Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш – көрәш мәйданы

Җырчы Илназ Минвәлиев исеме халыкка 2005 елда таныла һәм ул  бүгенге көндә дә популяр.Илназ 1980 елның 20 маенда Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Ә...

Җырчы Илназ Минвәлиев исеме халыкка 2005 елда таныла һәм ул  бүгенге көндә дә популяр.


Илназ 1980 елның 20 маенда Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әти-әнисенең көтеп алган уллары абыйларына терәк, яраткан сеңлесенә кирәк булып үсә. Мәктәптә укыган чакларында моңлы укучы икәнен сизеп алган җыр укытучысы Хәдичә апалары Илназны төрле чараларда катнаштыра башлый. Үзен уку алдынгысы итеп таныткан егет бар яктан да мәктәп горурлыгына әйләнә. Районкүләм үткәрелгән спорт чараларында, бигрәк тә, чаңгы, көрәш ярышларында беренчелекне бирми. Бүгенге көндә Илназның җыр, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәдичә апага 79 яшь. Илназ турында сорашканда аның күзләре яшьләнә, иң яраткан укучысы булуын да яшерми. Аңа иң беренчеләрдән җырчы булырга киңәш биргән Хәдичә апа Илназ турында: «Бигрәк игелекле бала инде, авылыбызга кайткач, күчтәнәчләрен төяп, иң беренче минем хәлемне белеп чыга, киңәшләремне тыңлый», – ди. Үзен сәхнәдә тыйнак тотуы, милли киемнәрдән чыгуы да укытучы киңәшләрен истә тотуындадыр.

  Илназ Минвәлиевның әти-әнисе гади эшчеләр була, гаиләдә дүрт баланы ашатырга, киендерергә авырга туры килә. Илназ шуны аңлап, бөтен көченә аларга булыша, колхоз эшләрендә катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, беркемнән ярдәм сорамыйча, әти-әнисенә әйтмичә, спортчы булу хыялы белән башкалабыз Казанга юл тота.

  «Казанга «бутый» белән киткәнемне һич онытмыйм, акча юк, әти-әнием ничек киткәнемне белми дә калды. Бер тиен бирмәделәр. Ертык чалбар, ашарга юк... Укытучым Рәис Гыйльми улы Хәлилов мотоциклга утыртып Казанга алып килде», – дип искә ала Илназ. Имтиханнар турында белешеп, кайда туры килә шунда төн кунып, КДПУның спорт факультетына укырга керергә әзерләнә башлый ул. Имтихан тапшырганда, кайберәүләрне бер балл җитми дип кире боралар, бу исемлеккә Илназ да эләгә. Болай гына укырга кереп булмаячагын аңлый егет. Очраклы рәвештә, аш-су осталары әзерли торган һөнәри училищега укырга керә. Анда да иң җитез, иң актив, мактаулы укучы итеп таныта үзен. Казанда узган җыр конкурсларында катнаша, спортны ташламый. Күңеленә якын, иң чибәр кыз белән танышып, гаилә учагын кабызып җибәрә. Яшәү көче ташып торган Илназның бер-бер артлы өч улы туа. Гаиләсен туендыру өчен көн-төн кафе, рестораннарда эшли. Күп көч сораган итче һөнәрен дә башкара. Аш-су остасы булып эшләгән елларында танылган җырчы, Татарстанның hәм Башкортостанның халык артисты Хәмдүнә апа аның җырга сәләтен күреп ала, ярдәм кулы суза, киңәшләрен бирә. Танылган җырчы киңәшләрен исендә тотып, тормыш кыенлыкларын җиңеп барган Илназ гел башка хыяллар белән яна башлый.Хәмдүнә апа Илназны композитор Фәрит абый Хатыйповка җибәрә.Фәрит абый аңа иң матур җырларын бирә. Озак та үтми, 2005 елда иҗат төркеме туплый, беренче концертын куя. Бу изге эшләрендә аңа Татарстанның халык артисты,  Кәрим Тинчурин исемендәге театрның танылган актеры, режиссеры, сценаристы Зөфәр Харисов булыша.Бүгенге көнгә кадәр ярдәмләшеп яшиләр. Үзе дә бар яктан оста Зөфәр Харисов Илназга соклануын яшерми. «Киләчәге ныклы, тавышы моңлы булганга ярдәм итәм. Илназ өчен тормыш – көрәш мәйданы, мин аның җиңәчәгенә, зур исемнәр яулаячагына ышанып яшим», – ди. Илназ, тормышында шундый талантлы, акыллы кешеләр очравына сөенеп, иҗат эшенә чума. Сәхнәгә беренче адым ясауга тамашачы шулкадәр яратып каршы ала аны. Уңышлы концертларыннан соң яшь егетнең күңеле үсә, җырчы һөнәре белән ялкынланып яна башлый. Ул елларда беренчеләрдән булып «Эх, йөрәгем» клибын чыгара.

