***
Бер хакым юк, халкым телсез, диеп,
Җирсез, диеп, шигырь язарга.
Тик хакым бар һәрбер татар җанын
Туган телгә төреп назларга.

Тик хакым бар туар һәр иртәгә
Үз телемдә сәлам бирергә.
Ата-бабам яткан изге җирдә
Горур яшәп, горур үләргә
Бер хакым бар!

***
«Нинди төз буй! Нинди мәһабәт сын!
Горурлыкка һәйкәлдер бу нарат.
Эх, яшисе иде дөньяларда
Наратларча – өстән аска карап!

Җилле бөдрә башны-ябалдашны
Бер кояшка, тик кояшка иеп,
Эх, яшисе иде наратларча
Болытларга тиеп, тиеп, тиеп!» –

Диеп уйларга да өлгермәдем
Күкрәп үскән нарат урманында
Зәгыйфь куак бүлде юлларымны:
«Наратларча яшәп мәхрүм итмә
Бездәйләрне кояш нурларыннан,
Бездәйләрне кояш нурларыннан…»

 

52980

 

***
Йөрәк мичем тартмый.
Моңлы төтен
Чыгар юлын тапмый,
Тын-сулышны каплый.
Күзләремә кереп,
Әрнеп, әчеттереп,
Тик зар булып саркый…

Йөрәк мичем тартмый.
Әллә димен
Яшәп карыйм якмый?
Һай, дөньялар суык…
Бер көн якмасам да,
Күңел өемдәге
Гөлләр үләр туңып.

Тартмый йөрәк мичем.
Әни, киңәш бирче?
Син бит мичче идең,
Син бит көчле идең,
Син бик хисле идең,
Гел күкләрне сөйдең…

Мин дә күккә багыйм?
Җан-морҗамны барлыйм?

Йә Ходаем! Кара!
Кайчандыр ак җанга
Оялаган карга!
Мичче кызы, имеш.
Онытканмын ласа,
Күтәрелү кирәк,
Күтәрелү тиеш
Сөрем, корым аша
Түбә-кыекларга,
Аннан болытларга,
Җанны пакьләү өчен,
Җанны саклау өчен…

Кичер, йөрәк мичем,
Газаплавым өчен.
Мин бүгеннән мичче!
Мин бүгеннән көчле!
Күңелдәге хисне
Йөз ел, мең ел ягып
Бетерә алмам төсле…

***
Кышның аяз кичләрендә
Туган авылым өсләрендә
Җирдән йолдызга ара
Чиксезлеккә кыскара.
Йолдызлар түбән төшәме,
Күңел ашамы күккә,
Белмим.
Кемдер җем-җем иткән
Юрган яба да өскә,
Салып ләззәт бишегенә,
Җанны аерып тәннән,
Оныттырып вакыт чиген,
Аралап юк-бар гамьнән,
Тирбәтә генә, тирбәтә,
Балачак җырын көйләп…
Кышның аяз кичләрендә
Туган авылым өсләрендә
Бәхеттән балкып нур чәчә
Әллә ай, әллә йөрәк…

 

***
Егылсаң да, югарыга егыл!
Көлсә көлсен дөнья, башын чөеп:
Күрәсезме, йолдыз тузанына
Батып ята берәү өстә (!) диеп.

Егылсаң да, югарыга егыл,
Күз яшьләрең тамсын гүя яңгыр.
Корымасын дисәң нәсел гөлең,
Йөрәк дымың җиргә биреп калдыр.

Егылсаң да, югарыга егыл,
Беркем килеп сиңа абынмасын.
Каргый-каргый тибәр түмгәк булу
Язмышыңа берүк язылмасын.

Егылсаң да, югарыга егыл!
Ай яктырак анда, кояш җылы.
Һич сер түгел, күкләр аша кыска
Ак җаннарның мәңгелеккә юлы.

Егылсаң да, югарыга егыл…
***
Авылга кайтып килдем,
Җанны уятып килдем.
Йоклый иде байтактан…
Үләм! Шәһәр күгенә дә
Бүген, күрче, ай калыккан!
Нинди матур йолдызлар!
Йолдызлар матур нинди!
Ярый әле авыл бар,
Ярый ла кайтып килдем…

***
Шәһәр күге киртләнгән,
Өйләр белән чикләнгән.
Офыклар – сынык сызык.
Кызык!
Сынык сызык офыкка
Булып төссез бер нокта,
Күңелләр байый сызып,
Гомерләр байый сызып.
Кызганыч!

***
Күңелсезнең күңелсезе,
Моңсуның да моңсуы –
Китү турындагы уйның
Җанны тырмап шыңшуы…

Әй, ул үзеңне кызганып,
Тавышсыз елап яту.
Бер бөртек яшеңә сыйган
Мең гомерлек ярату,
Бу тормышны ярату…

***
Дөя дә бүләк, төймә дә,
Диеп ялгышкан
Чаклар узды. Дөя көтәм
Бүген язмыштан.

Гел төймә генә дигәнме
Миңа тигәне?
Сорамыйм, юк, таләп итәм
Бүләк дөяне!

Чү, нишләвем?
Гел өлешсез
Калганнар күпме!
…Бәйрәм күлмәгемә тактым
Төймә – бәхетне!

***
Җилләр иркендә күңелем,
Ай-йолдызлар иркендә.
Күкләр кочып күтәрә дә,
Җирләр тартып төшерә.

Галәм таганында шулай
Атынамын тумыштан.
Елларыма исем китми –
Вакыт белән узышам.

***
Язгы иртә, ә мин гүя сабый.
Таң җиленнән үргән бишектә
Имеп ятам сөтле яшеллекне,
Кош сайравын гына ишетеп.

Чут-чут иткән көйгә чуп-чуп итеп,
Кыймылдыйлар сусау иреннәрем.
Күзем йомык, керфекләрдә тоям
Кояш нурларының биегәнен.

Сирень исе сеңгән биләү-һава
Чолгап алган назлап тәнне-җанны.
Иләсләнгән күңел шигырь сөйли,
Бөтенләй үк җуймас өчен аңны.

Язгы иртә, ә мин гүя сабый.
Чут-чут итеп бәхет кошы сайрый…

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга