Һич тә көтмәгәндә генә җанны талкый торган хәлләргә юлыкканыгыз бармы?

 

13_img_9515_m

Хәсрәт күленең төбенә чаклы чумып карадыгызмы? Әллә инде язмыш-албастының сыртыгызга ничек менеп атланганын да сизмичә калдыгызмы? Үзегезнең муенчактагы бозау хәлендә икәнегезне дә чамалап өлгермәдегезме?
Югыйсә, Ходай Тәгаләнең үзенә тиң булырдай заттан бит без. Ә Кыямәт Көнендә Аллаһы үзе бездән сорау алыр. Олуг Көч безне күккә чакырыр һәм без ул Көчкә буйсынырбыз.
…Ерак Кабан ярындагы тактадан гына әмәлләнгән йортның болдырына чыгып басам. Уралып-ишеп кар ява… Суынып җиргә төшкән йомшак кар бөртекләре мине Җиһан белән тоташтыра… Акылым яктырып китә, талпынып, җаным терелә, савыга, һәр аваз колагыма иңә тора. Җиһанның һәр ымы каныма сеңә. Җанда – сабыр тынлык. Күңелемдә аңлатып биргесез серле бушлык. Тылсымлы балкыш! Яктылыкка сусаган кешенең таң нуры белән күңел чылатканы шикелле, үземне шулкадәр дә болгавыр дөнья газапларыннан тәмам арынган сыман хис итәм. Барлык кайгы-хәсрәтләрем дә төпсез, караңгы упкынга оча… Һәр аваз саф! Талпынып төшкән карның очкан тавышы ишетелгән сыман… Болында үскән үләндәй тетрәнеп куям. Чиксез җиһан мине чакыра! Актарылып, кайнап торган яшәү кодрәте мине үзенә тарта.
Мин шушы болдырда басып та торам шикелле, кар бураннарының аръягына кереп югалганмын да сыман.
Чакрымнар юк икән бу җирдә. Мин – һәркайда. Җәйдә дә, кышта да мин…
Челләдә коеп яварга кабарынып килгән мул яңгыр болытларының һәммәсе дә газиз авылым Яңа Сәеттән йөзеп килгәндәй тоела миңа. Ә яңгыр исә коргаксыган кырларга түгел, Кабанлы Казанга китереп ишә. Яңгыр тын гына, посып кына торган түбәләргә төшеп шыбырдый. Казанга коеп яңгыр ява…
Яңа Сәет кояшы белән күзләремне ачыймчы, Казан каласы!
Әгәр дә радиодан: «Татарстан башкаласы Яңа Сәет сөйли!» – дип әйтсәләр, һич кенә дә гаҗәпләнмәс идем. Өстемә афәт ябырылгандай, ток чыбыклары берсе-берсенә кушылгандай, тәннәрем чымырдап куяр иде.
Нәселең кайда булса, башкалаң шунда булыр. Минем йөрәгем бары тик шунда гына сулкылдап тибәр. Минем күгемнең дә Салават күперемә нурлар туган ягымнан, мин генә белгән җирләремнән сеңгән.
Туган җиремне Ходай Тәгалә үзе биргән миңа. Бер генә мөртәтнең дә газиз җиремне миннән тартып алырга хакы юк – моңа Аллаһы Тәгаләнең генә хакы бар.
Әткәң куйган ишек тупсасын алмаштырсалар, туган йортың юк.
Ничәмә-ничә еллар элек мәрхүм булган әнкәем күңелемдә әле дә тере.
Печән арбасы бар иде. Печән күп сыйсынга, ян-якларын, алдын-артын биек иттереп күтәртеп, читәнләп ясый иде әти. Шул арбаны өстерәп, әнкәй белән икәүләп печәнгә киттек. Урманның аулак бер аланында чалгы айкарга тотындым. Печән сутының хуш исе аңкып тора. Чаба-чаба болын түренә җиттем. Тагын бер селтәним генә дигән идем, әни кычкырды: «Тукта! Кагылма!»
Сандугач оясын кыеп төшерә язганмын, ләбаса, мин дивана!
Куркудан нишләргә белмәгән былбыл балаларын шунда күрдем мин.
Үземне дә шул ук язмыш көткәнен чамаларга кирәк иде дә бит…
Нишләп һаман шушы хәл исемә төшә соң әле?
Яман чалгылар Казан өстендә дә күп уйнаклаган булган икән.
