Чаллы тарихында якты, үзенчәлекле эз калдырган, Россия Федерациясе югарылыгында эшләп, нәтиҗәле эш күрсәткән Рәфгат Зәки улы Алтынбаев исеме бик күпләргә мәгълүм.

 

altynbaev

Ул Татарстанның гүзәл почмагындагы Лениногорск районы Сарабиккол авылында укытучылар гаиләсендә туа. Казан химия-технология институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Чаллының төзелеш оешмаларында башлый. Әлбәттә, эшнең иң җаваплысы узган гасырның туксанынчы елларында Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе булгач башлангандыр. Инде 1991 елда Рәфгат Зәки улы Чаллы халык депутатларының шәһәр Советы рәисе итеп сайлана, шәһәр администрациясе башлыгы вазифасы да аңа йөкләнә. Р.Алтынбаев җитәкчелек иткән елларда «Россиянең иң төзек шәһәре» дип аталган бәйгеләрдә Чаллы берничә тапкыр алдынгы урыннарны яулый. Шушы ук чорларда Р.З.Алтынбаев Россиянең иң яхшы ун шәһәр башлыклары исемлегенә керә. Шулай итеп Чаллы каласы исеме зур җирләргә тарала. Тора-бара танылган җитәкче Рәфгат Зәки улына Россия тимер юллар министры урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр. Ул бу тәкъдимнән баш тарта. Шулай да иртәме-соңмы Чаллы хакименә Мәскәүгә күченергә туры килә. 1999 елда Р.З.Алтынбаев Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнә. 2001 елның май аенда Федерация Советына Татарстан вәкиле буларак җибәрелә. Биредә Рәфгат әфәнде 2014 елга кадәр бик җаваплы комитетларны җитәкли. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия президенты В.Путинның Мактау Грамотасына лаек була. Аңа кадәр дә Р.З.Алтынбаевның күрсәткән хезмәтләре медальләр һәм Халыклар Дуслыгы ордены, башка бүләкләр белән бәяләнә. Шушы урында аның социология фәннәре докторы икәнен дә искәртик.
Р.З.Алтынбаев федераль дәрәҗәдәге җитәкче, сәясәтче дип әйтергә тулы җирлек бар. Үткәннәр онытылырга тиеш түгел. Шушы максатны күздә тотып, без Чаллы төбәгендә танылу алып, хезмәтен Мәскәүдә дәвам иткән Рәфгат Зәки улына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Рәфгат әфәнде, Сез шәһәр башкарма комитеты рәисе, Чаллы башлыгы булып эшли башлаган туксанынчы еллар бик тә тынгысыз, борчулы һәм хәерче заманнар иде, дияргә дә була. Шәһәрләр, республикалар арасында һәртөрле багланышлар өзелгән. Боларга өстәп, Чаллы каласына һәлакәт килде: Двигательләр заводы янды. Булган меңләгән эшсезләргә тагын меңләгәннәре өстәлде. Шушы вазгыятьтән чыгу, халыкны социаль яклау юлларын ничегрәк таптыгыз?
