Хәйдәр абыйның иртәдән бирле күңеле урынында түгел иде. Борчылырга сәбәп тә юк шикелле. Тик барыбер чәбәләнде дә чәбәләнде күңел. Гүя кемдер, бик якын кешесе авыр хәлдә, аны эзли, тик эзләп кенә таба алмый кебек тоела.
Күңеленнән бөтен туганнарын, якын­нарын, күршеләрен барлады. Эштә­геләрне санады. Ерак туганнарын, ерак танышларын исәпләде. Юк, аларның берсен дә күңелгә шом салыр­дай кайгы-хәсрәт изаламый иде – Һәркайсы таза-тук тормышлы, бала-чагалары тәү­фыйклы, үзләре җиргә нык басып торган кешеләр. Хатыны да, кызы да алма чәчәге кебек. Берсе – пешеп өлгергән, мәшәкатьләрдән арынып, үзенең иң матур чагына кергән, кырыкны яңа гына тутырган, ә икенчесе ләлә чәчәге кебек сузылып кына килә. Олы уллары да инде аягына басты, өйгә килен төшерергә җыена. Уйна да көл, бие дә җырла. Кая басканыңны белмичә йөрердәй куанычлар бит болар.
Зур шәҺәрнең бер башыннан икенче башына кадәр җиңел машинасын көне буена чаптырып, әле бер якка, әле икенче якка такси белән җилдереп кенә пассажирлар йөртә-йөртә, Хәйдәр әнә шуларны уйлады.
Менә соңгы пассажир да рәхмәт әйтеп, үз юлы белән китте. Инде аңа да гаражга кайтып, сменасын тапшырырга вакыт җитә. Гаражга җитәргә күп тә калмады. Бу бакча яныннан гына узасы да…
Ул машинасын әкренәйтеп, тәрәзәне ачып Һава сулады. Салкынча төнге Һава. Тирә-як тып-тын, бер генә дә җил әсәре юк. Кинәт әллә каян кемнеңдер әллә ыңгырашканы, әллә елау авазы өзек-өзек булып бу якка килде. Нәрсә бу? Төнге бакчада кемдер бар иде Хатын-кыз шикелле.
Ул машинасыннан чыгып, койма янына килде.
– Әй, кем анда?
Тынлык. Бары тик анда-санда гына яфракларның лепелдәп җиргә коелулары ишетелә.
Ул эчкә үтте. Баганалардагы лампоч­калардан сүрән яктылык сибелә. Әнә теге юан агач төбендә ниндидер шәүлә селкенә.
Хәйдәр шунда омтылды.
– Кем анда?
Агач төбендә кемдер чүгәләгән иде. Кемгәдер начар, кемнеңдер хәле авыр! Хәйдәр аны күтәреп торгызырга иелде.
– Кит моннан! Мин сине чакырмадым. Кит! Соңыннан җавап бирергә туры килер.
– Нинди җавап? Кем алдында?
– Кем алдында булсын? Милиция алдында. Мин бәбигә авырыйм.
Әлеге хатын шулай усал сөйләшсә дә, «Ярдәм ит, булыш», дигән кебегрәк аңлады аның сүзләрен Хәйдәр.
– Әйдә, сеңлем. Киттек. Аның урыны биредә түгел, – диде ул. Ә үзе күңеленнән генә: «Һай, бу йөкле хатыннарның үз көйлелеге!» дип уйлап куйды.
– Кайда икәнен үзем дә яхшы беләм мин. Минем яшисем килми, үләсем килә. Яхшы чакта кит, үзеңне гаепләүләре бар.
Хәйдәр аның йөзенә җентекләбрәк карады. Бөтенләй бала гына икән шул. Яшәүдән туюы да түгел. Яшәүдән туйган кеше бала табарга җыенамыни?
Хатын иренен кысты. Чираттагы тулгак аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Инде сүз көрәштерерлек түгел иде. Хәйдәр аны күтәреп диярлек машинасына таба алып китте. «Дөньяга икенче җан яралуы ансат түгелдер шул, – дип уйлады ул. – Табигать ирләрне ул җаваплылыктан азат иткән. Шуңа күрә баланың кадерен белеп бетермәүчеләр ирләр арасында күбрәк…» Беренче бала туганда үзенең ике тәүлек буена больница тирәли әйләнеп йөрүен исенә төшерде.
– Йә, сеңлем, хәзердән үк якты дөнья белән хушлашырга соң? Атаң-анаң бардыр, туганнарың. Алар турында уйладыңмы? Никадәр хәсрәт китерергә җыенасың аларга…
Ул машинасын бала тудыру йортына таба куды.
– Кем соң сине болай? – диде ул борылмыйча гына.
– Мин үзем, барысына да үзем гаепле! Ышандым, кияүгә чыктым, ә ул…
Хәйдәр җиңел сулады. «Йөкле хатын­ның чираттагы капризы», дип уйлады.
– Салгалыймы әллә?
– Юк…
– Суккалыймы?
– Юк…
– Дөньядан туярлык дәрәҗәгә ничек җиткерде?
– Мин көне буена өйдә. Декретта бит мин, соңгы көннәрем. Белә бит, юк та юк… Алтыда ук бетә эше. Эшенә шалтыратам – юк, әниләренә шалтыратам – юк. Бүтәнне тапкан ул, бүтәнне… Шул борчудан авырый башладым. Үзем генә юлга чыктым, барып җитеп булмады.
Бәби тудыру йортына килеп җит­теләр.
– Фамилиягез ничек? – дип сорады сестра ишекне ачар-ачмас ук. – Фами­лиягез дим? Гыйниятова, сезне инде ике сәгатьтән бирле бөтен шәҺәрләрнең бәби тудыру йортларыннан эзлиләр?
– Кем?
– Каян белим? Ирегездер, ирләр тавышы. Әйе, әйе, хатыным, диде. Бала табар вакыты җиткән иде, кайтсам, өйдә юк, бөтен больницаларны юллап чыктым, Һич таба алмыйм, беркем дә кайда икәнлеген белми, диде.
– Күрәсең, без аймылышканбыздыр, – дип елмайды хатын. Аның йөзендә бер үк вакытта борчылу чагылып узды. – Әйтегез, зинҺар, борчылмасын, диегез. – Ул елмаеп Хәйдәргә карады. – Рәхмәт сезгә, абый. Сез хаклы. Яман уйларны күңел капкасыннан кертмәскә кирәк.

Сәмига СӘҮБАНОВА.


Комментарий язарга