«Кагылма! Тукта!» – дип әйтүче булмаган. Хәер, әйтүчесе булса да, тыңлаучысы табылмас иде. Туктамаслар иде! Күпме былбыл оялары тузгытылган… Әмма җәлладның чалгысы үз башына төшәргә язган булган икән. Ә ул кыяктай чалгы кызгануны белми – алсу, нәфис гөл булып кылансаң да, соң инде – чалгы кыя да сала!
…Казан тирәсендәге борынгы су юлларына карыйм да үземнең Яңа Сәет авылы түрендә, урман ышыгында челтерәп яткан Коргылды инешен күз алдыма китерәм. Коргылды төбендә, пыяладай чиста боз астында калган көзге яфракларның серле агымда салмак кына, шыпырт кына тибрәнеп торуларына мөкиббән китеп, сәгатьләр буена тын гына утыра идем. Ни гаҗәптер, ул яфракларның төсләре дә уңмый, аларны вакыт та куырмый.
Аларга Адәм балаларына да хас булмаган аңлап бетергесез сагыш, моң сеңгән. Чиксез уй сеңгән. Андый хиссиятне хәтта яшенле яңгырдан соңгы салават күперендә дә күрүе мөмкин түгел.
Җирнең асыл хуш исе кара саз төбеннән дә бәреп чыга. Татлы ис!
Гомерем буена Коргылды колагымда чылтырады, ак болыт булып баш очымда эленеп торды. Күз алдымда әле дә Коргылды рәшәсе тибрәнә…
…Үләренә бер ел калгач, чиратыбыз җитеп, әткәем белән шушы Коргылды буенда авыл көтүен көттек. Сагышлы инешкәем! Сыерлар тәмам таптап, кара сазлыкка әверелдергән икән бит сине! Инеш челтерәгән урынны чирләшкә җикән-камыш баскан. Мин белгән гүзәллек черегән, тәмам көл булган. Әткәем – авыл мулласы – имам минем каушап төшкәнне күрде дә:
– Менә шулайрак шул, улкаем… Хәлләр шулайрак шул… – дип көрсенеп куйды.
Коргылды хакындагы шигырьләремне әткәй бик яхшы белә иде, әлбәттә.
Бу юлы мин бөтенләй көтелмәгән хәлгә дучар булдым. Әткәйдән калган гадәт – хагын гына сөйлим.
…Көзнең гап-гади бер тымызык көне гомерлеккә хәтергә сеңеп калыр дип кем уйлаган?!
Югары оч Сөләйман абзый шунда ук таныды.
– Дөлфәт шикелле иттереп кем чыбыркы шартлата икән, дисәм, үзең икән бит әй, галәмәт! – дип килеп күреште.
Ярар, сыерларны туплауга алып төштек. Аланга үзенә күрә табын җәйдек. «Хансыз яу булмый!» – диде әткәй һәм түмгәк өстенә «Пыяла Хан»ны чыгарып утыртты.
«Пыяла Хан» тәхетеннән аугач, әйтте әткәй: «Кил әле, улым, кочаклап утырыйм әле!» Нигәдер тәмам күңеле тулып, читкә борылып алды. Җиде ел төрмә газабын кичкән тимердәй нык тимерче елый беләдер, дип уйламаган да идем.
Һәм әткәй болай диде: «Шушы болын табынында Коргылды инешебез үзе савыгып китәрдәй бер шигырь әйт!»
Мин әйттем, әткәм тыңлады. Күңеленең яктысы йөзенә үк чыккан иде аның.
«Мин дә Коргылдыбызга багышлап бер мөнәҗәт чыгарган идем бит әле… – дип көрсенеп куйды ул.– Сиңа әйтеп күрсәтермен дип йөрдем… Онытканмын бит, улым! Онытканмын! Бер генә сүзе булса да исемә төшсәче! Күрәсең, китәргә вакытым җиткәндер, җир куенына керер сәгатем суккандыр. Гомерем буена әйтә алмаганнарымны шул мөнәҗәттә әйтеп бетергән сыман идем… Яшисен яшәп, ашыйсын ашап бетергәнмендер инде, күрәсең.»
Мин әле әткәйнең яман елларда җимерелгән авыл мәчетен яңадан тергезеп, манарага менеп, имам буларак, бердәнбер азанын әйтәсен дә, шуннан соң ук дөнья куясын да белми идем. Шуңа күрә дә күп дөнья күргән ирләр тавышы белән аны юатырга маташтым. «Юк сүз сөйләп утырма әле, әткәй! – дигән булдым. – Әйтел-мәгән шигырь – яшәлмәгән гомер. Шигыреңне әйтмичә торып, Ходай сине үз катына чакырмас. Шигыреңне миңа мең кат укырсың әле!»
