ЙӨРӘК СҮЗЕ

Кичә әйткән сүзләремне минем
Кызык кына кабул иттең син:

01_img_1022-m

Ник кирәк ул,
Хатыныңны мактау
Беркатлылык була бит, дисең.
Акыллы ир атын мактар, имеш…
Бер сорауга, димәк, хакым бар:
Нәрсә соң бу,
Тәмуг кисәвеннән
Яралганмы әллә хатыннар?..

Дус яшәдек гомер-гомергә бит,
Бүленмәдек «баш» һәм «муен»га.
Ник әйтмәскә икән бер җылы сүз
Шундый якын кешең турында!
Уйлап кара
Бергә үткән юлны,
Күңелеңне ниләр яулавын.
Мәхәббәтем шул, дип,
Син ул вакыт
Тукучылык эшен сайладың.
Ә мин очтым күктә, самолетта,
Уйлый-уйлый әнә шуларны:
Ах, мин әйтәм,
Хөршидәм дә әгәр
Тотса икән шушы юлларны?
Ташлап әгәр туку станогын,
Очучылык эшен сайласа,
Гөрләр идек пар күгәрчен булып
Менә шушы зәңгәр һавада!..

Ваз кичтем мин ләкин ул уйлардан:
Ник үкеним, һөнәр төрле дип.
Болай хәтта шәбрәк, –
Яшибез ич
Без, җир белән күкне бер итеп!
Юлдашлар без,
Сердәшләр без, карчык,
Бүленгән юк «баш» һәм «муен»га.
Ник әйтмәскә икән бер җылы сүз
Шундый якын кешең турында!
Акыллы ир атын мактар, диләр,
Тиле – хатынын мактар, янәсе.
Хуш,
Мин шундый тиле икән әгәр,
Бир кулыңны,
Әйдә, соңына кадәр
Тиле булып калыйм, әнкәсе!..
1953

 

ҮПКӘЛӘП ХАТ ҖИБӘРГӘНСЕҢ…

Үпкәләп хат җибәргәнсең
Миңа почта аркылы.
Сүнгән, имеш, йөрәгемдә
Сине сөю ялкыны.
Үзгәртмәдем карашымны,
Гомергә үзгәртмәмен.
Минме сине ташлый алам,
Белмисең, юләркәем!

Имеш, минем күңел инде
Бөтенләйгә бүтәндә.
Уйларымда син генә бит
Кичләрен дә, иртән дә.
Уйламадым, һич уйламыйм
Башканы сөяргә мин.
Гөлдән гөлгә кунасың дип,
Ник яздың, юләркәем!

Белмим, кемнәр көнләшәдер,
Кем бутый арабызны.
Шулай ук без синең белән
Кавыша алмабызмы?
Теләсәм, юл табар идем
Бүтән бер йөрәккә мин,
Ләкин җаным сине сөйгәч,
Нишләтим, юләркәем!

Күршебездә вокзал ачык, –
Бүлмәләре гөл генә.
Кемнәр генә кереп йөрми,
Кунмый анда кем генә!
Йөрәгемне ача алмыйм
Теләсә кемнәргә мин.
Чөнки ул бит вокзал түгел,
Эх, җаным, юләркәем!
1954

 

КАРА МЫЕКНЫҢ СЕРЕ

Боек йөри иде картым,
Үзгәреп китте кинәт.
Әллә гашыйк булды инде,
Белмим нәрсәдә хикмәт.
Бөтенләй үзгәрде.
Кара мыек җибәрде.
Керпе кебек йөри иде,
Хәзер көн дә кырына.
Узып китә алмый тора
Җиткәч көзге турына.
Яшь егет диярсең,
Сөяме әллә берәрсен?

Иртә китә, соң кайта ул,
Ни булды бу, мин әйтәм.
Үзе мине иркәли гел:
«Зөбәйдәм дә Зөбәйдәм!»
Гел мине иркәли:
«Син шикләнә күрмә», ди.

Хәзер инде серен белдем.
Ачуым юк һич кенә:
Күчергәннәр икән аны
Җаны сөйгән эшенә.
Карчыгым, шатлан, ди,
Кабат чәчәк атам, ди.

