Логотип «Мәйдан» журналы

Төнге сулар челтери

Кояшка караган йортның якты тәрәзәләрен челтәр йөзлекләр каймалаган.

Ике якта ике капка. Уңда абзарлар, базы-келәте, өч кенә буй тирәнлектәге коесы. Утыны-саламы шунда кайта, малы-туары да төз түбәле шушы галәмәт олы капканы гына белә.
Кыек түбәле сул капка бөтенләй үзгә итеп, бизәкләп-чуарлап коелган, буяу кермәсә дә, аның чәчәк-кояшлары балкып тора. Бу якта җиләк-җимеш бакчасы, чирәмле ишегалды. Кечкенә капкадан йортның култыксалы баскычына хәтле салынган шома басмага үләннәр баш игән. Басманы Мифтахның хатыны Мөршидә көн саен юып ала – килер кунакка юл чиста. Кунак ишегалды монысы, Мифтахларга вак йомыш белән керүче дә, читтән-ерактан кайтучы да шушы капкадан рәхим итә.
Төп йорт бу. Мифтах шунда калып гомер итә. Әти-әнисе мирасын изге саный, каралты-кураны элекке шәкелендә-тәртибендә тота. Алты почмаклы яңа йортны да борынгы нигезгә төгәл үк салды.
Инеш кырыендагы бу нигездә матурлык-тырышлык атадан балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда, йорт-җирнең килеш-кыяфәтен нигез корган бабайлар истәлегенә буыннан-буынга яңартып саклыйлар. Мифтах та тәрәзәгә юеш борынын төртеп дөнья белән беренче тапкыр танышканнан бирле шуңа күнекте. Инеш, ярларны кимереп, заман булып акты, ә Мифтахлардагы җиһаз-тәртип шул заманга һич бирешми. Барысына да күптән күнегелгән, барысы да күңелгә якын, үз.
...Мифтах өй турында туктады. Сагындырган иде – туган нигезен кочып рәхәтләнәсе килде аның.
...Тик кайсы капкадан керергә икән? Хуҗамы ул монда? Әллә, исәнлек-саулык сорашкач һәм бер уңайдан хәл алгач, китеп барачак юлаучымы? Хәл белү өчен генә капка ачарга кирәкме?
Юк, моннан кире борылырга ярамый. Ата-баба нигезе бу, һәм Мифтах шунда – төп йортта калып гомер итә. Итә иде...
Озын күләгә җиргә сураеп сузыла да, кинәт сынып, өй каршындагы рәшәткәләргә кыйгачлап киртләч-киртләч булып сылана. Күләгә килбәтсез – култык таяклары авыш баганага терәү кебек. Таякларны аударып җибәргәч тә сыңар аяклы күләгә җыйнакланмады, хәзер озын бишмәтле карачкыга охшап калды. Ачык муенга сентябрьнең тулган аемы шунда, төн үземе инде салкын сызып үтте. Әллә күләгә чиркандырды тагын...
Алар өчәү чыгып киттеләр: Мифтах һәм ике малае. Рушаны егерме алты яшендә, кечесе Рифат егерме дүртне тутырган иде. Ике туйны бергә көзге байлыкта ясамакчылар иде. Көзне көтеп булмады шул, туйлар калды...
Үзе төгәл илледә иде.
Хәзер күпме? Кунак капкасын каерып ачып, малайларын җитәкләп-кочып чыгып киткәнгә ике ел да... Июль һәм август тулы, июньдә биш көн, бүген сентябрьнең унсигезе.. Ике ел да ике ай һәм тагын егерме өч көне бар. Ялгыш, көннәре тулы түгел: әле төнге сәгать унбер тирәседер, ә алар төгәл төш турында сәфәр атлаганнар иде. Әйе, ике ел да ике ай һәм егерме ике көн, тагын ярты тәүлеген өстә. Уза гомер. Исән кешегә...
Өч әзмәвер киткәннәр иде. Әлегә үзе генә кайтты. Малайларсыз. Әлегә?.. Уй дигәнең чама-чикне белми, әй...
Күләгә дулкындай чайкалып – бер кыскарып, бер озынаеп – башта кунак капкасына төртелде, аннары таралып-ишелеп, киптерергә элгән арыш капчыгын хәтерләтеп – тагын да кыяфәтсезләнеп, хәрәкәтсез калды. Мифтах баганадагы келә сабына кулын салды.
Күрче, бу сап җәенкесе элек учның уртасына кереп оялый иде, хәзер әллә зураеп киткән инде. Тиле, кул кечерәйгән, ябыккан...