…Әткәй дөнья белән хушлашкан көннәрдә бөтен Мөслим ягы тетрәп торган ак чәчәккә күмелгән иде. Җаннарга ихлас аклык тулышкан мәлләр… Көтүдә чакта әткәйне юатып күп сөйләдем бугай, әмма «Ходай бирсен!»не әйтмәгәнмен…
Туган ягыбызның таң җилләрендә тибрәнеп очкан ак чәчәк таҗлары – шулар булган икән синең әйтелмичә калган шигырең, гомерлек мөнәҗәтең, әткәм!..
…Сазлыкка әверелгән Коргылдыга охшаш урыннар Казанда да җитәрлек икән. Мондагы саф инешләрне кайсы көтү таптап изде икән соң? Горур тояк эзләрен саз камышы баскан ләбаса!..
Хәер, Казанда яши торгач, Адәм балалары һәлак иткән гүзәл Сазлыкларның язмышы үзәгемә үтеп сызландырды мине. Көмештәй инешне сазлык итү дә, табигать үзе яшәп торган соклангыч сазлыкны ком чүле итү дә бер үк кыргыйлык икән. Олы мәхәббәттән кибеп саргая микәнни бу дөнья? Алай булса, кайбер яшь киленнәр нигә кияүгә чыкканның икенче елында ук көзге гөлдәй саргая икән?
Кем өчендер, бәлки, сәер дә тоелыр, әмма мин Әҗәлнең ни икәнен Казанда белдем. Әйтик, шул ук Сазлык. Хуш исле, күкрәп чәчәк ата торган Сазлык. Төнге көмеш Ай нурыннан җемелдәп, балкып тора ул, яшел дөньясы белән тирән иттереп, саф иттереп сулыш ала… Әмма аның язмышы хәл ителгән инде – Сазлыкны төбенәчә көрәп алып, аның урынына җансыз, кансыз ком тутырачаклар. Табигатьнең иң нәфис иҗаты өстенә Гыйфрит үзе ябырылып килә. Тимер тешләрен ыржайтып, моторларын үкертеп, Заман ябырылган гүзәллеккә! Йә, сазлыкларның һәммәсе дә Адәм баласына зыянлы микәнни соң инде? Йә шушы якты Кояш астында сыешыр урыннарыбыз калмадымы?
Күзем күрде, күзем түзде – кулым түзә алмады, дигәндәй, төннәрнең бер төнендә Сазлыкның төннәр буена Тәңрегә табынганын ишеткәндәй булдым. Сазлык инәлеп ялварды:
– И Бөек Төн! Үзеңә иман китергән һәр җан иясен тыңларга әзер син! Гөнаһларыбызны Көн күрә дә Төн ала. Бу төндә мин Сиңа ялварам. Бу мин – Сазлыгың синең. Талларыма, түмгәкләремә оя корган тәкәрлекләремә дәшәм бүген. Сусыл камышларыма, тымызык күлләремә эндәшәм. Бәхилләшәм. Адәм баласына таш пулатлар җитми, аяк терәрдәй тыгыз туфрак җитми. Адәм баласы комсыз. Мин китәргә, кибәргә, юл бирергә тиешмен. Сазлыгың Синнән бәхиллек сорый, Төнем!
…Мең тавышлы, мең сагышлы очар саз кошларым, мин сезне бүтән ял иттерә алмам инде! Кайларга гына китеп ышык табарсыз да кайларда гына төн кунарсыз икән?
Ояларыгызны кем җылытыр? Сезне улап торган автострадалар өркетер, ком бураннары канатларыгызны каерыр. Яшел зирәкләремә сыендырып асрадым мин сезне. Саз күбәләкләрем, серле Саз утларым! Миннән гайре кем генә яшәү куәте бирер сезгә? Таңда болыт булып күтәрелергә хыялланган Ак Томаным! Сине нинди язмыш көтә? Бәхил булыгыз! Суларымның ялтыр кара көзгесе тоныкланды, тере каныма тимер тутыгы сеңде… И Бөек Төн! Мине тимер машиналар изә. Кибәм! Китәм. Бәхил булыгыз!
