Логотип «Мәйдан» журналы

Тискәре ир, «начар» хатыннар

(Комедия, ике бүлектән)КАТНАШАЛАР:ӘбүзәрНазлыбикәХуҗаГүзәлҗанI БҮЛЕКПөхтә итеп җыештырылган авыл өе. Назлыбикә тормыш иптәше Әбүзәрнең эштән кайтканын көтә. Өстәлгә ваза белән чәчәкләр китереп куя, аш...

(Комедия, ике бүлектән)
9. Тиск__ре ир, начар хатыннар, Д__рт__йле халык театры, 1988 ел
КАТНАШАЛАР:
Әбүзәр
Назлыбикә
Хуҗа
Гүзәлҗан
I БҮЛЕК
Пөхтә итеп җыештырылган авыл өе. Назлыбикә тормыш иптәше Әбүзәрнең эштән кайтканын көтә. Өстәлгә ваза белән чәчәкләр китереп куя, аш-су әзерли. Тәрәзәдән карый, ашыгып өстендәге күлмәген алыштыра да шкаф артына кача. Ишектән Әбүзәр керә, телевизор кабыза, өстәлдән тавык ботын алып, диванга утыра. Назлыбикә чыгып аның күзләрен каплый.
Әбүзәр (куркып). Абау!
Назлыбикә (шат). Кайттыңмы, җаным! (Үбә).
Әбүзәр (үпкән урынын җиңе белән сөртә). Җитәр инде, ябышып каласың бит.
Назлыбикә. Кил яныма, чишенергә ярдәм итәм. (Әбүзәрнең итекләрен салдырып алып куя.)
Әбүзәр. Мине чишендереп, үзең кайда качарга җыенасың? Кара, ничек киенеп алгансың. (Назлыбикәнең күлмәгенә күрсәтә.)
Назлыбикә (елмаеп). Бәйрәм бит.
Әбүзәр. Нинди бәйрәм?
Назлыбикә. Көне буе эшләп арыган иремне өйдә каршы алу – минем өчен зур бәйрәм.
Әбүзәр. Әй, башымны катырма әле.
Назлыбикә (ишетмәмешкә салыша). Бүген эштән иртәрәк кайттым да синең яраткан ашыңны – тавык шулпасы пешердем... Кая, пычранган киемнәреңне монда бир, юып куярмын.
Әбүзәр (карыша). Җитәр инде, көн дә бер балык башы...
Назлыбикә. Алай димә, җаным. Мин бит синең кайтуыңны өзелеп, сагынып көтәм.
Әбүзәр. Сагындым, өзелдем... Белмим, кемне сагынасыңдыр бит.
Назлыбикә. Кемне булсын, сине инде, юләрем... Әйдә, юын. Тастымал шунда.
Әбүзәр. Тагын магазин тастымалымы?
Назлыбикә. Юк, үзем чиккәне, бәгърем.
Әбүзәр (кызып китә). Җаным... Бәгърем... Кадерлем. Синнән башка авылда бер генә хатын да иренә шундый сүзләр әйтми, белдеңме? (Телевизорны сүндерә.) Сүндер шушы нәрсәне, болай да трактор тавышыннан колаклар гөжләп тора.
Назлыбикә. Булды бит инде...
Әбүзәр. Үзең дә безелдәмә. (Юына.)
Назлыбикә. Ярар, үзем дә безелдәмәм. Тик таза итеп юын.
Әбүзәр (ачуланып). Колакларыңны, җилкәң ю... Әйтерсең, мин баш белән җир сөргәнмен.
Назлыбикә. Ачуланма инде, җаным. Мин бит яратып кына.
Әбүзәр. Юынгач сөртенергә кирәк икәнен үзем дә беләм. Ашыңны әзерлә.
Назлыбикә (өстәлдәге ашъяулыкны ала). Күптән әзер. (Хәмер салып бирә, кыстый. Әбүзәр эчкәч, ит каптыра.)
Әбүзәр (ашны болгатып). Тагын вермишель салдыңмы?
Назлыбикә. Юк, син яраткан токмачны салдым.
Әбүзәр. Ә суган?
Назлыбикә. Юк, салмадым – син бит аны яратмыйсың. (Әбүзәргә аш ашата. Тегесе кашын җыера.) Нәрсә, җаным, әллә тәмсез булганмы?.. Кайда, борыч салыйм. (Сала.)
Әбүзәр (буылып-буылып төчкерә). Уф... аш... ашарга ирек бир.
Назлыбикә. Ярар, ярар...
Әбүзәр. Бар, лыгырдап утырганчы, сыерны сау.
Назлыбикә. Саудым инде. Безнең яраткан мүкләгебез бер чиләк сөт бирде.
Әбүзәр (тотлыгып). Алай булгач, әйбит... Шул сөттән каймак аерт.
Назлыбикә (елмаеп). Яңа каймак алдыңда, рәхим ит.
