Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама аксакаллары хәрәкәттә...

Узган гасыр азакларында Татарстанда иҗтимагый-сәяси, милли һәм дини юнәлештә эшләргә йөз тоткан дистәләгән оешмалар, җәмгыятьләр төзелде. Аларның беркадәре яки зур күпчелеге заманына күрә ниндидер эшл...

Узган гасыр азакларында Татарстанда иҗтимагый-сәяси, милли һәм дини юнәлештә эшләргә йөз тоткан дистәләгән оешмалар, җәмгыятьләр төзелде.
41_gafi_nizhnekamsk_06-m
Аларның беркадәре яки зур күпчелеге заманына күрә ниндидер эшләр башкарырга өлгереп тукталып калдылар. Ул оешма һәм җәмгыятьләрнең хәзер инде исемнәрен искә төшерү дә кыен. Ә менә Түбән Кама шәһәре һәм районы Аксакаллар Шурасы бөтен Татарстанга үрнәк булырлык дәрәҗәдә эшләвен бүген дә дәвам итә. Әлеге аксакаллар Шурасын 2009 елдан бирле оештыру эшләрендә зур тәҗрибә туплаган Зирәк Гыйлаҗ улы Шиһапов җитәкли. Ул 1943 елда Югары Ослан районы Йолдыз авылында туа. 1954 елда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Үзбәкстанның Андиҗан шәһәренә китә һәм шунда һөнәр училищесына укырга керә. Училищедан бетончы-монтажчы дипломын алгач, Үзбәкстан предприятиеләрендә беренче хезмәт адымнарын башлый. Ләкин унтугыз яшьлек егетнең күңеле туган якларына тарта. Зирәк Гыйлаҗ улы Татарстанга кайта һәм Чаллы шәһәренең күзәнәкле бетон заводында эшли башлый. Шул ук елны армия хезмәтенә алына. Анда стратегик ракета гаскәрләрендә күптөрле һөнәрләр үзләштереп, азот җитештерү җайланмасында смена начальнигы, батареяның старшинасы вазифаларын башкара. Шушында ук З.Шиһапов кече офицерлар курсын да тәмамлый. Армиядән соң ул Казан химия-технология институтына укырга керә һәм аны матур күрсәткечләр белән тәмамлый.
Әлеге шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын тасвирлау өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Шулай да З.Г.Шиһаповның ТАССР эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендәге бүлекләрендә инспектордан башлап, хәрбиләштерелгән янгын сүндерү часте башлыгы, Түбән Кама политехника көллияте директоры урынбасары, Татарстан республика ВДПО оешмасының Түбән Кама филиалы директоры вазифаларын башкаруын искәртеп китү генә дә күп нәрсә сөйли. Нәтиҗәле хезмәте өчен Зирәк ага СССР, Россия Федерациясе дәрәҗәсендәге медальләр, күпсанлы Мактау Грамоталары белән бүләкләнә. Моннан биш ел элек аңа Татарстан президентының Рәхмәт хаты тапшырыла. З.Г.Шиһапов янгынга каршы көрәштә бүген дә сафта. Ул «Яшь янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар» клубын оештыруда башлап йөри, Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы арасында янгынга каршы кисәтүләр алып бара, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу максатында Бөтенроссия киңәшмәләрен һәм дәресләрен үткәрүдә дә катнаша. Ә инде илһамланган чакта Зирәк Гыйлаҗ улы кулына каләм ала, күңелендә туган шигъри юлларны ак кәгазь битләренә төшерә. Менә З.Шиһаповның иҗат җимешләренең берсе.
Тормыш
Җирдә тормыш зур бер диңгез кебек,
Ә без – анда йөзгән көймәләр.
Дулкыннарын төрле якка ташлап,
Кешеләрдән шаян көләләр.
Ул дулкыннар явыз, мәрхәмәтсез,
Кыю булсаң гына тыналар.
Ә тезләнсәң, матур тойгыларны,
Намусыңны хәтта юалар.