…Һәм ялгыз йолдыз калтыранып чиксез Төнгә дәште:
«Нинди бәла килгән Җиргә? Ник Җир бәхилләште?! Нигә сусаган Җир? Нигә аның иреннәре чатный?!
Шагыйрь Равил Фәйзуллинның яшь чагында язган бер шигыре бар. «Кабан – Казанның моңлы бер күзе…» – диелгән анда.
Баштарак аптырап калдым. Күккә ашкан мәһабәт шәһәр… Ә үзе Циклоп шикелле сыңар күзле. Менә шул күзгә халыкның күпме гасырлык сагышы сеңгән икән шул…
Төпсез хәсрәткә чумган, тезләндерелгән, буйсындырылган Циклоп…
Нишләп болай соң әле бу? Кайда Казанның икенче моңлы күзе? Акканмы ул, төртеп чыгарганнармы әллә? Бәгырен авырттырган уйны шагыйрь үзе дә искәрмәстән әйтеп ташлаганмы?
…Ни генә кылсам да, Казанга илткән юлым тарая-тарая бара да, Яңа Сәетемнең тар гына сукмагына әверелеп, элеккеге Кырыгатлам әрәмәсе урынына сөрелгән басу читенә алып чыга. Газиз җирең сине үзенә бәйләп тоткандай итә. Читкә җибәрми. Читкәрәк китеп тә карадым, югыйсә. Ачынып кычкырганың да ишетелмәс тарафларга китеп карадым. Әмма туган ягың барыбер каныңда кайный икән шул, үзенә ачыргаланып чакыра икән. Мин аның ачынып чакырганын ишетәм. Тоям. Меңләгән дөнья мәшәкате аша да ишетәм мин аның ялваруын һәм үземнең яшәгән гомеремә сак кына борылып карыйм: ниләргә дип кенә чакырасың син мине? Мин сиңа шулкадәр дә кирәк мени соң?
– Абау! – дип үкси минем Коргылды.– Зинһар, коткара күр мине!
Моны ишеткәндә, зинһар, гафу итегез, мин – авыл гыйбаты.
– Авырта би-и-т! – дип сыкрана Казан. – Ялгызымны калдыра күрмә!..
Мин исә үземне упкын якасында калган бичара бәндәдәй хис итәм.
– Казан – фахиш шәһәр! – дип сүгенгән яшь Такташ.
Хәер, идеологик чәкәләшүләргә тәмам чумып, хаксызга да ярыйсы гына кагылган-сугылган Такташ.
Ә без, хәлдән килгәнчә, сабыр итик инде. Чәбәләнмик. Артык куалап, атны яндырмыйк. Сабыр итик. Чынлап та, ничек инде ул – «Казан – фахиш шәһәр»?! Бер уйласаң, хак сүз бит. Мин дә шуны уйладым ләбаса. Минем йөрәк тә Такташ йөрәгенә куш булып типте микәнни соң?
Алай дисәң, Такташ үзе дә Бишбалтага барып, лото уйнап йөргән…
Хәер, шигърият каршылыклы хисләр актарылган куакка гына оялый.
Җан һәрвакыт каршылыклы. Анда һәрвакыт үз-үзеңә каршы аяусыз көрәш бара. Яңар, үзгәр! Күңел белән акыл туктаусыз бил алыша. Ифрат та авыр көрәш бу. Монда җиңүче дә, җиңелүче дә юк. Рух дигәнең туктаусыз эзләнә. Барысын да күрәсең, аңлыйсың, беләсең, һәркемнең дә хәленә керәсең килә. Үз җанына текәлеп карый белгән кеше генә халык күңелен аңлый ала.
Хаклык исә болганчык су төбеннән күтәрелгән саф су куыклары шикелле туктаусыз өскә калка тора. Ә болгавыр чор хаклыгын шул су өстеннән дә эчә алмассың.
Койрыгыннан эләктереп алсаң, кәлтә елан боргалана башлый. Инде тоттым дигәндә генә, елан качып китә, кулыңда аның койрыгы гына торып кала. Җан иясенең үзе исән калыр өчен корбан иткән тере бер әгъзасы бу. Барысын да уйлый китсәң, башың тубал булыр. Шулай да, уйланып карыйк әле.
Яши торгач, тәнеңдәге һәр күзәнәк тормыш мәгънәсенә төшенә башлый. Шуны тоюы миңа гаҗәп дәрәҗәдә рәхәт!..