– Татарстанның икенче шәһәре саналган Чаллыда хаким (башлык) булуым белән мин шәһәрдәшләребезгә, депутатларга һәм республика җитәкчеләренә рәхмәтлемен. Алар миңа шушындый җаваплы эшне ышанып тапшырдылар. Инде соравыгызга килгәндә, әйе, теләсә кайсы җитәкче халык мәнфәгатен, аның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында уйларга тиеш. Чыннан да, илебезнең иң кыен чагында, сәяси-икътисади тотрыксызлык чорларында миңа Чаллы башлыгы вазифаларын башкарырга туры килде. Узган гасырның 90 нчы еллары Татарстан, Россия һәм таралып төшкән СССР республикалары өчен гаять авыр булды бит. 1993 елда КАМАЗда янгын булгач, Чаллыда аеруча кискен вазгыять туды. Бик күп предприятиеләр ябылды, кайсыларында эшче халкын күпләп кыскарттылар. Берничә айлар буе хезмәт хакын түләмәү дә гадәти күренешкә әйләнеп китте. Шәһәр башлыгы буларак, килеп туган кыенлыклардан чыгу юлын эзләү һәм табу зарур иде. Шушы юнәлештә уйлана башладым. Чаллы халкының азык-төлек сатып алу мөмкинлеге ни дәрәҗәдә? Шәһәр кибетләрендә аларга нинди азык-төлек һәм нинди бәядән тәкъдим итәләр, дигән сорауларны күтәрдем, аларга анализ ясарга тырыштым. Моның өчен шәһәр кибетләрендә, базарларында булырга, нинди ризык, күпмедән сатулары белән кызыксынырга туры килде. Азык-төлек бәяләрен мин элек тә күз алдында тоттым. Әмма КАМАЗда янгын булгач, халыкның кереме кимегәч, бу юнәлешкә игътибарны тагын да көчәйттек. Кибетләргә керәм. Күрәм: суыткыч киштәләрендә кыйммәтле казылыклар, майлылыгы югары сөтләр һәм катыклар һ.б. ризыклар тора. Болар Чаллы предприятиеләрендә җитештерелгән товарлар иде. Затлы колбасаларның бер өлеше күгәрә башлавы да күзгә чалынды. «Докторский» һ.б. очсызлырак казылыклар, ризыклар кибетләрдә күренми иде. Монысы инде безнең азык-төлек сәнәгате җитәкчеләренең Чаллы халкының уртача хезмәт хакларын белмәүне, аны өйрәнмәүне күрсәтә иде. Шушы чорда мин азык-төлек җитештерүче предприятие директорлары белән очраштым һәм аларга шәһәр кибетләрендә инде күгәрә башлаган кыйбатлы сервелатлар барлыгын, халыкның аны алырлык хәле булмавын, шуңа да бозыла башлавын белдердем. Сөт-май, икмәк, ит ризыклары җитештерүче предприятиеләр җитәкчеләре белән җитди сөйләшүләр уздырдым. Анда җитештерелгән ризыкларның төрләрен арттыру, Чаллы халкының хезмәт хакын исәпкә алып, очсызрак бәяләр билгеләү турында җиткердем. Шул ук вакытта товар бәяләрен киметүдә кайбер юнәлешләрне дә күрсәттем. Мәсәлән, предприятиеләрдә артезиан коелары казу, үз җылылык системаларын булдыру, хәтта җир алып, шунда иген үстереп, аннан икмәк пешерүнең күпкә очсызга төшәчәген күрсәттем. Нәтиҗәдә, без сөт, ит һәм икмәк ризыкларына бәяләрне киметүгә ирештек. Бөтен Россия буенча бәяләрнең котырып үскән чоры, шәһәр башлыгы буларак мин алып барган сәясәтнең бер юнәлеше иде бу.
– Рәфгат әфәнде, белүемчә, Сезнең мондый юнәлешне, адымнарны яратып бетермәүчеләр дә булды кебек.
– Әйе. Көннәрнең берсендә мин салкын карашлар тоя башладым. Янәсе, ничек инде, безнең белән килештермичә, икмәк-сөт бәяләрен киметеп ятасыз. Ләкин мин шактый мөстәкыйль җитәкче идем инде. Минем өчен элек тә, хәзер дә иң югары бәя булып халык фикере тора. Мин барысын да, шул исәптән җитәкчеләрне дә хөрмәтлим. Ләкин барысыннан да бигрәк заманында минем кул астында эшләгән кешеләрне хөрмәт итәм.
– Менә шул елларда зур чыныгу да алгансыздыр. Күп кенә белгечләр фикеренчә, өченче меңьеллыкка керергә санаулы гына еллар калганда, сез инде Чаллы каласы белән идарә итү дәрәҗәсен узып, башка югарылыкларда эшли алырлык җитәкче сыйфатларына да ия буласыз. Катлаулы заманына күрә сезнең кебек эшлекле кеше – республиканың берәр тармагында да зур файда китерә алыр иде шикелле. Ләкин хезмәтләрегез Татарстанда танылу алмады, федераль югарылыкта эшли башладыгыз.
