Беренче бүлек. «Торгынлык»

12

Горкомның икенче секретаре Мирхәким Шәйбәков, көн кичләтеп кенә барганда, беренче секретарь Кирьяновка керде. Шәйбәковның зур авызы гадәттәгечә ерык иде.

– Нәрсә, туламы? – дип каршы алды аны түрә. Нигә ялтырыйсың, әллә тагы төшереп алдыңмы?

– Юк, Юрий Петрович. Сез теге вакыт нык кына шелтәләгәннән соң, рюмка тотканым да юк.

Кирьянов саран гына елмаясы итте.

– Стаканлап чөмерәм, дип әйтергә телисеңме? Ярар, докладывай!

– Илле тонна нәрсә калды, Юрий Петрович. Иртәгә тутырабыз. Иртәдән соң Уфага китәбез, КПССның өлкә комитетына күтәренке социалистик йөкләмәбезне уңышлы үтәвебез турында докладывать итү өчен.

Ниһаять, беренченең йөзе яктырып китте.

– Китәбез, Аллаһы боерса, китәбез.

Аның дингә, Аллаһка карашын белгәнгә күрә Шәйбәков шаяртып алуны да кирәк тапты.

– Хәзер инде Алла боерса да, боермаса да барабыз, Юрий Петрович. Кемнәрне алып бару турында тәкъдимем белән кердем.

– Йә, әйтеп кара соң…

– Беренчесе сез инде, Юрий Петрович.

– Анысы само собой разумеется.

– Әйткәндәй, «Беренчесе сез» темасына бер анекдот сөйлимме?

Кирьяновның кәефе тәмам күтәрелеп җиткән иде. Ул хәтта шкафыннан башланган шешә коньяк белән рюмка чыгарды. Үзенә ярты рюмка гына, Шәйбәковка ярты стакан эчемлек койды. Бу аның үзенчә шаяртуы иде. Рюмканы кулыма да алганым юк, диде ич. Чәкештерделәр, эчеп куйдылар.

– Сөйләсәң, сөйлә соң анекдотыңны…

– Бер авыл мужигын партиягә алалар икән. Җиңел генә сораулар биргәннәр. Бу үзенчә җавап биргән. Беренче секретарь наданнан көләргә уйлаган, булса кирәк. «Иптәш Фәләнов, монысы соңгы сорау. Җир шарындагы иң яхшы утыз коммунистны атап бирәлерсезме?» Теге бер-ике генә секундка уйга калган булган да: «Беренчесе сез, Иван Иванович, – дигән. – Икенчесе – Карл Маркс, өченчесе – Фридрих Энгельс, дүртенчесе – Владимир Ильич Ленин». «Ә калганнары?» «Егерме алты Баку комиссарлары, иптәш беренче секретарь».

Шәйбәковның мәрәкә сөйләп, башкалар кушылса-кушылмаса да, үзе хихылдап көлә торган гадәте бар. Бу юлы аңа Кирьянов та кушылды.

– Йә исемлегеңне дәвам ит.

– Үзебез барып, Гыйбадуллинны калдырып булмый бит инде? Юрий Петрович. Ике хуҗалык рәисен алырга кирәк. Берсенә Шишкановны. Гектар куате бик зур булмады булулыкка, әмма иң зур чәчүлек мәйданнары аңарда. Икенчесе сезнең карамакка инде Юрий Петрович. Иң югары уңышны Тимергалин җыеп алды.

Кирьяновның йөзе җыерыла бирде. Дәшмәде.

– Әллә Флүр Хисмәтовны алыргамы? Уңышы уртача гына да ул, яшь бит, әйдә кеше арасына керә башласын…

– Килешмәс, – диде Кирьянов, уйлана биреп утыргач. – Иң югары уңыш җыеп алган Тимергалинны алмасак килешмәс, обкомда дөрес аңламаслар. Ул кирегә беткәнне очындырасы да килми… Бишенчегә кемне тәкъдим итәсең соң?

– Алсагыз, мин инде, диде Шәйбәков мескен генә тавыш белән.

Кирьянов мыскыл катыш көлемсерәп икенчене күздән кичерде.

– Борынгы Римдамы әллә Грециядәме бер гаскәр башлыгы беләсеңме ни эшләгән?

– Белмим, Юрий Петрович, мин бит тарихчы түгел, зоотехник.

– Мин дә тарихчы түгел. Начар хәбәр алып килгән чапкынның башын кистергән. Ә син яхшы хәбәр белән кердең, шулай булгач, сине дә ияртергә туры килер инде…

– Аның бит әле Октябрь юбилейы алдыннан бүләкләрен дә бүлешергә туры киләчәк: кемгә – Ленин, кемгә – Октябрь революциясе ордены, кемгә – Хезмәт Кызыл байрагы…

– Не дели шкуру неубитого медведя, – диде Кирьянов җитди тонга күчеп. – Вот разнарядка придет…

Шәйбәковның планнары Наполеонныкыча иде. Аңа берни дә эләкмәс, билгеле. Менә Кирьяновка Ленин ордены чәпәп куярлар да, монда озак тотмаслар, Уфасына кайтарырлар. Бушаган урын – Шәйбәковка! Күпме икенче секретарь булып йөрергә мөмкин? Яше дә бит инде илле бишкә җитте. Бу юлы эләгеп кала алмаса, икенче шанс булмаячак. Үзе урынына кеше әзерли башларга да вакыт…

– Юрий Петрович, тагы бер соравым бар. Ярдәмчесез эшләвемә, Зарипов мәрхүм булганнан соң, бер ел тула бит инде. Горкомыбызның авыл хуҗалыгы мөдире мәсьәләсен дә хәл итеп куярга иде.

– Кандидатураң бармы соң?

– Бар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе агрономы Кадыйр Тимергалин дигән егет. Аны беләсез бит инде? Төпле генә булып үсеп килә.

Кирьяновның йөзе җыерылды.

– Опять Тимергалин? Бер Тимергалин булдымы соң ул, бишме?!.

– Бишәү түгел, Юрий Петрович, дүртәү генә. Әти кеше, өч ул, өлкәне менә шул Кадыйре, уртанчысы – Ильяс, пединститут тәмамлап кайтып, авыл мәктәбендә эшли башлады, кечесе Инсаф унынчыда укып йөри. Миңа аларның өйләрендә дә булырга туры килде…

Кирьяновның бар булмышын көнчеллек хисе биләп алды. Бирмәде бит Хода Мариясы белән икесенә юньле бала! Бердән бер уллары ни ул тумас, ни кыз тумас, туса да тормас хәлендә. Ул моны тышка чыгармады, бары коры гына:

– Карарбыз… – диде.

…Бәхетленең шатлыгы ялгыз гына йөрми, диләр бит. Таң белән Кадыйр әтисенә шалтыратты.

– Әти, сөенче!

– Нәрсә, улым, онык белән шатландырасыңмы әллә?

– Юк, әти, анысының көне җитенкырамаган әле.

– Соң?

– Чиратта тора идем бит, миңа машина бирделәр. «Запорожец», та «Москвич» та түгел, «Жигули»! Иртәгә Уфага барып алырга.

– Котлыйм, улым! Биргәч, барып ал соң. Атаңның әлегә чаклы «Урал»дан башка техникасы юк, ә сиңа тоташлае белән «Жигули». Аны күпләр хыялында гына йөртә.

– Ни бит әле, әти…

– Нәрсә «ни»?

– Чак кына акча җитенкырамый, диюем…

– Күпме ул «чак кына»?

– Өч мең чамасы инде.

– Алай булса, әлеге «бер дага таптым, тагы өч дага белән ат та тапсам, атка атланып йөрим» була икән. Биш мең ярым торамы әле ул?

– Биреп торырсыңмы икән, әти?

– Ярар. Бар, алып кайт ялкылдап торган «дөл-дөл»еңне. Настя киленне, Аллаһы боерса, роддомнан кешечә каршыларсың.

Дәүләт Гыйрфанович мыек астыннан елмайды. «Биреп тор», имеш. Үз балаңа биреп тә торасың, ул бурычны онытасың да инде.

 

13

Уфага бардылар. Обкомның беренче секретаре, аларны эш бүлмәсенә чакырып кертеп, кулларын кысты.

– Хезмәт уңышларыгыз белән котлыйм, иптәшләр, – диде ул, йөзенә бер генә минутка булса да ягымлы төс чыгарып. Кырыс кеше ул, таләпчән җитәкче. Аны кул астындагылар да, шәһәрләр, районнардагылар да эшлеклелеге өчен хөрмәт итә, кырыслыгыннан куркалар да… – Тик бер районның уңышы республиканың уңышы дигән сүз түгел бит әле. Ә беләсезме, республика Мәскәү алдында күпме иген тапшырырга йөкләмә алды? – дип дәвам итте беренче секретарь сүзен. Республика башлыгының карашы Дәүләт Гыйрфановичка төбәлгәндәй булды. Менә хәзер шушы сорауга җавап таләп итәр дә Актау районының алдынгы колхоз рәисе, теге вакыт, комбайнер Гайфулла Кирьянов каршында колхоз йөкләмәсен белми торган кебек, каушап калыр. Белүлеккә белә, тик көн дә беренче секретарь белән очрашып, республиканың икътисади хәлләрен барлап утырган җитәкче түгел ич ул. – Биш мллион… Биш миллион тонна иген! – диде Шакиров, уң кулын кабинеты түшәменә төбәп. – Республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында бөртекле культураларны җыю кызып кына бара әле. Йөкләмәне тутыру кыен булачак, әмма моны эшләргә кирәк. Шуның өчен «Тутырдык» дип тынычланып утырмагыз. Бәлки әле, артта калганнар өчен бераз өстәмә дә алырга туры килер… Аңладыгызмы, иптәшләр?..

– Поняли, товарищ первый секретарь! – дип уң кулын чигәсенә терәткән хәрәкәт ясады Кирьянов. Әйтерсең өлкән пионервожатыйга салют биргән пионер. «За дело Коммунистической партии Советского Союза будьте готовы! Всегда готовы!»

Министрлар Советы рәисе, делегация әгъзаларының берәм-берәм кулларын кысып чыккач, сүзгә кушылмый тора иде.

– Ә беләсезме, – дип беренче секретарь фикерен дәвам итте ул. – Теләсә кайсы илнең дә халкы имин яшәсен өчен җыелган уңыш, башка илләрдән сатып алынган игенне дә кушып, кеше башына бер тонна тәшкил итәргә тиеш. СССР халкы 260 миллион – 260 миллион тонна иген! Үсешкән илләр моңа өлгәшә, без әле өлгәшәлгәнебез юк. Шуның өчен башланып киткән иде бит инде илленче елларда, Хрущев вакытында, чирәм күтәрү кампаниясе. Анысы комга килеп терәлде. Үзебездәге бар ресурсларны эшкә кушарга, урожайностьны арттырырга… Партия дә, хөкүмәт тә бар көчебезне салып эшләргә куша.