* * *
…Дөресен әйтим, шәһәрнең шырпы кабыдай йортлары, бөкре капка сыртлары, күперләре, дамбалары миңа бөтенләй чит. Шәһәрнең иркен проспектларын тамаша кылып та ләззәт кичергәнем булмады. Әйтсәм әйтим инде, шәһәрне дошман күрәм мин. Без бер-беребезгә каш җыерып, усалланып карап торабыз шикелле. Әйткәч әйтеп бетерим инде, шәһәр мине изә-изә сыный, иң авырта торган урыннарыма ток белән суккандай итә, асыл шәрабны бәяләгәндәй, шешә урынына күтәреп, мине Кояшка куеп карый – төптән шаян-шук һава куыкларының җемелдәп өскә калыкканын күзәтә. Иҗат кешеләренең язмышы хакында уйлана башласаң, кисәктән генә йөрәк ярсый башлый. Дустым Фаил Шәфигуллин сәер рәвештә җан тәслим кылганнан соң, шагыйрь Фәннур Сафин белән сөйләштем. Бер-бер артлы машинага өч тапкыр тапталып, көч-хәл белән генә исән калган чагы иде аның. Әмма үзенең яшәү өмете зур – безне болай гына мәтәлдерә алмассыз, янәсе.
Аның өчен үзәгем өзгәләнгәнгә күрә, турыдан-туры әйттем:
– Дустым, җене белән бер күрә бит сине бу шәһәр! Кайда да булса сагалап торып, барыбер үтерәчәк ул сине! Кайтып кит Минзәләңә! Кач!
Фәннур исә көлеп кенә куйды:
– Мистик син, дустым!
Күп тә узмады, Яңа ел төнендә Фәннурның йортында янгын чыкты һәм ул, төтенгә тончыгып, китеп тә барды… Шәһәр үзенекен итте. Җиңде беркатлы авыл малаен. Авыл малае олыгайган иде. Үз җилкәсенә яткан шул авыр йөкне тоярга, аңларга теләмәде ул. Хәер, теләсә дә аңлый алмаган булыр иде… Авыл баласы бит! Безнең беребез дә мондый хәятта яшәр өчен яратылмаган…
Мәрхүмнең соңгы карашларына язгы ташу суының тынгысыз төсе сеңеп калган сыман иде.
Бусы да үзенә күрә бер тарих. Нигә бу хакта сөйләдем соң әле мин? Тарих дигәнебез кылыч һәм ут белән генә язылмый икән шул. Каләм белән генә дә түгел. Маңгайдагы җыерчыклар, елмаю һәм мәхәббәт яза икән асыл тарихны.
…Ярар, бераз җиңел сулап куйыйк әле. Монда чит-ят юк, үзебез генә бугай. Узганнарым миңа канат куя, күккә этәрә, хәерле юл тели. Үткән елларымны уйлыйм да ирексездән елмаеп куям. Яшәгән гомерем – үзе бер кыйтга. Көзнең сары яфракларына чумып утырган Яңа Сәетем генә дә түгел, гасырлар шомартып бетергән ташлары белән җаныма сеңгән Казаным гына да түгел, узган гомерем кыйтгасы, гомерлек кыйтгам озын сулыш бирде миңа. Шуннан көч-кодрәт алдым мин, иксез-чиксез маҗараларымны шуннан таптым.
Кайчакларда гаҗәеп хәлләргә дучар булдым. Казансу саеккан көннәр иде. Елга төбе су авырлыгыннан арынып калгандай булды. Казансу төбендә тояк эзләренә охшаш эзләр калкып чыкты. Су төбе ачылды, һәм борынгы тояк урыннарында яшел ялкын телләредәй үләннәр шытып чыкты, Кояшка үрләде. Яшел кош оялары сыман иде алар…
Саф һава сулыйсы көнен, борынгы тояк эзеннән шытып чыгасы мәлен күпмеләгән гасырлар буена көтеп яткан бу орлыклар… Аларны күпме дәверләр буена авыр, тончыган су басып яткан… Кояшның җылы нуры кагылуга ук борынгы орлыкларга җан иңгән, алар калкынып үсеп киткәннәр, гөрләп чәчәк атканнар. Баксаң, могҗиза дигәнең гап-гади генә манзара икән ләбаса!..