«Төп һөнәрем – ветеринар,
Беләсең бит, җаным, ди.
Мунча директоры итеп
Йөрттеләр ел ярым», ди.
Бөтен сер ачылды,
Ачуларым басылды…
1953

 

ШАЯРУ

Баш очында гомер болыты
Ак карларын сибә.
Кара бөдрә килеш тормыйлар,
Эх, бу чәчләр нигә?
Үз-үземне ләкин юатам:
Тынычлан, дим, күңел,
Һаман елтыр кара булырга,
Без бит борча түгел!..
1961

 

МИНЕМ ГАДӘТЕМ

Өйдә әгәр тавыш-фәлән чыкса,
Кем нишлидер, белмим анысын.
Ә мин үзем, эш зургарак китсә,
Кулга тизрәк балта алмышым.
Уйлап тормыйм алай хатынга
Юк-бар сүзләр әйтү хакында.

Кулга тизрәк балта алмашым да
Чыкмыш тизрәк ишек алдына.
Күкрәк киереп шунда утын ярмыш,
Рәхәт булмыш минем җаныма.
Кемгә ничек, белмим, җәмәгать,
Үземә бик ошый бу гадәт!

Хатын кала өйдә пычак кайрап,
Кырын карап минем артымнан…
Керүемә токмач пешкән булмыш,
Өй эчләре тәмам балкымыш!
Икенче төс кермеш хатынга,
Уйлау кая ызгыш хакында!

Ул пычакны куймыш, мин – балтаны,
Утырабыз табын янына.
Буран булса, бездә шулай тынмыш,
Күңелләрдә калмыш яз гына.
Кемгә ничек, белмим, җәмәгать,
Үземә бик ошый бу гадәт!
1960

 

УРАМНАР БУЙЛАП БАРАМ МИН

Урамнар буйлап барам мин,
Алмадай кызлар күрәм.
Кызык аз ләкин кызларны
Аткач тик күзләр белән.

Эх, гармонь, белсәң иде дә
Бер җырлап бирсәң иде.
Җырлап, биеп шул кызларның
Үзәген өзсәң иде!

Урамнар якты нурга бай,
Алмалар – алсулыкка.
Күңелләр дәртле җырга бай,
Йөрәкләр – ярсулыкка.

Кызларның авыз ерык шул, –
Көләләр чырык-чырык:
«Егеткә җитмеш һөнәр аз,
Ә синдә – берсе дә юк!»

«Куй, егет, пешкән алмалар
Сиңа ул әрәм генә.
Нинди юләр алма бирсен
Пешмәгән бәрәңгегә!..»
1960

 

ТӘКӘ

(Уены-чыны бергә)

Була бит тәкәләр, бик яман тискәре:
Карышу, тартышу – бар белгән эшләре.

Шулай да, елмаеп карыйм мин аларга.
Тырышу юк, димен, кемгәдер ярарга.

Ә бар бит, теге, кем, алабай төслеләр, –
Аяк-кул яларга өйрәнгән, мескеннәр.

Битме бу, димиләр, ботмы бу, димиләр,
Ялыйлар, оятмы, юкмы бу, димиләр…

Юк, алай ярауга корганчы эш юлын,
Тискәре тәкәгә әйләнәм лутчы мин!..
1959

 

ӘҖӘТ МӘСЬӘЛӘСЕ

(Берәүгә ишарә)

Бер каныкса,
әҗәл китми, диләр,
Мин ышанам моңа, әлбәттә…
Ул да ләкин
качып йөрер кебек,
Акча биреп торсаң әҗәткә…
1956

 

ҮГЕЗ

(Мәсәл)

Әй мактадылар үгезне:
– Тиң табылмас! – диделәр.
Тарта күпме салсаң да, дип,
Йөк артлы йөк өйделәр…

«Үгез йолкыш» диләр хәзер,
Хәлдән тайдыргач тәмам…
Шулай булмый, ничек булсын,
Өйгәч барлык йөкне җыеп
Бер үк җилкәгә һаман.
1953

 

ГЫЙЛЕМЛЕ БҮРЕК

Егерме ел моннан элек
Гыйлем җыйган иде Бүрек.
Егерме ел буе йөрде
Үзен гаҗәп зурдан күреп.

