Логотип «Мәйдан» журналы

Төрки тамырларыбызда – уртак кан, уртак ният

Кайда рухлы, ямьле дөнья,Шат тәбәссемле* хәят?..Бармы? Йә юк... ул хәят?Йә ул хәят безләргә ят?..Һади ТАКТАШ. «Төркестан сахраларында».Көньяк Казахстанда Сыр-Дәрья буенда 1500 елдан артык тарихы булга...

Кайда рухлы, ямьле дөнья,
Шат тәбәссемле* хәят?..
Бармы? Йә юк... ул хәят?
Йә ул хәят безләргә ят?..
Һади ТАКТАШ. «Төркестан сахраларында».
01_img_0225
Көньяк Казахстанда Сыр-Дәрья буенда 1500 елдан артык тарихы булган һәм элек-электән ислам дөньясының мөһим дини, мәгърифәти, мәдәни үзәге булып торган Төркестан каласы бар. ТӨРЕКСОЙ оешмасы даими Советының Азәрбайҗанда узган XXXIV утырышында Төркестан 2017 елда дөньяның төрки башкаласы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан анда агымдагы елның 11–13 сентябрендә Төрки халыкара әдәби журналлар мөхәррирләренең VIII конгрессы узды. Чарада Татарстан Җөмһүриятеннән бер төркем делегация – әдәби басма баш редакторлары Илфак Ибраһимов («Казан утлары»), Ләбиб Лерон («Безнең мирас»), Радик Сабиров («Идел»), Константин Малышев («Сувар»), Фидаил Мәҗитов («Мәйдан») катнашты.
04_img_9884
Бөек Ефәк юлында урнашкан бу шәһәр төрки дөньяның күренекле акыл иясе, уртак әдибебез Хуҗа Әхмәт Ясәви исеме белән бәйле. 1992 елда ачылган Халыкара казах-төрек университеты аның исемен йөртә. Бу уку йортында күпсанлы студентлар белем ала, танылган галимнәр эшли, төрле мәдәни һәм фәнни чаралар уздырылып тора. Шундый олуг чараларның берсе булган конгресс ачылышында Көньяк Казахстан өлкәсе хакиме Җансәет Түймебаев, ТЮРКСОЙның генераль секретаре Фырат Пурташ, Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәруглының төрки әдәбият һәм матбугат үсеше хакындагы чыгышлары тыңланды. Әлеге чыгышларда Татарстандагы матбугат чараларының тиражлары кимүе турында аерым әйтеп уздылар. Ни кызганыч, мөстәкыйль илләрдәге матбугат чараларының да хәле артык мактанырлык түгел икән. Мисал өчен, узган гасырның сиксәненче елларында Казахстанның үзендә 180000 данә нәшер ителгән «Жолдыз» журналы хәзер нибары 3000 данәгә калган. Шунлыктан чыгышларда глобальләшү шартларында электрон чыганакларга мөкиббән киткән укучыларны, рухи кыйммәтләргә карата битараф була барган яшь буынны әдәбиятка җәлеп итү ысулларын эзләү, заманча эш алып бару мәсьәләләре күтәрелде. Конгрессның ачылыш өлеше «Төрки әдәбиятларның Ел кешесе» премиясен тапшыру тантанасы белән йомгакланды. 2016 елның мәртәбәле бүләге Үзбәкстанның халык шагыйре Шөкруллага (1920) тапшырылды.
02_img_9858
Чараның төп өлешендә Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан, Иран, Ирак, Македония, Гагаузия, Карачай-Балкар, Кыргызстан, Үзбәкстан, Татарстан, Башкортстан, Кырым һ.б. мәмләкәтләрдән килгән вәкилләр үзләре җитәкләгән матбугат чараларының эшчәнлеге белән таныштырдылар. Чыгышларның барысы да диярлек баш мөхәррирләрнең үз туган телләрендә ясалды. Туган телдәге басма матбугатны саклау буенча иң борчылган, ут йоткан вәкилләр Татарстан һәм Башкортстаннан иде дисәк, һич арттыру булмас. Ни өчен дигәндә, нәкъ шул көннәрдә Туган илкәйдән ана теле дәресләрен кыскарту, киләчәктә аны укытуны факультатив буларак кына калдыру ихтималы турында килеп ирешкән хәбәрләр күңелләргә шом салды. Мөстәкыйль дәүләт тоткан төрки кардәшләребезгә карата туган ак көнләшү хисләре, тарихыбыз һәм бүгенгебез турында тирән фәлсәфи уйланулар тынгылык бирми иде вәкилләребезгә. Мөхәррирләрнең чыгышларына йомгак ясаганда, төрки журналлар арасында әдәби багланышларны үстерү, тугандаш халыкларны бер-берләренең әсәрләре белән таныштырып бару мәсьәләсенә зур игътибар юнәлтелде.
Чыгышы белән кырым татары булган күренекле төрек тарихчысы Илбер Ортайлы белән очрашу да бик кызыклы үтте. Галим казах язуын латин графикасына күчерү мәсьәләсе буенча лекция укыды. Аксакал галим чыгышын тыңларга шәһәр хакиме үзе дә килгән иде.
Соңрак кунаклар Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара казах-төрек университетында яңа уку елының тантаналы ачылышында катнаштылар. Студент егетләр һәм кызларның үз телләренә чит тел сүзләрен кыстырмыйча сөйләшүләре таң калдырды. Төркестан урамнарында да кешеләр, нигездә, казахча яисә төрекчә аралаша. Элмә такталар, күрсәткечләр – шулай ук казах телендә.
