Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘҺИМ БИКМИЕВ

(Саба районы, Төбәк авылы)

Мин 1966 елның 9нчы августында туганмын. Төбәк, Икшермә мәктәпләрендә белем алгач, 1985 елның язында армия сафларына алындым. Чик буен саклау гаскәрләрендә Кытай ягында хезмәт иттем. 1986-1987 елларда Әфганстанда интернациональ бурычымны үтәдем.

Исән-сау туган якларыма кайтып, 1987 елдан Төбәк сигезьеллык мәктәбендә эшли башладым. Читтән  торып, КДУның журналистика факультетын тәмамладым. Олы Кибәче урта мәктәбендә педагогик эшчәнлегемне 2012 елга кадәр дәвам иттем.      

...Балачактан матур әдәбият белән кызыксындым. Урта мәктәпне тәмамлаганда, үзем язган шигырьләргә көйләр иҗат итә башладым.

2021 елда "Яшик әле" дип исемләнгән тәүге китабым дөнья күрде. Бүгенге көндә "ВК" челтәрендә иҗатым белән танышып баручы 3100дән артык дустым бар. Алар белән аралашу иҗатымны үстерергә көч бирә.

 

КӨЗЛӘР ЕЛАТА ШУЛ КҮҢЕЛНЕ

Тышкы якта тәрәз төпләрендә

Яңгыр тамчылары биешә.

Бер-берсенә карап, алсу гөлләр

Көзләр килде бугай диешә.

 

Тәрәз төбем бүген ‒ сәхнә минем,

Шук тамчылар бии сикереп.

Шунда чыгып бииселәр килә,

Бөтен булган шартын китереп.

 

Ниндидер көй ишетелгән кебек,

Гөлләрем дә моңсу күренә.

Үзебез дә кереп барган кебек

Ерактагы гомер көзенә.

 

Көзләр, көзләр! Нигә моңсу соң сез,

Нигә елатасыз күңелне?

Сезнең безне гомер көзебезгә

Алып китүегез түгелме?

 

Тәрәз аша яшьлегемне эзләп

Тала бугай инде күзләрем.

Һәр ел саен ерагайта аны

Җәйләрдән соң килгән көзләрем...

 

САГЫНАМЫН, ӘНКӘЙ, ҖЫЛЫҢНЫ

Төшләремә керсәң иде, әнкәй,

Тик бер генә тапкыр елмаеп.

Кайчагында уйлар килеп башка,

Утырамын үзем уйланып.

           

Күңелләрем сине эзли һаман,

Кайтып килә балачагыма.

Чиләк-көянтәләр асып син дә

Ник кайтмыйсың икән яныма?

 

Йөрәк аңлый инде син юклыгын,

Күрешүләр насыйп түгелләр.

Исләремә төшәсең дә, әнкәй,

Нечкәрә шул йомшак күңелләр.

 

Күкләрдән дә күреп торасыздыр:

Тормышыбыз матур, түгәрәк.

Яраннарга карап уйга калсам,

Күз яшьләрем төшә тәгәрәп.

 

Тәрәз аша күрәселәр килә

Безгә болгап торган кулыңны.

Газиз әнкәй, әле бүген дә мин

Сагынамын синең җылыңны!

 

ТАШЛАМАСКА ИДЕ НИГЕЗЛӘРНЕ

«Авыл бетә», ‒ диеп сөйли күпләр,

Бетә инде, кайтып йөрмәсәң.

Әти-әни хәлен белим диеп,

Зиратларга барып килмәсәң.

 

Әткәй-әнкәй үлгәч, авыл юлын

Оныталар кайбер балалар.

Йорт саласы булса да, уллары

Хатын якларына салалар.

 

Кайтсын алар хатын ягына да,

Еламасын туган нигезләр.

Нигез елаганда, җыела, ди,

Күренмичә күлләр, диңгезләр.

 

Төп нигездә әби-бабаларның

Тамган бик күп кендек каннары.

Шул нигездә гомерләре беткәч

Чыккан да бит инде җаннары.

 

Шул нигездә туган әткәйләр дә,

Әни бәхет тапкан нигез ул.

Шуңа күрә ир-кыз балаларның

Барысына газиз, тигез ул.

 

Без дә шунда туып үскәнбез дә

Кайларгадыр чыгып киткәнбез.

Кайберебез, нигез күрми генә,

Инде олыгаеп беткәнбез.

