Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада Мөхәммәт Шәйхинең  "Якты чишмә" шигырьләр һәм поэмалар китабын тәкъдир итү кичәсе узды

30 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең (1949 – 1996) күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Якты чишмә" исемле шигы...

30 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең (1949 – 1996) күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Якты чишмә" исемле шигырьләр һәм поэмалар китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге чарада әдипләр Разил Вәлиев, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Фәтхулла Абдуллин, Фидаил Мәҗитов, "Туган як" газетасының баш мөхәррире Виктор Шадрин, шәһәр аксакаллары һәм күпсанлы китап сөючеләр катнашты. Кичәне шәһәрнең 30 нчы санлы филиалы мөдире Г.Ш.Гыйбадуллина алып барды. Мөхәммәт Шәйхинең үзен якыннан күреп белгән шәхесләр истәлекләре белән уртаклашты һәм аның иҗаты хакында әтрафлы фикерләрен җиткерде. Сәхнәдә әдипнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, әсәрләреннән өзекләр укылды.
"Якты чишмә" җыентыгына кергән әсәрләрне туплау өчен язучы Факил Сафин зур тырышлык куйган. Китапны дөньяга чыгаруда ярдәм иткәне өчен, шагыйрьнең дусты һәм каләмдәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевка якташлары зур рәхмәтләрен белдерде.
z8nQkzlljbQ
KVkCdTX0zeA
TgRaoH9hZzQ
0SeMZbLEbFk
G_4VKzdTl40
j4vKVZC8OUY
2htqr7hGQeU

Комментарийлар