– Бу күренешкә хәзер бәя бирәсем килми һәм теләмим дә. Инде әйткәнемчә, минем өчен халык, кешеләр фикере мөһим иде. Калганнарныкы, өстәгеме ул, параллельме ул, әһәмиятле булмады. Әгәр мин кешеләргә яхшылык кылып, алардан рәхмәт сүзләре ишеткәнмен яки ишетәм икән, минем өчен шуннан да зур бәя юк. «Менә ул Чаллы башлыгы иде. Аның чорында тәртип иде, без кызыклырак яшәдек», дисәләр, менә бу инде иң зур бүләк. Ниндидер почетлы исемнәргә, орден-медальләргә мин ашкынмадым. Менә хәзер дә кешеләр рәхмәтен ишетәм. Мин шуларны ишетү белән бәхетле.
– Рәфгат әфәнде, Сез 2000 еллар башында федераль дәрәҗәдә сәясәтче, идарәче һәм җитәкчегә әйләндегез. Болай дип әйтергә тулы җирлек бар. Чөнки шушы чорда Рәсәй авыл хуҗалыгы министрының урынбасары булып билгеләндегез. Аннан Федерация Советында эшли башладыгыз. Менә шунда халык аптырашта калды, Татарстан хакимиятенең берәр структурасын җитәкләрлек Рәфгат Алтынбаев нигә, ни өчен туган җирләреннән Мәскәү тарафларына китеп бара?
– Әйе, ул чорда беркадәр сәяси нюанслар булды. Ләкин мине Татарстаннан китәргә мәҗбүр иттеләр, дип әйтә алмыйм. Мин мөстәкыйль кеше. Минем белән кем ничек тели, шулай идарә итә алмый. Акыл белән эшләгәндә, минем белән идарә итеп буладыр.
Татарстаннан китү теләге, карары минеке булды. Кеше бер урында озак утырырга тиеш түгел. Үземне башка стратосферада, Россия Федерациясе югарылыгында сынап карарга булдым.
– Татарстанның татар авылында туып-үскән Рәфгат Зәки улы Алтынбаев – Россия министры урынбасары. Зур урын. Менә шушы урындагы беренче тәэсирләр ниндирәк иде.
– Мин мәктәп елларыннан ук тракторның, комбайнның ни икәнен аңлый идем. Чөнки бу техникаларга утырып эшләдем.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә килгәндә, мин Чаллы хакиме буларак эшләп, дөньяда барысын да беләм, аңлыйм, дип уйлый идем. Чаллы хакиме булганда, ошыймы, ошамыймы, кешеләр фикерен белешә идем. Аннан инде карар кабул ителде. Мәскәүдә авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли башлагач, федераль хакимият структураларында мин башка вазгыять күрдем. Нәрсә ул канунчылык? Миңа үзем башлаган эш-хәрәкәтләрне икътисад, сәнәгать һәм башка министрлыклар белән килештерү кирәклеге ачыкланды. Чаллы мэры булганда, мин эш көнендә 30-40 мәсьәләне хәл итә алсам, монда инде ике-өч мәсьәлә хәл итү уңышлы санала иде. Федераль югарылыкта эшне тиз тоту чараларын күрергә тырыштым. Ләкин эшли торгач, бу югарылыкта үз кануннары, үз кагыйдәләре барлыгын аңладым. Аларны берничек тә урап узып булмый. Болар – бюрократия элементлары. Кызганычка каршы, болар безнең илдә киң тамыр җәйгән. Шулай ук чит илләрдә дә бюрократия күзәтелә. Бюрократия – безнең эштә киртә ул. Менә кызыклы гына саннар китерәм. Мин Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә килгәнче, шушы тармак министры Алексей Гордеев Волгоград трактор заводында соңгы елларда биш-җиде мең трактор эшләнүен белдергән иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә килгәч, бөтен Россия күләмендә авыл хуҗалыгы техникалары җитештерүчеләрнең директорлар Советын, кооперацияләрен оештырдым. Мине шушы Советның рәисе итеп тә сайладылар. Министрлыктан киткәндә, Волгоград трактор заводы елына 20 мең техника чыгара иде. Комбайннар чыгаручы «Ростсельмаш» һәм «Енисей» заводлары цехларында мин килгәндә күгәрчен һәм чәүкәләр генә очып йөри, бар җирдә бушлык иде. Биредә дә оештыруга, эшне җайга салуга тырышлык куелды. Мин барында ук «Ростсельмаш» елына 10 мең, «Енисей» 5 мең чамасы комбайн эшләп чыгара башлады. Болар белән ни әйтергә телим? Һәркем, ул кая гына билгеләнмәсен, шушы эшнең төбен-тамырын аңларга тиеш. Икенчедән, шушы эш юнәлешендә ниндидер яңалык булдырып, алга баруга ярдәм итәргә кирәк. Менә шундый юллар белән алда әйтелгән заводлар яңа сулыш, яңа эш мәйданнары алды. Йөзләренә кызыллык китермәдем, эш нәтиҗәләре яхшы булды.
