Түбәндәге киңәш сезнең өчен, хуҗабикәләр!

Әлеге салатның иммунитетны күтәрүе, вирусларга каршы көрәшүе турында яхшы беләбез. Шуңа да бу рецепт сезгә дә кирәк булыр.

Ингредиентлар:

кәбестә — 1,5 килограмм;

кишер — 100 грамм;

алма — 2-3 данә;

шикәр — 2 аш кашыгы;

тоз — 2 аш кашыгы;

су — 1 литр.

Кәбестәне озынча итеп турыйбыз, кишерне дә салам рәвешендә кыргычтан уабыз, ә алмаларны үзегез теләгәнчә ваклыйбыз. Катнашманы банкага тыгызлап тутырабыз. Шул ук вакытта кишер һәм алмалы кәбестәне катламнап тутырырга да мөмкин. Өстенә кайнар суда эрегән шикәр һәм тоз катнашмасын салалар.

Кәбестәне 3 көн бүлмәдә тотканнан соң, суыткычта саклагыз.

Шулай ук аңа мүк җиләге кушарга мөмкин. Салат витаминнар белән тагын да баетылачак.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: vk.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Tozlagan-almali-k-best-retsepti-515620/

Комментарий язарга