Биредә халык итагатьле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Җәмәгать транспортларында яшьләрнең өлкәннәргә, ир-атларның гүзәл затларга торып урын бирүе – гадәти хәл. Урта белем бирү һәм медицина тармаклары бушлай һәм сыйфатлы диләр. Азык-төлек, кием-салым бәяләренең бездәгегә караганда чагыштырмача очсыз булуы күзгә ташлана. Шәһәрнең борынгы өлешендә бер яки ике катлы шәхси йортлардан оешкан урамнар тезелеп киткән. Каланың икенче бер ягында заманча күпкатлы йортлар һәм чит җирләрдән үз ватаннарына күчеп кайткан казах мәхәлләләре күзгә шәйләнә. Урамнарда хәмер куллануны (21 яшькә кадәр куллану гел дә рөхсәт ителми), тәмәке тартуны тыя торган кануннар халык файдасына хезмәт итә. Халык шәригать кануннарын да төгәл үтәргә тырыша. Хәтта төзелеш барган урыннарда эшләрен туктатып намаз укучы диндарларны очратырга мөмкин. Ләкин хөкүмәт әле күптән түгел дин вә мәгыйшәтне бергә бутамау кирәклеген ассызыклаган, ягъни эш урынын калдырып мәчеткә йөрүчеләргә карата шелтә белдерелгән диләр. Шулай ук күпхатынлылык та дәүләт тарафыннан рөхсәт ителми. Тик казахлар арасында нык тормышлы, ике-өч хатынлы ир-атлар да шактый. Мәсәлән, конгресс кунакларын каршы алып һәм озатып йөргән 28 яшьлек Багдад әфәнде үзенең дүрт бала атасы булуы, киләчәктә тагын өйләнергә җыенуы, хатынының аның бу гамәленә уңай каравы хакында әйтте.
Еш кына «Мәдинәдә – Мөхәммәд, Төркестанда – Хуҗа Әхмәд», дип йөрткәннәр һәм Әхмәд Ясәви каберенә зират кылуны ярты хаҗга баруга тиңләгәннәр. Конгресс кунаклары башта Әхмәд Ясәвинең остазы Арсланбаб төрбәсенә зират кылды. Аның рухына багышлап догалар укылды, шифалы коедан тозлы су эчтеләр. Бирегә кече хаҗ кылырга килүчеләр өзелеп тормый икән. Без үз Ватаннарына Кытайдан килгән казахларны очраттык.
Мәгълүм ки, изгелеге, таланты, кылган эш-гамәлләре белән Әхмәд Ясәви әле исән вакытта ук үз чорының атаклы кешесенә әверелә. Шагыйрь әдәбиятта, барыннан да элек, үзенең шигырьләр тупламы – «Диване хикмәт» белән мәшһүр. Вафат булгач, аның кабере изге бер урынга әйләнә. Кабергә Аксак Тимер зур төрбә төзетә. Әлеге бина үзенең мәһабәтлеге, борынгылыгы белән һәркемне таң калдыра.
majdan-torkistan
Өченче көнне Татарстан вәкилләре Төркестаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Киңтау каласында гомер итүче милләттәшләребез белән очрашты. Өч меңнән артык татар гомер иткән Киңтаудагы татар-башкорт иҗтимагый оешмасын Казахстан Республикасының Карате-до Шотокан Федерациясе президенты Фәрит Галим улы Әюпов җитәкли. Күренекле милләттәшебез татар мәктәбендә укымаса да, үзенең саф татарча сөйләшүе белән шаккаттырды. «Әти-әнием өйдә безнең белән гел татарча гына сөйләшәләр иде. Мин аларга бик тә рәхмәтлемен», – ди ул. Фәрит әфәнде үз кызларын мәркәзебез Казанда укыткан, аларның да чын татар кызлары булып үсүе өчен зур тырышлык куйган. Киңтау татарлары арасында Татарстанның Мамадыш районыннан, Самарадан, Пенза һәм Оренбург өлкәләреннән килеп, монда төпләнеп яшәүчеләр бар. Милләттәшләребезнең туган туфракларын ни дәрәҗәдә сагынып яшәүләре «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкаруларыннан да күренде. Алар шулай ук Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи репертуарындагы җырларны да бик тәэсирле итеп башкардылар. Җырлаучыларның иң яше күптән түгел генә бу як кешесенә кияүгә чыккан, Самара өлкәсенең Камышлы районыннан икән. Татарлар «ТНВ-Планета» каналын карыйлар, яшь буынга тел һәм гореф-гадәтләрне өйрәтергә тырышалар.
07_img_0061
Төрки халыкара әдәби журналлар мөхәррирләренең VIII конгрессы йомгаклавында татар әдәбиятына кагылышлы бик мөһим һәм куанычлы хәбәр игълан ителде – «Төрки әдәбиятларның Ел кешесе – 2017» дигән мәртәбәле исемгә Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровны тәкъдим иттеләр. Аңа әлеге бүләк киләсе елда узачак конгресста тапшырылачак. Корылтайда катнашучылар Төрки халыкара әдәби журналлар мөхәррирләренең чираттагы бер конгрессын барча төркиләрнең алтын бишеге булган Алтайда уздыру тәкъдиме белән чыктылар.
 
*Тәбәссемле хәят — елмаюлы тормыш.

Комментарийлар