Логотип «Мәйдан» журналы

Туган җир дип җан атып

 Татарстан нефтьчеләренең дан-шөһрәтләре элекке СССР заманнарыннан алып бүгенге көннәрдә дә бик күпләргә мәгълүм. Шушы юнәлештә эшләүче ширкәтләр арасында Минзәлә нефть бораулау идарәсе иң танылг...

 
Татарстан нефтьчеләренең дан-шөһрәтләре элекке СССР заманнарыннан алып бүгенге көннәрдә дә бик күпләргә мәгълүм.
yudin-_
Шушы юнәлештә эшләүче ширкәтләр арасында Минзәлә нефть бораулау идарәсе иң танылганнардан булгандыр. Нәкъ менә шушы атаклы идарәдә «Татарстанның атказанган нефтьчесе», «Хезмәт ветераны» исемнәрен йөртүче Алексей Георгиевич Юдин зур хезмәт һәм тормыш юлының беренче адымнарын башлый. 1974 елның җәе була бу. Әлеге нефть разведка-бораулау идарәсенә килгәнче Алексей дүрт яшендә әтисез калып, туган авылы Воровский исемендәге поселокта сигезьеллык мәктәпне, аннан Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Шунысын да искәртик: ул мәктәптә һәм училищеда төрле фәннәрдән укыткан мөгаллимнәрне онытмаган, аларны исем-фамилияләп санап чыкты һәм төпле белем бирүләре өчен әле дә рәхмәтле булуын белдерде. Алексей Георгиевич үзе дә Курья мәктәбендә бер ел укытучы булып эшләргә өлгерә. Инде нефтьче булып китүен армия хезмәте белән бәйләргә мөмкиндер. Хәрби хезмәтне Алексей Георгиевич Оренбург өлкәсендәге Тоцк полигонында уза. Биредә разведчик-топограф белгечлеген үзләштерә. Менә шулай хезмәтне тутырып кайтып килгәндә ул Казан аэропортында комсомолның Минзәлә район комитеты беренче секретаре Василий Лаишевны очрата. Секретарь аңа «Урожай» һәм «Спартак» җәмгыятьләрендә эш тә тәкъдим итә. Әлеге эшнең нидән гыйбарәт булуын аңлау өчен, Алексей бер көн дәвамында күзәтеп тә йөри. Нинди эш икәнен аңлагач, баш тарта. «Мин берни дә эшләмәгәндә эшләгән кыяфәт ясап йөри алмыйм», – ди ул. В.Лаишев аңа Минзәлә нефть бораулау идарәсендә комсомол секретаре вазифасын тәкъдим итә. «Ә менә «мужиклар» янына эшкә барам...» – дип җавап бирә А.Юдин. Ләкин уйланган эш барып чыкмый. Бораулау идарәсе башлыгы егетнең хәрби билетын игътибар белән карап чыга һәм анда «топограф» дигән язуны күрүгә «безгә бит топограф кирәк», – дип белдерә. Комсомол эшенә җаны тартмаган Алексей Георгиевич тәкъдим ителгән эшкә риза була. Топограф буларак нефтьчеләр бригадасы белән Удмуртия җирләрендә бораулау корылмаларын урнаштыру өчен мәйданнар әзерли. Бораулау идарәсе башлыгы белән бәхәскә кергән чаклары булса да, нәкъ менә шушы җитәкче Алексейны һәм тагын биш егетне 1976 елда юллама белән Мәскәү нефть институтына укырга җибәрә. Белем алуның икенче елында авылдашы, укытучы Валентина Иосифовна белән гаилә корып җибәрәләр. Алексей Георгиевич Мәскәүдә укыган чорда Валентина Иосифовна бала белән авылда яши, уллары Егорны тәрбияли.
1981 елда А.Юдин Губкин исемендәге нефть институтын тәмамлый. Алга тагын сорау килеп баса, кулда диплом булган килеш эшне нидән башларга? Башта бораулау җайланмалары эшен өйрәнмичә, инженер-техник бүлегенә урнашмаска була. Бер ел эчендә ул шушы эшнең нечкәлекләрен өйрәнеп, мастер-бораулаучы вазифасына керешә. Санаулы гына айлар эчендә Алексей Георгиевич нәтиҗәле хезмәт күрсәтә, идарә буенча өченче урынны яулый. Шушы җиңүләре өчен аңа Минзәләдә ике бүлмәле фатир бирәләр. Нефтьче буларак, А.Юдин тормышында монысы беренче җиңү булуын искәртик. Еллар узган саен тәҗрибә туплаган мастер җиңү арты җиңүләр яулый. Бораулау мастеры буларак Нефтеюганск һәм Ноябрьск шәһәрләре тирәләрендә зур эшләр башкара. 1984 елда Ноябрьск ятмаларын үзләштерүдә ел йомгаклары буенча беренче урынны алалар. Бу – тормыш. Кайвакыт эшләр кирегә таба да китә. 1985 елда цех башлыгы урынбасары булып эшләгәндә, бораулау эшләре барышында газ ятмасына юлыгалар. Кабынган ялкын фонтанын унбиш көннән соң гына сүндерәләр. Әлеге вакыйга буенча тикшерүләр була, сигез кешене, шул исәптән А.