– Анысын аңлыйбыз, – диде райисполком рәисе. – Авыл халкы тырышыр. Тик халыкка хөкүмәт тарафыннан да ярдәм кирәк бит әле, эшләр, яшәр өчен шартлар тудырырга. Авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушер пунктлары җитешми, бигрәк тә заманында перспективасызлар исемлегенә кертелгән бәләкәй авылларда.

– Ә ни тәкъдим итәсез?

– Без район советы сессиясендә бик җентекләп тикшереп «Кече авылларны үстерү программасы»н кабул иттек. Биш елга исәпләнгән программа. Ул авылларның һәрберсендә Мәдәният йорты да, башлангыч мәктәп тә, балалар бакчасы да, фельдшер-акушер пункты да төзеп куеп булмый. Шуларны берләштергән берәр бина төзү максатка ярашлы булыр, дип исәплибез. Кече авыл халкының бар хәҗәтләрен канәгатьләндерерлек социаль комплекс. Андыйны төзү өчен проект кирәк.

– Яхшы фикер! Мин «Башгражданпроект» оешмасына моны эшләргә мотлак кушачакмын.

Обком бинасыннан чыккач, аның алдындагы мәйданда делегациягә Актау районы игенчеләре хөрмәтенә флаг күтәрү тантанасы тәкъдим иттеләр. Гәзитләрнең беренче битләренә бастырып чыгару өчен фотога төшерделәр. Хәтта Министрлар Советы ашханәсендә зур булмаган сый да оештырдылар.

Кайтканда, килгәндәгечә, беренченең «Волга»сына өчәү утырды: хуҗа үзе, икенче секретарь, райисполком рәисе. Дәүләт Гыйрфанович Шишканов «Волга»сында кайтты. «Новатор» совхозы директорының кәефе көр иде. Юлга алганыннан авыз итәргә дә тәкъдим итте әле ул «Уңыш» колхозы рәисенә. Дәүләт Гыйрфанович баш тартмады, әмма стакандагыны уртлап кына бирде. Шишканов үзенә стаканны тутыра язып салды, бер йотуда эчеп җибәрде, ашказанына төшеп тә җитмәгән хәмерне зур кисәк сало белән бастырып куйды.

– Көнләшәм мин сездән, Дәүләт Гыйрфанович, – диде ул, капкан ризыгы урынына төшеп яткач. – Сезнең бар эшләрегез дә яхшы бара. Колхозыгыз җыйнак, уңышыгыз тотрыклы, гаиләгез бөтен, үзегез почетта. Менә юбилей тантаналары җитәр, Хезмәт Кызыл байрагы ордены эргәсенә Ленин ордены да тагып куярлар әле…

– Ә синең нәрсәң урынында түгел соң, Александр Иванович?

– Семь деревень, тридцать тысяч гектаров пашни, разношерстное население… Өлгереп булмый барысына да, Дәүләт Гыйрфанович! Хотя… бүген Гыйбадуллин республика җитәкчелеге алдында бик дөрес мәсьәлә күтәрде. Ул бит иң беренче минем хуҗалыкка кагыла торган мәсьәлә. Бүләккә килгәндә инде… «Знак Почета» булса да, баш тартмас идем.

Дәүләт Гыйрфанович көлеп җибәрде.

– Булыр… Знаешь, Александр Иванович, в чем твое преимущество передо мной?

– Какое еще преимущество?

– Син – яшь. Синең барысы да алда әле. Ә мин инде хезмәт юлымның очына чыгып барам. Үпкәләмәсәң, кечкенә киңәш бирергә рөхсәт ит.

– Әйт соң, Дәүләт Гыйрфанович. Я весь внимание…

– Рюмка төбенә сирәгрәк кара, Александр Иванович. Эчәргә сәбәбе дә, дуслары да табылып кына тора ул. Тегесе дә килер, монысы да, икенче секретарь Шәйбәков та килер… Ул халявага сыйны бигрәк тә ярата. Икенчесе, Ленара Фәриховна белән мөнәсәбәтләрегез.

– Анысын да беләсез, ДәүләтГыйрфанович?

– Бар район белгәнне, ничек инде мин белмим? Гайбәткенәдер, бәлки?..

– И-и-и, куй инде… – Шишканов авыр итеп көрсенде. – Үзем дә бу романның очына ничек чыгарга белмим. Ялгыз бичә бит…

– Мин беләм, Александр Иванович, бездә тупас кына итеп болай диләр: бия кешнәмәсә, айгыр килми. Синең хатының, улың белән кызың бар. Өз! Парын табар… Мөнәсәбәтләрегезне дәвам итсәгез, икегезнең дә януыгыз бар.

Машина эчендә тынлык урнашты. Тышта сибәләп кенә яңгыр ява башлады. Шишкановның ничектер, Дәүләт Гыйрфановичның кәефе кырылды. Чөгендергә төшеп кенә торалар, көннәр яңгырга тартса, нишләрләр?..

 

14

Иртә аязса, кич аязмас, кич аязса, һич аязмас, диләр. Көзге яңгырлар менә шулайрак шул ул. Инде явып беткәндер, инде аяз көннәр килер, әбиләр чуагы башланыр, дип өметләнеп тә өлгерми авыл халкы, әллә кайдан килеп чыккан кара болыт саркый башлаган җирне тагы лычкылдатканчы чылатып китә. Чөгендерчеләргә кыен. Эшкә дәррәү тотынып, үскән уңышны бер атнада җыеп алып шикәр заводына аткарасы урынга, ярты ай изаланалар. Механизаторлар, шоферларга да җиңел түгел. Кукуруза чабып силос салуны, карабодай җыюны кыенлык белән тәмамлап куйдылар да ул, көнбагышы көтеп ята. Малларны фермаларга кертергә вакыт. Дәүләт Гыйрфанович өенә кайтып та керәлми диярлек. Кайтканда да, кабалан-кабалан капкалый да, машинасына утырып чыгып та китә. Шәмсиясе белән иркенләп утырып сөйләшергә дә вакыты юк.

Гомере буе иренең эше, иренең хәстәре белән яшәп өйрәнгән хатынның кәефе дә менә шушы көзге көн кебек. Күңеле бер ачылып китә, бер аны авыр болытлар каплагандай була. Кадыйре машинасын күрсәтергә кайтты. Пешкән чия төсендәге ялкылдап торган «Жигули»! Ана күңеле моңа ничек шатланмасын! Ирләр, бу уңайдан, хәтта йорт хуҗасы үзе дә кайтып җиткән иде, зур эш башкаргандай, машина тирәсенә җыелды. Инсафы руль артына ук утырып өлгергән, Ильясы, инструкция актарып, Кадыйренә нидер аңлатып маташа. Хисмәт карт та кереп җиткән. Багажникның сыйдырышлыгы белән кызыксына. Дәүләт Гыйрфанович Инсафы янында урын алган. УАЗ – каты машина, көннәр буе утырып йөреп билләре калмый. Күрәсең, колхозга да «Жигули» алып җибәрергә чамалыйдыр.

Хисмәт карт Кадыйрнең кабыргасына төртеп алды.

– Нәрсә, күрше, юабыздыр бит инде?

Аңа Дәүләт Гыйрфанович җавап бирде.

– Кызу эш көнендә, машина юабыз дип, хәмер чөмереп утыру килешмәс, Хисмәтулла абзый. Форсаты чыгар әле. Хәзер, Кадыйребезне шушы шатлыгы белән котладык та, таралыштык. Ул бит эш кешесе. Сез дә… – Хуҗа уртанчысы белән кечесенә карады. – Бездельниклар түгел, сабакларыгызны карагыз.

Инсаф рульне тегеләй-болай боргалаган хәрәкәт ясады.

– Их, бер генә йөреп килсәм икән!

– Йөрерсең… икенче кайтканда, – диде Кадыйр, энесен кабинадан куып төшереп.

Ирләр таралышты, Инсаф белән Ильяс үз бүлмәләренә кереп бикләнделәр. Ана күңелен тагы сагыш чолгап алды. Бигрәк өчесе өч төрле шул уллары. Төскә-башка да, холыкка да. Әйтерсең бер ата белән бер анадан тумаганнар. Кадыйре, ярый, атасына күбрәк охшаган инде охшаулыкка. Шундый ук киң яурынлы, нык гәүдәле, калын кашлы, җитди карашлы. Тик буйга гына кайтышырак та, әле холкы бик утырып бетмәгән. Бертуктаусыз эчеп йөри дип гаепләп булмас, әмма туры килгәнендә баш тарта белми. Ильясы төскә-башка Шәмсияләр нәселенә тарткан: ак йөзле, зәңгәр күзле. Чандыр гына булып үсеп җиткән иде, хәзер зифа гәүдәле егеткә әйләнде. Кызлар күзе төшмәслек түгел шул! Бәхетенә берәр акыллы, үзебезнең милләттән булган кыз бирсә икән Хода.

Өлешенә төшкән көмеше – Кадыйрнең Настясын да яманларга теле бармас. Тик туачак бала кем булып үсәр: мөслим булыпмы, әллә урысмы?

Инсафы – акылсыз малай түгел, кара эшкә дә башы белән кереп бара. Буйга абыйларыннан калыша, кемгә охшаптыр кара тут йөзле, калын иренле. Дәүләтенең сугышта үлеп калган әтисе шундыйрак иде, булса кирәк. Соңгы вакытта холкы үзгәреп бара. Абыйсы Ильяс белән бер дә уртак тел таба алмыйлар. Араларыннан нинди кара песи йөгереп узгандыр? Ул «кара песи»нең кем икәнлеген белсә, ана кеше нишләр иде икән? Колхоз пешекчесе Мәдинәгә йөгереп барырмы? Әллә кызның үзен урамда тотып алып оялтыр идеме икән? Белми шул. Андый хәбәрләр ана колагына бик соңлап барып җитә.

Ә хәбәрләр әле гайбәт рәвешенә кереп үк «гөлт»ләп кабынып китмәсә дә, тәү Таллыяр урта мәктәбенең унынчы сыйныфында, аннары бар мәктәпкә үк таралып, урамга саркып чыга башлаган иде инде.

Чөгендер җыю белән бәйле бер вакыйга аларны көчәйтеп үк җибәрде.

Дәүләт Гыйрфанович ярдәм сорап мәктәп директоры Галләмовка килде.

– Саугынамы, Рамазан Шакирович. Эшләр ничек бара?

Директор, урыныннан сикереп торып, колхоз рәисен ишек төбендә каршы алды, төкәтмә өстәле янына китереп утыртты.

– Хуш киләсез, Дәүләт Гыйрфанович. Сезне дә күрер көнебез бар икән.

– Эшләр тыгыз, Рамазан Шакирович. Кыш керсә ешрак очрашырбыз әле.