Бер йотым һава сулауга ирешкәнче күпме изаланган ул гөл орлыгы, күпме түзгән! Бу борынгы гөл уттай ярсып кабынганчы күпме еллар, гасырлар узды икән? Ә чәчәк керфектән күз яшен сөртеп алган арада, ачылып өлгерә ләбаса…
Казаным, син дә шул томаланып яткан, көтмәгәндә генә ачылып киткән чәчәк ләбаса. Яңа Сәет үзәннәреннән килдем мин сиңа, һаман да килә торам. Менә шушы борынгы үсентеләреңә үз кулларым белән кагылып карыйсым килә. Тарих гөлләреме алар, киләчәкнекеме – белмим. Бусын Ходай Тәгалә үзе генә беләдер. Әмма бер нәрсәгә иманым камил – мин синең бәгыреңә килеп ирешермен, изге чишмәң суын йотлыгып эчәрмен, сусавым беткәч, мең рәхмәт укырмын…
Авыл баласы Фәннур Сафинның яман язмышын нигә телгә алып киттем соң әле мин? Шәһәрне мәкерле, явыз үги ана иттереп сурәтләү өченме? Юк, әлбәттә. Әмма шәһәрнең катгый гадәте бар икән – ул синең өстеңә тимер көбә кидереп куя, каты кыскычына кысып ала. Мондагы шашкын яшәү тизлегенә читтән килгәннәрнең сирәге генә ияләшә ала. Читлеккә ябылган тургайдан сайрау көтәсе юк.
Ә игелек дигәнең барыбер булырга тиеш ләбаса!
…Чынлап сөйләшүеңме соң бу, чордашым, замандашым? Суга таш ыргып, андай гына кылануың түгелме соң бу? Янәсе, без бүтән буын – хорафатларга ышанмыйбыз, юк-барга табынмыйбыз… Имеш, бер генә чишмә дә изге була алмый. Сүзләреңне тыңлыйсым да килми бит, чордашым. Тәмсез, ямьсез сөйлисең. Изгеләр Чишмәсе булмаган ил – ил түгел. Андый ил – үксез ил, котсыз ил. Ходай йортларын җимерүчеләрне күргәнем булды. Изгеләр Чишмәсен тимер-бетон белән томалап куйдылар. Төкерә чор каһарманнары җыен бабайлар әкиятенә! Аксакалларның каргануы хәтеремә уелып калды: «Йә, Аллам! Кайда соң Син? Нишләп каһәрең сукмый бу мөртәтләрне?! Безнең үз балаларыбыз бит алар! Каршыңа килеп җавап бирсеннәр!»
Ай-уракны чормаларда качырып саклаганнарын беләм. Күкнең бер өлеше – Ай. Өч урыныннан пуля тишкән иде ул Айны. Шуны күргәч, җаным өшеде… Чор малайларына хас мәзәк!
Изгеләр Чишмәсен тимер-бетон белән томалап куйдылар. Изге Чишмә тимер-бетон астында сыкранды. Бәргәләнде. Тармакларга таралып, бүтән төшләрдән саркып-бәреп чыкты. Саф чишмәләр булып бөркелде!
Әйе, беләм, тамырлары корыган илләр, исемсез калган кавемнәр бар. Кыямәт уты Яшәеш тирәген көйдерә тора. Адәм балаларының иң зур гөнаһы – җаннардагы Изгелек чишмәсе кипте, тәмам корыды.
И, тимер-бетон астыннан чыга алган чишмә! Инде, зинһар, син генә исән кала күр! Югыйсә, әнә бит, чор каһарманы бөтен дөньяның күзенә карап, Чернобыль челемен кабызды… Ә Җиһанны каплап саклардай саркофаг ясарга җитәрлек цемент калмады – без аны Изгеләр Чишмәләрен томаларга тотып бетердек…
…Менә шундый Изгеләр Чишмәседәй изге урынга – Казанга юл тоттым. Ул чорда колхоз беркемгә дә паспорт бирми иде. Укырга кергәнлегең хакында белешмә килсә, паспорт – синеке. Юк икән – юк. Иң беренче паспорт алган крестиян булып чыктым бугай әле мин.
Минем авылым Яңа Сәет – оҗмахның үзенә тиң. Өндә күргән төш шикеллерәк ул. Иң яхшы шигырьләремә шул авыл һаман саен хуш исле болыннары, былбыллы таңлы урманнары белән килә дә керә. Нишләп шундый җәннәтне ташлап качтым соң әле? Артыгын әтәчләндемме әллә? Хәер, безнең буын кешеләренең бу сорауга җавабы кыска булыр – коллыктан тәмам туйган идек. Әти-әниләребезне бөкрәйткән җир бу. Алар монда бәхет күрмәде. Безгә бер генә юл бар – качу! Ходай биргән барлык шигъри җегәремне җигеп, әткәй белән әнкәйнең оябызны исән-имин саклар өчен казгануларын күп тапкырлар сөйләргә тырышып карадым, булмады. Телемә сүз килмәде. Андый яман язмышка бәйле буласы килмәде бугай ул сүзләрнең. Шигърият бу халәтемне ятсынды.