Инде алда әйткәнебезчә, шушы күпкырлы талант иясе Зирәк Гыйлаҗ улы Түбән Кама шәһәре һәм районы Аксакаллар Шурасын да җитәкли. Аның рәислегендәге Шура шушы төбәктә милли мәгариф, яшь буынга тәрбия бирү, мәчет-мәдрәсәләрдә һ.б. эшләр алып бару юнәлешендә гаять зур гамәлләр башкара. Әлеге эш-гамәлләр, әлбәттә, Аксакаллар Шурасы рәисе урынбасары, Эчке эшләр министрлыгы ветераны Мәснәви Габдулла улы Һадиуллин, Шураның сәркатибе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, һәвәскәр тарихчы һәм аналитик Мансур Корбангали улы Ганиев һәм барлык әгъзаларның тырышлыгы белән дә булдырыла. Ә Шура әгъзалары арасында хезмәтләре һәм гамәлләре белән ил күләмендә танылган шәхесләр байтак. Татарстанның атказанган икътисадчысы, «Мактау билгесе» ордены кавалеры, талантлы оештыручы һәм хезмәт ветераны Камил Хәбир улы Фатыйхов 2003–2009 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы Аксакаллар Шурасын җитәкли. Бүгенге Шура әгъзасы Суфиян ага Минһаҗевның да хезмәт юлы данлыклы. Ул – РСФСРның мәгариф отличнигы. Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Түбән Каманың мактаулы гражданы Гамир Гариф улы Исмәгыйлов инде озак еллар буе Шурада күпкырлы эш алып бара. Ә менә хезмәт ветераны Кирам Кашафетдин улын Шура әгъзасы буларак та, шәһәр уртасында мәчет салдыру өчен барлык көчен һәм тырышлыгын куйган шәхес буларак та беләләр һәм хөрмәт итәләр. Татарстанның атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл байрагы һәм Ленин орденнары кавалеры, шәһәрнең мактаулы гражданы Хәмәтхәсән Гыйзатулла улы Хәлиуллинны туры сүзле аксакал булганы өчен якын итәләр. Рафәт Сәмигулла улы Шәйдуллин – хезмәт ветераны һәм шагыйрь. Бөтенроссия адвокатлар палатасының беренче дәрәҗә алтын медале белән бүләкләнгән. Шура әгъзасы Миңнегаян ага Ягъфәровның да тормыш һәм хезмәт юлы мактаулы. Ул – төзүче ветеран, күпсанлы медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Нәкыйп Галимулла улы Габитов та – телебезне, милләтебезне саклауны изге бурычыбыз, дип санаучыларның берсе.
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Мансур Мөхетдин улы Шәрәфетдинов Аксакаллар Шурасында 2009 елдан эшли. Оешма рәисе З.Г.Шиһапов белән берлектә ул шул чорда ук район авыл җирлекләрендә дә Шура вәкилләре булдыру турында уйлана башлый. Шушы эшне аңа йөклиләр дә. Өч ай дигәндә Түбән Кама районының ундүрт авылында халык өчен янып йөрүче мөхтәрәм аксакаллар Шурага сайлана. Аларның күбесе мәчет картлары була. Авыллар халкының ихтирамын яулап, киләчәк буынга тәрбияви үрнәк күрсәтеп, мөһим чараларда башлап йөреп, актив катнашып, халыкка терәк булып яшиләр.
Әлбәттә, язмада исемнәре телгә алынган бу шәхесләр хакында аерым-аерым, башкарган эшләрен күрсәтсәк, санап китсәк, саллы гына китап килеп чыгар иде. Шәһәрдәге һәр милли рухта башкарылган изге эшләрдә һәм башлангычларда Шура җитәкчелегенең, һәр аксакалның тырыш хезмәте, ныклы өлеше ята.
З.Г.Шиһапов әйтүенчә, бүгенге Аксакаллар Шурасы үзенең үткәне, данлы шәхесләре булуы белән дә көчле. «Аксакаллар хәрәкәте башында Мәсгуть Сибгатов, Рифгат Гайнуллин, Әнвәр Хәсәнов, Азат Зыятдинов, Гариф Гыйләҗев, Нәкый Әхмәтшин, Рәис Әхмәтшин, Мисбах Мәүли улы, Василий Игнатьев һәм Рәшит Шәяхмәт улы булды. Алар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, телебезне саклауда, гореф-гадәтләребезне һәм тарихыбызны барлауда алдынгы сафларда иде. Алар инде бакыйлыкка күчте. Урыннары җәннәттә булсын», – диде Шура рәисе.