Быел менә, җае килгәч,
Аны селкеп карадылар.
Тик гыйлемнең әсәрен дә
Эзләп таба алмадылар…

 

КӘГАЗЬ КОЛЛАРЫ

Волокитага каршы сүз кузгалгач,
Бер министр әйтә:
– Иптәшләр,
Чиктән ашты эшне буучы чүп,
Моның өчен гафу итмәсләр.
Котылырга кирәк бу бәладән,
Һәр бүлеккә,
Һәрбер урынга
Җибәрергә кирәк отношение –
Волокитаны бетерү турында.

Җиң сызганып ала бар аппарат.
Һәр бүлеккә,
Һәрбер урынга
Кәгазь,
Кәгазь,
Кәгазь ява башлый –
Волокитаны бетерү турында.

Ул гынамы,
Өстәп кисәтәләр:
«Иптәш мөдир, иптәш директор,
Кайчан алдың, нинди чара күрдең –
Һәрбер хатка җавап биреп тор!..»
Авыртмаган башка тимер таяк…
Әйтә алмыйм моңа бүтәнне.
Менә ничек кайбер урыннарда
«Бетерәләр» волокитаны…
1954

 

ГАЛӘМ КИҢЛЕКЛӘРЕН ЯУЛАГАНДА

(Приемныйда уйланулар)

Ракеталар оча бер-бер артлы,
Һәм алдан ук белеп торасың:
Һәркайсының
Кайчан кайда җитеп,
Нинди юллар сызып узасын.

Әйтерсең лә уен эш кенә бу,
Әйтерсең лә үтеп барасың:
Ай белән Җир араларын түгел,
Әлмәт белән Шөгер арасын.

Ә мин менә, ничәнче көн инде,
Приемныйда чират көтәмен.
Белә алмыйм һаман начальникның
Кайчан, ничек кабул итәсен…
1960

 

ШУЛ КИРӘК!

Туктады юлда йөк;
Көпчәкләр – чокырда.
«Шул кирәк,
Шул кирәк,
Шул кирәк сукырга!»

Әйттеләр: саграк бул,
Чыгасың эздән, дип.
Мин кудым
Атымны:
Сорамыйм сездән, дип.

Бытбылдык тавышы
Яңгырый як-якта:
«Шул кирәк,
Шул кирәк,
Шул кирәк ахмакка!»
1959

 

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Бер ишек алдында сүгәләр ишәкне:
Җан кебек эшләрне менә бит нишләтте.
Пычратты бар юлны, оста тик ишәргә,
Һич акыл билгесе күренми эшләрдә.
Нишләргә, җәмәгать, нишләргә?..

Ә ишәк, бер мәхлук, еламый, көлми ул,
Никадәр сүксәң дә, шул мәхлук инде ул.
Тик, белмим, ышанып эш кушкач аңарга,
Кирәктер, мөгаен, үзеңә карарга.
Ахмаклык гаебен ник аңа ягарга?..
1964

 

ТЫЧКАН ҺӘМ ФИЛ

Авыр иде бик Тычканның хәле,
Калган иде тик чыкмаган җаны.

Фил янына ул сыенды килеп,
Ябышты җимгә ач талпан кебек.

Әйдә, диде Фил, ашасын, жәлме,
Бигрәк начар бит мескеннең хәле.

Симерде шунда, үрчеде Тычкан,
Һәм, беләсезме, нишли ул, дошман?

Бөтен нәселен ала да җыеп,
Яши башлый ул, кара яу булып.

Ни чара күрсен, ниләр кылсын Фил,
Йотарга кала аңарга тик җил.

Симерә Тычкан, елмая-көлә
Һәм таяна ул бөерләренә:

Авыз ачасы булма һич кенә,
Керермен, ату, борын эчеңә!

Сизеп алган шул ябышыр җирне,
Бар дип тә белми тау тикле Филне.

Бармак кадәре сасы бер җанвар.
Ә бит җанлы тау баш игән аңар…

Шулай шул, көчле, куәтле алар,
Салпы колаклар янында хамнар…
1964


Комментарий язарга