Логотип «Мәйдан» журналы

Тимергалиннар (Роман)

Беренче бүлек. «Торгынлык» 1«Сармат» җиденче! «Сармат» җиденче! «Сармат» бишенчегә җавап бир!...Тимергалин көтмәгәндә җан кергән рациясенең трубкасын күтәрде, кыштырдаган тавышлар арасында күмеле...

Беренче бүлек. «Торгынлык»


 

1


«Сармат» җиденче! «Сармат» җиденче! «Сармат» бишенчегә җавап бир!...
Тимергалин көтмәгәндә җан кергән рациясенең трубкасын күтәрде, кыштырдаган тавышлар арасында күмелеп калган авазның кемнеке икәнлеген чамалыйсы итте. Горком көчләп дип әйтерлек таккан бу «уенчык»ка күнегеп тә китәлмәгән, кемнең бишенче, кемнең унынчы икәнлеген хәтерендә дә калдыралмаган иде әле ул. Сул кулы белән УАЗының рулен ваемсыз гына боргалый-боргалый, трубканы уң колагына якын китерде, кирәкле төймәсенә басты, калын кашларын җыерды.
– «Сармат» җиденче тыңлый.
Кыштырдавы сызгыруга күчеп барган трубка капыл гына Дәүләт Тимергалинның өлкән улы Кадыйр тавышы белән:
– Әти, синме? – дип дәште.
Рациядән гел генә эшләр барышы турында урынсыз кызыксыну, яисә тупсыз фәрман ишетергә күнегеп барган колхоз рәисенең күңеленә җылы кереп китте. Әйе, аны район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләп йөргән улы эзли иде.
– Нихәл, улым. Кайдан шалтыратасың, Актауданмы?
– Юк, әти, авылдабыз. Киленең дә монда. Ильясны төяп алып кайттык, дипломы, чемоданы белән бергә...
Ирнең җыерылган кашлары язылды, тәү карашка кырыс күренгән йөзендә мөләем елмаю пәйда булды.
– Шулаймыни? Бу атнада көтмәгән идек бит әле. Бик яхшы булган, бик яхшы...
– Монда, атагыз кайчан кайтып җитәр икән дип, әни өзгәләнә. Әле аш салып йөри. Без хәзер Ильяс белән мунча ягып җибәрәбез. Озакламаска тырыш инде, әти.
– Озакламам. Бәдри яланына барып кына комбайннар эшләвенә күз ташлыйм да... Бүген арышка төшеп торабыз бит.
– Ярар. Таптым, хәбәр җиткердем, дип әнине шатландырыйм. Рация шәп нәрсә инде ул!..
Тимергалин трубканы урынына салды. Үзе дә сизмәстән, күңеленә очраклы гына килгән көйне сызгырып җибәрде. Кечкенә чагында, менә шулай сызгырып, үз күңелен үзе ачу гадәте бар иде аның. Әнисенең: «Сызгырма. Өйдән фәрештә качырырсың», – дип җиңелчә битәрләве дә күңеленә сеңеп калган. Өйдән фәрештәләр качкандырмы-юкмы – анысы караңгы, ә монда, иркен даланы ташлап, кайда качсыннар алар? Дала түгел, оҗмахның үзе ич!
Юл, чәчкә аткан көнбагыш басуы буйлап, сөзәк кенә калкулыкка күтәрелде. Тынбулак елгасының зур борылмасын тутырып утырган Таллыяр авылы төсмерләнде. Бәдри яланы, аның төрле почмагында тузан борхыткан дүрт комбайн күренде. Дәүләтнең борынын яңа сугылган ашлык исе кытыклагандай булды. Кечкенәдән күнегеп үскән искиткеч якын икмәк исе! Колхоз рәисе УАЗын басу читендә туктатты, кичә генә килеп чабып ташланган игеннең кибү чамасын тикшергән булса да, берничә башак алып аларны учында угалады, кибәктән арынган бөртекләрне иснәп тә, чәйнәп карап та ләззәт алды.
Комбайннар басуның бу башына чыгу белән туктый тордылар, комбайнерлар, рәис янәшәсенә килеп, үзләренең бәһасын белгән ирләрчә тыйнак кына, хуҗаны сәламли тордылар. Аларның ярдәмчеләре, Таллыяр урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары, түгәрәк уртасына керүдән тартынып, читтәрәк урын алдылар.
– Ну, ничек, егетләр? – дип, сынаулы карашын тузанлы йөзләр буйлап йөртеп чыкты рәис.
Барысы бергә телгә килмәде иген сугучылар, араларындагы өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә Гайфуллага күз төбәделәр.
– Матур чыгарга охшый, Дәүләт Гыйрфанович, – диде комбайнер, зур сөялле кулларын бер-берсенә угалаштыргандай итеп. – Башаклар тук, бункерлар «ә» дигәнче тулып кына тора. Бу басуның гектар куате кырык чамасы тартмас микән...
– Ярар, кырык тартырмы, утызмы – анысын иген ындырга кайтып яткач чамаларбыз. Комбайннарыгызны җиренә җиткереп көйләгез, кибәккә китмәсен. – Җитәкче читтәрәк таптанган малайларга күз ташлады. – Ярдәмчеләрегезне ныграк җигегез. Икмәк тәмен басуда татып үссеннәр.
– Ярдәмчеләр ничава! – дип малайларга күз кысты Гайфулла. Сезнең ул да сынатмый, Дәүләт Гыйрфанович. Мин – персидәтел малае дип тормый, эшкә башы белән чума.
Рәис төпчеге Инсаф ягына күз ташлады. Анысы ачыктан-ачык мактаудан тартынды, булса кирәк, әмма уңайсызланганын белдермәс өчен янәшәсендә басып торган Кавый дустының кабыргасына төрткән булды, уң кулының баш бармагын күккә чөйде. Улы турында мактау сүзләре ишетү ата кешегә күңелле, әлбәттә. Ләкин ул да күңелендә туган җиңелчә горурлык хисен тышка чыгарып тормады.
– Төшке ашны вакытында китерделәрме? Җиттеме?
Ирләр шаулашып алды.
– Җитте, Дәүләт абзый, җитмәгән кайда... Бу юлы хәтта Әшрәф авызыннан да артып калды.
Күп һәм кабаланып ашаганы өчен авылда «Үрдәк» исеме алган ир кызарынып-бүртенеп китте.
– Нәрсә Әшрәф тә Әшрәф. Мин ике генә тәлинкә ашадым, ә син өчне бөктең.
– Синең тәлинкә дигәнең табак бит ул. Мин чөмергән өч тәлинкә шулпа табагыңның төбен әллә каплый, әллә капламый...
Ирләрнең көлешүенә рәис тә кушылмый булдыра алмады.
– Әшрәфкә сүз әйтмәгез. Бара икән, ашасын, егетләр. Элек байлар хезмәтчене эшкә алыр алдыннан ашатып караганнар. Умырып ашый икән, димәк, җимереп эшли дә. Әшрәф тә...
Тәбәнәк буйлы юан ир иптәшләренә җиңүчел караш ташлады.
– Дөрес әйтә персидәтел, агай-эне. Күрербез әле ярышта кем җиңүче булыр: былтыргы ударнигыгыз Гайфулламы, әллә Әшрәф Әкрәмович дәдәгезме?!.
– Ярар, ударниклар, мин кузгалыйм. Эшләгән кеше янында торганчы... – дигән бит борынгы бабаларыбыз. Кичке ашны да соңлатмый китереп җиткерерләр. Тик инде кояш баю белән таралышырга ашыкмагыз, чык төшкәнче сугыгыз. Көн барда... Әйткәндәй, Гайфулла энем, ярдәмчеңне минем белән кайтарып җибәрә алмассыңмы? Ильяс абыйсы диплом алып кайткан, җаен туры китереп өлкәне дә килеп җиткән. Җыелгач, бергә җыелсыннар инде.
Инсаф сикереп биеп китәргә әзер иде. Үзен чак тыеп, түрәсенә карады.
– Котлыйбыз, Дәүләт Гыйрфанович, котлыйбыз! – диештеләр комбайнерлар. Гайфулла ярдәмчесенең аркасына шапылдатып сугып алды.
– Бер кичкә кер мичкә, ди, Дәүләт абзый. Түзәрбез. Әйдә, акыллы агалары янында күбрәк чуалсын. Башы бар, аларның тырышлыгы да йокса, менә дигән инженер чыгар егеттән.
Атаның төпчегенә карата юмартлыгы моның белән генә чикләнмәде әле. Ул, кайтканда, рүл артына Инсафны утыртты. Хәтта, үзе капкалары төбендә төшеп калып, машинасын гаражга куярга да аны җибәрде. Кечкенәдән, шофер булам дип, техникага тартылып үскән уналты яшьлек егеткә рәис УАЗын колхоз идарәсе ихатасындагы гаражга куеп килү эшмени ул.