Керергәме? Элеккечә – бу йортта борынгыдан килгән гадәт буенча – ишек яны тәрәзәгә ике тапкыр чиертергәме? Акрын гына, өйдәгеләрне сискәндермичә. Өйдәгеләрне? Мөршидә анда ялгызы гынадыр бит. Әллә малайларның берәрсе кайтты микән? Күрше-тирә куна кергән булса инде...
Уйлыйк бераз. Сәбәбе бар, сәбәпләре...
Ул келәгә басмады, биек коймага терәп, аякларын җиргә күмеп ясалган эскәмиягә утырды.
Эскәмия кайшала – аяклары төптән селкенә икән. Шулай инде ул, аякларың тотмаса, гәүдәңне чыпчык җиле дә аудара. Утыргыч аякларын гына алыштырырсың – бу бәла түгел. Дүрт казык-аяк сугу вак нәрсә – алыштырасы булыр.
Кадаклар да ояларыннан башларын калкытканнар. Киемне ертмасын дип, Мифтах, түбәләренә икенче кадак куеп, аларны батырып суккан иде югыйсә. Кагасы булыр. Әйберләр дә туза...
Мифтах аркасы белән койманы этеп карады. Һәм койма торыгы белән йомшак кына чайкалып алды.
Уза гомер. Әйберләр дә искерә. Исән кеше күрә, таный...
Әле, инештән чыкканда гына, Мифтах судагы дәү ташны таныган иде. Ике яр арасына капылт уртага куйганнар аны. Куйганнар? Бәлки, аның төп урыны шушыдыр. Юк, кемдер изгелек кылып яртылаш күмгәндер – төгәл уртада бит. Бу ярдан ташка бер атлыйсың, таштан теге ярга икенче – һәм син инешне кичтең.
Мифтах теге ярда туктап, бүкән кебек ташка култык таягы белән төртеп карады – һаман да селкенми икән үзе. Әмма кечерәйгәндәй тоелды ул аңа, әллә ай яктысында гына күләмен абайламады инде. Шулай да...
Күрмәгәнгә ике ел, кечерәйгәндер, су ашагандыр. Аннары, кышларын аңа юлны якын салгач, чана үрәчәләре гел бәрелер иде үзенә. Малай чакта зуррак кебек иде – казан тикле, ә хәзер чуен хәтле генә. Әллә малай чакта әйберләрне олырак итеп күрү галәмәтеме бу? Түгелдер. Үзгәрә, искерә, туза әйберләр. Моны исән кеше күрә...
Нәрсәләр үзгәрми соң? Барлык нәрсә бүтәнәя бара. Ә юк, кайбер хәлләр-нәрсәләр мәңгелек, даими кабатлана. Менә безнең авылда яз беренче булып кемгә һәм кая килә иде? Безнең авылда кар өстенең иң әүвәл челтәрләнүе шушы мин утырган төштә була иде, кунак капкасы төбендә. Ел саен шулай иде, үзгәрми иде монысы. Бәлки, капкадагы кояшларның да җылысы монда төшкәндер. Тукта соң, хәзер ничек икән? Авылга ике яз миннән башка килде. Яз синең кунак капкаңны уйлап-чамалап тордымы икән? Кунак-кунак уйнар әмәле булгандыр дисеңме? Теге елларны кунаклар килгәнгә күрә генә яз беренче булып монда елмайгандыр.
Әйберләр генә түгел, гадәт-тәртипләр дә үзгәрә. Исән кеше монысын да бер заман барыбер сизә, күрә, таный.
Таный? Әйбернеме? Ә кешене... Танымаса?
...Вокзал бинасыннан тимер юлга таба шыгырдавык баскыч төшә. Култык таякларын уңга алып, аларны баскыч төбенә үк терәп, Мифтах басып тора. Мифтахны кайтарган поезд күптән, инде күптән китеп барды, башкалары тукталмады. Тимер юлның теге ягындагы нефтебазадан мичкәләр төялгән ике җигүле ат чыкты. Йөкчеләре хатыннар икән. Тезген-аркалыкны ычкындырмадылар, атларның алдына кипшергән клевер салдылар. Төенчекләрен чишеп, бер-берсен кысташып тамак ялгарга утырдылар.
– Мөршидә! – дип кычкырып җибәрә язды Мифтах, аларның берсе хатыны икәнен танып. Хатынына таба талпынып та куйган иде, әмма тыелды, үзе таныса иде, дип уйлады. Читкә борылып китмәде, Мөршидәләргә дә карамады, рәшәткә эчендә яфракларын очыргалап утырган яшь каенга текәлде. Мөршидә белән күрше Нәсимә икән, аны да таныды.