Ул арада тәнәфескә чыгарга кыңгырау шалтырады, мәктәп эче биш йөз баланың шау-шуы белән тулды. Директор елмайды.

– Үзегез күрәсез инде, Дәүләт Гыйрфанович, безнең эшләр ничек гөрләп барганын. Кем әйтмешли, ат юк урамда, кайгы юк буранда.

– Сезнеке юктыр да ул, безнеке…

– Нәрсә, ярдәм кирәкме әллә, Дәүләт Гыйрфанович?

– Шулай дип кергән идем шул. Колхозчылар инде тырышып-тырмашып һәрберсе үз өлешен эшкәртеп бетеп бара. Быел комбайн да кайтарткан идек. Ул техника әле җиренә җиткерелмәгән, артыннан күп калдыра. Әнә шул калганнарны җыеп, тазартып, гомум өемнәргә кушып, машиналарга төяү чарасын күрергә иде. Бер-ике көнгә өлкән классларыгызны биреп тора алмассыз микән?

Галләмов җанланып ук китте.

– Ник бирми ди, бирәбез аны. Колхоз үзебезнеке ич!..

Икече көнне чөгендер басуына Ильясның унынчы сыйныфы, Динара Харисовнаның тугызынчысы чыкты, аларга сигезенчеләрне дә куштылар. Йөзләп бала тотынгач, эш бик ырамлы китте. Бәхетләренәме, атна буе юньләп ачылмаган күк йөзе дә ачылгандай булды. Ул көнне яңгыр яумады. Икенче көнне бу эшне тәмамлап куярга мөмкинлекләре дә бар иде. Басуның бирге башындагы зур бер өемне тазартып бетерә язган иделәр, аргы баштагы өемгә машина килеп туктады. Ильяс Дәүләтович тугызынчының җитәкчесенә дәште.

– Динара Харисовна, балаларны алыгыз да теге башка китегез, калганын чүпләп бетереп, машинага төягез. Мондагы калдык- постыкны мин берүзем дә җыеп бетәрмен.

– Шулчак өерелешкән төркемнән Фирүзә атылып чыкты.

– Абый, берүзегезгә генә күп була ич. Мин сезгә ярдәмгә калам.

Укытучы «калма» дип әйтәлмәде, башкаларга кул гына селтәде. Укучылар арасында хихылдашкан тавышлар ишетелеп калгандай булды. Аларны Динара Харисовна түгел, Миңсылу тыйды.

– Йә, нәрсә җиргә карап каттыгыз. Әйдә эшне тиз генә тәмамлап куйыйк та… Әнә тагын яңгыр яварга чамалый. Балалар Миңсылу артыннан иярде. Динара Харисовна, артта кала биреп, теләр-теләмәс кенә, шаулы төркем артыннан атлады.

Ильяс Дәүләтович белән Фирүзә бер-берсенә сүз дәшми генә эшләделәр. Күңел белән күңел сөйләшкәндә сүзләргә урын калмый шул. «Абый, мин сезне яратам». «Мин дә… Юк, укучыга укытучысын яратырга ярамый». «Ул “ярамый” дигән сүз кайда язылып куелган?» «Язылып куелмаган булса да ярамый». «Шулай булгач?» «Мин дә синең турыда уйлап, төннәремне йокысыз үткәрәм, Фирүзә. Сихерләдең, ахрысы, мине». «Кем кемне сихерләгәндер бит әле, абый?».

Җыеп алынган чөгендер тазартылып бетте. Үзләрен җисми галәмдә түгел, ниндидер виртуаль дөньяда хис иткән икәүне дөбер-шатыр күк күкрәве айнытып җибәрде. Көзләрен дә шундый яшен, шундый күкрәү була икән!.. Ул арада чиләкләп дигәндәй яңгыр коя башлады. Басуның аргы башында эшләгән балалар вагончикка төелделәр. Ильяс Дәүләтович Фирүзәне җитәкләп алды да, басуның бирге башында үскән пар каен ышыгына йөгерде. Анда килеп җиткәнче дә лычма чыланганнар иде инде. Шул чагында башлары өстендә генә очкындай яшен ялтлады, аның белән берьюлы чатырдаган күкрәү тавышы укытучының да укучы кызның да аңнарын томалагандай булды. Пар каенның сыңары авып төште, тирә-якка төтен исе таралды. «Беттек!» дигән уй егетне аңына китерде. Кыз аның кочагына сыенган иде. Тәне дер-дер калтырый, үзе куркуыннан, ә, бәлки, куркуыннан гына да түгел, аңын югалткан.

Егет нишләргә белмәде, кызны шашып-шашып үбәргә тотынды. Ирененә кызның иреннәре җавап биргәнен тойгач кына, күзләрен ачты, карашы кызның курккан, әмма чиксез бәхетле карашы белән очрашты. Яшен дә сукмаган, мәрткә дә китмәгән, калтыраудан да туктаган, исән!

«Мин сине яратам, чиксез яратам, Фирүзә!». «Мин дә сине яратам, өзелеп яратам, Ильяс… Ильяс абый!» Кычкырып әйтелдеме бу сүзләр, пышылдапмы, әллә бөтенләй әйтелмәделәрдәме – алар күкләргә ашырлык бәхетле иделәр. Егет кызның чәчләреннән сыйпады. Кап-кара чәчнең бер тотамы агарганын күрде, әле аптырар хәлдә дә түгел иде, шул тотамны саклык белән генә үбеп алды.

Фирүзәне Ильяс Дәүләтович кочагында күрделәр микән, юк микән, калган балалар аларны шатланышып каршы алдылар. Үз ыгы-зыгылары белән басуның аргы башындагы каен ышыгындагы күренешкә игътибар да итмәгәннәрдер. Күрсә дә, шул Динара апалары гына күргәндер дә, йөзе тагы кара көйгәндер.

Миңсылу иптәше янына килде, аны кочаклап алды.

– Ни күрсә, безнең Фирүзә күрә, – диде ул җәлләпме, шаяртыпмы. – Ындырда, машинадан сикереп, аягын сындыра, чөгендер басуында аны яшен ата…

 

15

Ильяс мәктәптә, укытучылар арасында да, укучылар арасында да үзенә карата мөнәсәбәтнең капыл гына үзгәреп китүен сиземләде. Иртән дәрескә керә, класста гадәти булмаган серле тынлык урнаша, балалар бер-берсенә карашалар, укытучыга сораулы карашларын ташлыйлар. Тәнәфестә, укытучылар бүлмәсенә керсә, шул ук хәл. Аңлый. Өч яшьлек сабый түгел ич инде ул. Тик әлеге хәленнән чыгу юлын гына таба алмый. Фирүзә белән аның арасында берни дә булмады бит. Әллә булдымы? Чөгендер басуындагы вакыйгадан соң алар бергә калганнары юк. Очрашып аңлашырга кирәк тә соң, ничек аңлашырга, әлеге хәлен укучысына ничек итеп аңлатырга? Укучысының сораулы карашына ни дип җавап бирергә? Мәктәп директоры, укытучылар алдында үзен ничек акларга? Ниһаять, әтисе белән әнисе күзенә ничек туры карарга? Кадыйр абыйсы аны, бәлки, аңлар иде дә, энесе Инсаф каршында үзен ничек тотарга?

Классына, приборлар караштырып кую өчен, иртәрәк кергән иде. Кемдер тактага «И + Ф = Л» дип зур итеп язып куйган. Ярый әле балалар килеп өлгермәгән, укытучы бу язманы тиз генә җуйды да, тирә-ягына каранып алды. Әйтерсең, фаш ителүеннән курыккан бур малай. Белсә иде, кем язды икән? Юк, кемнедер гаепләү, җәзага тарттыру өчен түгел, энесе Инсаф язмаганлыгына ышану өчен генә. Ул мондый тәртипсезлеккә бармас!..

Иртән, чәй эчеп утырганда, Актаудан Кадыйр шалтыратты. Кыз! Аның Настясы кыз бала тапкан! Өч кило, ике йөз грамм! Алдан ук сөйләшеп куйганча, «Суфыя» дип яздырганнар. Матур исем, иң әһәмиятлесе, урыста да, безнең халыкта да бар исем.

– Суфыя Тимергалина! Яңгырый бит! – диде Дәүләт Гыйрфанович баш бармагын түшәмгә чөеп. – Әнисе, син эшеңә шалтырат та, тегесен-монысын әзерли тор. Мин, идарәгә сугылып, ярдәмчеләремә кайсы бер күрсәтмәләр бирәм дә, тиз генә Актауга барып, килен белән баланың хәлен белеп килербез. Ә сез, шәкертләр, эшегездә булыгыз. Бер атна-ун көннән үзләре кайтыр, Гариф мулладан исем куштырып, бәби туе үткәрербез. Менә шунда котларсыз абыегыз белән җиңгәгезне.

– Әти, – диде Инсаф, хәйләле елмаеп. – Син дә, Кадыйр абый да коммунистлар-атеистларсыз ич. Нинди мулла? Нинди туй?.. Аннары, Настя җиңги бит – марҗа, бәлки, ул Софьяны чиркәүдә чукындыруны хуп күрер…

– Кысылма олылар эшенә, башың яшь әле, – диде әти кеше, калын итеп тамагын кырып.

…Иртән Ильяс Дәүләтович укытучылар бүлмәсенә класс журналы алырга керде. Анда Динара Харисовна бер үзе генә иде. Бер ноктага төбәлгән дә, уйланып утыра. Йөзе караңгы. Егет аны жәлләбрәк тә куйды, ничектер юатасы, күңелен табасы килде.

– Хәерле иртә, Динара! Ничек йокладың?.. – диде. Соравы урынсыз иде – анысын үзе дә аңлады.

Кыз иелгән башын күтәрде, әллә әрнүле, әллә ачулы карашын егеткә төбәде.

– Мендәр кочаклап йокладым, Ильяс Дәүләтович, ир кочаклап йоклыйсы урынга. – Ул урыныннан сикереп торды, калку түшләрен, тулы ботларын барлаган хәрәкәт ясады. – Йә, әйт әле, минем кайсы җирем маңкасы кибеп бетмәгән Зөлкарнәеваңныкыннан ким?!. Яратканымны күрмисеңмени? Йөрәгең туңмы әллә синең, яки башка бер төшеңме?

Егет нәрсә дисен?

– Тынычланыгыз, Динара Харисовна, тынычланыгыз… – дип мыгырдаудан арысын булдыра алмады.

– Тынычланмыйм! Менә хәзер күлмәгемнең түшләрен, итәкләрен ертам да, коридорга чыгып: «Коткарыгыз! Көчлиләр!..» – дип сөрән салам. Аннан йә миңа өйләнергә мәҗбүр булачаксың, йә «за попытку на изнасилование» төрмәгә китәчәксең.