Яңа гына көтүдән кайткан малларын урнаштырып, сыер савып абзардан чыгып килгән Шәмсия көне буе күрмәгән ирен, гадәтенчә, еллар күрмәгәндәй сагынып, каршы алды.
– Кайтып җиттеңме, әтисе. Бик яхшы булды, барысы да әзер...
Йорт хуҗасы иркен верандада өстәл әзерләп йөргән киленен сәламләде, аталарча аркасыннан сөеп алды, бичәсе кулындагы сөтле чиләкне алып ыргакка элде, ихатага күз йөгертеп алды.
– Кайдалар?
– Кайда булсыннар, мунчада. Ярты сәгать бардыр инде «шап» та «шоп» киләләр. Шулай итмәсәләр, Дәүләт малайлары булмаслар. Үзең дим, алар чыгу белән керәсеңме, әллә...
– Юк, ятар алдыннан чабынып чыгармын әле. Аш соңга кала.
Ул арада йөгереп кайтып кергән Инсаф та әнисе сузган сөлгене генә эләктерде дә, келәт аръягында карт алмагачка сыенып утырган мунча чоланына чумды. Анда пар авыздан чыккан кырагай тавыш бар ишек алдына яңгырады. Кызарынып-бүртенеп әйрән чөмереп утырган ике шәрә, дошманнарын кулга эләктергән кырагай кабилә ирләредәй, шушы сугышчан аваз белән энеләрен эләктереп тә алдылар, киемнәрен тегеләй-болай йолыккалап, кызу ләүкәгә кертеп тә салдылар. Берсе зур чүмеч белән ташка су сирпеде, икенчесе имән ботаклары кушып бәйләнгән каен себерке белән малайның аркасын, кабыргаларын каезларга тотынды. Инсафның: «Җибәрегез, сөмсезләр! Сез чапмасагыз да, чабынам!» – дип чәбәләнүе, теге икәүнең «Ха-ха-ха!»сына кушылып, өстен җай гына эңгер каплый башлаган авылга яңгырады. Шушы ыгы-зыгы белән унбиш минут үткәндерме-юкмы, мунча ишегеннән кызыл йомгак атылып чыгып, бәрәңге бакчасы сукмагы буйлап елгага таба тәгәрәде. Ай-һайлап килеп чыккан икәү аның артыннан йөгерде. Өч гәүдәнең беръюлы шапылдап суга чумуыннан Тынбулакның тын ятуы ярыннан чыгардай булып дулкынланды.
Битен, кулларын юып өстәл артында урын алган ата кеше бу ыгы-зыгыны җиңелчә елмаеп күзәтте. Килене белән бергә өстәл әзерләү белән мәшгуль ана кеше сукрангандай булды.
– Инсафы, ярый инде, балалыктан чыкмаган. Соң, тегеләре бит, берсе институт бетереп кайткан, берсе әти булырга җыена... – Ул килененең калыная башлаган сынына күз ташлап алды. Анысының болай да оялчан йөзе алсуланып китте.
– Кылансыннар әйдә, кыланып калсыннар. Мин инде алай эшли алмыйм. Чабынуын мин дә алардан калышмам да ул. Алар кебек, ыштансыз йөгереп чыгып, Тынбулакка чумып булмый... Әллә дим, әнисе, берәр тапкыр шулай итәсе микән? Син нәрсә әйтер идең?
– Ат азгыны тайга иярә, дияр идем.
– Әй, тай-тулак, әнкәгезнең ашы суына. Җыелыгыз тизрәк өстәл янына! – дип әмер бирде Дәүләт, инде елгадан кайтып, коенып, киенеп, мунчадан чыккан малайларына.
Алары, күндәм кыяфәт алып, түгәрәк өстәл янына килделәр, ике өлкәне әле күрешмәгән аталарына кул бирде, өстәл тирәли урын алдылар. Дәүләт тамагын кырган булды, газ плитәсе белән өстәл арасында мәш килгән Шәмсиясенә сүз кушты.
– Мизгеле бик тә тантаналы бит әле, әнисе. Әллә дим... аш-чәй белән генә чикләнми, әз-мәз мәеннән дә авыз итәбезме?
Гаилә белән җыелып утырып хәмер чөмерү гадәтләре булмаса да, Шәмсия инде монысына да әзер иде. Суыткычтан бер җиңелрәген, бер катырагын алып өстәлгә утыртты. Дәүләт Гыйрфанович кечкенә рюмкаларга эчемлек койды.
– Йә, сөйләп җибәр, студент, ни эшләр кырып кайттың?
– Студент түгел, әти, хәзер инде ул дипломлы белгеч, – дип төзәтте аны, шунда ук, тиктормас Инсаф.
– Ярар, атаңны өйрәтмә. Диплом алыр өчен биш ел күз нуры түксә, чын белгеч булып өлгереп җитәр өчен тагы да бер ун ел тир түгәргә кирәк булыр әле. – Ата уртанчы улына карады. – Шулай бит, Ильяс улым?
Укытучысы алдында җавап бирергә әзерләнгән укучы кебек, егет урыныннан торды, утыргычка элеп куелган пиджагының түш кесәсеннән дипломын чыгарды, әтисенә сузды.
– Әһә, улым, кызылны эләктергәнсең, түгелме?
– Дәүләт имтиханнарының дүртесен дә «отлично»га тапшырдым, әти, калган оценкаларым да яхшы иде бит инде.
Хуҗа канәгатьлек белдереп тамагын кырды.
– Эчен ачып карыйк... Эһем... Физика-математика укытучысы квалификациясе бирелә... Яхшы!
Уртанчы улның «биш ел буе күз нуры түгеп алган» катыргасы ана кулына күчте. Күзләренә тулган шатлык яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, ул аны саклык белән генә сыйпагандай итте һәм килененә сузды. Настя, ире аша үрелеп, каенишенең кулын кысты.
– Поздравляю, Ильяс! Без хәзер синең белән коллегалар булдык инде: мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы, син – физик-математик.
Кадыйр, малайларча кыланыбрак, энесенең кабыргасына төртте. Ә Инсаф рус әдибе әкиятендәге шигъри юлларның татарчага тәрҗемәсен такмаклап алды:
– Картның булган өч улы. Өлкәне ди акыллы, уртанчысы – тиле-миле...
– Ә кечесе шыр тиле! – дип, тиктормас энесенең маңгаена чиртте «акыллы ул». Барысы да кычкырып көлеп җибәрделәр.
– Ярар, бик үк инсафлы түгел Инсафыбыз, мин акыллы – анысын һәркем белә, синең дә үзеңә биргән бәһаң чынбарлыкка туры килә, кайчагында үзеңне шыр тилеләрчә тотасың, ә менә институтта гел генә повышенная стипендиягә укып, аны кызыл дипломга тәмамлаган Ильяс абыең ничек тиле-миле булып чыга соң ул?
– Һе, шул хәтле башы була торып, укытучылыкка укыган кеше турында ни дип әйтәсең? Аларның алган эш хакын ташка үлчим. Әлегә акыллы булса да, бездәй шыр тилеләрне акыллы итәм дип тырышып, бер биш елдан үзе дә тиле-милегә әйләнәчәк ич ул. Кайберәүләр кебек...
Бу сүз көрәштерүне елмаеп тыңлаган Ильяс тагы да кычкырып көлеп җибәрде.
– Ә миңа аспирантурада калырга тәкъдим иткән иделәр.
– Во, анда керсәң, бәлки, син дә, Кадыйр абый кебек, акыллы булып калалырсың.
– Мин риза булмадым.
– Әйттем ич!..
– Синдәй шыр тиллеләрне һич югында тиле-миле дәрәҗәсенә күтәрер укытучылар да кирәк бит...
Күпме дәвам итәр иде икән бу тел чарлашу, ата кеша өстәлгә җиңелчә сугып, аны туктатып куйды.
– Йә, юешборыннар, кончай базар! Ильяс улым, барыбыз исеменнән дә сине тормышыңдагы тәүге үрне уңышлы яулавың белән котлыйм. Әле үрләр алда да булачак. Биегрәкләре дә, текәрәкләре дә. Аларын да үтә алырсың дип ышанам. Без – Тимергалиннар, ата-бабаларыбыз каршылыклар алдында беркайчан да җебеп төшмәгән. Бүгенге шатлыклы мизгелдә менә бу өстәл тирәли җыелган яшь буын Тимергалиннар да киртәләр алдында каушап калмаслар, намусларын сатмаслар, һәркайчан да кеше булып калырлар, дигән теләк телисем килә. Ә хәзер балигъ булганнарыгыз бокалларыгызны күтәрегез, балигъ булмаганга да компотлы стаканын чәкәштерергә рөхсәт ителә. Бүген аз-маз мөмкин. Башка вакытларда хәмерле табыннардан читтә йөрергә тырышыгыз.
