Логотип «Мәйдан» журналы

Томау озакка сузылмасын, дисәң...

Бу авыруга каршы яхшы көрәш чаралары бар.

Томау төшкәне сизелә башлау белән тиз арада аякларны җылыту хәстәрен күрү мөһим. Йокларга ятар алдыннан башта аякларны горчица кушылган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп, юрган ябынып ятарга кирәк. Шулай эшләгәндә салкын тиюне җиңел генә үткәреп җибәрергә була.
Өйдә торганда йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң, томау тиз үтәр.
Әледән-әле борынны чәй содасы кушылган җылымса су белән юарга киңәш ителә.
Ромашка төнәтмәсе яисә ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да авыруга каршы яхшы көрәш булачак.


 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tomau-ozakka-suzilmasin-dis-544916/

 

 

Комментарийлар