Үзгәргән хатыннар. Ябыкканнар. Кырысланганнар – килешми аларга болай. Юл йөриләр. Авылда хәлләр бардыр... Юл йөриләр. Кем йөрсен тагын? Малайлар да хатыннар...
Авыр икән хатыннарга. Монда да фронттагыдан ким түгел, хатыннарга кыенрак та. Сугыш инде ул ирләр өлешенә төшкән җәфа, ә хатын-кыз ирләр эшен дә эшли, сугыштагы ирләрен, улларын көтеп тә тилмерә.
...Табын бетергәндә, хатыннар шешә авызыннан гына сөт эчтеләр.
...Их, Мифтах та сезнең белән тәмләп сөт эчеп җибәрер иде. Бәлки, янәшә утырганда таныр идегез. Болай танымыйсыз, бәлки, күреп бетермисездер – ара шактый ерак шул. Хәер, бу елларда аксак-туксакны күп күргәнсездер инде – һәр гарипкә карап та тормаска күнегелгәндер. Аннары, Мифтахны барыбер танымас идегез – шундый да җимерек йөзле кеше булырмы...
Их, сөт эчсәң икән, үз сыерыбыз сөтен... Туйганчы! Тик Мифтахка тамчы сөт-су өчен дә күпме азапланырга кирәген белмисез шул әле. Бу авыздан йотым ризык уздыру авырлыгын белмисез, белмисез шул, Мөршидә...
Хатыннар киттеләр. Атлары арык түгел, тиз кайтырлар, мичкә йөге белән гел юыртып та була; йөкне нык бәйләгәннәрдер инде.
Мифтах калды.
Кем белә, бәлки Мөршидәсе иренең исән калуына сөенеп, аны арба түренә утыртып алып кайтыр иде. Ә бәлки...
Кайтыр Мифтах, станциягә җиткәч, авылга кермичә ярамый. Белеп-күреп китәргә кирәк. Мөршидә кабул итмәсә инде. Кайтыр, станция белән авыл арасы ерак түгел – җиде чакрым, күп йөрелгән юл. Үз аякларыбыз белән чыгып киттек, үз аягыбыз белән кайтып керәбез. Җәяүләрбез, бер аяк исән бит әле, тагын ике таяк...
Менә кайтты, капка төбенә җитте. Беркем күрмәде, белмәде.
...Тын. Салкын ай яктысы.
Берәү дә йөрми. Авыл иртә йоклый. Безнең чакта да иртә ятып, иртә тору гадәте иде инде.
Такта абзарда сарык ютәлләде.
...Малларны бетермәгән Мөршидә. Барысына да өлгерүе авырдыр. Сыер да бармы икән? Сатып җибәрсә, үзенә җиңелрәк инде, азыгын әзерләве дә газап. Бәрәңгене казыды микән әле, бакчаны тулы утыртмагандыр, бер кешегә күпме кирәк соң. Каралты-куралар элеккечә кебек, торыклар кимемәгән, сүтелмәгән.
Керергә кирәк. Мөршидә кумас. Көндез танымады. Ара ерак иде шул. Хәзер таныр...
Мифтах келә сабына акрын гына басты, капканы җилкәсе белән этте. Тавыш чыгармыйча эчкә үтте, култык таякларын басмага тидермәскә тырышты. Тукта, нигә басмада түгәрәк эзләр калудан куркырга? Мөршидә аны кеше йөрсен өчен ялтыратып юган бит!
Сизмәде бугай Мөршидә – тәрәзәләрдә шәүлә күренмәде. Бәлки теге өйдә йоклыйдыр – ишетелмәве бик ихтимал.
Мифтах баскыч төбенә килде. Тәрәзәгә шакырга үрелде. Тукталып калды. Менә хәзер шакыр, – өй ишеге ачылыр да, Мөршидә шома идәннән шуып кына атлар, келәне күтәрер һәм такта ишек инде үзе үк каерылып ачылып китәр. Мөршидә аның кочагына ташланыр...
Юк...
Мөршидә хәвефне абайламыйча калмас, ишекне ачканчы:
– Кем? – дип сорар.
Ничек җавап бирерсең?
Юк...
Сорамас. Безнең йортта ишек шакыган кешенең кемлеген төпченү гадәт түгел.
Менә хәзер шакыр. Ә аннары? Ни буласын кем белгән...
Мифтах тәрәзә шакымады, бәрәңге бакчасына таба атлады. Рәшәткә эчендә – җиләк-җимеш бакчасында – аркылы-торкылы өелгән такталарны күрде. Үзе, малайлары киткәндәгечә икән.
Сугыш алды елында, көздән җир туңгач, алма бакчасына такта-бүрәнә кертеп өйгәннәр иде. Чәй эчәргә чатыр корырга иде исәпләре. Ни сәбәбе чыккандыр, калды да калды шул килеш. Язын такталар арасына чыпчык оя ясаган иде, мәче сыймаслык аралыгын да тапкан. Кош оясын туздырырга батырчылык итмәделәр, тора бирде өем.
