Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш үрләре

Гыйбрәтле язмышлар.

Буйга гына җиткән, шаян да, наян да, зифа буйлы, тапкыр сүзле, алсу алмадай матур, тырыш кыз бала – Нинаның тормыш юлындагы сынауларны санап кына бетереп булмас кебек...
Бу хәл Мамадыш районында урнашкан Колышчы авылы кешеләрен дә гаҗәпкә калдырырлык иде шул.
Яшьлек гөле чәчәк атарга өлгереп кенә җиткән чак. Яшьлек каласы Түбән Камада сатучы һөнәрен үзләштереп, зур өметләр белән эшкә урнашып, шатлыгын уртаклашу нияте белән туган авылына кайта Нина. Әтисе авыл кибетендә сатучы да, мөдир дә булып эшли иде. Ул туган авылы кибетенә эшкә кайтуын үтенсә дә, Нинаны яшь кала күбрәк үзенә тарта. Чөнки инде ул үзе кебек үк чибәр дә, эшкә уңган тәртипле егет Иванга гашыйк иде.
«Язмышлардан юктыр шул узмышлар» дигәндәй, Нинаның яшьлеген кара болытлар каплап ала. 1981 елның язында була бу хәл.
Әтисе Бориска Казан дәваханәсенә барырга кирәк була. Ләкин аның бу китүе гаиләсе белән гомерлеккә хушлашып китү булган икән шул. Шушы китүдән ул авылына табутта гына әйләнеп кайта: операциядән соң савыга алмый, бер атна эчендә үлә.
Гаилә өчен бу хәл аяз көндә яшен суккандай була. Яхшы гаилә кору турында матур хыяллар белән белән яшәгән Нинаның, канатлары сынган кош сыман, өметләре сүнә, йөзе уйчанлана. Күзләрендә моң, сагыш кына чагыла. Чөнки өйдә әле Нинадан башка тагын өч бала: Коля, Мария, Тима.
Коля исә, яшьтән үк инвалид бала булып, коляскада гына утыра. Шулай да укытучылар аны өйгә килеп укыта. Коля бик зирәк, акыллы бала була, өлгергәнлек аттестаты алуга ирешә. Шундый чибәр, акыллы егет булып үсеп җитә ул. Рәсем ясарга да, шигырьләр язарга да сәләтле булып, авыл хәлләре белән дә аралашып яши Коля. Балалар журналына рәсемнәр ясап җибәрә, район газеталарына мәкаләләр яза. Бер сүз белән әйткәндә, авылның корреспонденты була ул.
Уртанчы бала – Мария – бу вакытта Түбән Кама политехник училищесында укып йөри. Ә иң кече энеләре Тимага әле җиде яшь булып, ул беренче сыйныфта укый.
Шулай итеп, гөрләп торган тормышның асты-өскә әйләнә. Ярдәмчесез калган әни кеше өчен газаплы кичерешләр башлана: абзар тулы мал-туарны карау да, ятим калган балалар язмышы да бер анага кала.
Нихәл итәсең, нинди генә авыр булса да, яшьлек үзенекен итә.
Нина белән Иван әниләре рөхсәте белән кушылып, туган-тумачаларны җыеп, матур гына туй ясыйлар. Дөнья булгач тормыш та бер урында гына тормый шул.
Нина белән Иванның бер-бер артлы ике уллары – Игорь һәм Вадим дөньяга килә. Шулай итеп алар, үз тормыш мәшәкатьләренә уралып, матур гына яшиләр. Авылга да сирәк кенә булса да кайтып, әниләренә, энекәшләренә кулларыннан килгән кадәр булышып йөриләр.
Язмыш дими, ни диярсең соң?
1987 елның кышында әниләре Раиса түтәйне җирләргә кайту турында телеграмма килеп төшмәсенме? Югыйсә, авыруы турында да бервакытта да зарланмый иде бит әниләре. Хәер, үз хәлен үзе генә белгән булырга охшый.
Егерме ике яшьлек улын (инвалидын) туалетка күтәреп алып килеп, юындырып урынга яткыра да кул эшенә утыра ул. Кинәт күңеле болганып китә, авызыннан килгән канны күреп куркуга кала. Җиде яшьлек Тиманы уятып, әбисен алып килергә җибәрә. Урамда кышкы буран улый. Кечкенә булса да, төн караңгылыгын да онытып, әнисенә  булышу теләге белән өйдән чыгып йөгерә Тима.
Әбисе шактый ерак торганлыктан, бик тиз генә килеп тә җитмәгәндер инде ул. Алар икәүләп килеп кергәндә, Раиса түтәйнең хәле начар була. Коля исә, ярдәм күрсәтә алмавына йөрәге өзгәләнеп, үз-үзенә урын таба алмыйча үксеп-үксеп елый.
