Логотип «Мәйдан» журналы

Тизрәк үсәсе иде

1.Шундый авыр бүрәнәнеңЮан башыннан килеп,Әй, күтәрәм, әткәй карый,Мыек астыннан көлеп.Бүрәнәнең җаны юк шул,Кымшанмый, кузгалмый да.Кечкенә куллар хуҗасынАз гына кызганмый да.Әткәйгә җиңел булсын дип...

1.
Шундый авыр бүрәнәнең
Юан башыннан килеп,
Әй, күтәрәм, әткәй карый,
Мыек астыннан көлеп.
s_papoy
Бүрәнәнең җаны юк шул,
Кымшанмый, кузгалмый да.
Кечкенә куллар хуҗасын
Аз гына кызганмый да.
Әткәйгә җиңел булсын дип,
Тырышып ятам ләса.
Торыр идем бер як читтә,
Әткәйне яратмасам.
2.
Бүрәнәне уенчыктай
Әткәй кулымнан алды.
Ых та итми күтәрде дә
Арбага илтеп салды.
Икенчесен, өченчесен
Мин күтәрешеп бардым.
Белгертмәдем арганымны,
Үзем шулкадәр ардым.
«Икәү бергә булдырдык», – дип,
Әткәй аркамнан сөйде.
Маңгаем сөртеп, уйладым:
Тизрәк үсәсе иде.
 

Шатлык кулы


Ике кулда – ике алма,
Кызарып, янып торган.
Сайрап уянган таңнарның
Моңнары тамып торган.
Ике кулда – ике алма,
Зурын әнкәйгә бирдем.
Күкләргә башы тигәнен
Йөрәгем белән күрдем.
Елмаеп әнкәй: «Бәхетле
Бул син, колыным», – диде.
Шуңа бүген күзләрем
Кояштай балкый инде.
Шатлык кулы йөрәгемне
Көн буе шакый инде.
 

Шундый рәхәт биектә!


Йөрибез әткәй белән
Икәү печән күбәләп.
Мандолинада уйный
Бер чикерткә чүгәләп.
Нурларга басып бии
Ак канатлы күбәләк.
Нәкъ-нәкъ кояш шикелле,
Бәхетебез түгәрәк.
Тургай булып, күкрәктә
Сайрап талпына йөрәк.
Кырмыскалар, тезелеп,
Безгә печән җыеша.
Болын исен аңкытып,
Биткә җилләр елыша.
Әткәй әйтә: – Әйдә, – ди, –
Чүмәлә салыйк, улым.
Син башында торырсың,
Җитез уйнасын кулың,
Анда җаваплы урын...
Беренче чүмәләбез
Күтәрелде күкләргә.
Әткәй әйтә: – Кешене,
Улым, хезмәт күтәрә.
(Иң туры, дөрес юл шул
Йөрәкләргә үтәргә.)
Шундый рәхәт биектә!
Биеклек җилләтәме?
Иренгә кергән тирдә,
ВаллаҺи, җиләк тәме...
 

Без бик бәхетле идек


Күр әле син, җиләкләр
Кояшта пешеп тора.
Хуш исләрен таратып,
Тырыска төшеп тора.
Кем үҗәт Һәм кем тырыш –
Тырысы алдан тула.
Иң бәхетле кеше дә
Киләчәктә ул була.
Күзләргә керә-керә
Черки талый. Түзәбез.
Ашыгып, кабаланып,
Кызарып, уттай янып,
Һаман җиләк өзәбез.
Эчтә бүреләр улый:
«Җиләк тәмен таты, – дип. –
Тел очында эрерлек
Шулкадәр дә татлы», – дип.
Ашау кая? Оныттык.
Сусау да алалмады.
Сабырлыкта чыныккан
Без – авыл балалары.
Кычкырды кинәт Айдар:
«Тырысым тулды», – диеп.
Баксак, җиләк астына
Ул үлән салган өеп.
Хәрәмләштең, җиңмәдең,
Оял, ялганчы, дидек.
...Тырыслар бергә тулды,
Күңелдә шатлык туды,
Без бик бәхетле идек.
 