  Илназның үз төркемен булдырып иҗат итүенә – 10 ел. Шул еллар эчендә чыккан дистәдән артык дисклары, хит-парадларда яулаган алдынгы урыннары, Болгар радиосы премиясенә лаек булулары – тырыш, тынгысыз хезмәтенең нәтиҗәсе. Радио-телевидение хезмәткәрләренең хөрмәтле кунагы булуын да яшерми.Ел саен эчтәлекле җырлары белән яраткан тамашачысын сөендерә. Моңлы тавышлы Илназны бигрәк тә өлкән буыннар ярата. Концертлары һәрчак тулы залларда уза. Көчле, кабатланмас моңлы тавышлы булганы, элеккеге халык җырларын җиренә җиткереп башкарганы өчен ярата аны тамашачы. Илназ эчтәлекле, заманча җырларны йөрәге кушканча сайлый, һәм алар халкыбызда яратып кабул ителә. Быел иҗат иткән яңа җырлары «Ярдәмләшеп яшик», «Изге теләк», «Кадерен белеп яшә» җырларының исемнәре дә нәкъ шуның турында  сөйли. Бар иҗат иткән җырлары, күңеленнән чыккан моңнары радио-телевидение аша еш җырлатыла, халык сорый, зурлый аны. Болар барысы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Хәйрия чараларында еш катнашуы да җырчыбызны бизи. Иң мөһиме – туган ягына гашыйк. Кайларга гына барса да, Балык Бистәсе ягыннан булуы белән горурлана.

  Остазы Хәмдүнә апа Тимергалиевага җыр дөньясына кертеп җибәрүе өчен гомере буе рәхмәтле булуын, Фәрит абый Хатыйповны эчтәлекле, матур җырлары өчен ихтирам итүен горурланып сөйли. Хәмдүнә апа үзе дә Илназның көчле рухлы, моңлы җырчы булуын, аны яратуын яшерми. Укучысы турында әңгәмәсендә:  «Минем Илназым бик талантлы. Бигрәк тә җыр өлкәсендә. Үзең җиң сызганып тырышмасаң, моңың булмаса, берни дә ярдәм итә алмый», – ди. Илназның үз укучысы буларак танылган, популяр җырчы булып китүенә сөенеп, матур киләчәгенә ышанып яши Хәмдүнә апа.Бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Яраткан гаиләсе, өч улы – аның терәге. Әти-әнисен, туганнарын, дусларын хөрмәт итеп яши җырчыбыз. Быел май аенда узган 35 яшьлек юбилей кичәсен үткәрүгә дә җаваплы карады. Үзен котларга теләгән барлык дусларын, туганнарын, әти-әнисен, тамашачыларын, якыннарын башкалабызның иң матур рестораннарының берсе «Астория»гә җыйды. Бу аның киң күңелле булу сыйфаты.

  Иң талантлы җырчыларыбыз, Илназның җан дуслары – Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Филүс Каһиров, «Зөләйлә» төркеме, Рифат Зарипов, Илназ Бах, Гөлнара Габидуллина, Фирдүс Тямаев, Алсу Җиһангировалар яңа җырларын бүләк итеп, Минвәлиевка изге теләкләрен яудырдылар. Ачык йөзле, ягымлы Илназ Минвәлиевның иҗат уңышлары белән әти-әнисе, туганнары гына түгел, җыелган бар халык горурланды.

  «Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык», – дип Хәсән Туфан да язып калдырган. Бу сүзләр язмам герое Илназ Минвәлиевка туры килә. Бүгенге көндә дә төркеме белән иҗат эшендә кайныйлар. «Изге теләк» җырына клип, яңа җырларыннан торган диск чыгарырга җыеналар. «Яңа җырларыбыз белән дә сөендерербез әле яраткан тамашачыларыбызны», – диләр.

  Тырыш, максатына омтылучан, моңлы, яшәү көче ташып торган Илназны Мәдәният министрлыгы югары бәяләп «Мәдәнияттәге казанышлар» билгесе белән бүләкләде.Күңелләребезне нурга күмгән, яшәүгә ямь биргән җырчыларыбызга рәхмәтле булыйк.

Комментарийлар