Хәтта сазлык төбеннән дә энҗеләр балкыта торган шигъриятнең менә шундый бер әкәмәт сыйфаты бар икән бит әле. Хәер, йортка, дөресрәге, куышка күнеккән шикелле моңа да күнегәсең. Ә шулай да… Авылым җаныма ныклы оя корды. Аны бернинди давыл җилләре дә җимерерлек түгел. Әрсез, кимсетүле тормышның чыбык-чабыгыннан корылган оя ул. Ул ояны тузгытсалар, мин кысыр, былбылсыз бер тирәккә әверелеп калачакмын.
Сабак вакытында тоташтан үзенең шигырьләрен укый торган хәлфәм – шагыйрь Рәдиф Гатауллинның яшерен хыялларымны хуплавы мине тәмам алгысытты. Димәк, минем алда бер генә юл – Казан!
Хәзер уйланып йөрим: мин – яшүсмер малай – ул чакларда мәшһүр Казанны ничегрәк күз алдыма китердем икән соң?
Әлбәттә, китапча инде… Китаплардан сеңгән тәэсоратларым Казанны күз алдыма китереп бастырган. Такташ Казаны бит ул! Тукайны исә үсә төшкәч кенә аз-маз аңлый башладым бугай. Дөресен генә әйткәндә, аның серле шигырь чишмәсен әле дә ахырынача аңлап бетерә алганым юк. Татар дөньясының кабатланмас бер вакыйгасы икән ләбаса ул! Аның: «И, Казан, дәртле Казан, җырлы Казан, нурлы Казан!» – дип соклануы күңел түремдә тоташтан яңгырап тора. Әмма шагыйрьнең шушы сүзләренә күпме милли-иҗтимагый мәгънә салынганлыгын ул чакларда, әлбәттә, тулысынча чамалап бетермәгән идем әле. Нишлисең бит – яшьлек!
Такташ исә мине үзенең ярсулы, тыйгысыз аһәңе белән үзенә буйсындырды. Мин аны шәһәрнең үз улы итеп, гомере буена шәһәрдә яшәгән кеше итеп күз алдыма китердем. Бакый гомер буена да чишә алмастай мәсьәләләр куйды ул минем алдыма.
Димәк, юлга чыгар сәгатем сукты! Юл бер генә – Казанга!
Чаллыга кадәрге юлны яхшы беләм – өч ел буена мин андагы элеваторга үзебезнең колхозга Әлмәт нефтьчеләре урып-җыю чорына җибәргән шоферларга йөкче булып ялланып, байтак чиләндем.
Юлда очраган машиналарга утырып, пристаньга да барып элгәштек. Казанга юл тоткан тәгәрмәч ишкәкле пароходка кереп утырдык – хозур дөнья! Чулман буйлап Иделгә җилдерәбез… Менә бит ул дөнья рәхәте, егеткәй! Киләчәгеңә төбәп юл чыктың син бүген! Һәр сулышым күкрәк читлеген каерып чыгарырдай дәрәҗәдә кайнар, тыгыз.
Сөембикә манарасы күренгәч, мин – беркатлы шәкерт – хәлфәмнән сорыйм:
– Шушы мыни инде ул – Кремль?
Сәер сорауларыма күнеккән хәлфәм тамак кырып куйды. Җаннарыбыз тын гына үзара сөйләшә сыман иде.
– Сабыр ит, – диде хәлфәм. – Аның нинди Кремль икәнен аңларсың әле… Ашыкма… Асыл дастанның үзе ул!
…Бер күрүдә үк яраттым мин Казанны. Аның күпме гасырлык гарасатлар кичергәнен дә, тарих вулканының кайнар лавасында утырганын да белми идем әле мин ул чакта.
