Логотип «Мәйдан» журналы

ТР селекционерлары Татарстандагы климат шартлары өчен бәрәңге сорты уйлап тапканнар

ТР селекционерлары беренче тапкыр Татарстандагы климат шартлары өчен бәрәңге сорты уйлап тапканнар. Аның продуктлыгы башка сортларныкыннан 15-18 процентка артык.Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү...

ТР селекционерлары беренче тапкыр Татарстандагы климат шартлары өчен бәрәңге сорты уйлап тапканнар. Аның продуктлыгы башка сортларныкыннан 15-18 процентка артык.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнология бүлеге мөдире урынбасары, биология фәннәре кандидаты Занон Сташевски җитәкчелегендә галимнәр төркеме «Кортни» һәм «Регги» яңа сортларны уйлап тапкан. Авторлык таныклыклары һәм РФ патентлары алынган.
Су сипмәсәң дә, бу сортлар гектарыннан 300 центнер уңыш бирә. Ә ясалма су сиптереп торганда «Кортни» һәм «Регги» сортларының уңышы 2 тапкыр арта. Яңа сортлар вируслы авыруларга чыдам. Ике сорт та тәм буенча аерылып тора. Бәрәңге пешергәндә дә каралмый.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары уйлап тапкан яңа сортлар массакүләм сәнәгать эшкәртүе өчен дә яраклы.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар