Логотип «Мәйдан» журналы

Тозлы кәбестәдә С витамины 10 тапкыр күбрәк!

Иммунитетны саклауда витаминнар беренче ярдәмче булып тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины, цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестәдә һәм болгар борычында була икән.“Күпләр цитруслылар —...

Иммунитетны саклауда витаминнар беренче ярдәмче булып тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины, цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестәдә һәм болгар борычында була икән.



“Күпләр цитруслылар — С витамины буенча чемпион, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында яки тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк. Аларда С витамины әфлисундагыга караганда 10 тапкыр күбрәк”, — дип белдерә табиб-диетолог Сергей Обложко.
Ә профессор, шәхси медицина табибы, Маргарита Королева сүзләренчә, тозлы кәбестә шулай ук эчәклек микрофлорасына ярдәм итә торган табигый пробиотик та булып тора.
“Югары гипертонияле, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләргә мондый кәбестәне тоз кулланмыйча ашарга мөмкин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып ясалган рецептлар буенча әзерләргә була”, — дип киңәш итә табиб.
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: vk.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-10-06/tozly-k-best-d-s-vitaminy-10-tapkyr-k-br-k-2532796




Комментарийлар