– Рәфгат әфәнде, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән җирдән Сезне Россия Федерациясе Советына Татарстан вәкиле итеп куйдылар. Сенатор эшчәнлеге ничегрәк узды?
– Федерация Советында мин җирле үзидарәләр мәсьәләләре буенча комитет рәисе булып эшләдем. Байтак эшләр башкардык, күп кенә кануннар кабул иттек. Ләкин Россиядә үзидарәләр буенча әлегә кадәр бер җитешсезлек бар, ул да булса, җирле үзидарәләр эшчәнлеге финанс ягыннан тәэмин ителмәгән, ныгытылмаган. Ул чактагы финанс министры Алексей Кудрин нигәдер бу эшкә алынмады. Шуңадыр, әлеге юнәлештәге эшләр аксый. Канун кабул ителсә, җирле үзидарәләргә федераль үзәк акча бүлеп бирергә яки акчаның бер өлешен шунда калдырырга тиеш була. Кемнең инде акчаны муниципалитетларда калдырасы килсен. Кемгәдер кемнеңдер акча сорап, кул сузып килүе ошый. Минемчә, һәр территория үзенчә үсеш алырга тиеш. Керем алган, акча эшләгән икән, тегесен төзесен, монысын яңартсын. Искечә барса, Россиянең шәһәр һәм авыллар үсешендә зур алга китеш булмаячак.
Федерация Советында икенче тапкыр Рязань өлкәсе вәкиле, Советның регламент буенча һәм парламент эшен оештыру комиссиясе әгзасы булып эшли башлагач, мине региональ сәясәт комитеты рәисе итеп тә күрсәттеләр. Бу бик җитди комитет. Биредә эшләгәндә, мин Федерация Шурасының, башка властьларның губернаторларга булган мөнәсәбәтләрен ачык күрдем. Эш барышында Федерация Советына яңа башлангычлар керттем. Аларның кайберләре әлегәчә яши һәм эшли.
– Рәфгат әфәнде, Татарстаннан читтә, Мәскәүдә дәүләт эшләрендә булуыгызны мәҗбүрилек яки язмыш дип саныйсызмы?
– Мин моны язмыш дип бәяләр идем. Ә кемнәрдер ул чорларны, әлбәттә, сәясәт белән бәйләр.
Сәясәт сәясәт белән, әмма кемнеңдер үз фикере дә була бит әле. Эшләр яхшы гына гөрләп барганда көнләшүчеләре дә табыла бит. Кемнәргәдер синең эшеңнең әйбәт бармавы, артка тәгәрәве кирәк. Шуңа без заманында платформаны үзгәрттек, һәм миңа Рязаньда эшләргә туры килде. Мактану түгел, Федерация Советында нәтиҗәле эшләгән өчен Рязань өлкәсе губернаторы берничә тапкыр Мактау грамоталары тапшырды.