Ильяс курыкмады, гаҗәпләнде генә. Бу нәрсә, мәхәббәтме? Әллә нәфрәтме? Әллә икесе дә бер юлымы?.. Кыен хәлдән аларны бүлмәгә килеп кергән башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә Зарифовна коткарды.

– Фәнни бәхәсегез бик кызу булганга ошый, яшьләр, икегез дә кызарышкансыз, – диде ул, елмая биреп.

 

16

КПСС шәһәр комитетының икенче секретаре Мирхаким Шәйбәков, Уфадан кайтканнан соң эчеп йөреп, өч көн эшкә чыкмады. Кирьянов инструкторларын өенә дә, аның шешәдәш дусларына да җибәреп карады, таба алмадылар. Ниһаять, дүртенче төндә сәгать икеләр чамасында беренче секретарьнең өй телефоны шалтырады. Милиция бүлеге начальнигы тавышы иде:

– Юрий Петрович, бу – Бикьянов, соңлап борчыган өчен гафу итегез.

– Тагы да соңрак шалтыратсаң булмыймы? – диде Кирьянов, ризасызлыгын яшереп тә тормый.

– ЧП, Юрий Петрович! Минем хезмәткәрләр Шәйбәковны айныткычка алып килгәннәр. Лаякыл исерек, аларының өстенә менеп бара, ди. Барыгызны да эштән кудырам! – дип яный ди.

– Докатился сволочь!.. – дип сүгенде беренче секретарь.

– Ни эшләтик, Юрий Петрович? Белешмәгә кертеп-нитеп тормый, ипләп кенә өенә алып барып караватына салып куйыйкмы? Әллә?..

– Никаких өй, никаких постель! – дип кычкырды трубкага Кирьянов. – Кундырыгыз, как положено. Иртән туры горкомга доставьте.

Кирьянов төннең калган өлешен йокысыз үткәрде. Эшләре уңышлы гына барганда, Октябрь революциясенең алтмыш еллыгын каршыларга җыенганда, оят бит горкомга! Горкомга гына түгел, бар Актау районына! Обком ни әйтер? Анда беренче секретарь ни әйтер?..

Ул таң белән «узкий круг» дип атаган киңәшмәсен җыйды. Үзе, Ленара Котдусовасы һәм райисполком рәисе Гыйбадуллин. Аларга ямьсез хәбәрне җиткерде, берәм-берәм күз йөгертеп чыкты.

– Нишлибез?

Идеология секретаре урыныннан ук сикереп торды.

– Бюро җыябыз, Юрий Петрович, коммунист иптәшләр алдына бастырып куеп, тетмәсен тетәбез. Партиядән чыгарып атабыз. Дүрт ягы кыйбла, андый сволочьларга партия рәтендә урын юк! Элек тә булгалады бит инде этлекләре, күрмәмешкә генә сабышып килдек…

Кирьяновның үзенең дә ачуы нык купкан, ул үзе дә шул фикердәрәк иде. Гыйбадуллинга карады.

– Ә сез, Дамир Гаффарович, ничек уйлыйсыз?

– Коммунист Шәйбәковның бу ямьсез кылыгы бер генә калыпка да сыймый, Юрий Петрович. Ленара Фәриховнаның тәкъдименә кушылырга да мөмкин. Тик… Өйдән чүпне тышка чыгару-чыгармау проблемасы да бар бит әле. Аныңча эшләсәк, Шәйбәковның, гади коммунистның гына түгел, горком секретаренең ямьсез кылыгы бар республикага билгеле булачак. Районның намуслы коммунистлары битенә пычрак ягылачак.

Бу юлы Кирьяновка Гыйбадуллинның фикере ошады.

– Ә ни тәкъдим итәсең соң?

– Өчәүләп нык кына пешерик тә, эшеннән үз теләге белән китүе турында гариза яздырыйк.

– Бүреләр дә тук, сарыклар да исән була, дисең инде? Ә минем ул алкашны тәрбияләп утырасым килми. Тәрбияләсә, әнә идеолог тәрбияләсен.

Котдусова кызарып китте.

– Минем дә… – диде.

– Мин идеолог түгел, җир кешесе, – дип икәүгә карады Гыйбадуллин. – Сез «пешермәгәч», бар тәрбия эше миңа кайтып каламы?..

… Шәйбәковның хәле, чынлап та, көнләшерлек түгел иде. Йөзе агарган, сакал мыегы җиткән, киеме таушалган.

– Исәнмес… ипт… – дип ишек төбеннән ары үтәргә кыймады ул. – Хәерле иртә… Т-тик нинди хәерле булсын инде ул?.. – Тәү урам этенеке кебек гаепле карашын беренчегә юнәлтте, аннан Гыйбадуллин белән, Котдусовага. Тик алар гаепле коллегаларына бушлыкка карагандай карый иделәр. Кычкырып җибәрсәләр, тотып сүксәләр дә бу чаклы кыен булмас иде. Тынлык озак кына дәвам итте, ахры да, Кирьянов:

– Өстәл янына кил, яз, – диде.

– Нәрсә языйм, Юрий Петрович, аңлатмамы?

– Тагы нинди аңлатма?!. Эштән үз теләгең белән китү турында гариза яз.

– Бәлки… – дип Шәйбәков тагы түрәсенең күзләренә карады.

Аларда салкын бушлык иде.

Партиянең кадрлар сәясәте өстән аска чаклы бик уйланылган тотрыклы система, өзелмәс чылбыр тәшкил итә. Әмма ул чылбырда да кайчак тутык боҗра хасил була. Аны йолкып алып ташлау зарурлыгы туа. Кирьянов өчен икенче секретарь вазыйфасы менә шул «тутык боҗра» проблемасы булып килеп басты. Икенче көнне ул Гыйбадуллинны чакырып сөйләште.

– Әле обком белән хәбәрләшмәдем, Дамир Гаффарович, – дип башлады ул сүзен. – Шәйбәковның эштән «үз теләге» белән китүен анда хәбәр иткәнче, икенче секретарьлеккә кандидатурабыз да әзер булсын, дип уйлаган идем. Югыйсә, үзең беләсең, обкомда инструктор булып, бер кабинеттан икенчесенә кәгазь ташып йөргән берәр бездельникны китереп тыгарлар.

Гыйбадуллин кычкырып көлеп җибәрүдән үзен чак тыеп калды. Кирьяновны Актауга обком шулай «китереп тыкмадымыни»?

– Нәрсә тәкъдим итәсез, Юрий Петрович.

– Күч монда, Дамир Гаффарович. Район советы башкарма комитетында җитәрлек тәҗрибә туплаган җитәкчесең. Үзең беләсең, икенче секретарьгә без шәһәр проблемаларын такмыйбыз. Шул ук авыл хуҗалыгы. Ачыклабрак әйтсәк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә партия сәясәтен тәэмин итү. Минем уң кулым булачаксың. Аннары перспектива турында да уйларга кирәктер: мин югарырак креслога сикереп утырам икән, беренче секретаь вазыйфасы кемгә эләгә? Билгеле, икенче секретарьгә.

Бу тәкъдим Гыйбадуллинны бик аптыратмады да, шатландырмады да. Бер шәһәр эчендә кадрлар алышынуның калыпка сыйган варианты. Тик… Аның бит күнегелгән үз вазыйфасы, үз эше. Лучше быть первым в деревне, диләрме әле урыслар. Үзебездә дә бу фикерне куәтләгән әйтем юк түгел: зур урманда карга булганчы, кече куакта былбыл булсаңчы. Ул тәкъдимгә риза булу-булмавын капыл гына белдермәде, сүзне икенчегә борды.

– Шәйбәковны ни эшләтәбез, Юрий Петрович?

– Аны тагы ни эшләтәсең? Ул – отработанный товар…

– Товар түгел, кеше, Юрий Петрович, нинди генә булса да, кеше. Әле пенсия яшенә җитәргә биш елы бар. Окончательно сопьется, пропадет.

– Ни тәкъдим итәсең? – Кирьянов ризасызлыгын белдереп тамагын кырды.

– Минем авыл хуҗалыгы идарәсендә зоотехник вазыйфасы буш. Әгәр каршы килмәсәгез…

– Ал. Калганы өчен үзең җавап бирерсең… Димәк, аны арытабан тәрбияләүне үз өстемә алам, дисең инде… Туктале, син нишләп минем сорауга җавап бирүдән читләшәсең?

– Читләшмим, Юрий Петрович. Үземне партиядәге югары вазыйфага өлгереп җитмәгәнмен, дип кенә исәплим.

Кирьянов елмая бирде, шунда ук йөзе кырысланды. Хәйләкәр! «Юк!» дип кенә җава бирми. Икенче секретарь вазыйфасы аның өчен үсеш түгелен ул үзе белмиме дә, Кирьянов белмиме?

– Ә мин боерсам? Мәсьәләне пленумга куеп, горком әгъзаларыннан тавыш бирдерсәм? Ул чакта да партия дисциплинасын санга сукмассыңмы?

– Юрий Петрович, ул чакта пленум карарына буйсынырга туры килер. Әмма горком әгъзаларының да башына тай типмәгән бит, ертык җиңне күлмәкнең итәген кисеп ямарга.

Каптырды! Ай каптырды Гыйбадуллин Кирьяновка! Димәк, башкаларныкына типмәсә, беренче секретарьнең башына тай типкән…

Икенче секретарьлеккә кандидатура эзләү мәсьәләсенә башкача Гыйбадуллинны катнаштырмадылар. Бу мәсьәлә аңа пленум игълан ителгәч кенә мәгълүм булды. Шишканов. «Новатор» совхозы директоры. Бу авыр хуҗалыктан ничек ычкыну, ничек йомшаграк кәнәфигә күчеп утыру турында хыялланган иргә монысы бик уңай булды.

Пленум тәмамлангач ук, Ленара Котдусова икенче секретарь кабинетына, күбәләктәй очып, кергән иде.

– Ну, Саша милый, когда обмоем твою высокую должность?

Шишканов аңа кырыс итеп карады, хәтта утырып торырга да тәкъдим итмәде.

– Не «Саша милый», а «Александар Иванович», Ленара Фариховна. Должность обмоем как-нибудь вместе с коллегами…

Гыйбадуллин беренче кабинетына үзе сорап керде.

– «Новатор» совхозын ни эшләтәбез, Юрий Петрович? Эшләрнең тыгыз чагы, мал кышлатуга әзерлек бара?

– Берәр баш белгече, йә булмаса партком секретаре тартырлык түгелме?

– Минем карашка, йомшаграклар…

– Тәкъдимең бармы соң?

– Авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном Кадыйр Тимергалин төпле җитәкче булып үсеп килә, Юрий Петрович.

Кирьянов тагы кызып китә язды, теге вакыт Шәйбәковка әйткән сүзләрен кабатлады.

– Бер Тимергалин булдымы соң ул, бишме? Бик яшь түгелме соң әле?

