Логотип «Мәйдан» журналы

Төбәк журналистлары татар матбугатында кадрлар кытлыгын түбән хезмәт хакы белән бәйли

Россия төбәкләрендәге татар журналистлары журналистика өлкәсенә яшьләр килмәүне түбән хезмәт хакы белән бәйли.“Татар-информ” хәбәрчесе алар белән татар матбугатының бүгенге хәле турында сөйләште. Бүг...

Россия төбәкләрендәге татар журналистлары журналистика өлкәсенә яшьләр килмәүне түбән хезмәт хакы белән бәйли.



“Татар-информ” хәбәрчесе алар белән татар матбугатының бүгенге хәле турында сөйләште.


  • Бүгенге көндә Россиянең 22 төбәгендә 44 татар матбугат чарасы бар: Башкортстан Республикасында “Кызыл таң” һәм “Өмет” газеталары, Киров өлкәсендә “Дуслык” газетасы, Оренбургта “Яңа вакыт” газетасы, Самара өлкәсендә “Самара татарлары” медиа-порталы, Удмуртия Республикасында “Яңарыш” газетасы һ.б.


“Безнең иң яшь журналистыбызга 46 яшь. Яшьләр килми, аларга югары хезмәт хакы кирәк. Журналист булып эшләргә теләүче яшьләр булмауның төп сәбәбе шул. Безнең газета атнага бер тапкыр чыга. Анда бик теләсәң дә, гонорар әлли ни күп чыга алмый. Журналистикада бүгенге көндә, нәкъ менә шуңа күрә, бары тик энтузиастлар эшли”, - диде Төмән өлкәсендәге “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова.
“Татар матбугатына яшь журналистлар килми. Хезмәт хакы бик түбән, шуңа күрә эшләргә теләүче яшьләр бик күренми. Кадрлар белән проблема бар. Яшьләргә акча да күп кирәк. Көндәлек тормышта түләргә мәҗбүр булган барлык әйберне кайгырта башласаң, акча җитми. Ә редакцияләр алай күп түли алмый”, - диде “Самара татарлары” медиа-порталы баш мөхәррире Римма Нуретдинова.
Башкортстанның Уфа шәһәрендәге “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов журналист хезмәте тиешенчә бәяләнми дип саный. “Әлбәттә журналистлар хезмәт хакына зарланалар, әмма берсенең дә китәсе килми. “Эх, күбәеп киттек әле”, дип тә әйтеп куям кайчак. Алар “Хезмәт хакы аз булса булсын, барыбыз да эшлик инде”, - диләр”.
“Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы түбән. Бу безне иң зур проблема. Башка тармаклар белән, шул ук укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән чагыштырсаң, журналист чыннан да бик аз хезмәт хакы ала. Укытучыларның да, мәдәният хезмәткәрләренең дә хезмәт хакын арттырдылар. Ә безнең хезмәт тиешенчә бәяләнми”, - диде Рәдис Ногманов.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176959/

Комментарийлар