән изрим. Кыенсынмыйча, кыланмыйча кем ничек тели шулай сөйләшә. Авыз тутырып, иркенләп үзебезчә, татарча сөйли. Үз йортыңда, үз илеңдә генә шулай иркен сөйләшеп була.

Туган йорт тойгысы бу… Җүләр сыман үзалдыма елмаеп автобуста авылыма кайтып барганда мин моны бик яхшы аңлыйм. Сулый торган һава кебек икән бит ул туган йорт тойгысы. Бар вакытта аны уйлап та карамыйсың, кадерен белмисең. Кеше шулай яшәргә тиеш тә — Ходай шулай яраткан.

Хәер, сүземне мин Азнакайдагы бер сөйләшүдән башлап китмәкче идем бит.

Мин яшьрәк чакта булды бу. Шундый кайтуларымның берсендә Казанда күрешеп-аралашып яши торган якташларымнан берсе йомыш кушып җибәргән иде. Әманәт тапшырасы кешемне өендә туры китерә алмадым. Күршесенә шылтыраткан идем, ишекне бер әби ачты. Фатир эчендә урысча сөйләшкән тавышлар  ишетелгәч, мин дә урысча дәштем. Әби  татарча җавапбирде. Миңа бу кызык тоелды, йомышымны йомышлагач, минем татар икәнемне каян белүен сорыйсы иттем.

—  Акцентымнанмы? — дим.

—  Юк, улым, синең татар икәнең күзеңнән күренеп тора,— ди бу.

Соңыннан мин бу вакыйганы кайта-кайта күп мәртәбәләр искә төшердем әле. Үзем дә, тора-бара, карашына карап кына да татарны башка милләт кешесеннән аера ала башладым шикелле. Азнакай әбисе ул чакта миңа татарлыкның ни-нәрсә икәнен аңларлык итеп әйтте шул.

Татарның татарлыгы йөзенә чыккан, күзеннән күренеп тора.

Әле күптән түгел моның дөреслегенә янә бер мәртәбә ышандым. «Идел» журналында күренекле бер татар рәссамы турында язма бирергә җыенган идек, бизәлеш мөхәррире моның фотосурәтен сайлаган. Ниндиен, дисезме? Татарлыгы күзеннән күренеп торганын, әлбәттә. Йөзендә каушау, кыенсыну, уңайсызлану, кыюсызлык билгеләре ярылып ятканын…

Кыюсызлыкны, базымсызлыкны без кайчан татарның асыл сыйфаты итеп саный башладык соң әле?

Бу тикмәгә түгел бит инде!

Зөлфәт «Чытырманда былбыл бар» дигән әсәрендә татар милли биюләре хакында гыйбрәтле бер сүз әйтә. (Милли биюдә, мәгълүм ки, турыдан-туры милли холык чагыла.) «Татар биюендә бөек җиңүче каршындагы куркаклык бар»,— ди ул. Р.Мостафин бу фикерне тагын да үстерә төшә: «Татарның биюе дә, башка халыкларныкы белән чагыштырганда, ничектер, кыюсыз, кыяр-кыймас, очар-очмас, тояр-тоймас бию кебек тоела».

Мин моны бик төгәл, коточкыч дөрес күзәтү дип саныйм.

(Әлбәттә, мондый сыйфатның татар биюендә канунлашып китүенә гел дә «Чабата биюе»н генә биеп йөргән безнең мактаулы Дәүләт җыр һәм бию ансамблебез дә бик зур тырышлык куйды.)

80 нче еллар ахырыннан дөньялар үзгәреп, заман һәркемгә өр-яңадан  үз  бәясен  куя  башлаган чакта, Мәскәү  шагыйреСЛипкин әйткән бер сүз мине үзенең шундый коточкыч хакыйкате белән тетрәндергән иде. «Вы, татары, боязливый на-род»,— диде ул. Бу бит андый-мондый гына кеше әйткән сүз түгел. Татарның чын тарихы тыелган бер вакытта «Идегәй» дастанын, урысчага тәрҗемә итеп, Көнбатышта бастырып чыгарган, шуның аркасында шактый кыен ашаган зыялы яһүд сүзе бу. Аеруча кыен чакларында татарлардан бер-бер ярдәм килмәсме дип өмет тә иткәндер әле ул. Ләкин ярдәм килмәгән. Тукай, исән булса, татарга бик рас килгән әлеге сүзне «ачы тәҗрибә авазы!» дияр иде.

