Логотип «Мәйдан» журналы

Торналар

Торналар да сөйләшкәнТелләре төрле-төрле.Безнеңчә ул – «торыйк-торыйк!»,Ә урысча – «Курлы, курлы»...«Торыйк-торыйк!» – дип китәләрКөзге моңлы һаваларда.«Торыйк-торыйк» – дип кайталар –Шул ук җыр торна...

Торналар да сөйләшкән
Телләре төрле-төрле.
Безнеңчә ул – «торыйк-торыйк!»,
Ә урысча – «Курлы, курлы»...
«Торыйк-торыйк!» – дип китәләр
Көзге моңлы һаваларда.
«Торыйк-торыйк» – дип кайталар –
Шул ук җыр торналарда.
Без ауганмы, без ятканмы –
Нигә соң «Торыйк-торыйк!»?
Без гомергә йоклаганмы?
Нигә соң «Торыйк-торыйк!»?
Кемнәр өчен бу чакыру –
Безгәме, башкагамы?
Мыскыллы ауган. Егылган
Пар ата-бабагамы?
«Торыйк-торыйк!»... Кем аңласын?!
Дөньялар кырлы-кырлы.
Торналар да «Торыйк!» түгел,
Хәзер бит «курлы-курлы».
 

Наҗар НӘҖМИ


Фото: http://www.nazar-nadjmi.ru/photos.html?10


«Мәйдан» №2, 2021 ел.

Комментарийлар