Логотип «Мәйдан» журналы

“Төрки телле мәгълүмати киңлектә татар журналистикасының урыны һәм роле” дигән темага конференция була

20 ноябрь көнне КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында “Төрки телле мәгълүмати киңлектә татар журналистикасының урыны һәм роле” дигән темага бөтенроссия фәнни-гамәли ко...

20 ноябрь көнне КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында “Төрки телле мәгълүмати киңлектә татар журналистикасының урыны һәм роле” дигән темага бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Конференция XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улы Гаяз Исхакый (1878–1954) истәлегенә багышлап үткәрелә.


КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты һәм “Татмедиа” АҖ тарафыннан оештырылачак фәнни чара кысаларында, аерым алганда, “Татар басма матбугаты: заманча проблемалар, үсеш перспективалары” һәм “Татар журналистикасы тарихын өйрәнү мәсьәләләре” дигән темаларга секцияләр эшләячәк. Конференция материаллары буенча җыентык бастыру ниятләнә.


Бу хакта КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты татар журналистикасы кафедрасы хәбәр итә.


Комментарийлар