Юдинны да эшеннән бушаталар. Ләкин Себердә Алексей Георгиевич кебек останы югалтасылары килми. Бу экспедициядән алып, аны икенчесенә күчерәләр. Инде цех башлыгы, инженер-техник хезмәт җитәкчесе буларак Алексей Юдин танылган бораулау мастеры Сергей Елизаров бригадасы белән 104200 метр тау токымнарын бораулап, Көнбатыш Себердәге «ГлавТюменьНефтегаз» буенча беренче урынны алалар. Монысы инде Алексей Георгиевичның шул чорларда ук эшне оештыра белүен, производствога яңа технологияләр кертә алуын дәлилли торгандыр. Бары шулай булганда гына, Союз күләмендә җиңүләргә ирешеп булды.
Узган гасырның сиксәненче еллар азакларында профсоюз оешмаларында да беркадәр үзгәрешләр башланды. Әлеге оешмаларны җитәкләү өчен тормышны күргән, шул тармакта эшләп тәҗрибә туплаган шәхесләр кирәклеге ачыклана. 1990 елда Минзәлә бораулау идарәсе профсоюзлары җитәкчесенә А.Г.Юдин күрсәтелә һәм күпчелек тавыш белән сайлана да.
13_img_0041
Болгавыр заманнарда өч ел буе профсоюзлар рәисе йөген тарта ул. 1993 елда Аксубайда яңа бораулау җайланмалары урнаштырыла. Менә шунда да цех башлыгы урынбасары булып эшләргә дә өлгерә ул. Шушы чорларда республиканың нефть сәнәгатендә үзгәрешләр булып ала. Алексей Георгиевич югалып калмый, үзе өчен яңа юнәлеш булган төзелеш эшенә керешә. Үзе туплаган бригадалар белән бер ел тулыр-тулмаста биш йортны төзеп тапшыра. Ышаныч яулаган А.Юдинга районара төзелеш оешмасы генераль директоры урынбасары булып эшләргә дә насыйп була. 1997–2000 елларда Татарстан күләмендә барган «Тузган торак» программасында катнаша. 2000 елда Россия хакимиятенә президент булып Владимир Путин килә. Үзенең бер чыгышында президент нефть чыгаруның бораулау тармагын финанслау турында әйтеп китә. Менә шушыннан соң элекке тәҗрибәле нефтьче өчен яңа юллар, мөмкинлекләр ачыла. Минзәлә бораулау идарәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Василий Иванович Лаишев Алексей Георгиевичка бораулаучылар бригадалары төзү зарурлыгын җиткерә. Тиз арада биш бораулаучылар бригадасы төзелә, алар «Пионер» ябык акционерлык җәмгыятенә кертелә. А.Юдин җәмгыятьнең баш инженеры итеп билгеләнә. 2002 елда ул чактагы Минзәлә районы башлыгы Гиоргий Федорович Куприянов тәкъдиме буенча «Вышкарь» монтажчылар оешмасы да төзелә.
15_img_7009
Бүгенге көндә Алексей Георгиевич Юдин – Россия нефтьчеләре арасында танылу алган «МетаСервис» җаваплылыгы чикле җәмгыятенең директоры. Бу предприятиене танылган Минзәлә бораулау-разведка идарәсе эшенең дәвамчысы буларак та билгеләп китәргә мөмкин. Эш күләмнәрен булдыру өчен, А.Юдин заманында Татарстан Президенты М.Шәймиев, премьер-министр Р.Миңнеханов белән очраша. Татарстаннан тыш, Башкортстан, Пермь крае, Түбән Варта мәйданнарында да эш алып баруга ирешәләр. «МетаСервис» предприятиесе шушы һәм башка төбәкләрдә бораулау станокларын монтажлау, эшләр тәмамлангач, аларны сүтү һәм яңа урынга күчереп эшләтеп җибәрү кебек эшләрне башкара. Әйтергә кирәк, Алексей Георгиевичның оештыру сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә «Роснефть», «Лукойл» кебек компанияләр белән дә хезмәттәшлек булдырыла. Предприятиене эш белән тәэмин итү белән бергә эшче һәм хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүрешләрен кайгырту, лаеклы хезмәт хаклары буенча да А.Г.Юдин зур кайгыртучанлык күрсәтә. Кешелекле кеше җәмгыять проблемалары хакында да борчыла. Алексей Георгиевич инде ике дистә елга якын хәйриячелек эше белән дә шөгыльләнә.
18_img_3062
