Элегрәк Татарстан Язучылар берлегендә матур традиция яши иде.

«Тукта, тумас борын бабайлардан күп белеп, яшьләр үзләреннән-үзләре чумар чыгарып ятмасыннар әле», – дипме, яшь драматургларны, прозаикларны, шагыйрьләрне Казанга дәшеп, индивидуаль иҗади семинарлар үткәрәләр иде. Менә безне дә шундый җыенга дәштеләр. Туфан Миңнуллин белән Роберт Батулла, Мәскәүдән, берсе – артистлыкка, икенчесе – режиссерлыкка укыган җирләреннән кайтты. Радик Фәизов – Арчадан, мин Лениногорскидан килдем.
 1519e954ae6bd629544356cae3e51766_XL  Шул өч-дүрт көнлек семинарның файдасы зур булды, без әдәби әсәрләр язуның күп серләренә төшендек. Дуслаштык. Туфан белән дә якыннан күрешеп-белешеп, гомергә дуслашып калдык. Аннары ул бастырып драмалар язарга кереште. «Әлдермештән Әлмәндәр»е белән дөньяга танылды.
  Әлдермеш – бер чорда патшабыз булып торган дуамал холыклы Никита Хрущев таркаткан Дөбьяз районының сулы-чишмәле, матур, төзек авылы. Халкының әүвәл-әүвәлтеннән килгән «чәлдермеш» гадәте дә бар. Без Казаннан Дөбьяз сельпосына товар ташыганда, шоферлар Әлдермештә туктамаска тырышалар иде. Кибет каршында биш кенә минут туктап торсаң да, күрми дә каласың, Әлдермешнең шук малайлары машина кузовыннан бер әрҗә печеньеңнымы, прәннегеңнеме хәзер чәлдереп өлгерә.
  Әлдермештә байтак еллар рәттән колхоз рәисе булып бик укымышлы, әдәпле кеше Әгъзам абый Җәләлиев эшләде. Ул галәмәт театр, әдәбият, сәнгать ярата торган кеше иде. Аңа кунакка һәрчак сәнгать кешеләре – артистлар, шагыйрьләр, композиторлар кайта иде. Хөрмәтле Туфаныбызның да Әгъзам абыйда берничә тапкыр кунакта булуын, «ух-ух» килеп чабынып мунча керүен сөйләгәне булды. Ничә еллар сәхнәдән төшмәгән һәм дә төшәргә җыенмаган әсәренә шушы исемне Әлдермешкә мунча керергә килүләренең берсендә куярга карар кылганнар.
Кыскасы, шул семинарда күрешеп-танышып, белешеп, без Туфан белән гомергә дуслашып калдык. Бер-беребезне күздән югалтмый, кырык еллап дуслыкта-татулыкта яшәдек. Шалтырата калганда, йомшак тавыш белән:
  – Ни хәлләр? – дип сузар иде. Без Нәҗибә җиңгәң белән синең исәнлекне-саулыкны шуннан белеп торабыз: һәркөн иртән «Ватаным Татарстан»ны ачабыз да: «Кая, Альберт дустыбызның мәкаләсе бармы? Бу юлы нәрсә язды икән?» – дип эзлибез, – дияр иде.
  Әйтсәм әйтим, Туфан дустымның чын холкы ай-һай иде. Сөйгәннәре булды, берничек тә кабул итмәгәннәре дә. Сөйгәннәре өчен атланмай булды, кабул итмәгәннәрен танымады. Ә бик әллә кем булып, борынын күккә чөеп йөрүчеләрне сидереп сидегенә утыртырга да күп сорамый иде.
  Ә гомумән алганда, Туфан әйбәт иде. Ләкин «әйбәт» сүзе берни дә бирми. Кирәк чакта икеләнеп тормый бик усал егет тә була белә. Бер чорда Татарстан Язучылар оешмасы коммунистларының башлыгы булып торды.
  – Карагыз аны, Коммунистлар партиясенең төп линиясенә каршы чыксагыз, колагыгызны кисмәгәек, – дип, уенын-чынын бергә кушып, кисәтә торган иде. Ул чорда мин аны олылап «иптәш Генсек Туфан» дип йөртә идем. Килештерә, авызын ерып елмая иде.
  Аннары Гариф абый Ахуновтан соң, без аны рәисебез итеп сайладык. Аңа кадәр рәис бүлмәсенә өч ишек аша узарга кирәк иде. Бу берсен дә калдырмады. Сүтеп ташлады.
  – Язучылар оешмасы дөньяда иң демократик оешма булырга тиеш. Язучы кеше дә үзе сайлаган рәис каршына бернинди тоткарлыксыз керергә тиеш, – дия иде.
Берчакны шулай, гыйнварның тыныңны куырырлык салкын көне. Мондый суыкта тавыклар куначадан да төшмиләр. Төш алларында телефон шалтырый. Барып трубканы алсам, Туфан дустым тавышы. Гадәтенчә: «Ни хәлләр?» – дип суза.