– Бездә шулай бит, Юрий Петрович, «яшь әле» дип йөри торгач, кеше иллегә җитә, аннан соң ул «карт»ка әйләнә. Адәм баласын суга ташламыйча, йөзәргә өйрәнә алмый. Ярдәм итәрбез. Әтисе – тәҗрибәле хуҗалык җитәкчесе, ул ярдәм итәр…

…Әйе, адәм баласының кайгысы да, шатлыгы да ялгыз йөрми. Кадыйр Тимергалин атлы булды – шатлык, аның кызы туды – бигрәк тә зур шатлык, аны районда гына түгел, республикадагы иң зур хуҗалыкларның берсенә җитәкче итеп куйдылар – монысы шатлыкмы? Булдыра алырмы? Әллә булдыра алмый, шушында «муенын сындырырмы»?.. Киңәшләшергә әтисенә кайткан иде.

– Булдырырсың, улым, – диде әтисе, улының күзләренә туры карап. Әйтерсең гипноз сеансы үткәрә. – Акылың бар, аз-маз тәҗрибәң дә… Кул астыңдагыларны алдама, көчең җитмәс вәгъдә бирмә, биргәнсең икән – үтә. Үзең тырышсаң, кешеләр дә тырыша ул, үзең урламасаң, кешеләр дә урламый. Урыслар «и кнут, и пряник» диләр бит. Эшләгән кешене күтәрә дә бел, эшләмәгәненә гарьләндерерлек итеп каптыра да… Ягъни, тегесе дә, монысы да гадел булсын. Хәмерне бөтенләй эчмә, дип әйтмим. Кирәк чакта, кирәк җирдә, кирәк кешеләр белән чамалап кына.

– Әтисе, син дә инде, – дип сүзгә кушылды Шәмсиясе. – Үз улыңа «эч» дип әйтәләрмени?

– Соң анысы инде… заманы шундый бит. Кызганычка каршы, кайчак бик кирәкле танышлар табында табыла, кабинетларда хәл ителмәгән байтак мәсьәләләр бокал чәкештереп хәл ителә. Нишлибез соң?..

 

17

Кар яуды. Төне буе ишелеп-ишелеп кар яуды. Әллә көзге кара төннәр, соры көннәр үтеп тә китте микән, бар дөнья гүзәллеккә төренде. Октябрь азагында яуган кар кыш якынлашуның бер билгесе генә булып калырга да мөмкин. Иртә яуган кар иртәгә үк эреп бетәр дә, капыл гына үтеп китәргә теләмәгән көз җирдә яңадан үз хөкемен урнаштырыр. Ял көне булганга, авылның бар бала-чагасы урамга сибелде. Берәүләре кар тәгәрәтеп кыш бабай әвәли, икенчеләре чыр-чу килеп, сугыш уйный.

Дәүләт Гыйрфанович, тәрәзәгә карап, шушы күңелле күренешне озак кына күзәтеп торды. Бүген ул колхоз мәшәкате белән беркая да чыгып йөрми. Ильясы, Инсафы белән өчәүләп дөньясының вак-төяк эшләрен карыйлар, мунча ягалар, иркенләп чабыналар, ниһаять, табынга бергәләп утырып, Шәмсиясе әзерләгән тәмле ризыкларны ашыйлар. Менә бу ичмасам ял булачак!..

Булмыйрак торсын әле!.. Йорт хуҗасының татлы уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Горкомның приемные иде.

– Иптәш Тимергалин, сезне сәгать унга Кирьянов чакырта.

Анысына ял көнендә ни җитмәгән инде? Юбилей каршылыйбыз дигәч тә… Юньлегә чакыртамы, юньсезгәме? Приемныйдагы секретарь кыз Нина түрәләр холкын яхшы үзләштергән, алар кәефенә яраклаша белә. Юньлегә чакыртса, «Дәүләт Гыйрфанович» дияр иде, «иптәш Тимергалин» дигәч, мактарга дәшмидер инде.

Кирьяновның йөзе, чынлап та, караңгы иде. Дәүләт Гыйрфановичка да ул кулын теләр-теләмәс бирде. Төкәтмә өстәл артында утырган Ленара Котдусовасы рәис белән баш каккандай итеп кенә исәнләште. Дәүләт Гыйрфанович аның каршында урын алды.

– Мә, укы, – дип дәфтәр битеннән ертып алынган кәгазь кисәге сузды аңа Кирьянов. Хәрефләре кыеш-мыеш итеп язылган хат иде бу. Йә хәрефләрне кәгазьгә кулы сәнәк-көрәккә генә күнеккән колхозчы чыгарган, йә автор аны сул кулы белән язган. Икенчесе дөрес булырга охшый. Әле моңа чаклы «Уңыш» колхозчыларының берсе дә рәис өстеннән шикаять язганы булмады. Колхозның еллык җыелышларында уңайсыз сораулар бирү белән генә чикләнми, тәнкыйть утында тотучылар да табылгалады, әмма язмадылар. Кулларын куеп та, анонимка да язмадылар. Бу кул куелмаган хатның эчтәлеге менә нидән гыйбәрәт иде.

 

Иптәш беренче секретарь!

«Уңыш» колхозы рәисе Тимергалин да, аның гаиләсе дә чыгарларыннан чыгып баралар. Вазыйфасыннан файдаланып, өлкән улы Кадыйрне совхоз директоры итеп куйдыруы бер хәл, коммунист башы белән, аның кызына, мулла чакырып, мөселманча исем кушу йоласы үткәрде. Җитмәсә, кече улы Инсаф, Таллыяр урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы, комсомол җыелышында: «ВЛКСМ әгъзаларына да, коммунистларга да дин тотарга рөхсәт итәргә вакыт. Халык барыбер, качып булса да, ислам йолаларын башкара. Аннан бер дә дөнья җимерелеп төшми. Без икейөзләнәбез генә», – дип чыгыш ясаган. Аның тәртибе дә начар, бигрәк тә рус әдәбияте һәм физика дәресләрендә үзен бәйсез тота. Безнең балаларга велосипед та эләгеп бетми, ә ул көне-төне «Урал» мотоциклында фарсит итә

Рәиснең уртанчы улы Ильяс, быел гына мәктәптә эшли башлавына карамастан, укытучыга хас булмаган кылыгы белән исемен бар авылга чыгарды. Унынчы сыйныф укучысы Фирүзә Зөлкарнәева белән гүләйт типтерә. Кыз бала укытучысыннан йөккә калган дигән хәбәрләр дә йөри.

Бу гаилә әгъзаларының кылыкларын тикшереп, коммунист Дәүләт Тимергалинга карата берәр чара күрүегезне үтенәбез.

Бер төркем колхозчылар

 

Кыска гына хатны укыганчы, Дәүләт Гыйрфановичның маңгаена тир бәреп чыкты, пычрак кәгазь тоткан кулы калтырый башлады.

– Йә, ни әйтерсең?

– Ни дип әйтим, – Юрий Петрович? – Мең тугыз йөз егерме дүртенче елда, мин дөньяга килгәч, әтием авылның беренче комсомолы булса да, мулладан исем куштырганнар. Улларыма исем кушу йоласын ислам кануннары белән башкардым. Тәүге оныгымны ничек рәсми исемсез яшәтим инде? Асасызмы, кисәсезме – анысы сезнең эш. Тик мин коммунистлар партиясенә Ленинград төбәгендә авыр сугышлар барган чорда кердем. Коммунист исеменә хыянат иткәнем юк…

Бу сүзләрне идеология секретаре үзенчә эләктереп алды.

– Күрәсезме, Юрий Петрович, кече Тимергалинның холкы кем йогынтысында тәрбияләнә?

Әлеге гаепләүне кире кагып маташса, Кирьянов тузынып та китәр, колхоз рәисен эттән алып эткә салып сүгәр дә иде. Болай нәрсә әйтсен? Икенчегә йөккә кала алмаган үз бичәсе, чиркәүгә барып, попка зарланып, Аллага ялварып йөрмимени?

– Ярар, тегеләре үткән-беткән инде, оныгыңны кешегә белдерми генә чукын… юк ла магометанский дога укытсаң булмадымыни? Ладно, анонимка булгач, җавап язасы юк. Мондый хат обкомга барып ирешмәсен дип теләргә генә кала. Соңгы пунктка ни дип җавап бирерсең? Әгәр әлеге хәбәр дөрескә чыкса, нәфесен тыя алмаган улыңны нишләтерсең дә, колхозчыларың күзенә ничек карарсың?

– Ильяс кызыл дипломга пединститут тәмамлап кайтты, Юрий Петрович, мәктәптә физика укытып йөри. Эшен матур гына башлап җибәрде, булса кирәк.

Идеология секретаре сүзгә кысылмый утыра алмады.

– Әнә-әнә, «булса кирәк» шул! Әти кеше улының ни кыланганын белми. Йә булмаса, белсә дә белмәмешкә сабыша. Как же, гади колхозчы улы түгел ич ул, председатель малае…

Дәүләт Гыйрфанович кызарынды-бүртенде, Котдусовага: «Үзеңнең кылыгыңны бел, Шишканов белән «чышы-пышыларыгыз» бар районга мәгълүм!..» – дип нык кына каптырырга иде, кире уйлады. Урам бичәләре кебек, «үзеңне бел» дип тарткалашып утыру ирләр эше түгел.

– Юрий Петрович, – диде ул, тынычланырга тырышып. – В своей семье я сам разберусь.

– Разберись!.. Зур бәйрәмне каршы алырга җыенганда безгә синең проблемаларың кирәк түгел.

Дәүләт Гыйрфанович чыгып киткәч, Кирьянов, бер ноктага текәлеп, уйланып утырасы итте. Аннан, башын күтәреп, карашын Котдусовага юнәлтте.

– Йә, сез ни әйтерсез, Ленара Харисовна?

– Сигнал надо проверить, Юрий Петрович, үзен дә, тәртипсез улын да вывести на чистую воду. Югыйсә, мин алдынгы дип, бик очынып китмәсен.

– Да, его религиозные взгляды оставим про запас, при необходимости всегда можно прижать. Но гулящий с ученицами сын… Беременная от него ученица… Иртәгә үк Таллыярга бар, мәктәп директоры, укытучылар белән очраш, ул Ильяс дигән егетнең үзен загони в угол.

Тагы нәрсә? Әгәр дә укучы бала аңардан йөккә калган икән? Монысын ничек тикшерергә соң? – Кирьяновның аңын тагын бер уй ярып үтте. Бер несовешеннолетняя соплячка йөккә кала ала, аның аттай гәүдәле бичәсе – юк… – Мондый ыгы-зыгы чыгырын белсәм, Кадыйрен «Новатор»га куярга ризалыгымны категорически бирмәс идем.

– Аңлашылды, Юрий Петрович, – диде бичә, урыныннан торып. – В два счета докажем… Әгәр әлеге факт дөреслеккә тап килә икән, Тимергалин улына реальный срок яный, Юрий Петрович. «За совращение несовершеннолетней»!.. Зур срок!..