Раиса түтәйнең әнисе Настя түтәй дә бу хәлне күреп куркуга кала, нинди ярдәм күрсәтергә дә белми.
Әйтерсең лә, адым саен ятимлек шәүләсе саклап йөргән бу балаларны. Шулай итеп, җиде яшьлек Тима белән инвалид Коля гына кала бу йортта.
Әнисен җирләргә дип кайткан Нина өчен тагын күтәреп бетерә алмаслык кайгы-хәсрәт өстәлә, ике баласы белән бу йортта калып, энеләрен тәрбияли башларга туры килә. Иваны исә, калада эшләп, атна саен монда кайтып йөри башлый.
Иртүк торып сыер саву, терлек-туарларны ашату өчен һәркөнне казан тутырып вак бәрәңге юып пешерү дисеңме, инвалид энесен ашату-эчертү, туалетка күтәреп йөртү, кечкенә Тиманы мәктәпкә озату һәм каршы алу өстенә, үзенең ике кечкенә баласын карау (берсенә 3 яшь, икенчесенә 8 ай) – болар барысы да бер яшь хатын өстенә төшә.
Нишләргә? Ничек яшәргә? – дигән сорау башыннан чыкмый Нинаның. Тормыш иптәше дә бу турыда баш вата.
Шулай яши торгач, өч ай вакыт узып китә. Кара шәлен ябынган үлем шәүләсе болар тирәсеннән ерак китмәгән булган икән: авылда грипп эпидемиясе таралган көннәрнең берсендә Коля каты авырып китә, температурасы күтәрелә, саташа башлый. Авылдагы медпункттан алып кайтып эчергән дарулар гына аның хәлен яхшыртмый. Бер атнага якын шулай үлем белән көрәшеп карасалар да, Коляны коткарып калып булмый – ул якты дөнья белән саубуллаша.
Бу хәл туган-тумачаларны гына түгел, барлык авыл халкын да гаҗәпкә калдыра. Алты ел тулар-тулмастан бу йорттан өч үле чыга бит. Хыял канатлары каерылган коштай, өч бала ятимлеккә күмелә. Әле кайчан гына шат тавышларга күмелеп яшәгән мәһабәт йорттан кап-кара кайгы сөреме генә чыккандай тоела.
Олы бала буларак, Нинага күп кенә сорауларга җавап эзләргә һәм аны дөрес итеп чишә белергә туры килде.
1987 елның язы.
Нина белән Иван киңәшләшеп, мал-туарларны да, йортны да сатып, кечкенә энеләре Тиманы үз яннарына – Түбән Камага алып китеп, шәһәр мәктәбенә укырга бирәләр.
Туган нигез – туган йорт сагынып сөйләргә генә калды, дисәм дә, дөрес булмас кебек. Чөнки бу нигездә салынган яңа йортта шатланып яшәүләр насыйп булмады, киресенчә, гел кайгы-хәсрәт кенә килеп торды. Авылның картлары да бу нигезне: «Элеккедән килгән хәвефле җир булды инде ул», – дип сөйләделәр. Тик бу йортны салып бетергәнче нигә соң киңәш бирмәгәннәр дә бу турында кисәтү ясамаганнар икән?..
Түзде Нина, барысына да түзде.
«Түзгән – морадына ирешкән», – дип, юкка әйтмәгән шул халык. Бу балалар гаять катлаулы да, җаваплы да тормыш юлын үтеп, хәзергесе көндә Түбән Кама шәһәрендә яшиләр.
Нина белән Иван ятимнәргә әти-әниләрен алыштырып, аларга җан җылысы биреп яшәделәр, аларны яңа тормыш юлына аяк бастыруда һәйкәл куярлык затлар булдылар.
Хәзерге көндә үзләре дә ике малай үстереп, укытып, югары белемле һөнәр ияләренең әти-әнисе булып яшиләр. Сеңелләре Мариянең дә улы Руслан, сокланып туймаслык чибәр, бик акыллы  егет булып үсте. Тик әтиләре генә, тормыш авырлыгына сыгылып төшеп, «юкка чыккан» кешеләрнең берсе булды, гаиләсен ташлап китте.
Иң кечкенәсе булган Тима да, укып чыгып, хәрби хезмәтен намус белән үтәп кайтты, Ольга белән ике бала үстерделәр. Бик күпләр өчен үрнәк алырлык гаилә башлыклары алар.
Тима инде Тимофей Борисович булып, Түбән Каманың химия заводында җаваплы эш башкара. Читтән торып укып, югары белем алуга иреште.
Барысы да күркәм кешеләр булып, нәсел ныклыгын саклап, киләчәккә зур өметләр баглап, яшәешне дәвам итә алар. Бу гыйбрәтле тормыш үрләренә күтәрелгәндә, Нина белән Иванга һәрвакытта да зур рәхмәтләрен җиткереп торалар.
 

Анастасия УСАЧЕВА

 

Түбән Кама

 

 

Фото: https://pixabay.com

 

 

 

Комментарийлар