Килен кеше, миңа ярамый дигән ишарә ясап, бокалын читкә этәрде. Башкалар йорт хуҗасы тәкъдимен кабул иттеләр.
Дәүләт Гыйрфановичның өендә дә, эшендә дә күп сөйли торган гадәте юк. Әле аның, бәлки, гаиләсе каршында тоткан нотыкларның иң озыны булгандыр. Аның педагогик белеме юк. Әмма баланы сүз белән түгел, шәхси мисал белән тәрбияләү отышлырак икәнен ул һәрвакытта да яхшы аңлады, исендә тотты. Шаян уллар аны бүлдермәде, игътибар белән тыңладылар.
Шау-гөр килгән кичке авыл өстен җай гына төнге тынлык каплады. Каравыл тавы артыннан кызарып килеп чыккан тулы ай, тоныклана төшеп, күк көмбәзе буйлап төнге сәяхәтенә чыкты. Авылның теге башыннан, мәдәният йорты ягыннан, яшьләрнең гүләшүе ишетелеп китә дә, икенче баштан гармун моңы, аңа кушылып җырлаган ир-ат тавышы яңгырый.
 
Әйт, авылым, кайда соң җыр?
Кайда соң моң, әйт, урам!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
 
Мунча кереп чыккан Дәүләт Гыйрфанович, ясап куелган чәенең суынып баруына да игътибар итми, әлеге җырга колак сала-сала, уйларына бирелеп утырды. Ильясы баянын тотып, теге икәүсе бер яшьлектә, бер картлыкта дип шаярышып, чыгып киттеләр. Чыгып киттеләр дә, үзләре әйтмешли, йоклаган кызларны йокыларыннан уятып, урам кыдырып йөриләр. Ярар, уртанчысы кәләш әйттерергә өлгереп җиткән егет ди, өлкәне бит хатын ире, бүген булмаса иртәгә ата булырга тора. Хәер, Настясы каршы килмәде ич, яшьлеген исенә төшереп бер йөреп кайтсын, дип уйлавыдыр инде. Ә кечесе? Аңа бит әле кызлар турында уйларга иртәрәк. Унынчыны тәмамлыйсы, институтка керәсе бар. Ничә яшьтә әле? Уналтыдамы... Йә, ярар, ятарга кирәк. Иртәгә бәйрәм түгел...
 

2


Һәр яңа себерке үзенчә себерә, диләр. КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре Кирьянов эшкә тотынуы булды, обкомда эшләү тәҗрибәсен күз уңында тотып, булса кирәк, уңыш җыю штабы оештырып җибәрде. Үзе – штаб начальнигы, икенче һәм өченче секретарьләре, шәһәр комитетының бүлек мөдирләре, район советы башкарма комитеты рәисе белән аның урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, элеватор директоры, ГАИ башлыгы...
Көн саен иртәнге җидедә штаб әгъзалары беренче бүлмәсендә җыела. Ул рация аша хуҗалык җитәкчеләрен барлап чыга, һәр хуҗалыктагы эш барышына үзенчә бәһа бирә, берәүләрне аз-маз булса да мактый, икенчеләрен шелтәли, өченчеләренә «бюро» атлы күсәген болгый. Штаб әгъзаларына да берәм-берәм «өлеш» чыгара. Бу, аның үзенең сүзләре белән әйткәндә, «көчергәнеш тудыру», «көчергәнештә тоту» дип атала.
Бүгенге «көчергәнеш тудыру» башка көннәрдәгедән әллә ние белән аерылмады. Кирьянов авызыннан чыккан «мат»лар да гадәттәгедән күбрәк яңгырамады. Беренче чыгышын тыңлаганда, Дәүләт Гыйрфановичның шул «мат»ларның исәбен алып утыру гадәте бар. Кирьянов авызыннан чыккан әлеге тозлы-борычлы әйтемнәр гадәттәгедән бик артып китмәде. Кычкырса, шул биш мәртәбә кычкыргандыр, алары да күсәк булып «Кызыл башак» колхозы рәисе Хисмәтов башына төште. Имеш, эшләрен юньләп оештыра белми. Башкалар уңыш җыюны полным ходом алып барганда, моның комбайннары әле басуга да чыкмаган. «Сам приеду, устрою я тебе!..» – дип тәмамлады Кирьянов чыгышын. Хисмәтовка карата ни кыласын, күрәсең, әле үзе дә уйлап җиткермәгән иде.
Дәүләт Гыйрфановичка күршесе жәл булып китте. Яшь шул әле, рәис булып икенче генә ел эшли. Басулары да әллә ни уңдырышлы түгел, тау да чокыр, тау да чокыр. Җитмәсә, ел саен дип әйтерлек алышынып торган түрәләр дә хуҗалыкны бик нык какшаткан. Егетне көн дә түпәләргә түгел, ярдәм итәргә кирәк. Югыйсә, сындырачак бит. Форсат табып барып, киңәшләр биреп, азрак дәртләндереп кайту комачауламас иде. Ни дисәң дә, хезмәт юлын, агроном булып, Дәүләт Гыйрфановичта башлады. Тырыш... Рәиснең ирексездән аңын биләп алган шушы уйларын Кирьяновның соңгы сүзләре бүлде.
– Бүгенге планымда «Уңыш»ны барып күрү. Тимергалин, сәгать унберләрдә ындырыңда бул, туры шунда килеп төшәрмен.
Рәиснең кашлары җыерылды, ул бүлмәсендә утырган ярдәмчеләренә сөзеп карап чыкты.
– Ишеттегезме, җәмәгать, беренче үзе килә.
Җирән чәчле, сипкелле йөзле парторг Гозәеров урыныннан ук сикереп торды.
– Нигә килә икән, Дәүләт Гыйрфанович, белмисезме?
– Белмим. Күпме беренчеләр белән эшләргә туры килде, берсе дә мактарга йөрмәде. Монысы гына мактап китмәсә...
Парторгның кызыл йөзе тагы да кызара бирде, сипкелләре бүртенешеп киткәндәй булды.
– Минем әле кыр станына лозунглар да эленмәгән, Дәүләт Гыйрфанович, «Сугышчан листовкалар» да юк. Китим әле.
– Бар, лозунгларыңны эл. Ашханәдәге кызларны да кисәтергә онытма. Кирәк була-нитә калса, андагы суыткыч та буш тормасын. Гозәеров, аңлавын белдереп, баш селекте һәм эшлекле кыяфәт белән рәис бүлмәсеннән чыгып китте. Дәүләт Гыйрфанович парторгы артыннан көлемсерәп карап калды, карашын баш белгечләренә юнәлтте. «Уңыш» колхозының эше беренченең анда килү-килмәвенә бәйле түгел, сөйләшүнең калган өлеше хәл ителмәгән, әмма бүгеннән хәл ителергә тиешле эре һәм вак мәсьәләләргә арналды.
...Ындыр табагында эш кайный. Рәис, туры, басудан кайткан ашлыкны җилгәргечкә көрәп торучы кыз балалар эргәсенә килде.
– Йә, кызлар, эшләр ничек бара?
Башка чакта тәтелдәп торган кызлар уңайсызланып калдылар, башларын аска иделәр. Рәис хәтле рәис үзе аларның хәле белән көн саен кызыксынып тормый ич!
– Яхшы, Дәүләт абзый, яхшы... – диештеләр алар, оялчан елмаеп. Тик колхоз ашханәсендә эшләгән Мәдинә кызы Фирүзә генә түшенә төшкән калын толымын җитез хәрәкәт белән артка ташлады, сөрмәле кара күзләрен рәис күзләренә төбәде. Һай, чибәр булып үсеп килә мәлгунь! Кемнеңдер бәхетенәме, әллә бәхетсезлегенәме?
– Яхшы дип, бик үк яхшы да түгел шул, рәис абзый. – Ул агач көрәген Дәүләт Гыйрфановичның борынына ук китереп төртә язды.
– Менә мондый ярты көрәк белән ашлык көрәп буламы? Юк! Ә безнең барыбызның да эш коралы ярык та китек. Аннары, Камыр Фәезне комбайннан ашлык ташырга кем кушкан аны? Фермадан тизәк чыгарырга да ышанып тапшырмаслык бер булдыксызга... Машинасын юньләп ремонтламаган, әрҗәсен ямамаган. Комбайннан ындырга кайтып кергәнче ярты ашлыгы коелып кала. Менә бу арыш сибелгән сукмакны карагыз әле, Фәез сукмагы ул!.. Кем икәнлеген белми, безгә үрелеп маташа...