Чакмады ул... чакмады


Янында туган йорты,
Без-без килеп, бал корты,
Чәчәк дип белеп әллә,
Баш очымда тирбәлә.
Чакмады ул... чакмады...
Табып матур урынны,
Яратуын аңлатып,
Үбеп алды борынны.
Сипкелләрем санапмы,
Йөрде дә битем буйлап,
Туган йортына очты,
Дусларын микән уйлап?
Чакмады ул... чакмады,
Чагар сәбәп тапмады.
Яшермим, сөйлим чынлап.
Мин түгел, миңа охшаш
Бер малай тора елап,
Колагым тонды тыңлап.
Әй, димен, мәмәй авыз,
Түзә бел инде бераз.
Аңа карый да көлә
Мине яраткан Гөлназ.
Мыш-мыш килгән борынын
Иркәләп, сыйпап алды.
Әйтте ягымлы карап:
«Син хәзер, малай, баллы».
...Кайтып бара кем икән?
Җәйге, якты көн микән?
Урамнарны балкытып.
Ап-ак юкәдән күчкән
Бал исләрен аңкытып...
 

Мәктәптән кайтып килеш


Күз чагыла... Кар өстендә
Җемелди, әллә көмеш?
Дуслар белән уйный-көлә
Мәктәптән кайтып килеш.
Букчаларны салып тормый,
Ауныйбыз мамык карда.
Кыш бабай бүләге булып,
Кар эри куеннарда.
Авыз ачып, безнең якка
Карап шакката бар да.
Кул чапкан тавыш чыгара
Күкләрдә каргалар да.
Нинди рәхәт! Бергә-бергә
Очабыз канатланып.
Битләребез – кышкы алма,
Кызарып пешкән янып.
Бүрекләрне кем узардан
Чөябез югарырак.
Шатлык төяп, безнең кулга
Төшәләр кабат урап.
Аклыкка төреп дөньяны,
Кар ява бурап-бурап.
...Кайткач, ачсам көндәлекне,
Исләрем китте күреп:
Бүгенге «бишле»м елмая,
«Икеле»м аккан эреп.


Балыкта


1.
Урманнар шавын сулап,
Тын гына елга ага.
Балык тотарга уйлап,
Беренче борылмага
Килдек яшьтәшләр белән.
Яр буе бәрхет келәм.
Камышлар арасында
Кыштырдап йөри челән.
Тирбәлеп торган таллар
Шундый охшаш бишеккә.
Көмеш чәчеп, чабаклар
Сикерә биеклеккә.
Кыр казлары каңгылдап,
Канат кагынган чакта,
Таң кебек якты җилләр
Чәчкә кагылган чакта,
Ап-ак болытлар булып,
Вакыт агылган чакта,
Елганың көзгесендә
Йөзләр чагылган чакта,
Тукталып тын алдык та,
Кармакларны салдык та
Төбәлдек калкавычка.
Җитдиләндек, әйтерсең,
Үстек без бер карышка.
2.
Үтә күренгән суның
Төбендә чуерташлар.
Чуерташлар өстендә
Футбол уйный ташбашлар.
Сөйләшмибез... Балыклар
Куркып качарлар диеп.
Тын гына утырабыз,
Татлы хыялда биеп.
Ә балыклар кармакның
Тарталар җебен генә.
Күзләргә кереп тула
Черки дә чебен генә.
Калкавыч чумган саен,
Күңелдә өмет чиртә.
Безнең елмаю кебек
Нинди ягымлы иртә!
3.
Кем беренче каптырыр?
Кул арты җиңел кемнең?
Ник соң файдасы тими
Имләнеп салган җимнең?
Исемен дә белмибез
Әлегә җиңүченең.
Җелеккә төште тәмам
Гел буш чыккан кармаклар.
Кайчан соң балык исен
Сеңдерерләр бармаклар?
Тотлыгып әйтте Әхмәт:
«Балык тотмыйк Алласыз.
Бер эшне дә зурәткәм
Башламый бисмилласыз».
Дөрескә чыкты сүзе.
Ышандык таңнар калып.
Әхмәт учында ята
Ялтырап алтын балык.
Әй, уралдык янында,
Ни сорыйк, телгә килсә?
Үтәрме теләкләрне,
Иреккә җибәрелсә?
Ишетәбез: «Шәфкатьле
Булыгыз сез, – ди, имеш. –
Тир түгеп тапсаң гына,
Татлырак була җимеш.
Киңәштек тә, балыкны
Озаттык тирәнлеккә.
Калды ягылып нурлар
Әйләнә-тирәлеккә.
Кәккүк тавышы килде,
Урманнар хисен алып.
Безгә рәхмәт укыпмы,
Күккә җитмәк булыпмы,
Сикерде алтын балык.

Комментарийлар