Беренче кабинетыннан чыккач ук, Котдусова Таллыяр участок хастаханәсенең баш табибына шалтыратты.

– Алик Сәлимович, сезне Котдусова борчый.

«Котдусова» дигәндә. Актауның бар мәктәп, мәдәният йорты директорлары да, хастаханәләр җитәкчеләре дә, хәтта милиция бүлеге начальнигы белән прокурор да «нинди Котдусова?» дип аптырап тормый. КПСС шәһәр комитетының идеология секретаре аларның барысының да кураторы бит. Күтәрсә, күтәрә ала, аның белән уртак тел тапмасалар, юкка да чыгарырга мөмкин.

Мәрвәров өендә иде, хәтта, мунчасын кереп, әзрәк кәефләнеп тә алган иде.

– Тыңлыйм, Ленара Фәриховна.

– Бик четерекле мәсьәлә. Өлкән сыйныфта укыган кызның… нәрсә дип әйтергә… гыйффәтле булу-булмавын сездә ачыклап буламы ул?

Баш табиб хихылдап көлеп җибәрде.

– Партиянең бу эшкә кысылышы барлыгын белми идем әле, Ленара Фәриховна.

– Коммунистлар партиясенең бар эшкә дә кысылышы бар, иптәш Мәрвәров. Йә, моны ничек эшләргә мөмкин?

– Бик гади эш, Ленара Фәриховна. Кем ул? Кызны смотровой кабинетка чакыртып алабыз да… Минем гинекология буенча белгеч икәнлегемне онытмагыз.

Бичә уйланып утырасы итте.

– Юк, Алик Сәлимович, алай булмый. Авылыгызда болай да имеш-мимешләр җитәрлек. Аларны кабартып җибәрмик. Болай эшләгез: плановый медосмотр дигән булып, унынчы сыйныф балаларын барысын да чакыртыгыз. Ә теге кызыкай турындагы белешмәне, баргач, минем колакка гына пышылдарсыз. Слишком деликатная проблема…

 

18

Ильяс чаңгыларын, кар яумастан элек үк карап, майлап куйган иде инде.

– Әни, мин бераз чаңгыда йөреп кайтам, мунчаны әти кайткач ягарбыз, – диде ул, иртәнге чәйне эчкәч.

Әнисе, табак-савыт юа иде, ул спорт киеме кигән егетнең килешле сынына сокланып карап алды.

– Бар соң, улым, батырга да ял кирәк, диләр бит. Атаң гомер буе ал-ял белми эшләде, син мәктәбеңнән бер дә чыгалмыйсың. Инсафны да үзең белән ал, абыйлы-энеле күңеллерәк булыр…

– Алды ди, әллә кая чыгып олакты да инде ул.

Егет авыл очына чыкты, Тынбулак буена төште, елга буйлап Каравыл тавы ягына юнәлде. Көн, чынлап та, соклангыч матур иде. Күктән мең-мең йолдызлар коелган кебек, әкрен генә кар ява, елга буендагы тирәкләрнең ботакларына сырып, аларны ниндидер фантастик сыннарга әверелдерә. Ильяс бу әкияти дөньяда берүзе, кешеләр – аның авылдашлары, укытучылар, укучылар – кайдадыр икенче дөньяда калганнар… Алар әле аңа кирәкми, Ильяс та аларга, хәтта әти-әнисенә, туганнарына кирәкми…

Берүзе түгел икән шул. Каравыл тавы итәгенә җитәрәк, ул алда, еракта, тауга менеп барган чаңгычыны күрде. Кечкенә гәүдәле, шулай булса да шәп атлый. Ильяс ял көне дип йоклап ятмады, теге адәм аңардан да өлгеррәк булып чыккан, ләбаса. Кем икән соң ул? Егет күңелендә өлгер чаңгычыны куып җитү теләге туды, ул адымнарын шәбәйтте, якынайды, кыз баланы таныды. Фирүзә! Йөрәге еш-еш тибә башлады. Соңгы көннәрдә икәү генә калганнары юк иде әле. Әллә игелекле фәрештә, әллә сөмсез шайтан менә тагы очраштырды аларны.

– Фирүзә, синме бу?

Кыз бар яланны яңгыратып көлеп җибәрде.

– Мин исәр булмый, кем булсын бу вакытта кола яланда, абый?

– Соң, менә мин дә чыкканмын бит инде чаңгыда. Шулай булгач, мин дә исәр буламмы?

– Ә мин сезнең чыгасыгызны белеп чыктым, абый. Чаңгычы-спортсмен булсын да, шушындый көндә өендә ничек чыдап ятсын? Спорт мастерымы әле сез?

– Юк, кандидат кына…

– Алай булса, куыгыз мине. Куып җитеп, тоталсагыз…

– Тоталсам… шуннан?

– Шуннан шул булган, утырган да шуган. – Кыз тагы да бар яланны яңгыратып көлде. Ул очрашуга чиксез шат икәнен яшерерлек хәлдә дә түгел иде. Хәер, егет тә! Фирүзәне кочагына аласы, аның суыктанмы, әллә шатлыгыннанмы алсуланган йөзен, кар бөртекләре кунган озын керфекле күзләрен шашып-шашып үбәсе килде.

Менә тау башына менеп җиттеләр. Тәү Ильяс шуып төшеп китте.

– Хәзер инде, Фирүзә, син мине куып җитеп кара!

– Җитәрмен дә, узып та китәрмен…

Кыз узып китмәде, тау итәгенә төшеп җиткәндә: «Уй-уй-уй, абый, туктала алмыйм», – дип, аның аркасыннан барып кочаклады. Икәүләп карга аудылар. Иреннәр үзләреннән-үзләре бер-берсен таптылар.

Татлы, исерткеч татлы минутлар…

Торып, өсләрен кагышкач, Ильяс Фирүзәнең күзләренә карады.

– Без нишлибез соң ул, Фирүзәкәем? – Әйтерсең, бу сорауга җавапны җиткән егет түгел, укучы кыз бала табарга тиеш иде.

– Синең ни эшләргә тиешлегеңне мин белмим, абый, мин сине яратам, синсез миңа дөньяның яме юк, синсез мин яши алмыйм…

– Мин дә яратам, Фирүзә! Без бергә булырга тиешбез…

– Ничек?

– Миңа кияүгә чык.

– Әле үкме?

– Әле үк булмый. Унынчыны тәмамлаган көнеңдә, сигез айдан…

– Шул чаклы озак көтәргә… Ә сез Динара Харисовнага өйләнеп куйсагыз?

– Юк, синнән башка миңа беркем дә кирәкми, Фирүзә! Тик миңа иртәгәдән мәктәптән китәргә туры килер инде. Укытучының укучысына мәхәббәте педагогика калыпларына сыеп бетми.

– Кая, ераккамы?

– Синнән аерылып еракка китәргә көчем җитмәс. Актауга урнашырмын, күрешеп торырбыз. – Ильяс кызны тагы кочагына алды, аның баш киемен арткарак чигерә биреп, чәченең агарган тотамына сак кына иренен тигезде. – Безне бит бер-беребезгә Югары көч яшен уты белән иретеп ябыштырган, Фирүзә!..

Күңелләрендә давыллар дуласа да, алар сөйләшми-нитми генә кайттылар, авылга кергәч, икесе ике урамнан китте.

…Актаудан кайтып кергәндә Дәүләт Гыйрфановичның йөзе караңгы иде. Хатта язылган хәбәргә ышанасы да килми. Тик Мәдинә кызына үзе дә ирләр күзлегеннән чыгып бәһа биреп маташканы бар. Андый чая теләсә кемне акылдан яздырырга мөмкин. Аның әле, институт бетерсә дә, холкы ныгып җитмәгән улына күп кирәкмени?

– Әтисе, нишләп сөремең коелып кайтты? – дип каршы алды ирен Шәмсия. – Эшләрең матур гына бара, лабаса. Вакытлы-вакытсыз нигә чакыртканнар?

– Эшемә бәйләнер сәбәпләре юк, башка мәсьәлә… – диде ул, йөзенә ясалмарак булса да ягымлылык билгесе чыгарып. Улының кылыгында Шәмсиясенең бер гаебе дә юк ич. – Утырып ашыйк, аннары сөйләшербез. Ильяс өйдәме?

– Чаңгыда йөреп кайтты да, китапларын алып утырды.

– Ә Инсафы?

– Анысы кайтып капкалады да, спортзалына чыгып китте…

Хуҗабикә табак-савыт җыештыргач, тагы өстәл тирәли утырыштылар. Өйдә, давыл алдында гына була торгандай, тынлык урнашты.

Дәүләт Гыйрфанович улына сөзеп карады.

– Йә, ни әйтерең бар әтиең белән әниеңә? Эшкә башың керсә аягың кермәгән, безнең биткә кызыллык китереп, авылга бар гайбәтеңне таратып өлгергәнсең. Горкомга да барып җиткән.

Шәмсия бу сүзләрдән коелып төште.

– И Ходаем! Күрәселәрем бар икән! Мәдинә кызы белән чуалуы турында колагыма килеп чалынган иде инде, безне күрә алмаучылар гайбәте генә дип, үземне-үзем тынычландырып йөргән идем…

Ильяс иртәме-соңмы мондый сөйләшү булачагын көтә иде. Ул оялмады, кызарынмады, тотлыгып изаланмады.

– Әти, әни, – диде ул, тавышына мөмкин хәтле тәвәккәл тон өстәп. – Мин Фирүзә белән «чуалмыйм», яратам ул кызны, чынлап яратам.

Дәүләт Гыйрфанович Ильясны ныклап кирәген бирергә, акылга утыртырга чамалаган иде, бу сүзләрдән ул каушап калды.

– Шуннан… – дип кенә әйтәлде.

– Иртәгә, гариза тотып, директорга керәм. Китәм. Фирүзә унынчысын тәмамлагач, өйләнешәбез…

– Кая китәсең соң, улым? Матур гына яшәп ятканыбызда…

– Хәзергә Актауга, аннары күз күрер…

– Китсен! – диде әти кеше, каты итеп. – Тимергалиннар гаиләсенең битенә кызыллык китереп ятмасын монда!..

Йокларга яткач та тынычлана алмадылар әле ир белән хатын.

– Нигә шулай каты бәреләсең инде үз улыңа, әтисе? Дөньяда яратышу бар эш, өйләнешү бар эш.

– Яратам дисә, аңа авылда җиткән кызлар беткәнмени?

– Син сугыштан түшең тулы медальләр тагып кайтканда, кияүгә чыгарга хыялланган кызлар әлегедән дә күбрәк иде дә ул. Ә бу «герой» берсенә дә күз салмый, мине, ярәшелгән, кияү куенына керергә әзерләнгән кызны, төнен, иптәшләрен ияртеп килеп, атка салып, урлап алып китә.