Кызлар шырык-шырык көлештеләр. Дәүләт Гыйрфанович үзен такта янында сүз дәшәлми торган укучы баладай тойды. Ну күрсәтәчәк әле ул күрмәгәннәрен завхозы белән завгарына!..
Колхоз рәисен уңайсыз хәлдән арыш көшеле аръягына килеп туктаган «Волга»сыннан чыгып килгән Кирьянов коткарды.
– Нәрсә, Дәүләт Гыйрфанович, укучылар белән тәрбияви әңгәмә оештырдыңмы? – Секрктарь бер колхоз рәисенә, бер эш башларга кыймый торган кызларга карады.
– Әйе, әйе, Юрий Петрович, әңгәмә дә үткәрәм, үземә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен дә тыңлыйм...
– Тәнкыйть сүзләре? Мин әле мактаулы колхоз рәисен тәнкыйтьләргә минем генә хакым бар, дип исәпләсәм?..
– Сезнеке ул вазыйфагызга ярашлы. Менә мондагысы конкретрак та, әчерәк тә. Ярар, анысы инде... Менә әле Зөлкарнәева Фирүзә атлы комсомолкабызны шушы төркемгә халык контроле рәисе итеп билгеләдем.
Кызлар бер-берсенә шаян ишарәләре белән нидер аңлаткан булдылар да яңа бушатылган йөкне җилгәргечкә көри башладылар. Беренче секретарь йөгерә-атлый килеп җиткән ындыр мөдиренә ваемсыз гына кул бирде, сынаулы итеп ындыр ыгы-зыгысын күзеннән үткәрде.
– Эшләр ничек бара, завток?
Тәбәнәк буйлы какча ир:
– Ал да гөл, иптәш беренче секретарь... – дип җавап бирде.
– Ал да гөл булгач, нишләп ындырыңда кеше бик сирәк?
Әңгәмәнең кайсы якка борылырын чамалап, Дәүләт Гыйрфанович сагайды. Әле июль азагы гына, уңыш җыю башланып кына тора, беренче фикерләвенчә, ындырда икмәк өелеп ятарга тиеш микәнни? Авыл хуҗалыгы турында мәгълуматы бик сай, булса кирәк. Хәер, кайдан тирән булсын инде ул? Бер генә мәртәбә чәчеп караганы бармы да, урып караганы бармы? Рәис әңгәмәне үз кулына алуны кирәк санады.
– Арыш сугарга кичә генә төштек, Юрий Петрович. Арпаны, борчакны чаба башладык. Техника әзер, Алла биреп, көннәр генә аяз торсын...
– Син, рәис, коммунист бит. Гади коммунист кына түгел, горком бюросы әгъзасы. Булмаган Аллага сылтаныр вакытлар узган... – Кирьянов сүз табалмыйчарак тукталып калды, кесәсеннән кулъяулык чыгарып маңгаендагы тирен сөрткән булды, – Тизләтергә кирәк, тизләтергә! – дип өстәп куйды. – Дәүләт бураларына икмәк тапшыру планы зур, повышенное социалистическое обязательство... тагы да зуррак...
Дәүләт Гыйрфанович беренче секретарьнең тел төбен аңлады, тик аның бу мәсьәләгә керәсе килми иде әле.
– Йә, Юрий Петрович, эшне нидән башлыйбыз? – дип итәгатьле генә бүлдерде аның сүзен.
– Нидән башлыйбыз? Күрсәт хуҗалыгыңны: басуларың ни хәлдә, уңыш чамасы...
Тәҗрибәле җитәкчегә ни күрсәтү, ни күрсәтмәү турында озак уйланып тору кирәк түгел иде. Кунакның «Волга»сына икәүләп кереп утырдылар. Рәис шоферы «УАЗ»да артларыннан иярде. Актау ягына борылдылар, ярты чакрымлап баргач, басу юлына төштеләр, Тынбулакны кичтеләр.
– Матур елга, балыгы да юк түгелдер инде? – диде секретарь, уңайсыз тынлыкны бүлеп.
Елгасы матур да ул, күперсез интегәбез, Юрий Петрович. Әле менә тавык атлап чыгарлык. Яз килсә, Каран бригадасы да, Артыш та бүленеп кала. Чәчүгә орлыкны аръякка тракторларга төяп чыгарабыз, ягулыкны бензовоз белән утыз чакрым урап ташырга мәҗбүрбез. Халыкның, мәктәп балаларының этләнүе... Проект-смета кәгазьләре дә күптән әзер. Тик колхоз көче белән генә башкарырлык эш түгел.
– Ярар, мин райбашкарма рәисенә әйтермен. Мәсьәләне ныклап өйрәнсеннәр дә, бюрога чыгарсыннар. Бюро исеменнән республика Министрлар Советына мөрәҗәгать итәрбез. Алар – Мәскәүгә... Бәлки, киләсе ел төзелеш планына тыгып җибәреп тә булыр. Тик үзең дә йоклап ятма, иптәш Тимергалин. Кул куелган кәгазьләргә аяк өстәсәң генә эш чыгарып була ул.
Дәүләт Гыйрфановичның күңеленә җылы кереп китте. Бу – гомер буе халыкны интектергән, колхоз эшләре барышына аркылы киртә булып яткан бер мәсьәлә. Тик... нигә соң бер кечкенә елга аша күпер салу Мәскәүдә хәл ителергә тиеш. Тынбулак аша күпер салу зарурлыгын мондагы колхозчылардан анда аныграк беләләр микәнни?.. Гарьлек!.. Колхоз рәисе, күңелендәге шатлык хисе белән бергә туган, күңелсез уйларына кабарырга ирек бирмәде.
– Сезнең яктан этәреш кенә булсын, Юрий Петрович, – диде ул, йөзенә елмаю чыгарып. – Уфа юлын да таптаячакмын, кирәк икән, Мәскәүнекен дә... Ә балык ягына килгәндә инде... Бар ул. Бәлки дим, берәр форсат табып ухага да килеп чыгарсыз?..
Беренче, аның кайгысы түгел әле монда дигәнне белдереп, кул гына селтәде. Шофер бу ишарәне үзенчә аңлады, Алампи басуы читендә машинасын туктатты. Төштеләр. Кирьянов, бер башак өзеп алып, учында угалады, балавыз хәлендәге бөртекләрне чәйнәп карыйсы итте.
– Бу арышыгыз нишләп һаман өлгермәгән? Соң чәчтегезме? – диде ул, битәрле карашын рәискә төбәп.
– Арыш түгел бит ул, Юрий Петрович, кылчыклы бодай, Вакытында чәчелде, бер ун көннән өлгерәчәк.
Кирьяновның түгәрәк йөзе бурлат төсе алды, кашлары җимерелде. «Өйрәтмә мине! Кайсы бер нәрсәләрне мин синең чаклы гына беләм!» – дип җикерүдән үзен чак тыеп кала алды. Тик ничек җикерсен инде? Шәһәр хуҗасы гына түгел, район хуҗасы була торып та, арыш белән бодайны бутады ич!..
– Ярар, бодай икән, бодай. Невелика разница. Бу басудан күпме уңыш көтәсең, рәис?
– Уңышны җыеп алгач үлчиләр, Юрий Петрович. Шулай да утыз центнердан ким булмас дип чамалыйм.
– Киметәсең, рәис, киметәсең. Мин әле җыелмаган ашлыгыңны кырып-себереп алып китәргә дип килмәдем, әмма җыелганын яшереп калдырырга да юл куймам!..
Матур гына башланган әңгәмәнең кискен төс ала баруына Дәүләт Гыйрфановичның эче поша башлады. Кунак балык белән кызыксынгач, ул, рация аша парторгын табып, берәр чиләк балык хәстәрләргә әмер бирергә дә уйлаган иде. Ләкин Кирьяновның мыжый башлавы аны бу уеннан кире кайтарды. Ныклап танышып өлгергәннәре юк, талашырга иртәрәк бит әле.
Кирьянов КПСС Актау шәһәре комитетының беренче секретаре булып сайланганнан бирле, Тимергалин, әгъза буларак, бюроның өч утырышында катнашты. Тик, анда авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралмагач, бик кысылып бармады. Яңа беренченең тормыш тәҗрибәсе саерак – шуны гына аңлады. Свердловск өлкәсенең бер шәһәрендә, завод бистәсендә үскән. Политехник институтның төзелеш факультетын тәмамлаган, сантехник җиһазлар буенча белгеч... Юллама буенча Уфага эләккән. Яшь инженерның активлыгын күреп, төзелеш оешмасының парторгы итеп сайлаганнар, аннары өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп үрләткәннәр. Менә хәзер республиканың иң зур районнарының берсенә ул хуҗа. Үз бәһасын төшерми өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле аңа, ә ул өйрәтеп маташа. Дәүләт Гыйрфановичны аның кырысрак холкы турында кисәтеп куйганнар иде инде. Югыйсә, хуҗалыкка тәү килүендә үк болай кыланмас иде.