  – Хәлләр ал да гөл, калганын үзең бел. Хәлләр хуш, сөйләгәндә мине дә куш. Хәлләр дөбер-шатыр, яшәп ятабыз как губернатор, – дип телемә салынам. – Син кайдан шалтыратасың әле? Казаннанмы?
  – Сездән. Лениногорскиегыздан. Иске Писмән калагыздан, – ди бу.
  Мин каушап калдым.
  – Белмисең, ишетмәгәнсең дә, ахры. Камал театры минем «Гөргөри кияүләре» белән калагызга гастрольгә килде. Гастрольләрдә йөреп, мине бөтенләй санга сукмаска әйләнмәсен, әз булса да күз-колак булыйм дип, хатынга ияреп, мин дә килдем. Үзең соң ни эшләр майтарасың? Бик онытылып язып утырган чагың түгелме? Эшеңнән аермадыммы?
  – Юк, юк, – дидем. – Тавышыңны ишетүгә дә бик шат. Икебез дә өйдә. Шөкер генә яшәп ятабыз. Мәдинәм-гөлкәем бик тырышып камыр ясый. Мин пилмәнгә ит чыгарып маташам…
  – Әле менә без дә, – дип бүлдерде мине Туфан дустым, – бу шәһәрдә сез була торып, Лениногорскиның салкын кунакханәләрендә кунып ятмабыз дип, сезгә куна төшәргә җыена идек.
  – Әйдүк, әйдүк. Бик шәп булыр. Без бик шат. Кузгалмагыз, хәзер үзем менеп алам, – дип чыгып та чаптым. Туфан дустым белән Нәҗибә ханымны үзебезгә алып төштем.
  Туфан белән мин генә түгел, хатыннарыбыз да, бер-берсен килештереп, тиз арада гөр килеп сөйләшеп киттеләр. Их, соңыннан сагынып сөйләрлек рәхәт, бәхетле минутлар кичергәнбез икән ул чакта!
Җир йөзендә дөнья көтеп, кулыңнан килгәнчә әз-мәз генә хезмәт тә кылгач, юбилейлар-бәйрәмнәр чоры да җитә икән. Әдәби эшчәнлегемә илле ел тулган көннәрдә, юбилей белән котлап килгән иң олы кунакларымның берсе Туфан дустым булды. Тантанабызга аның да килүенә бик сөендек. Ә ул бик гади генә итеп:
  – Синең олуг бәйрәмеңә килергә вакыт тапмасам… Мин соң кем булам? – дип куйды.
  Мәҗлес-җыеннарда Туфан булган җирдә бернинди тамаданың кирәге юк. Тәгәрәп-тәгәрәп көлә торган юморларны, үткер, шаян сүзләрне учлап-учлап кына сипте. Дусларым белән күрешү шушы сүзнең тулы мәгьнәсендә, үзе бер гомер булды бу кичтә.
  Нәшриятларга йомышым төшеп, Казанга килеп чыкканда, беренче эшем итеп Туфанга сугылам. Дәүләт Советына, аның бүлмәсенә керәм. Ачык йөз белән, йомшак итеп: «Ни хәлләр? Синмени әле? Кайчан, нинди гозерләр белән килеп чыктың? – дип кызыксына. – Китапларың чыгамы? – дип сораша. Соңгы күрешүләребезнең берсендә, шулай ук аның бүлмәсендә утырабыз. Дөнья хәлләрен сөйләштек. Шунда кинәттән генә: «Без дә картаябыз бит», – диде. Күзлеген салып, озак кына сөртте.
  – Соңгы вакытта нишләп сирәк шалтыратасың? – дип куйды. Мин дә бу сорауга әзер идем. Хәтта бераз кәҗәләнебрәк:
  – Шалтыратып сине туры китереп буламы соң? Табарсың, бар. Йә сессиядә, йә авылда… – дидем.
  – Бир әле даими дипломатыңда йөрткән куе дәфтәреңне, – дип сорап алды. Бирдем. Шуның урта бер битенә, зур хәрефләр белән:
  «89196463082» дигән цифрларны язды.
  Туфан М. 14. V. 2012 ел, дип имзалап куйды.
  – Менә шушы номер белән язның-көзнең, төннең-көннең теләсә кайсы вакытында шалтырат. Һәрчак «Әү» дип җавап бирермен. Бу телефон күп иптәшләрдә юк…
Ни хикмәт, әй: сагынган, юксынган чакларда әле дә шалтыраткалыйм. «Ник сирәк шалтыратасың?» – дип шелтәләде ич. Ни гаҗәп, трубкада Туфан дустымның: «Ни хәлләр?» – дигән көр тавышы ишетелә.

Комментарий язарга