2009 ел Алексей Юдин өчен аеруча истәлекле. Хәйриячелек буенча башкарган гамәлләре өчен, аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе махсус бүләк тапшыра. Мондый бүләккә Алексей Георгиевич даими рәвештә Минзәлә районы һәм шәһәренең социаль учреждениеләренә, аерым кешеләренә рухи, матди ярдәм күрсәткәне өчен лаек була. Әлбәттә, бу очракта А.Юдинның үзе туып-үскән Воровский исемендәге поселокны тәртипкә китерү, шушында ук ташландыкка әйләнгән чиркәүне торгызу һ.б. бик күп эшләрне санап китеп була. Воровский исемендәге бистә монастыре бакчасында чишмә барлыгы да беленә. Аны тәртипкә китерүне дә Юдиннар башкарып чыга. Ни өчен Юдиннар дибез, чөнки Алексей Георгиевичның бертуган энесе Сергей Георгиевич-Воровский поселогы җирлеге башлыгы.
Инде Воровский исемендәге поселок, совхоз турында сүз чыккан икән, шунысын да искәртү зарур: инде бетәм, таралам дигәндә, 2007 елда шушы җирлектә Алексей Георгиевич крестиян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәрә. Мең гектар чамасы җирдә бодай, күпьеллык үләннәр һәм яшелчәләр үстерүне җайга сала ул. Хәзерге чорда хуҗалыкта йөзләгән сыер һәм сарык малы асрала. Биредә умартачылыкка да зур игътибар бирелә. Игенчелеккә килгәндә, быел һәр гектардан 30 центнер чамасы уңыш алынган. А.Юдинның максаты – алдагы елларда уңыш күләмен гектарыннан 40 центнердан арттыру. Үстерелгән ашлык, терлекчелек продуктлары, үз буаларында үстерелгән балык һ.б. ризыклар «МетаСервис» ширкәте хезмәтчәннәре мәнфәгатенә тотыла.
Шулай ук А.Юдинның улы Егор Алексеевич поселоктагы юлларны яхшыртуга зур өлеш кертә. Егор Юдин Чаллыда Кама политехника институтын тәмамлый. Хәзер ул «Минзәлә-сервис» оешмасын җитәкли. Әлеге компания нефть бораулау мәйданчыкларын, скважиналарны тәртиптә тоту һәм башка хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә.
Егор Юдин үзенең хезмәт коллективы белән Татарстанда гына түгел, Көнбатыш Себердә, Пермь краенда һәм Оренбург өлкәләрендә дә киң масштаблы эшләр алып бара. Димәк, әтисе үрнәгендә тәҗрибә туплаган Егор Алексеевичның киләчәге өметле күренә. Без аның алга таба да зур үрләр яулавына ышанып калабыз.
Инде әйткәнебезчә, ул да туган авылларын ямьләндерүгә зур өлеш кертә. Юдиннар Воровский исемендәге поселокта бер мең квадрат метр чамасы ашлык эшкәртү һәм саклау урыннары, өч буа төзиләр. Буаларга инде балыклар да җибәрелгән. Егор Алексеевич та әтисе кебек районда, тирә-якта булганлыгы белән танылган кеше. А.Юдинның кызы Елена Алексеевна әтисе укыган Мәскәүдәге И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетын тәмамлый. Хәзерге чорда ул «МетаСервис» ширкәтенең финанс директоры.
Язмабыз герое А.Г.Юдинның улы да, кызы да гаиләле. Алар әтиләрен дүрт онык белән сөендерде инде.
Алексей Юдин хезмәт юлы, нефтьчеләр тормышы хакында сөйләгәндә бик күп тапкырлар Әнәс Габделбәр улы Фәхриев исемен мактап телгә алды. Баксаң, алар Татарстан нефть сәнәгатендә озак еллар буе бергә эшләгәннәр, бергә зур җиңүләргә ирешкәннәр икән. Без Әнәс әфәнде белән дә очрашып сөйләштек. «Алексей Георгиевичта мин бетмәс-төкәнмәс энергия күрәм. Аның башында гел ниндидер уй-хыяллар, планнар булыр. Алексейның башкарган эшләренә анализлар да ясыйм. Без – гаилә дуслары да. Әгәр Союз таркалмаган булса, нефть сәнәгатендәге күрсәткечләр буенча безгә зур дәүләт бүләкләре тиеш иде. Юдиннар 2000 елдан алып Минзәләнең үзәк хастаханәсенә, балалар бакчасына, татар театрына ныклап булышып торалар. Туган авылларына су керттеләр. Изгеләр коесын торгыздылар. 500 кешелек авыл халкын эш белән тәэмин итәләр...» – дип, озаклап һәм тәфсилләп сөйләде Юдиннар хакында Әнәс Габделбәр улы.
Алексей, Сергей, Егор Юдиннар кебек кешеләр булганда туган якларның елга-чишмәләре саекмас, басуларында иген гөрләп үсәр һәм абзарларда мал-терлек тавышлары тынмас.
19_img_5368
Алексей Юдин кызы Елена һәм улы Егор белән
 
Фотолар гаилә архивыннан.

Комментарийлар