Борчак басуында беренче секретарь ара-тирә коелган борчакны җирдән чүпләп маташты.
– Иртәгә чабарга төшәбез, Юрий Петрович. Комбайннар әзер, – диде Дәүләт Гыйрфанович түрәнең битәрле карашына җавап рәвешендә. Өлгереп җитеп кенә килә, биш-алты бөртек коелган икән – анысы инде була торган эш.
Кыр станына килеп җиткәндә, комбайнерлар дүрт йөз гектарлы Бәдри басуы арышын сугып бетеп, икенче басуга төшәр алдыннан төшке ашка җыелган иделәр. Парторг Гозәеров вагончыкка: «Хөрмәтле игенчеләр! Уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алыйк!» дигән лозунгысын кагып куйган да, читкәрәк китеп, күзләрен кыса төшеп, эше белән соклана. Агроном Саттаров өстәл тирәли утырышкан комбайнерларга кызып-кызып нидер исбатлап маташа. Аш бүлүче Мәдинә казан белән өстәл арасында мәш килә. Ярдәмче малайлар вагон артында, юктан көлке табып, шыркылдаша.
– Саумы, лачыннар! – дип йөзенә ясалмарак елмаю чыгарды Кирьянов. Парторг, йөгерә-атлый килеп җитеп, куш учы белән беренченең ваемсыз гына сузган кулын кысты. Үзе, ирләр ягына борылып, нишләп утырасыз, зур түрәне басып каршы алыгыз, дигән ишарә ясады. Тик урыныннан агроном гына сикереп торды, калганнары тыйнак кына сәлам бирделәр, кунакларны табынга чакырдылар. Таллыяр халкы менә шундыйрак шул ул: кечене кимсетми, өлкән алдында артык өлтерәми. Беренче моны ничегрәк кабул итәр: үзен санга сукмауга исәпләрме, әллә игътибар бирмәсме? Шулай да, бәласыннан баш аяк, Дәүләт Гыйрфанович сүзне көлкегә борырга уйлады.
– Лачыннар дигәннән, егетләр, беләсезме армиядә бер старшина кыен хәлдән ничек чыккан. Ротаны тезеп куйган да сорау биргән:
«Боецлар, әйтегез әле: кошлар акчага мохтаҗмы?» Алары бертавыштан: «Никак нет, товарищ старшина!» – дип җавап биргән. Старшина җилкәсен тырнагандай иткән дә: «Ну, соколы, ваши деньги я пропил!» – дип салдырган.
Кирьянов көлеп җибәрде, аңа башкалар да кушылды.
– Акча кирәктерме-юктырмы, әммә лачыннар да ашамый тора алмыйдыр ул. Кая, Мәдинә, өстәлгә утырт, булмаса. Әйдәгез, Юрий Петрович, безнең ялан кухнясы сыеннан авыз итик.
Рәис, секретарьне озатканда, колхоз ашханәсенең кунаклар бүлмәсендә сыйларга ният тоткан иде. Гозәеров та аның колагына, барысы да әзер дип, пышылдап өлгерде. Тик килүенең төп максаты билгеле түгел, эшләр барышы турында уңаймы-киреме фикерен әйтеп өлгермәгән, аның сыйлану-сыйланмауларга мөнәсәбәте рәискә әлегә караңгы – ул кунакны монда гына ашатып озатырга чамалады.
– Йә, егетләр, эшләр ничек бара? – дип өзелгән әңгәмәне ялгап җибәрде беренче секретарь, өстәл артында урын алгач. Гаепле укучыдай сикереп торган Саттаров: «Иптәш секретарь...» – дип сүз башларга уйлаган иде дә, Дәүләт Гыйрфанович кырыс карашы белән аны туктатып куйды.
– Гайфулла, син монда иң өлкәне, Юрий Петровичка хәлләрне син аңлат.
Билгеле кино артисты Бурковка охшаган ирнең күзләрендә шаянлык чаткылары пәйда булды.
– Ничек булсын инде, Юрий Петрович, тәүге ел чәчмибез, тәүге ел урмыйбыз, кытыршылыклар юк дип әйтеп булмый, «Уңыш» игенчеләре быел да сынатмас. Түкми-чәчми быел да урып алырбыз, Аллаһы боерса, колхоз бураларына да түкми-чәчми салырбыз.
– Колхоз бураларына түгел, дәүләт бураларына...
Гайфулла кызармады да, тотлыкмады да.
– Әйе, әйе, дәүләт бураларына да. Анысы үзеннән-үзе аңлашыла... – дип өстәде.
– Алай булса әйт әле... кызганычка каршы, әлегә таныштырмадылар...
Әңгәмәгә кысылуны Гозәеров кирәкле санады.
– Алдынгы механизатор Гайфулла Шәрипов, Юрий Петрович. Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры, коммунист.
– Алай булса, әйт әле, коммунист Шәрипов, колхозыгызның дәүләткә иген тапшыру планы күпме?
Гайфулла тотлыгып калды, аңа уңайсыз хәлдән ничек тә чыгарга кирәк иде.
– Безнең эш – сөрү, чәчү, җыю, иптәш секретарь. Күпме тапшыру турында начальство баш ватсын.
Кирьяновның йөзе җимерелде.
– Ә менә әле тәмамлаган басуыгыздан күпме уңыш җыеп алдыгыз.
Бәласыннан баш аяк, монысын да әйтәлми торса, дип, булса кирәк, Саттаров сикереп торды.
– Унөч мең ике йөз центнер, Юрий Петрович. Гектар куәте утыз сигез центнер булды.
– Монысы начар түгел, – секретарь парторгка шелтәле карашын ташлады. – Ә менә икенче нәрсә никуда не годится, иптәш секретарь парткома колхоза. Коммунист, алдынгы механизатор, орден кавалеры алдында торган бурычны белми. Кайда монда агитация? Кайда пропаганда? Как бы үзеңә горком бюросы алдында җавап бирергә туры килмәгәе. – Рәиснең сүзгә кушылырга чамалавын сизеп, аңа борылды. – Председателең белән бергә... – дип өстәп куйды.
Уңайсыз тынлык урнашты. Дәүләт Гыйрфановичны колхозчылары алдында болай кимсеткәннәре юк иде әле. Ул тупас җаваптан үзен чак-чак тыеп калалды.
– «Уңыш» моңа чаклы сынатканы булмады, быел да сынатмас. Шулай бит, егетләр! – дип урыннарыннан кузгала башлаган комбайнерларга карады.
– Шулай инде, анысы шулай... – диештеләр ирләр.
Беренче секретарь әңгәмәнең болай очлануы белән риза түгел иде.
– Моңа чаклы да моңа чаклы, дип фәлсәфә сатмагыз. Ул сүзләрегезне онытыгыз. Бу ел – особый ел.
– Нинди особый ел ул, иптәш секретарь? – Гайфулла бер Кирьяновка, бер Тимергалинга күз ташлады.
Хәзер инде беренче секретарь үзе тотлыга язды. Мин район хуҗасы булып эш башлаган ел, дип әйтәлми бит инде ул.
– Актау районында игеннең ишелеп уңган елы. Безнең бурыч хөкүмәткә иген тапшыру планын тутыру гына түгел, аны бермә-бер арттырып үтәү. Һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белергә, уңышны кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә сез әле сузасыз, һаман борчакка төшмәгәнсез...
Ирләр, башларын иеп, комбайннары ягына атлады. Кирьянов белән Тимергалин сөйләшми-нитми генә авылга кайтып җиттеләр.
– Көн кыздыра, Юрий Петрович, сусагансыздыр, ашханәгә сугылып кымыз эчеп чыгыйк, – диде рәис, авыл очына килеп кергәч.
– Җайлап утырырга вакыт юк, правлениеңә кереп сөйләшик тә, юлда булуым яхшы, – диде секретарь коры гына.
Колхоз идарәсе буш иде. Секретарь кыз Гөлсинә машинкасында «тек», «тек» килә дә, икенче бүлмәдән диспетчерның «Сармат», «Сармат» дип кычкырганы ишетелә. Шоферы Җәүдәт алып килгән кымызны Дәүләт Гыйрфанович стаканнарга салды. Аз-маз уртладылар да беразга тынып калдылар. Ниһаять, Кирьянов телгә килде.