– Рәфгат әфәнде, Чаллы башлыгы булып эшләгән чорларга кайтыйк әле. СССР беткәннән соң, Карабах кайнар ноктага әйләнде. Төньяк Осетия, Абхазия һәм Грузия, башка илләр, республикалар милләтләре арасында да мөнәсәбәтләр җылы булудан туктады. Чаллыда да бит сиксәннән артык милләт вәкиле яши. Сез Татарстанда, бәлки, Россиядә дә беренчеләрдән булып Чаллыда милли җәмгыятьләр булдырдыгыз. Халыклар дуслыгын ныгытудагы әле башлангычыгыз тора-бара башка төбәкләргә дә күчте. Милли җәмгыятьләр төзү минем күңелдә бик кирәкле гамәл, күңелле күренеш булып уелып калган.
– Чаллыда эшләгәндә монда күпме милләт яшәгәнен, хәтта бер япон гаиләсе булуын да белә идем. Менә шушы бик күп милләтләрне берләштереп, аралаштырып, дуслык хисләрен, үзара мөнәсәбәтләрне тагын да якынайтасым килде. Шуңа без азәрбайҗан, әрмән, башкорт, чуаш, удмурт, мари һ.б. бик күп, унтугыз милли җәмгыять оештырдык. Алар Чаллы Сабантуйларында, Татарстанда узган чараларда катнашып, үзләренең мәдәниятләрен, көнкүрешләрен, ризыкларын тәкъдим итеп, тату яшәү үрнәкләрен күрсәттеләр. Мин бу җәмгыятьләр эшчәнлеген Чаллы өчен кирәк иде дип санадым. Чөнки шәһәребез яшь, яшьләр күп. Менә алар да үзара ничек яшәргә икәнен күреп, белеп үссеннәр, дигән максат бар иде. Шушы ук нигездә мин «Иң зур байлык – халыклар дуслыгы» дигән фестивальләр уздыруны да тормышка ашырдым. Авыр чорлар булуга карамастан, Чаллыда дуслык,татулык хөкем сөрде.
– Сез Чаллыдан киткәч, милләтләр дуслыгын чагылдырган чаралар, милли җәмгыятьләр төзелүе турында хәбәрләр Россия шәһәрләреннән дә ишетелә башлады. Димәк, Сезнең күркәм башлангычыгыз күп җирләргә таралды дияргә була.
– Мин Федерация Советында комитетлар җитәкләгәндә дә эшем милли юнәлешләр белән бәйле иде. Мин барлык милләт вәкилләрен җыеп, Россия халыклары ассоциациясен булдырдым. Мең кеше катнашында милли җәмгыятьләрнең Россиякүләм форумын да уздырдык. Шушында ук мине әлеге ассоциациянең җитәкчесе итеп куялар. Тора-бара бу эшкә тагын да игътибар биреп, Россия халыклары һәм милләтләренә багышланган, берсе-берсе унар мең битле, биш-алты килолы өч томлык чыгардык. Башкарган эшләремнең бер нәтиҗәсе менә шундый. Безнең форумнарның берсендә президент Владимир Путин да катнашты. Аңа Россиядә милләтләр белән эшләү министрлыгы булдыруның отышлы булуын әйттем. Нигәдер бу эш башланмады. Мин хәзер дә милләтләр белән эшли торган министрлык кирәк дип саныйм. Күпмилләтле Россиядә бу юнәлештә бер куратор булып, телләрне, мәдәниятләрне үстерергә һәм сакларга ярдәм итәргә тиеш.
– Рәфгат әфәнде, менә егерме елдан артык Чаллы каласында Чәчәкләр бәйрәме уздырыла. Шушы бәйрәмне, чәчәкләр фестивален карарга чит шәһәр-районнардан килүчеләр елдан-ел күбәя. Белүемчә, шушы гүзәл бәйрәмгә дә нигез салучы Сез бит.