Бию дигәннән, «безнең якта ат кебек бииләр», дип яза Чуашстанда туып үскән шагыйрь Р.Зәйдулла. Бу сүздә дә хаклык бар. Алҗыган эш аты кебек бииләр, дияр идем мин. Эш аты шул безнең татар. Ияләшенгән тәртә арасына үзе барып керә торган күндәм, үшән эш аты. Сыртына чыбыркы төшкәнне көтеп яши торган ат.

Соңгы вакытта гәзит-журналлар тирәсендә кайнашучы яисә төрле юбилей кичәләрендә чыгып сөйләргә яратучы «милләт Хадимнәре» телендәге бик гыйбрәтле (урыс «характерный» дияр иде) бер хата колагымны ерта. Алар — татарның берәр күренекле кешесен мактарга тотыналар да — «тәртипле» диясе урында «итагатьле» сүзен кулланалар. Асылда, «итагатьле» сүзе «буйсынучан», «кушканны үтәүчән» дигәнне белдерә бит ул. Әллә инде татар өчен бу ике сүзнең мәгънәсе тәмам бергә кушылганмы?

Буйсынучан!

Кыюсыз, базымсыз, «боязливый», куркак…

Каян килә соң мондый сыйфат?

Миңа калса, мин моны беләм шикелле. Үзен үз йортында дип хис итми татар, ул үз илендә килмешәк хәленә калдырылган дип уйлыйм мин. Төп сәбәп менә шунда. Туган йорт тойгысы какшаган аның. Аңарда туган ил тойгысы җимерелгән.

Студент чагымда (1977) Р.Фәйзуллин иҗаты турында тәфсилле бер мәкалә язып бастырган идем. Шагыйрьнең иҗатын яхшы беләм дип уйлап ирәебрәк кителгән, күрәсең, кайбер әсәрләрен яттан гына язып куйган идем:   Ничек мин

үткәнен, бүгенен

аңлыем илемнең?..

Соңрак шагыйрь белән якыннан танышып алдык. Шунда ул мине төзәтте: «илемнең» дип түгел, «бу илнең» дип язарга кирәк булган икән. Кечкенә генә шушы төзәтүдә, уйлый китсәң, бик зур мәгънә бар иде. (Хәер, шагыйрь әлеге шигыренә мине шул чакта сискәндергән мәгънә төсмерен, бәлки, бөтенләй салмагандыр да? Ни дисәң дә, үз заманының ихлас улы, чын «совет шагыйре» булып яшәде ич ул!) Гасыр башында Дәрдемәнд иҗатында ук бик калку чагылып («Сөт калыр, ватан китәр!»), соңгы дәвер татар шигъриятендә төп урынны алган ватандарлык, милләтпәрвәрлек темасын аңлавымда бу төзәтү миңа нык йогынты ясады.

70 нче елларда матбугатта еш кына горурланып телгә алына торган шигырьдән бер строфа искә төште:

Сорасалар әгәр,

Бирә алмам бүлеп:

Мәскәү Татарстан

Шәһәредер кебек.

Р.Мингалим

Моны Мәскәүдә сатучы, итче, ташчы, йөкче, урам себерүче, идән юучы татарлар күп булганга шулайдыр дисезме? Юкка куанмагыз, Мәскәү Татарстанны үзенең ата-бабадан калган асаба биләмәсе (вотчина) итеп тойганга күрә шулай ул. Хуҗасының мөлкәте белән колның «безнеке!» дип горурлануы инде бу.

Әйе, татарда туган ил, туган йорт тойгысы имгәтелгән. Икеле-микелерәк уйлар, мөнәсәбәт уята ул. «Минем йортым — минем калам», ди инглиз. Татарның исә каласы юк. «Минем кала алуым» (Гөлшаһидә) — менә нәрсә мөһим татар өчен. Ул кала ала, яулый. Үз кулыңда булган әйберне яулыйсы түгел аны.

Безнең татар халкы менә шулай ничәнче гасыр инде туры мәгънәсендә кала ала. Әнә Азнакайны ул үз каласы итә алган. Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә шуңа омтылу нык сизелә.Ләкин аның иң олуг максаты — Казанны кабаттан яулау. 1552 елны урыслар баскан Казанны милли-мәдәни мәгънәдә кайтарып алмыйча, аны татар шәһәренә әйләндермичә торып, аңардагы туган йорт тойгысы савыкмаячак.

Әлегә ул үзен үз илендә өйдәш кебек тоеп яши. Аның күңел халәте — «тещасының» сүзе генә сүз булган йортта көн итүче татарныкы кебек.

muzej-aznakaj

 

Фәиз Зөлкарнәй


Комментарий язарга