Логотип «Мәйдан» журналы

ТР мөфтиенең Рәҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Фото: http://dumrt.ru/Мөхтәрәм дин кардәшләрем!18 март көнне Кояш бату белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе - Рәҗәб ае җитә....

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
img_0608 Фото: http://dumrt.ru/
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
18 март көнне Кояш бату белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе - Рәҗәб ае җитә. Мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла.
Кәламе шәрифтә болай диелә: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәп) хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять).
Рәҗәп ае якынлашкач, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәп һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.
Рәҗәп ае күп кенә күркәм вакыйгалар белән билгеле. Мисал өчен, бу айда гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу (“Мигъраҗ”) вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә, быел ул 13 апрель көненә туры килә, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намазның фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺкыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Шулай ук бу айның беренче җомгасында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”. Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия.
Аллаһы Тәгалә безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Комментарийлар