Логотип «Мәйдан» журналы

Тозлаган алмалы кәбестә рецепты

Түбәндәге киңәш сезнең өчен, хуҗабикәләр!Кәбестә тозлар вакыт җитте. Әлеге салатның иммунитетны күтәрүе, вирусларга каршы көрәшүе турында яхшы беләбез. Шуңа да бу рецепт сезгә дә кирәк булыр.Ингредиен...

Түбәндәге киңәш сезнең өчен, хуҗабикәләр!
Кәбестә тозлар вакыт җитте. Әлеге салатның иммунитетны күтәрүе, вирусларга каршы көрәшүе турында яхшы беләбез. Шуңа да бу рецепт сезгә дә кирәк булыр.kebeste-tozlau
Ингредиентлар:
кәбестә - 1,5 килограмм;
кишер - 100 грамм;
алма - 2-3 данә;
шикәр - 2 аш кашыгы;
тоз - 2 аш кашыгы;
су - 1 литр.
Кәбестәне озынча итеп турыйбыз, кишерне дә салам рәвешендә кыргычтан уабыз, ә алмаларны үзегез теләгәнчә ваклыйбыз. Катнашманы банкага тыгызлап тутырабыз. Шул ук вакытта кишер һәм алмалы кәбестәне катламнап тутырырга да мөмкин. Өстенә кайнар суда эрегән шикәр һәм тоз катнашмасын салалар.
Кәбестәне 3 көн бүлмәдә тотканнан соң, суыткычта саклагыз.
Шулай ук аңа мүк җиләге кушарга мөмкин. Салат витаминнар белән тагын да баетылачак.
 
Фото:kleo.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tozlagan-almali-k-best-retsepti-515620/ сайтыннан алынды

Комментарийлар