Логотип «Мәйдан» журналы

Тиздән - каникуллар

2 ноябрьдән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана.  Каникул 8 ноябрьгә  кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркыныч...


2 ноябрьдән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана.



  Каникул 8 ноябрьгә  кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәм вакыты тәкъдим ителгән иде. Канун буенча каникуллар үткәрү вакыты турындагы карар кабул итү хокукы аерым мәктәп хакимияте карамагында. Шулай да, күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә бер үк вакытта каникул булдыру балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай, дип җиткерә министрлыкның матбугат хезмәте.

Комментарийлар