– Беләсеңме, Дәүләт Гыйрфанович, быел иген тапшыру буенча өстән нинди план төшерелгәнен?
– Ник белмәскә, сиксән мең тонна. Шуның җиде меңе – безнең «Уңыш» өлеше. Үтәрбез дип уйлыйм. Көне-төне басудан кайта алмаган механизаторлар бу санны әлегә хәтерләрендә калдыра алмаган икән...
– Ярар, ярар, үпкәләп барма. Сиксән меңе – план гына. Обком, партия-хуҗалык активы җыелышы үткәреп, повышенное социалистическое обязательство принимать итәргә куша. Йөз мең! Өлкә комитетының икенче секретаре үзе килергә җыена. Өстәмә егерме меңнең ике мең тоннасын сиңа алырга туры килер. Алырга гына түгел, җыелышта менә шушы инициатива белән чыгыш ясарга, башка хуҗалык җитәкчеләренә үрнәк күрсәтергә...
Дәүләт Гыйрфановичның йөрәге телгәләнгәндәй булды. Ул ярсып кызып китәргә дә әзер иде, ләкин тыштан тынычлык саклап кала алды.
– Мин?.. Гаепкә алмагыз, Юрий Петрович, ләкин намусыма каршы барып, чыгыш ясый алмыйм. Заданиены ул чаклы арттыру – безне пычаксыз сую бит ул...
– Задание түгел, Дәүләт Гыйрфанович, үзегез кабул итәчәк югары социалистик йөкләмә.
– Социалистикмы, капиталистикмы – барыбер тагы колхоз келәтләрен себерергә туры киләчәк. Минем дүрт мең гектар бөртеклеләр. Гектарыннан егермешәр центнер алсам да, бар чыгышы сиксән мең центнер чыгачак, дигән сүз. Сез шуны тоташы белән тапшырып бетәргә кушасыз. Орлыкка нәрсә кала? Малга? Халыкка?..
– Ах, иптәш Тимергалин! Горком бюросы әгъзасының сәяси томаналыгы борчый мине!.. Ничек инде ул социалистикмы, капиталистикмы? Хилаф сүз сөйлисең ич!.. Гектарыннан егермене түгел, утызны, утыз бишне алырсыз. Гомум җыеныгыз ун ике мең тоннага тула икән, тугыз меңе инде аның дәүләткә фарыз эш. Хезмәт Кызыл байрагы ордены эргәсенә Ленинны тагып җибәрәсегез килмимени?
– Колхозчыларны ач калдыру исәбенә... килми. Җилгә каршы төкереп булмый, йөкләмәне, бәлки, үтәргә дә туры килер, әмма партия-хуҗалык активы җыелышында чыгыш ясамаячакмын.
– Син ясамасаң, ясаучылары табылыр... Көтмәгән идем синең тарафтан мондый кирелекне. Уртак тел табарбыз дип уйлаган идем. Жәл... жәл...
Кирьянов Тимергалин белән салкын гына саубуллашты. Аны озатып кергәч, рәис озак кына башын тотып уйланып утырды. Җиде меңе әле колхоз күтәрерлек йөк, тугыз мең – авыр булачак. Эрләмәгән, сукмаган – улым сиңа бер ыштан, ди торган иде аның мәрхүм әнисе. Урысларның «делить шкуру неубитого медведя»сы да шуңа туры килә инде. Әле яңа урып-суга башлаган икмәкне дә тартып алырга гына торалар. Дәүләт Гыйрфанович аңлый: илнең җитәрлек күләмдә икмәк запасы булырга тиеш. Тик шул игенне үстергән колхозчы да бит икмәкне кибеттән сатып алырга тиеш түгел. Ярый, унбиш мең үк булмаганда да, бер унөч мең җыеп алды ди. Ике меңе – орлыкка, ике меңе – халыкка, тугыз меңе – хөкүмәткә... Мең ике йөз сыер малын салам белән силоста гына тотармы? Ә сарыклары?..
Рәиснең күңелсез уйларын телефон шалтыравы бүлде, парторг Гозәеров иде.
– Нәрсә, Дәүләт абый, әллә Кирьянов кайтып та киттеме?
– Китте шул.
– Мин бит ашханәдә сый әзерләткән идем. Эчемлек тә алдым, тавык та тутырттырдым... Нишлибез?
«Кадалып кит тавыгың белән!» – дип сүгенәсе килде рәиснең. Тик үзен борчыган мәсьәләдә парторгның гаебе юклыгын аңлый иде ул.
– Тире җыеп күн эшлибез, Фәрих Юнысович. Суыткычка тык. Озак көттермәс, икенче секретарь дә килеп җитәр. Ул сыйланырга ярата...
Дәүләт Гыйрфановичка капка төбендә, чыбык тотып көтүдән сыерын каршыларга чыккан күршесе, Хисмәт карт сәлам бирде.
– Нәрсә, Дәүләт күрше, Киреҗан килеп киткән диләр. Исемен җисеменә туры китереп, юри генә йөриме, әллә чынлапмы?
Авыр уйларыннан һаман да арына алмаган ирнең аңына бу сорауның мәгънәсе капыл гына барып җитмәде.
– Нинди кире җан инде ул, Хисмәт абзый?
– Соң, горком хуҗасы, дип әйтүем.
Дәүләт Гыйрфанович кычкырып көлеп җибәрде. Кулъяулыгын чыгарып яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә, бераз дәшәлми торды.
– Ә, Кирьяновмыни? Исеме Юрий булса да, үзе чынлап йөри.
– Чынлап йөргәч, юньлегә түгел инде ул. Уңыш җыю чорында килсәләр, алар сыпырырга килә. Тик син, Дәүләт энем, күңелеңә авыр алма инде. Югыйсә, йөзең бик борчулы. Теге Мыегы сыпырды-сыпырды, сыпырып бетерә алмады, Пеләше сыпырды-сыпырды, сыпырып бетерә алмады, бу Кашы да бетерә алмас, Аллаһы боерса. Без әле...
– Ну тел дә соң үзеңдә, Хисмәт абзый! Шул телең аркасында ун ел әллә кайларда йөреп кайтуыңны оныттыңмыни?
Хисмәт карт көрсенәсеме, уфтанасымы урынга мыек астыннан елмайды.
– Ун ук түгел, сигез генә ел. Сталин җан тәслим кылгач, чыгардылар ич. Коми сәхифәләре менә монда җуелмас хәрефләр белән язып куелган, Дәүләт энем. Тик хәзер, Аллага шөкер, сүз өчен ун ел бирмиләр бит инде.
– Ун ел бирмиләр, әмма партбилетсыз, дәрәҗәсез, эшсез калдыралар.
– Сезне ул калдыралар, күрше, сезне... Шуның өчен сак бул, кирәккән-кирәкмәгәндә әтәчләнеп барма.. Ә мин, урыс әйтмешли, вольная птица!.. Син Таллыярга бик тә кирәк...
 

3


Әллә ничек кенә китеп бара Кирьяновның тормышы, һич тә ул планлаштырганча түгел. Шәһәргә, йә булмаса районга башлык булып утыру түгел иде аның уе. Актау партия оешмасы шәһәр коммунистларын да, авылныкыларны да берләштерә. Шартлар икеләтә катлаулы. Беренче секретарь булып катлаулы төбәкләргә сайланган кайсы берәүләрнең ике-өч ел эчендә муен сындырганнарының шаһиты булганы бар аның. Район үзәге вазыйфасын үтәгән Актау шәһәре әле яңарыш,үсеш чорын кичерә. Районның шартлары һич тә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява»сына туры килми. «Зона рискованного земледелия» дип атый бу төбәкне авыл хуҗалыгы белгечләре.
Әйе, планнары икенчерәк иде Кирьяновның. КПСС өлкә комитетының төзелеш бүлеге мөдире пенсиягә җыена. Ә Кирьянов авыл хуҗалыгы бүлегендә төзелеш эшләре өчен җаваплы инструктор булып эшләде. Ул авыл җирендәге бөтен төзелешләрне күз уңында тота, исәбен алып бара, белешмә яза. Беренче, районнар буйлап чыкканда, кемне алып чыга? Кирьяновны! Теге, йә бу мәсьәләне хәл иткәндә аңлашылмаучылык чыкса, бөтен иярченнәре арасыннан карашы белән аны эзләп таба, аның фикерен тыңлый. Димәк, күпләрнең күзаллавынча, төзелеш бүлеге мөдире вазыйфасы да Кирьяновка эләгергә тиеш иде. Ә Кирьяновның нәфесе хәтта мөдир биеклеге белән генә дә чикләнми. Башта мөдир, аннары... секретарь ... КПССның Башкортостан өлкә комитеты секретаре! Горур яңгырый!..