Ир, ни әйтергә белми, сүз дәшми ятты. Аннары:

– Медальләр генә түгел, Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары да… – дип мыгырданып куйды.

– Башың төрмәгә киткән иде бит. Ярый мин: «Үз теләгем белән чыктым» – дип коткарып калдым. Хәзер өлгеле әти булып кыланасың. – Хатын иренә аркасын куеп ук ятты.

– Ярар инде, әнисе, – диде ир аның җилкәсен кытыклап. Барыбер теге Хәтмулла сөмсезне яратмый идең, мине яратып яшисең бит.

– Урыс аны «временами, местами» ди. Кайчак менә дигән ирсең, кайчак өскә кырыс түрәлегең калкып чыга. – Хатын ире ягына борылды, кочаклап алды. – Танышлыкларың җитәрлек, Ильяска урнашырга ярдәм ит. Яшь бит әле ул, ир булып өлгереп җитмәгән…

Дәүләт Гыйрфанович кичке сөйләшүне күз алдыннан үткәрде.

– Җиткән… холкын утырткан…

 

19

Ильясның тәүге дәресе өченче сәгатьтән генә башлана иде. Ул мәктәпкә дәресләр башланганчы ук килде. Директор бүлмәсеннән Динара Харисовнаның чыгуын көтеп торды. Кыңгырау шалтырады, укытучы кыз кабинеттан кабаланып килеп чыкты да, Ильяска сәлам дә биреп тормый, классына ашыкты.

– Ә-ә-ә, Ильяс Дәүләтович, – диде директор коры гына. – Сезне үзем чакыртып алырга җыенган идем әле. Бик… четрекле мәсьәлә… Менә моны укып кара әле. – Галләмов, өстәл тартмасын ачып, аннан бер кәгазь кисәге чыгарды.

Ильяс КПССның Актау шәһәр комитетына юлланган хатны күрмәде, әмма бу хат шул шикаятьнең сыңары икәнен аңлады. «Совет укытучысына хас булмаган кылыгы…» «Укучы кыз бала белән законга сыймаган мөнәсәбәтләре…» «Мәктәп коллективының гына түгел, бөтен авыл халкының нәфрәте…» «Кыз баланың укытучысыннан йөккә калу ихтималлыгы…» Соңгы гаепләүдән егетнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Бозык кеше бозыкларча фикер йөртә шул. Хат кыеш-мыеш почерк белән язылса да, кайсы бер хәрефләренең язылышы егеткә таныш кебек тоелды.

– Йә, ни әйтерсез?..

– «Укучы кыз бала белән законга сыймаган мөнәсәбәтләре» – дөрес Рамазан Шакирович. Законга сыймаганмы, педагогика фәне калыпларына сыймаганмы – анысын үзем дә белмим. Яратам мин Фирүзәне! Коллективта кала алмыйм, менә эштән үз теләгем белән китүем турында гариза.

– Тукта, тукта, нинди гариза? Бәлки…

– Нәрсә «бәлки», Рамазан Шакирович?

– Бәлки дим, укучы балага «гашыйк булуың»ны онытырсың, аны да оныттырырсың да, эшеңне дәвам итәрсең? Халык та сөйләр-сөйләр дә онытыр…

– Юк, Рамазан Шакирович, карар кабул ителгән инде. Сезнең ышанычыгызны аклый алмаганым өчен гафу итегез. Зариф Хөрмәтовичны кире чакырып алырсыз. Тәҗрибәле физик…

Дөресен әйткәндә, яшь укытучының бу карары мәктәп директорының үзенең уйларына да уңай килә иде. Өстән сораячаклар: «Нинди чара күрдегез?» «Эшеннән азат иттем». Шуның белән бетте китте… Җитмәгән аңа зур мәктәпнең башка проблемалары, хәл ителәсе шушы мәсьәлә генә калган.

Быел гына пенсиягә киткән Зариф Хөрмәтовичны чакырып китертеп, кирәкле боерыкларын язып, тынычландым дигәндә, мәктәпкә горком секретаре Котдусова килеп төште.

– Нинди җилләр ташлады безгә, Ленара Фәриховна?

– Җилләр түгел, мәктәбегездәге тәртипсезлекләр китерде, иптәш Галләмов. Бер атнадан Бөек Октябрь социалистик революциясенең алтмыш еллыгы, ә монда…

Рамазан Галләмов районның абруйлы мәктәп директорлары арасында исәпләнә, «Атказанган укытучы» исеменә дә лаек булган кеше. Кабинетындагы авыр тынлыкны шаяртып җиңеләйтергә уйлады.

– Октябрь юбилейы дип, яшләр бер-берсенә гашыйк булмый торсыннармыни, Ленара Фәриховна?

Секретарьнең йөзе тагы да караңгылана төште.

– Сезнең сәяси тоемлавыгыз бу чаклы сай икәнен белми идем, иптәш Галләмов. Кая, чакырыгыз әле ул Тимергалиныгызны.

– Тимергалин юк, мәктәптә юк, Ленара Фәриховна. Ул эштән китте.

Котдусова тәү агарды, аннан кызарды.

– Ничек китте? Кая китте?

– Кая китүе миңа караңгы, үз теләге белән китте.

– Напортачил и убежал! – дип сүгенде хатын. Хәер, сүгенсә дә, сүгенмәсә дә, кайтып, беренчегә: «Сняли с работы», дип җиткерергә нигез бар иде инде.

– Алай булса, теге гулящаяны чакыртыгыз. Фамилиясе Зөлкарнәевамы әле?..

Бер кечкенә «шпингалетка», мәктәп эчендә генә түгел, горком кимәлендә нинди ыгы-зыгы тудыра, дигән уй белән каршы алды аны түрә бичә. Әйе, «шпингалетка» гына булса да, төскә бик тә «смазливая» икән дигән уй да йөгереп үтте аның башыннан. Хәтта көнләшү хисе дә туып куйды. Эләкмәде аңа, кызганычка каршы саф мәхәббәтләр, йокысыз төннәр, мәңге онытмам дигән вәгъдәләр, сагышлы аерылышулар, татлы кавышулар. Тәүге һәм соңгы бер төнлек мәхәббәте комсомолда инструктор булып эшләгәнендә, Такташ сүзләре белән әйткәндә, «кичен чәчәк аткан кебек булды, ә таңында инде… ә таңында инде коелды». Әлеге юанычы Шишканов та соңгы вакытта аны күрмәмешкә, белмәмешкә сабыша…

– Зөлкарнәева Фирүзә дигән кызыкай сез буласызмы? – дип каршы алды ул җавапка тарттырырга уйлаган укучыны.

– Әйе, мин булам.

Мәктәп директоры урынлымы, урынсызмы:

– Безнең комсомолка, активистка, отличница, – дип өстәп куюны кирәк тапты.

– Ә ул комсомолкагыз нишләп соң үзен тәртипсез тота? Укытучысы белән чуала?

– Мин үземне тәртипсез тотмыйм, апа, – диде Фирүзә, хатынның күзләренә туры карап. – Укытучым белән дә чуалмыйм, аны мин яратам. Ул да мине ярата.

Котдусова каушый биреп куйды. Менә сиңа балигъ булмаган укучы бала! Оялып-нитеп тә тормый, «яратам!» ди…

– Ничек?… Комсомолка башың белән…

– Апа, ВЛКСМ уставында комсомолларга ярату рөхсәт ителми, дип язылмаган.

– Балигъ да булмагансың, җитмәсә…

– Апа, Ромео белән Джульетта бер-берсенә гашыйк булганда, егетенә ундүрт яшь булган, кызына – унөч, ә миңа озакламый унҗиде тула.

Укучы бала белән партия эшлеклесенең әңгәмәсен бүлеп, телефон шалтырады. Директор трубканы алды.

– Ә, Алик Сәлимович, сезме? Әйе, килде. Трубканы биримме?

Котдусова трубканы алды.

– Алик Сәлимович, тыңлыйм.

– Без укучы балаларны чакыртып алырга әзер, Ленара Фәриховна. Кичә сөйләшкәнчә…

Секретарь бер кызга, бер мәктәп директорына карап алды.

– Әлегә кирәкмәс, Алик Сәлимович. Хәҗәте туса, беркайчан да соң түгел. – Бичә трубканы урынына салды, мәктәп директоры ягына борылды. – Рамазан Шакирович, Зөлкарнәева белән безне биш кенә минутка калдырып тора алмассыз микән?

Директор чыккач, Фирүзәгә борылып карамады, тавышын йомшата биреп, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Йокладыгызмы? – дип сорады.

Кыз сорауның мәгънәсенә төшенмирәк торды. Мәгънә аңын ярып үткәч:

– Сез нәрсә сөйлисез, апа. Юк!.. – дип битен каплады да чыгып йөгерде.

…Кичен Ильяс Фирүзәләрнең өенә килде. Ипләп кенә ишек шакыды.

– Керергә мөмкинме, апа?

– Керегез, кер, Ильяс Дәүләтович.

Бу өйгә, Фирүзәсенең өенә, аның икенче тапкыр керүе иде. Ул күз йөгертеп бүлмә эчен карап чыкты. Бөтен җирдә тазалык, тәртип. Хуҗабикә табак-савыт җыештырып бетеп, тастымалга кулын сөртеп тора. Кыз язу өстәле артында китапларына иелгән. Ул башын күтәрде, югалып калды. Әнисе дә, нишләргә белми, кулындагы тастымалын әвәләвен дәвам итте.

– Узыгыз, утырыгыз, Ильяс Дәүләтович. Хәзер чәй куям. Әллә Фирүзәм начар укый башладымы? Әллә берәр тәртипсезлеге килеп чыктымы? Класс җитәкчесе килгәч ни?.. – Гайбәт Мәдинәнең колагына чалынган иде инде, ул, кызын рәнҗетмәс өчен, аны уртага салып тикшерергә базнат итми генә йөри иде.

– Юк, Мәдинә апа, Фирүзәнең укуы да, тәртибе дә яхшы.

– Шулай булсын инде, Ходаем. Әтисез үсеп килә бит, бер дә генә таяныр ир-ат затыбыз юк. Фәритем исән булса… Юк шул. Армиядән кайтты, өйләнештек, колхозда электрик булып эшли башлады. Баганага менгән, анысы черек булган, өстенә генә ауган. Аяклары «тырнак»ка бәйләнмәгән булса, сикереп өлгерер иде дә соң… – Мәдинә әллә йөзенче, әллә меңенче тапкыр шушы фаҗиганы күз алдыннан үткәрде, булса кирәк. – Кызым тумаган да иде бит әле. Менә үсеп җитеп килә, укытасы, кеше итәсе иде…

Мәдинәнең күзләре яшькә чыланды. Әле берни дә дәшми утырган Фирүзә, тагы китаплары өстенә иелгән булды. Ильяс бу гаилә фаҗигасы турында хәбәрдар иде. Аларның икесен дә кочагына аласы, юатасы килде.