Зирәк Гыйлаҗ улы шәһәр Аксакаллар Шурасының елдан-ел яңа әгъзалар белән тулыландырылып торуына да басым ясады. Алар шулай ук зур тормыш юлы узган шәхесләр икән. Россиянең халык мәгарифе отличнигы Марс Федорович Егоров, Татарстанның атказанган химигы Җиһангәрәев Галимҗан Фәтхелбаян улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнемөхәммәтов Флүр Бикмөхәммәт улы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар Түбән Кама язучылар берлеген җитәкләгән хезмәт ветераны Фәтхулла ага Абдуллин, Татарстанның мактаулы төзүчесе, шәһәрнең мактаулы гражданы Әбделхәкимов Рәшид Вәли улы, хезмәт ветераннары Альберт Ситдыйк улы Саттаров менә шундыйлардан. Әйе, башка оешмалар кебек Түбән Кама Аксакаллар Шурасы бетү, таркалу ягына таба бармый. Менә шулай тулыланып, яңарып һәм яңа эш-гамәлләр башкарырга әзер тора. Моның сере нәрсәдә соң? Әлеге соравыбызга З.Шиһапов болай дип җавап бирде: «Беренче сәбәбе – Шураны башта ук акыллы кешеләр нигезләгән һәм җитәкләгән. Икенчедән, Аксакаллар Шурасы үзен бәйсез тотып, мөстәкыйль рәвештә эшли белде. Без шәһәр хакимияте белән дә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, мөхтәсибәт һәм башка иҗтимагый оешмалар белән дә фикерләр алышып эшли алдык. Ф.Абдуллин язучылар оешмасында безнең вәкил булса, мин үзем Түбән Кама эчке эшләр идарәсе утырышларында һәм чараларында үз сүземне әйтәм. Биредә һәм янгыннан саклау оешмаларында да чыгышлар ясап, шәһәр, Татарстан һәм дөнья хәлләре турында да сөйли идем. Матбугат белән дә бик якыннан торып эшләгәндә генә Шураның гамәлләрен күрсәтергә, аны халыкка танытырга мөмкин. Шәһәрнең «Туган як», республика газеталарында безнең башкарган эшләр хакында, милләт, туган тел турында борчулы, тәрбия турында мәкаләләребез бик еш басыла».
З.Шиһапов моннан берничә еллар элек булган вакыйгаларны да искә алды. Аксакаллар Шурасына шәһәрдәге бер музыка мәктәбенә ябылу куркынычы янавы турында хәбәр килеп ирешә. Зирәк Гыйлаҗ улы биредәге укытучыларны, балаларны һәм аларның әти-әниләрен, хакимият вәкилләрен җыеп сөйләшергә тәкъдим итә. Әлеге җыелышта шәһәр мәгариф идарәсе һәм хакимият вәкилләренә аксакаллар тарафыннан мондый таләп куела: «Мәктәпне ябарга ярамый. Чөнки ул безнең ярдәм белән ачылды. Биредә атаклы җырчылар һәм баянчылар да әзерләнде һәм әзерләнә. Әгәр безне тыңламыйча ябасыз икән, шәһәр аксакаллары иртәгә Татарстан президенты аппаратында булачак!» Шәһәр хакимияте әлеге сүзләргә колак сала һәм мәктәпне япмый. Мондый җиңүләр тагын була әле. Заманында кулай булмаган мөхтәсибләргә «ваһһабит» тамгасы тагып, эштән алулар башланган иде. Түбән Кама шәһәре мөхтәсибенә дә мондый ярлык тагыла. З.Г.Шиһапов рәислегендәге Аксакаллар Шурасы мөхтәсибне яклау буенча бик зур эш башкара. Яклау чарасына Татарстан депутатлары Разил Вәлиевне, Азат Зыятдиновны, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевны һәм киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәләр. Бу чорда Татарстанда җиде мөхтәсибне эштән алалар. Ә менә яклау көчле булгач, Түбән Кама мөхтәсибе эшен алга таба дәвам итә. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә җеназаханә булдыру буенча да башлап йөриләр. Хәзер Зирәк Гыйлаҗ улы мөхтәсибәт белән берлектә җеназаханәнең һавасын тазарту, суын чистарту җайланмалары белән тәэмин итү, зиратка мәет алып бару өчен тагын бер машина алу мәшәкате белән йөри. Хәзер Түбән Кама районындагы Кама Аланы бистәсендә дә җеназаханә булдыру буенча эш башладылар.
Аксакалларны шәһәр мәктәпләрендә дә көтеп алалар. Биредәге очрашулар кызыклы һәм истә калырлык уза. Шура әгъзалары шәһәр халкының тормыш-көнкүреш һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән чараларда да теләп катнашалар. Мәсәлән, халыкны чиста су белән тәэмин итү, автобуслар хәрәкәтен яхшырту, транспортта тукталышларны ике телдә белдерү һ.б. проблемаларны чишүдә хакимиятләргә мөрәҗәгатьләр юллыйлар һәм аларны чишү юлларын да тәкъдим итәләр. Әйтергә кирәк, кайберләре кыенлык белән булса да тормышка ашырыла.
Урам, кибет исемнәрен татарча булдыруда да Түбән Кама каласы башка шәһәр һәм район үзәкләренә үрнәк булып тора. Топономика юнәлешендә дә быел егерме еллыгын билгеләүче Аксакаллар Шурасының өлеше зур.
 
Гафиулла ГАЗИЗОВ.

Комментарийлар