Һәм менә... Узган кыш уртасында Актау язгы ташкындагы кебек шаулап, дулап алды. Күптән монда беренче секретарь булып эшләгән Сәхиповны эшеннән бушаттылар. Имеш, исәнлеге бик какшаган да, гариза язган. Фатир бүлүләр белән шаярган дип, ачып салалмыйлар ич инде. Алай эшләсәң, партияның гади халык арасында нинди абруе калсын? Аның урынына өлкә комитет тәкъдиме белән Кирьяновны сайлап куйдылар.
«Назвался груздем, полезай в кузов», – ди торган иде, Юра кечкенә чагында, аның авылда яшәгән бабасы. Аңа хәзер ни эшләргә кала? Тырыска ныклап менеп утырырга. Сүзен – сүз, эшен – эш итәргә. Белгечләр әйтүенә караганда, басулар яхшы хәлдә, уңыш мул гына булыр кебек. Менә шуннан файдаланып, үзенә мөмкин хәтле файда алырга, алга, биеккә сикерү өчен ышанычлы трамплин әзерләргә.
Ә «Уңыш» рәисе каты чикләвек булып чыкты. Ничего, чыгышны ул ясамаса, башкалары табылыр. Шишканов чыгыш ясар. Аның арт ягы бик үк таза түгел, каршы килеп тора алмас, шатлана-шатлана ясар!..
Икенче көнне таң белән Кирьянов киңәшмә җыйды. Райбашкарма комитеты рәисе Дамир Гаффарович секретарь Нинадан: «Нинди мәсьәлә белән?» – дип төпченеп караган иде, анысы: «Белмим. Мәсьәлә урында. Кече түгәрәк», – дип, әллә тынычландырыды, әллә тынычлыгыннан җуйдырды. Хәер, бу чорда көтелмәгән нинди мәсьәлә булырга мөмкин инде?.. Уңыш җыю барашыдыр...
Ул үз хезмәткәрләре белән башлаган оперативкасын тиз генә тәмамлап куйды да, шәһәр комитетына ашыкты. Беренченең эш бүлмәсенә кергәндә, икенче секретарь Мирхаким Шәйбәков белән идеология секретаре Ленара Котдусова анда иделәр инде.
– Йә, – диде Кирьянов, барысына да сынаулы карашын ташлап. – Уңыш җыюны башлап җибәрдекме инде?..
Икенченең һич кирәкмәгәндә дә беренче сүзен хуплау гадәте бар иде.
– Аллага тапшырып, башладык, Юрий Петрович, – диде ул, кулын кулга уа-уа. – Алла ярдәме белән тәмамлап та куярбыз, шәт...
– Аллага гына ышанып утырсаң, тәмамларсың пычагым. Ленара Фәриховна, безнең второебыз бик дини кеше булып киткән, ләбаса. Идеология эшегез чатанлый, булса кирәк. Ныклабрак тотыныгыз... – Ә хәзер... шутки в сторону. Күпме? – Кирьянов карашын Гыйбадуллинга төбәде.
– Бүгенгә, Юрий Петрович, бер мең биш йөз гектар. Башлыча арыш. Арпа белән борчакка төшкән хуҗалыклар да бар. Ләкин анысы әле чаклы-чамалы гына. Гектар куәте – утыз ике центнер. Иң югары күрсәткеч «Уңыш» колхозында, утыз сигезгә җитә.
– Булдым мин кичә мактаулы «Уңыш»ыгызда, – дип бүлдерде беренче секретарь райисполком рәисенең сүзен. – Болай эшләре бара, әмма ал да гөл дип әйтмәс идем. Борчагы коела башлаган, әле һаман төшмәгәннәр. Комбайнерлар арасында агитация-агарту эше алып барылмый. Хәтта колхозның алган йөкләмәсен дә атап әйтәлмиләр. Комбайнга яңа утырган маңка малай булса, бер хәл. Шәрипов атлы алдынгы механизаторлары да ык-мык итеп тора. Коммунист, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры!.. – Беренче, кашларын җыерып, Ленара Котдусовага карады. – Сезнең эшегез аксый бу тәңгәлдә, Ленара Фәриховна.
– Соң, без бит инде партком секретарьләрен җыеп... – дип башлаган иде Котдусова. Кирьянов аның сүзен тупас рәвештә бүлде.
– Төкерим мин сезнең җыелышларыгызга. Одна болтовня! Где результат? Һич кичекмәстән бар хуҗалыкларны да йөреп үтәргә кирәк, ындырларда булырга, кыр станнарында... Колхоз рәисенең холкы да бу юлы миңа ошамады. Имеш, ул мактаулы җитәкче, имеш, ул – бюро әгъзасы! Кем безнең беренче ярдәмчебез булырга тиеш? Ә ул партия-хуҗалык активы җыелышында инициатива белән чыгыш ясый алмый. Имеш, аңа намусы кушмый. Ул, игенен җыеп алып, колхозы буралары на тутырып куя да, намуслы була. Ә без шул игенне дәүләт бураларына аткарып, намуссызлар булып калабызмы?
Кирьяновның, менә шулай кызып китеп, сүз очын әллә кайларга алып барып җиткерү холкын белгәнгә күрә, аны Гыйбадуллин бүлдерде.
– Йә, Юрий Петрович, темага якынрак килсәк булмыймы? Билгеле, Тимергалинның кайсы берәүләр кебек «айт» дигәнгә «тайт» дип тора торган гадәте юк. Әмма ул, алдына алса эшли торган, ышанычлы җитәкче. Аны, чыгымчы атны чыбыклагандай, куарга ашыкмыйк. Сүз бит, аңлавымча, йөз мең турында, өстәмә йөкләмә турында бара.
– Менә шул турыда сөйләшергә җыйдым да инде мин сезне, бюро әгъзалары. Алдан ук кисәтәм! Монда хәзер йөкләмә кабул итәргәме, аны үтәргәме-үтәмәскәме дигән сорау куелырга тиеш түгел. Партия-хуҗалык активы җыелышы үткәрергә, йөкләмә кабул итәргә, үтәргә. И точка! Йә Мирхаким Мирхәйдәрович, барлап үтик әле: кемгә күпме өстәмә яздыгыз.
Икенче секретарь калын итеп тамагын кырды, кыска борыны очына төшеп барган күзлеген күтәреп куйды.
– Безнең авыл хуҗалыгы бүлеге инде, Юрий Петрович, бу мәсьәләгә бик җитди карап эш итте. Кемнәрнең эшләре яхшы бара, кемнәрнең уңышы зуррак булырдай. Хуҗалык җитәкчеләренең шәхси сыйфатларын да, коммунистик идеяларга ни дәрәҗәдә тугры булуларын да исәптә тотып...
Кирьянов чак, ташла әле шул коммунистик идеяларыңны, дип ычкындырмады. Коры гына:
– Йә, дәвам ит. – диде.
– «Новатор» совхозына, мәсәлән, мең тонна, «Тугай» колхозына – сигез йөз илле, «Алга»га – өч йөз илле, «Уңыш» ка – ике мең ярым... Барлыгы – егерме ике мең.
Гыйбадуллин капыл икенче секретарьне бүлдерде.
– Ничек инде егерме ике мең? Безгә өстәмә егерме мең кирәк ич!..
– Анысы инде, Дамир Гаффарович, кечкенә хәйлә. Берәрсенең көче җитенкырамаса, икенчесенең ямаулыгы белән ямап куябыз, дигән сүз.
– Ничего себе, ике мең тонна ашлык – кечкенә хәйлә! Мирхаким Мирхәйдәрович, ташлагыз әле шул балаларча кылануыгызны. Йөкләмә зур. Моңа чаклы беркайчан да Актау районының хөкүмәткә ул чаклы иген тапшырганы булмады. Әйдәгез, менә шушы өстәмә саннарны тагы да бер кабат карап чыгыйк.
– Каралган бит инде, Дамир Гаффарович. Горкомның авыл хуҗалыгы бүлегендә наданнар утыра дип беләсезмени?
– Бездә дә наданнар утырмый. Минем авыл хуҗалыгы идарәсендә дә җир тырнап үскән егетләр. Юрий Петрович, мин бу кәгазьгә үзгәрешләр кертергә кирәк дип исәплим.
Кирьяновның йөзе бүртенә бирде.
– Тагы да нинди үзгәрешләр инде ул?
– Менә сез «Уңыш»ка өстәмә ике мең ярым тонна язгансыз, ә «Новатор» совхозына мең тонна гына. Билгеле, аның җирләре уңдырышлыгы ягыннан «Уңыш»ныкыннан бераз калыша, тик чәчүлек мәйданы өч мәртәбә артык ич. Асраган маллары «Уңыш»ныкыннан артмый. Дөрес буламы бу?