– Апа, мин сезгә бик җитди сорау белән килдем. – Ильяс тотлыгып калды, Фирүзәгә карады, карашлар очраштылар. – Мин Фирүзәне яратам. Ул да мине ярата, булса кирәк…

Мәдинә кызына сораулы караш ташлады. Анысының карашы ялварулы иде.

– Әни…

Ильяс үзен кулга алды, сүзен дәвам итте.

– Мин яучы җибәреп тормадым, әле вакыты ул түгел. Фирүзәнең кулын сорарга килдем.

Хатынның башына тимер таяк белән суккан кебек булды.

– Ничек… ничек кулын сорарга. Син…сез – укытучы, ул – укучы бала. Әле мәктәп бетәсе, институтка керәсе бар.

– Мәдинә апа, мин аның укытучысы түгел инде, Фирүзәне юк-бар гайбәтләрдән азат итәр өчен, бүген эштән киттем. Актауда эш табачакмын. Ул мәктәпне тәмамлау белән, без өйләнешәчәкбез. Үзем укытачакмын… Фирүзә, син ризасың бит?

Кыз тагы да оялу катыш ялварулы тавышы белән:

– Ильяс абый… – дип кенә әйтә алды

 

20

Бөтен илне давыл кебек шаулатып юбилей тантаналары үтте. Актау делегациясе Уфага барып тантаналы җыелышта булып кайтты. Республика алдынгыларыннан бер төркем Мәскәүнең съездлар сараендагы тантанада катнашты. Дәүләт Гыйрфанович бәйрәмне телевизор алдында гына утырып карады. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный Секретаре Леонид Ильич Брежнев докладында илнең кызу темплар белән алга баруын, быел бердәм совет халкының сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә зур уңышларга ирешүен дәртләнеп дип әйтерлек сөйләде. Чынлап дәртләнеп сөйләргә юньләп теле әйләнмәве бик нык комачаулый иде. «Картая… – дип нәтиҗә чыгарды Дәүләт Гыйрфанович. – Хәер, җитмеш бер яшь югары дәүләт эшмәкәре өчен бик күп тә түгел кебек…» Хөкүмәткә иген тапшыруда югары уңышларга ирешкән төбәкләрне атап үтте ил башлыгы. Өлеше биш миллион тонна тәшкил иткән Башкортостанны да урап үтмәде. Дәүләт Гыйрфанович гоурлана биреп куйды: шул миллионнар эчендә аның «Уңыш» колхозының да тугыз мең тонна игене бар ич. Тоташ бер шәһәр халкының тамагын туйдырырлык икмәк! «Без хәзер гади социализм төзеп беттек, үсешкән социализм төзүгә күчәбез. Алга! Җиңүләрдән – җиңүләргә!» – дип тәмамлады ил башлыгы чыгышын.

Кирьянов аны Уфага алып бармавы гына эчен пошырды рәиснең. Атавын аның колхозын атаганнардыр инде, күмәк халык арасында горурланып утыру бәхетеннән Кирьянов аны мәхрүм итте.

Аның каравы, колхозда гомүм җыелышны күңелле итеп үткәрә алдылар. Санап чыгарлык уңышлар бар. Бәйрәм алды йөкләмәсен дә үтәделәр, колхозчыларны да ач калдырмадылар. Тантаналы чарада бүләкләнүчеләр дә байтак булды.

Җыелышка горком вәкиле булып икенче секретарь Шишканов килгән иде. Ә «Комета» заводы директоры Волгинны колхозның кунагы рәвешендә тантанага Дәүләт Гыйрфанович үзе чакырды. Җыелыштан соң, бәйрәм табынында утырганда, Шишканов рәис колагына күңеллеме, әллә күңелсезрәкме хәбәр ирештерде. Дәүләт Гыйрфановичны тәү Ленин орденына тәкъдим итәргә җыенган булганнар да, Кирьянов кире уйлаган. Азрак амбициясен тыя бирсен, гаиләсендә тәртип урнаштырсын, дигән. Октябрь революциясе орденына тукталганнар.

Дәүләт Гыйрфанович бокалын горком секретаре бокалына чәкәштерде, елмая биреп:

– Ярлыга пылау да аш, – диде.

– Иллә дә әче теллесең, Дәүләт Гыйрфанович, – дип көлде Шишканов. – Элекке заман булса, беләсеңме сине ни эшләтерләр иде?

– Беләм, Александр Иванович, Октябрь революциясе орденын пылау белән чагыштырган өчен кимендә ун ел чәпәрләр иде.

– Анысын кайдан беләсең?

– Күршемдә Хисмәтулла карт яши. Заманында: «Сталин үзе әйтсә дә, бармыйм,» – дигән сүзләре өчен сигез ел утырып кайтты. – Тик, бердән, заманы башка, Александр Иванович, икенчедән, мин бит орденны сыек балтырган шулпасы белән чагыштырмадым, затлы азык – пылау белән. Аны Леонид Ильич үзе дә бик ярата, диләр.

– Әйе, заманы башка… – дип куйды горком секретаре, уйлангандай итеп.

– «Үсешкән социализм» төзү заманы! – диде Дәүләт Гыйрфанович, тагы да сүзне уенга борып. Аннары сул ягында утырган кунагы Волгинга борылды. – Сез ни әйтерсез, Ефим Оскарович?

– Мин сәясмән түгел, Дәүләт Гыйрфанович. Шул әллә үсешкән, әллә үсешеп җитмәгән илебезнең бәйсезлеген тәэмин итүгә кечкенә өлешемне кертәлсәм, миңа шул җиткән. Заводны җибәрә алдык, тәүге продукцияне озаттык…

– Анысы белән тагы бер котлыйбыз… Карале, Ефим Оскарович, – диде табын хуҗасы, ниндидер әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй итеп. – Син яшь чагыңда гашыйк булдыңмы?

Генерал колхоз рәисенә аптырап карап торды, аннары бар табынны яңгыратып көлеп җибәрде. Хәер, аның бу кылыгына аптыраучы булмады, барысы да үз әңгәмәләре белән мәшгуль иделәр.

– Соң, Музаны мин әллә яратмыйча гына алган дип беләсеңме? Ничек кенә эләктердем әле! Сугыш азагында дивизиябезгә бер төркем медсестралар җибәрделәр. Бер күрүдә гашыйк булдым, билләһи. Минем генә күзем төшкән булса, бер хәл. Дивизия командиры Самохвалов та аны кармакларга маташып бер булды. Миңа – сөйгән яр, аңа – походно-полевая жена… Йә, күз алдыңа китер инде: генерал-майор һәм капитан, дивизия командиры һәм комбат. Мин өлгеррәк булып чыктым. Үчен алды да ул алулыкка, чираттагы майор званиесен биш ел көтәргә туры килде. Тукта, ә нигә сорашасың әле биш былтыр булып үткән хәлләрне, старшина Тимергалин?  Әллә, мин дә, дип әйтмәкче буласыңмы?

– Юк, Ефим Оскарович, сүз минем турыда түгел, минем малай, уртанчы малай турында. Гашыйк булган, понимаешь…

– Бик яхшы!

– Яхшы түгел шул, үзенең унҗиде яше дә тулмаган укучысына гашыйк булган.

– Соң, минем Музага да ул чакта унҗиде яңа тулган иде. Беләсеңме, Дәүләт Гыйрфанович, чынлап гашыйк була, чынлап ярата белмәгән егетләрдән юньле ирләр дә чыкмый ул.

– Анысы шулайдыр да ул, шушы катавасия аркасында мәктәбеннән китәргә мәҗбүр булды бит.

– Дәүләт Гыйрфанович, килсен миңа иртәгә үк, югары белемле физикка менә дигән эш табармын…

…Кыш килде. Тәүге кар эреп бетә язган иде инде. Чын кыш карлап кына түгел, буранлап, давыллап килде. Кичтән башланган буран төне буе котырды. Кайда тутыра ала, бөтен төшкә – урамнарга, юлларга, каралты-кураларга – шыплап кар тутырды. Таллыяр дала төбәгендә урнашкан авыл. Халык мондый бураннарга күнеккән. Өйләре җылы, өстәлләрендә ризык мул, маллары караулы, бик үк пошынып бармыйлар. Тик бер сәеррәк тоелган маҗара гына күпләрне битараф калдырмады.

Иртән Дәүләт Гыйрфанович тышка чыкты. Буран туктаган, хәтта күк йөзенең көнчыгыш өлеше бераз ачыла да биргән. Шул якка бераз карап торды, аннары көнбатышка күз салды. Андагы манзарада ниндиднер җитешсезлек күреп, аптырый бирде. Тирәк юк. Җенле тирәк ауган. Ил күләмендә бу – игътибар итәрлек вакыйга түгел, хәтта Актау районы кимәлендә дә. Әмма тере легендага әйләнгән табигать һәйкәле йөзъяшәр тирәкнең юкка чыгуын Таллыяр халкы битараф кына кабул итмәстер. Тирәк сакчысы йөзъяшәр козгынның да гадәти коркылдавы ишетелми иде.

Дәүләт Гыйрфанович хисләргә бик бирелеп бара торган кеше түгел. Ул өенә кереп әлеге яңалыкны Шәмсиясенә җиткерде. Аның йөзендә ниндидер курку хисе барлыкка килүен күреп, сүзне шаяртуга борды.

– Нишлисең, әнисе, дөньяда туу бар, үлү бар. Тирәкнең дә вакыты җиткәндер. Яңадан Дурасовлар кайтыр, тормыш яңадан элекке хәленә күчәр, дип көтеп утыргандыр-утыргандыр да инде мескен, Брежнев бабабыз «гади социализм төзеп бетеп, үсешкән социализм төзүгә күчүебез»не игълан иткәч, «булмады бу» дип кул селтәгәндер дә, якты дөнья белән хушлашкандыр. Мин ул төштә парк утыртырга күптән хыялланып йөри идем. Җиңү паркы…

Күптән түгел йөз яшен тутырган Шәмсекамәр карчык Җенле тирәкнең юкка чыгуын үзенчә кабул итте. «И Ходаем, юньлегә булсын инде, сугыш башлана күрмәсен, матур гына барган тормышыбыз үзгәреп китмәсен», – дип укынды ул. Ә тормышның ничек үзгәреп китерен әлегә Шәмсекамәр карчык кына түгел, хәтта Кремльдә утырган ил патшасы да, тәхеткә менеп утыру турында хыялланып төн йокыларын йокламаган Төньяк Кавказ хәкиме белән Урта Урал хакиме дә күз алларына китерә алмый иделәр әле. Океан артында, ЦРУ атлы сихри кухняда, агулы ботка пешергән адәмнәр күз алдына китерсәләр китергәннәрдер…

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/photos/summer

 

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №8, 2021 ел.


Комментарий язарга