Ак яллы дулкыннар өстеннән сиңа киләм, Казан! Үземә ниндидер бер шәфкать иясе бүләк иткән кадерле китапны ачкандай, тетрәнә-тетрәнә, беренче битләреңне сабырсызланып ачам. Гаҗәеп бер китап икәнсең бит син, Казан! Мин әле соңрак кына аңлармын: Сөембикә манарасы мәңгелек ташка әверелеп калган хатын-кыз үксүе икән ләбаса. Мин әлегә ул үксүне ишетмим дә, тоймыйм да. Әмма мин аны ишетәчәкмен дә, тоячакмын да, Казан! Тырнакларым каерылып чыкса да, үз түбәмә мин үрмәләп булса да менәчәкмен! Чигенмәм дә, тез дә чүкмәм. Камчы белән ярган эт шикелле тагын кире кайтып керим мени инде? Аягыма чүт кенә эләгеп торган иске сандалыйларымны күрсәтеп мактаныйммы? Яңа Сәетнең адашкан бер эте түгел ләбаса мин!
Баштарак тәмам тилемсә фикерләр башымны бораулады: менә шушы чаттан борылуга ук, теп-тере Такташның үзенә үк юлыгырмын сыман тоелды. Ә тегендәге агач күләгәсендә тын гына нидер язып утырган кеше Тукай үзе түгел микән?
Билләһи, көлсәң – көл, еласаң – ела…
Университетка укырга йөргән юлым кала таулары аша уза иде. Ульяновлар яшәгән йорт яныннан узам, Щапов урамыннан түбән төшәм. Йөри-йөри юлга да күнегеп алдым. Урамнарны аңлый башладым. Тиктормас кеше буларак, яшь Ленин да нәкъ минем шикелле кылангандыр сыман тоела башлады. Шушында ук яшь сукбай Алексей Пешков күмәч пешергән. Кырыс хуҗасы Деренковка сиздермичә генә, университетның баш күтәргән студентларына кәрҗин тутырып күмәч ташыган. Ә яшь Ленин – шулар арасында. Федор Шаляпин исән – нәкъ шушы юл өстендә итек чистартып утырган. Күз алдыгызга китерегез: дворян улы Володя Ульянов Федя Шаляпиннан итек чистарттыра, баш күтәргән студентларга күмәч тулы кәрҗинен күтәреп, яннан гына Алеша Пешков узып бара…
Чынлап та, аңлаешсыз, шаккаткыч шәһәр син, Казан!
Синдә яши башлаган беренче көннәремдә кемдер сызгырып кына куйса да, машина кабызсалар да йөрәгем дертләп куя иде. Караңгы, калын кирпечтән салынган төнге ишегалларына керергә курыктым. Бөтенләй яңа, ят тормыш иде бу. Кунакка гына килеп чыккан сәфәрче турист шикелле тимердән чүкеп ясалган капкаларга, коймаларга читтән тел шартлатып кына карап тора алмадым. Барыбер кердем мин ул шомлы ишегалларына. Әмма кесәдә йодрыкларым гел йомарланган килеш була иде. Битемнән киеренке тир акты…
И Казан, меңләгән юллар чаты икән бит син! Күпме тояклар тупырдаган синең тәнеңдә! Югыйсә, картлыкка тыныч, намазлы көннәр төс. Әмма синең тарихың арттан ат ажгыртып эзәрлекләп килгән Әҗәлдән җан-фәрманга качу белән тәңгәл. Ышыкта ял итү насыйп булмаган сиңа. Өстеңдә һаман яу атларының усал тояклары тупырдаган. Азиядән Европага, Европадан Азиягә кешнәп чапкан ул атлар. Синдә көн иткән кавемнәр дә кайнап торган итле шулпа өстендәге өре шикелле. Кем генә юк – ак тәнлесе, кучкыл тәнлесе… Ә сүзебез уртак.
Мәрхүм Нәби ага Дәүли белән бер сөйләшүебез истә калган. Казанның ул чактагы баш архитекторы Агишев белән әңгәмәм «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыккан иде. Мин анда, ялгышмасам, башкалабыз Казан метросын 1976 елда ук төзеп тапшырырга вәгьдә иттем шикелле. Чөнки баш архитектор үзенең күз алдына китергән Казанны аның полководецларда гына була торган макетында үзем күрдем. Нәби ага минем бу әңгәмәмне укыган булган икән. Мин аңа очына-очына Казанның гүзәл киләчәге хакында сөйлим. Һәм ахырда:
– Бүгенге Казанны Тукай үзе күрсә, нәрсә әйтер иде икән, ә, Нәби ага? – дип сорап куясы иттем.
– Утырып елар иде… – дип тәмәкесен кабызды Нәби ага.
Өнсез калдым…

Дәвамын журналның гыйнвар (№1,2017) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга