Логотип «Мәйдан» журналы

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу...




Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.




«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.




Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль челтәрләрдә постлар #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.




Онлайн Сабан туе программасы:




2 июль:




1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;




2.Татар халык бәйрәме «Сабантуй»га ярдәм йөзеннән флешмоб.




Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:





  • #Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)

  • #АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)

  • #Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)

  • #Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)

  • #тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)






Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.




3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .




3 июль:





  1. «KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;

  2. #БиеСабантуй челленджы;

  3. «Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;

  4. Татар халкының традицион уеннары;

  5. «Ат бизәү» мастер-классы;

  6. «Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;

  7. Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;

  8. Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

  9. «Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

  10. Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

  11.  Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;

  12. Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.






4 июль:





  1. 08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;

  2. Яшьләр онлайн-фестивале.











 https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/02-07-2020/traditsion-m-d-niyatne-ster-z-ge-onlayn-sabantuy-u-aennan-fleshmob-bashlady-5753813

Комментарийлар