– Мифтахларда аркылы-торкылы шушы гынадыр, – дип сөйләгәннәр иде авылда, гаеп итмичә, Мифтахлардагы тәртипкә сокланып.
Һаман шул килеш икән өем. Мөршидә саклыйдыр. Бәлки анда чыпчык оясы хәзер дә бардыр, бәлки бер генә дә түгелдер...
Рушан белән Рифат исләренә төшерәләрме икән бу өемне? Үзләре ашык-пошык өеп ташлаганнар иде бит. Алар кайда икән инде? Ничек кайтырлар икән? Кайтырлармы? Кошлар ояламаса да, малайлар кайтып күрмичә, сүтми-ишми торырга булыр. Үзләре кайткач та өлгерербез чатыр корырга...
Мифтах бәрәңге бакчасына чыкты.
Мөршидә бакчаны кысыр калдырмаган, инде бәрәңгене казып та алган. Сабакларын, абзар башына колгалар тезеп, киптерергә җәйгән.
Каралты-кураны элекке тәртибендә тота икән...
Мифтах бакча башындагы карлыганлыкка җитте. Монда инеш борылмасы, төнге тонык сулар челтери.
Әй, заман...
Күптән булган хәл инде...
Мифтахка әнисе карлыган җыярга кушкан иде.
– Ояты юк аның, өйдә кыз бала булмагач нишлисең, ялгызым гына өлгермим, – дигән иде.
Вак эш икән карлыган җыюы, утын яру түгел бу сиңа. Хатын-кызның үзенә генә булсын берүк.
Мифтах, Мөршидәнең тавышын ишеткәч, сискәнеп киткән иде.
– Мифтахетдин, син аны сыдырып җый, каты кысма. Бөртекләп кайчан бетерәсең, – ди...
Мифтах чүгәләгән төшеннән үрелеп карады. Инеш киртәсе буенда сулы чиләк-көянтәсен күтәргән Мөршидә балкып тора иде. Әллә мыскыллый инде? – дип сәерсенде Мифтах. Алай дисәң, – кызның күзләре үз итеп карый бит аңа.
– Безнең җыяр кеше юк инде, Мөршидә. Әни...
– Үземә әйт соң, булышырмын!
– Гаеп итсәләр?
– Булышуның ни гаебе?!
Яратышу әнә шуннан башлангандыр, шәт, туры сүзле, юкны-барны ишетмәс Мөршидә белән ул шуннан соң кичләрен очраша башлады. Бер кичне озатып куйгач, Мөршидә аңа үрелеп карады да:
– Матур син, Мифтах, – диде. – Йөзең генә димим, җаның да матур...
Мөршидә тагын нидер әйтмәкче иде дә, Мифтах аның авызына учын куйды. Кулына кызның тибрәнгән иреннәреннән рәхәтлек күчте.
– Әйтмә, бүтән бер сүз дә әйтмә! Шушы сүзләрең – иң матур сүзләр!..
Нидер кыштырдаган сыман булды. Мифтах сискәнеп инеш ягына карады – юк, чиләк-көянтә күтәргән, елмаеп торган Мөршидә анда күренми иде. Каралтыларга таба борылды. Ул...
Бакча уртасыннан Мөршидә төшеп килә.
Күреп, белеп килә.
– Мифтах!
Җавап юк.
– Мифтахетдин! Син бит бу?! Син бит инде!
Хәвеф каядыр бата-чума бара, кими.
– Мин...
Мөршидә килеп Мифтахның муенына асылынды.
– Мифтах!..
Мифтах чайкалды. Мөршидә аны тагы да кысып тотты, аварга ирек бирмәде. Мифтах уң кулын Мөршидәнең иреннәренә куйды. Иреннәр сулкылдый иде.
– Әйтмә! Бүтән сүз әйтмә...
Алар озак тордылар. Ай инеш ягыннан, тау ягыннан өй түренә күчкән иде инде.
– Малайлар?
– Икесенә дә кәгазь килде.
– Мин дә ярты кеше...
– Ни сөйләвең?! Нигә ярты-йорты булырга?! Хәвефләндердең, бер ел хәбәр салмадың.
– Көттеңме?
– Көтмиләрме соң? Хәзер Рушан белән Рифатны икәүләп көтәрбез...
– Кайтырлар, әнисе...
Мифтах, арык гәүдәсен сыгылдырып, Мөршидәнең куенына башын-йөзен яшермәкче була. Мөршидә, аның башын күтәреп, күзләренә туры карый.
Ир кеше хатыны җилкәсенә башын салып сулкылдый. Күзләр ничә еллар яшь күрмәгән иде...
Хатын кеше аны аркасыннан сөя.
Түзем дә халык инде бу хатыннар – берни сыгылдыра-сындыра алмый аларны...
 

Мәгъсум ХУҖИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

 

 

Комментарийлар