Французлар өчен ясалма кояш сүнәчәк — илдә тире рагы белән авыручылар санын киметү нияте белән солярийларның эшчәнлеген тыярга карар кылганнар, дип хәбәр итә РЕН-ТВ.

Франциядә 50 мең солярий салонын ябалар һәм өйдә шундый кабиналар урнаштыруны да тыялар. Илнең хакимияте табигый актәнлелек белән тире рагы авыруын кисәтергә җыена. Шунысы бар, ультрафиолетка каршы көрәшеп, бик күп салон хезмәткәрләре эшсез кала.


Комментарий язарга