 

Күпләр белә нигез кадерләрен,

Кайчан да бер кире кайтасы.

Кайчан да бер авыл зиратына

Бар бит әле кереп ятасы.

 

Киткәннәр дә тыныч йокласыннар,

Төшләргә дә сирәк кергәләп.

Уллар-кызлар зиратларга да, дим,

Барып йөрсен иде бергәләп.

 

Нигез ташламаган егетләргә

Рәхмәт дими, ниләр әйтәсең.

«Болай булгач әле киләчәктә

Авыл яши», ‒ диеп үтәсең.

 

Ташламаска иде нигезләрне,

Ташлары, дим, елап ятмасын.

Буыннардан буыннарга күчеп,

Ул нигезләр озак саклансын!

 

СИН КАЙТМАСКА ДИЕП КИТКӘН

Әни, бүген исән булсаң,

Кайтуыңны көтәр идем.

Тәрәздәге гөлләреңә

Сулар сибеп үтәр идем.

 

«Бәйрәмнәрең белән!» ‒ диеп,

Яулык бүләк итәр идем.

Күңелдәге уй-хисләрне

Сиңа сөйләп үтәр идем.

 

Аннан инде, газиз әнкәй,

Чәйләреңне көтәр идем.

Чәй эчкәндә, сабый чакның

Сукмагыннан үтәр идем.

 

Син сөенсен диеп, кабат

Яшьлегемә кайтыр идем.

Тик бер минут сиңа төпчек

Улың булып ятар идем.

 

Минем өчен син бит, әнкәй,

Бик ягымлы, матур идең.

Кайчакларда чәчләреңне

Төрле якка сибә идең.

 

Мин дә синең чәчләреңне

Тарар идем, үрер идем.

Синең миңа карап торган

Елмаюны күрер идем.

 

Элеккеге кебек, әни,

Артларыңнан йөрер идем.

Синең иярченең булып,

Күршеләргә керер идем.

 

Кочагыңда назланганда,

Карлар кебек эрер идем.

Әниләрнең кадерләрен

Бик тә, бик тә белер идем.

 

Әни, сине яклар идем,

Йөрәгеңне саклар идем.

Яшәүләре авыр булса,

Янәшәңнән атлар идем.

 

Алыр идем кочагыма,

«Яратамын сине», ‒ диеп.

Басып тормас идем, әнкәй,

Зиратларда башым иеп.

 

...Юк шул, әнкәй, юк син күптән,

Кабергә кар явып үткән.

Сагынсак та, бер чара юк,

Син кайтмаска диеп киткән.

 

Ниләр генә эшләсәк тә,

Ятасыңдыр безне күреп.

Сине, әнкәй, онытмабыз,

Тыныч йокла инде берүк!

 

КАРТАЯСЫ КИЛМИ, КЫЗЛАР

Картаясы килми әле,

Миңа абый димәгез.

Фәһим абый дигән булып,

Кызлар, көлеп йөрмәгез.

           

Чәчләремне дә буямыйм,

Әле бит алар кара.

Тик менә бер сорау борчый:

Ник мыегым агара?

 

Күп уйлагач, әллә басым

Мыекка төшә микән;

Мыек үсмәгән ир-атта

Кай төш агара икән?

 

Бер колагым шәп ишетә,

Берсе яртылаш кына.

Эремчекне сирәк ашыйм,

Шуңадыр тешләр сына.

 

Ясаткан ике тешем бар,

Тора алар сервантта.

Таушалмаска алып куйдым,

Төштеләр шул кыйбатка.

 

Гәҗит-журнал укыштырам,

Диванга ятып кичен.

Күзлекләрне кигән булам

Бары шул мода өчен.

 

Илле биш тә тулмаган бит,

Матур буласы килә.

Нигә инде бу кызлар, дим,

«Абый», ‒ дип, миннән көлә?

 

Бар җирем дә нормально күк,

Кичен кочакка керәм.

Төшләремдә көнаралаш

Матур кызларны күрәм.

 

Шундый төшләр керәме соң

Абый булган кешегә?

Хатынымны да яратам,

Кергәнем юк күршегә.

 

Чынлап әйтәм, миңа кызлар

«Абый» диеп әйтмәгез.

Тик шулай да очрашканда,

Авыз ермый үтмәгез!

 

Фәһим БИКМИЕВ

Комментарийлар