– Әйе, Чаллы башлыгы булганда шәһәрне матурлау эшен дә башларга туры килде. Чаллы – яшь, яңа шәһәр. Аны төзекләндерүне иртәме-соңмы башларга кирәк иде. Чөнки шәһәр урамнарындагы тузанга чыдарлык түгел. Ак күлмәкнең якасы төшкә кадәр үк пычранды. Тузанны чирәм үстереп беркадәр бетереп була. Бу гына аз. Мин әйтә килдем, әгәр кешеләрнең культуралы яшәвен күтәрик дисәк, кече архитектуралы формалар, чәчәкләр клумбаларын күпләп булдыру зарур. Шушы башлангычны мәктәпләргә йөкләдек. Алар үзләрендәге теплицаларда үсентеләр үстерергә, аларны үзләре теләгән формада клумбаларга күчереп утыртырга тиеш булды. Ул клумбаларга май, июнь, август айларында нинди чәчәкләр утыртасын күрсәттек. Чөнки анда корыган чәчәкләр булырга тиеш түгел, гел яңартып торырга кирәк иде. Чәчәкләр, орлыклар күп төрле булсын өчен, мин шул елларда КАМАЗ автоүзәкләре директорлары киңәшмәсендә Чаллыны матурлау, күп итеп чәчәкләр үстерү теләге хакында чыгыш ясадым. Анда бар Россиядән йөз сиксәнгә якын автоүзәк җитәкчесе катнашты. Сүземә колак салдылар, безгә бик күп төбәкләрдән орлыклар, роза үсентеләре җибәрделәр. Чаллыны ямьләндерү, инде әле дә дәвам иткән чәчәкләр бәйрәме менә шулай башланды. Бу бәйрәмне Суверенлык көне, 30 август белән бәйләүгә ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Ни өчен бөтенесен бер өемгә өяргә телиләр, кемнәрдер әйткәнчә, Суверенлык көнен чәчәкләр бәйрәменә әйләндерәләр, аңлашылмый. Чәчәкләр фестиваленә аерым көн билгеләргә кирәк. Җәй көнендә шимбә һәм якшәмбеләр җитәрлек бит. Бу фикерне беркемгә дә такмыйм, мин шулай уйлыйм.
– Рәфгат әфәнде, Сез җиңүләр яратасыз. Тормыш булгач, төрле хәлләр булгалый. Менә сәяси эшчәнлегегездә җиңелүләр дә булдымы?
– Инде байтак вакыттан бирле җиңелү булмады. Татарстанда, Рәсәйдә эшләдем. Кемдер мине җиңде, дип әйтә алмыйм. Үзем дә, барысын да җиңдем, дип белдерә алмыйм. Үз алдыма андый максат куйганым да булмады. Җиңелү булмау әле ул «менә мин нинди көчле, батыр» дигәнне аңлатмыйдыр. Сүз минем көчсез түгеллегем турында барадыр. Булган вак-төякләрне искә алып тормыйм. Вакытлар узгач, шундый фикергә киләм: кайчандыр хата ясаучыларның үзләренең йөрәкләрендә, җаннарында калсын ул. Әйткәнемчә, оттырулар булмады. Чөнки мин барысын да ахыргача уйлап эшләдем.
– Быелның сентябрь аенда сез 69 яшьне тутырып 70 нче яшькә керәсез. Әле үзегездә эшләрлек, иҗат итәрлек көч-куәт сизәсезме?
– Сизәм, сизәм. Дәрт бар. Дәрман бар. Мин – диванда ятып телевизор карап кына ята торган кеше түгел, мин үземә барыбер нәрсә дә булса уйлап чыгарам. Көнне файдалы гамәлләр белән тутырырга тырышам. Әгәр көн дәвамында ике генә сәгать булса да буш вакыт күренә икән, дулкынлана, борчыла башлыйм. Характерым шундый минем, тик тора белмим.
Язмабыз героеның сүзләрен куәтләп, шунысын да искәртик: Рәфгат Алтынбаев Чаллы җәмәгатьчелегенең координацион совет әгъзасы да булып тора. Шул ук вакытта Россиянең комбат-самбо көрәше федерациясе җитәкчесе, аның президенты. Россиядә һәм чит илләрдә халыкара ярышлар оештыруга зур көч, тырышлык куя ул. Рәфгат әфәнде әйтүенчә, әлеге көрәш федерациясе Россиянең 54 төбәгеннән 56 меңләп спортчыны берләштерә.

02_img_7770


Комментарий язарга