Әбүзәр (нәрсә әйтергә белми). Алай булгач, әйбит... малларга төнгелеккә печән сал.
Назлыбикә. Салдым. Кош-кортларга да салдым. (Шкафтан эчке киемнәр ала.)
Әбүзәр. Әллә бүген дә мунча яктыңмы?
Назлыбикә. Яктым. Минлеген дә пешереп куйдым.
Әбүзәр. Әй, алла... Көн дә, әйбит, мунча керү буламыни?
Назлыбикә. Була. Теләсәң үзем юындырырмын, кычыткан миллеге белән яхшылап чабармын.
Әбүзәр (тәнен тырнап). Уф, тагын кычыткан миндегемени?
Назлыбикә (көлеп). Әйе. Ә иртәгә арасына мәтрүшкәләр кыстырып имән ботакларыннан әзерләрмен.
Әбүзәр. Һе... (Тәлинкәсен ялап куя.) Шул мунчадан, әйбит, ут төртмичә котылып булмас, мөгаен.
Назлыбикә. Тәүбә, диген. (Елмаеп Әбүзәрнең каршына чыгып баса.) Җаным, кара әле күлмәгемне, килешәме?
Әбүзәр (текәлеп карый). Карачкы кебек булгансың!
Назлыбикә (кәефе төшкәнен сиздерми). Ни, җаным... Тагын аш салыйммы?
Әбүзәр. Җитте... Мине убыр дип уйлыйсыңмы әллә?
Назлыбикә. Алай булгач, тавыкның ботын кимер.
Әбүзәр. Каты, үзең аша.
Назлыбикә (ишетмәмешкә салыша). Ни... хәзер чәй бирәм.
Әбүзәр. Нинди чәй?
Назлыбикә. Син яраткан һинд чәе.
(Җырлый.)
Чәй эчәбез, чәй эчәбез,
Чәй эчәбез бал белән.
Кара-каршы утырышып
Әбүзәр җаным белән.
Назлыбикә чәй ясаганнан соң тыпырдатып биеп китә.
Әбүзәр (сикереп тора). Әллә син дивана инде?!
Назлыбикә (кычкырып көлә). Әйдә, җаным, парлашып биибез.
Әбүзәр. Тукта инде... Күршеләр күрсә, икәүләшеп эчкәннәр, диярләр.
Назлыбикә. Биемәсәң, үпкәлим.
Әбүзәр. Туктыйсыңмы, юкмы?.. Әй, Аллам. Башка ирләрнең хатыннары хатын кебек, ә минеке?..
Назлыбикә (бүлдереп). Начар хатын!
Әбүзәр (эләктереп ала). Менә, менә. Начар, н-а-ч-а-р хатын!
Назлыбикә. Нәрсә эшлим соң? Алла бабай шулай яраткач.
Әбүзәр (уйланып). Алла бабай?.. Алла бабай, дисеңме?
Назлыбикә. Әйе... Бар, аңа зарлан, яхшы хатын сора.
Әбүзәр. Ә нигә? Сорармын да.
Назлыбикә. Сора.
Әбүзәр. Өйрәтмә.
Назлыбикә. Ярар.
Әбүзәр. Синең берәр тапкыр, юри булса да, юк, юк-к, дип әйткәнең бармы, ә?.. Өйләнешкәннән бирле бер сүз: ярар да ярар, ярар да ярар. Җитте, җитте... (Мендәр алып ишек төбенә барып ята.) Җитте.
Назлыбикә. Хәзер йомшак итеп урын җәям.
Әбүзәр. Юк. (Кулларын як-якка җәя.) Үзеңне дә яткырмыйм... Һе, Алла бабай дигән була, аңардан сора дип өйрәткән була. (Торып утыра.) Ә нигә, сорармын да... (Тезләнеп күккә карый, пышылдап нидер сөйли дә кире ята.)
Назлыбикә (күккә карап). Алла бабай, утырт шуны акылга, үтенеп сорыйм, зинһар өчен...
Әбүзәр сөйләнә-сөйләнә йоклап китә. Назлыбикә аның өстенә яба да җай гына чыгып китә. Мәзәк музыка яңгырый. Әбүзәр саташа башлый. Тирә-якта сәер үзгәрешләр күренә: утлар сүнеп ала, стенадагы әйберләр селкенә, ишек үзеннән-үзе ачыла. Өйгә, салмак атлап, Гүзәлҗан керә. Ул, як-яктагы әйберләрне сәерсенеп карап чыкканнан соң, кул хәрәкәте белән Әбүзәрне торгызып бастыра.
Әбүзәр (куркып артка чигенә). Син кем?
Гүзәлҗан. Син, Адәм баласы Әбүзәр, хатының Назлыбикәдән канәгать түгелсең икән. <...>
Әсәрне тулысынча журналның июль (№7, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар