Логотип «Мәйдан» журналы

Төнге сулар

Төнге сулар ага, төнге сулар…Көзге сулар шундый ямансулар, –Таллар боек, түбән иелгәннәр,Инде сап-сарыдан киенгәннәр.Төнге сулар ага, төнге сулар… Сулар өсте тулы яфрак ага,Яфракларны дулкын ярга...

Төнге сулар ага, төнге сулар…
Көзге сулар шундый ямансулар, –
Таллар боек, түбән иелгәннәр,
Инде сап-сарыдан киенгәннәр.
Төнге сулар ага, төнге сулар…
 
Сулар өсте тулы яфрак ага,
Яфракларны дулкын ярга кага;
Ярда кала читкә кагылганнар,
Бер кояшка гына табынганнар.
Сулар өсте тулып яфрак ага.
 
Айның сузылып төшкән ак җепләрен
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары;
Кеше дә бит җирдә яфрак кына, –
Һәр суның бар яшерен упкыннары.
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.
 
Төнге сулар ага, төнге сулар…
Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар, –
Күкрәк елгасыннан аккан еллар
Кайтмас, кайтмас… Тынгы бирми шулар.
Төнге сулар ага, төнге сулар…
 
Наис ГАМБӘР

Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №10, 2019 ел.

Комментарийлар