Бу сүзләр йокымсырый башлаган Котдусованы уятып җибәргәндәй булды.
– Тотасыз да шул «Новатор»га бәйләнәсез, Дамир Гаффарович, тотасыз да бәйләнәсез. Егет яшь, җегәрле, эшләргә ирек бирергә кирәк.
– Әнә шул яшь, әнә шул җегәрле. Бигрәк тә... – дип елмайгандай итте Гыйбадуллин. Беренче белән икенче елмаюның мәгънәсенә төшенделәр, булса кирәк. Идеология секретаре кызарып китте.
– Йә, нәрсә тәкъдим итәсең? – диде Кирьянов, сүзне кире ызанына төшереп.
– Шәһәр комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге әзерләгән саннарга бераз үзгәрешләр кертергә.
– Мин каршы! – дип урыныннан сикереп үк торды Шәйбәков. Аның райбашкарма комитеты рәисе белән борчагы пешмәгән чаклары еш кына булып тора. Өлкәнәеп барган икенче секретарь пенсиягә чаклы икенче булып утырырыннан курка. Моңа хәтле беренче итмәгәч, моннан соң итмәсләр инде. Хет Гыйбадуллинны, ул бит әле кырыгын да тутырмаган, берәр якка алып китсеннәр, йә булмаса чыгарып ташласыннар иде дә урынына Шәйбәковны утыртсыннар иде.
– Мин дә урысның «семь пятниц на неделе» дигән әйтеменә кушыла алмыйм, – дип коллегасы фикерен хупларга уйлады Котдусова да. – Хәзер инде барысына да билгеле йөкләмәне... – Ул «Новатор» совхозы директоры Шишкановның тынычлыгына куркыныч янавын сизеп алды.
– Бердән, – дип, учы белән өстәленә суга бирде Кирьянов. – Йөкләмә безнең кәгазьдә генә. Күтәренке йөкләмә кабул итү буенча партия-хуҗалык активы җыелышын дүшәмбедә үткәрәчәкбез, обкомның икенче секретаре Иваньков катнашлыгында. Алда шимбә, якшәмбе бар, ә хәзер Дамир Гаффаровичны тыңлап бетик.
– Тәкъдимнәр менә шулар, – диде рәис тыныч әмма катгый тавышы белән, – «Уңыш»ның бурычын ике мең тоннага калдырырга. Бу да күп әле. Тимергалин белән байтак чәкәләшергә туры киләчәк. Моны мин үз өстемә алам. «Новатор»ныкын мең ярым итәргә. Безнең Ленара Фәриховна Шишканов белән уртак тел таба белә. Минемчә, «Новатор»да агитация эше алып бару аңа кулайлырак булыр. «Тугай» совхозына – бер мең. Шәгали Нургалиевич – карт коммунист, бик каршылашып тормас, дип уйлыйм. «Кызыл башак» колхозына, минемчә, өстәмә бурыч йөкләргә кирәкми. Калган күрсәткечләрне Мирхәким Мирхәйдәрович тәкъдим иткән кимәлдә калдырырга.
Беренче азрак эндәшми утырды, аннары өстәл тирәли утырганнарга күтәрелеп карады.
– Принято, – диде ул, тагы да өстәлгә җиңелчә сугып. Синең бүлек, – дип Шәйбәковка карады. – Уңыш җыюның барышы турында ун-унбиш минутлык доклад, дәүләткә иген тапшыруның күтәренке йөкләмәләрен КПССның Актау шәһәр комитеты, халык депутатларының Актау район советы хуплавы турында район игенчеләренә мөрәҗәгать әзерли. Грамотно әзерләгез. Иваньков алдында йөзгә кызыллык килерлек булмасын. Шишкановны, Ленара Фәриховна, персонально сезгә беркетәм. Инициатива белән ул чыгыш ясарга тиеш. Теле тегермәнне яхшы тарта, шулай да, дүшәмбе көн иртүк килеп, миңа чыгышын күрсәтсен. Гомумән, берегезгә дә ял юк. Кул астындагыларыгызга да!.. Партия – хуҗалык активы җыелышында берәр крамольный сүз әйтеп ташламасыннар. Мин үзем байтактан бирле төзелештә булганым юк. Анда эшләр ничек бара икән? Кем белә, бәлки, Иваньков анда сугылырга да форсат табар.
 

4


Узган гасырның җитмешенче елларын, кайсы берәүләргә ияреп, «торгынлык чоры» дип атарга күнегеп киттек. Ә бит илдә бик зур төзелешләр җәелдерелгән чак иде: нефть, газ эшкәртү предприятиеләре, электр станцияләре, юллар, хәрби заводлар, торак, меңәрләгән социаль объектлар... Актау да бу казанышлардан читтә калмады. Районда мал фермалары, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учаклары төзелеп яту өстендә. Быел сафка кертелә торганнары да байтак, киләсе ел планындагылары да бар, әле проект хәлендәгеләре дә җитәрлек. Әмма Актау халкы «төзелеш» дигәндә, иң тәү шәһәрдә төзелеп яткан «Комета» заводын күз уңында тота. Шәһәрнең көнчыгыш өлешендә өч ел элек котлован чокый башлаган иделәр. Зур төзелеш оешмасы «Актаустрой» трестына генераль подрядчы булу бурычы йөкләтелде, башка шәһәрләрдән дә төзүчеләр китерделәр. Ятак, ашханә төзеделәр. Мәскәүдә, Харьковта, Казанда, Уфада институтлар тәмамлаган яшь белгечләр күпләп килә башлады. Ә төзелеп яткан заводның директоры итеп Мәскәүдән бер генералны җибәрделәр. Булачак заводның тәгаенләнеше турында төрле имеш-мимешләр таралса да, халык аның Оборона министрлыгы карамагындагы хәрби завод булачагын аңлады. Танклар чыгарырмы, пушкалармы, әллә ракеталармы – хәрби булгач, хәрби инде. Әнә бит, өч ел эчендә нинди корпуслар үсеп чыкты! Затлы сарайларга охшап, күз явын алып утыралар.
Завод корпуслары гына булса бер хәл. Актау моңа чаклы тын гына, ярым шәһәрчә, ярым авылча яшәп яткан район үзәге иде. Зур авылга шәһәр дәрәҗәсе биргән, аны төньяктан көньякка ярып үтүче тимер юлы да, иртән бер, кичен бер җанланып ала торган кечкенә вокзалы. Күрше ике-өч районның игенен кабул итүче элеваторы, узган гасырда патша помещигы Шотт төзеп калдырган спирт заводы, шул элеватор белән спирт заводын хезмәтләндергән ремонт-механика заводы. Аннары инде һәр районда була торган «Сельхозтехника» белән «Межколхозстрой» оешмалары, райпо, әзерләүләр конторы... Йортлары да күбрәк бер катлы да ике катлы. «Комета» заводы төзелә башлагач, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә бишәр дә тугызар катлы йортлардан торган микрорайон барлыкка килде.
Кирьянов «Волга»сын яңа микрорайонның үзәгендәге мәйданда туктатты. Монда бер бинага да сугылырга нияте юк иде аның. Бизәү эшләре тәмамлануга барган Мәдәният сараена сокланып карап торды. «Дворец культуры машиностроителей» дигән язуны элеп тә куйганнар. Аның каршындагы балалар бакчасына күз салды. Өченче каты күтәрелә башлаган мәктәп бинасын да, сынагандай итеп, күз алдыннан үткәрде. Әйе, Оборона министрлыгының зур төзелешне Актауда башлавы яхшы булды. Андый предприятие үз артыннан байтак торак, социаль учреждениеләр дә ияртеп килә.
Секретарь кыз аша кисәттергән булса да, директор Волгин урынында юк иде.
– Тиз генә механика цехына чакырып алдылар, – диде кыз, гафу үтенгәндәй тавыш белән.
Әлеге көндә, чынлап та, төзүчеләрнең бар көче дип әйтерлек шушы цехны сафка кертүгә юнәлтелгән иде. Бөек Октябрь социалистик революциясенең алтмыш еллыгына «Комета» җитәкчелеге алдына зур бурыч куелган. Әле заводны тулы куәтенә эшләтеп җибәрү өчен байтак вакыт кирәк булачак. Әмма тәүге продукциясе шул көнне кулланучыга озатылырга тиеш. Механика цехындагы хәлне күреп, Кирьянов тәүдә каушап ук калды. Идәненең бер өлешенә бетон җәелгән, бер өлешенә төзүчеләр кырчын тарата. Ерак почмакта тимер-томыр өеме: әле корылмаган станоклар, җиһазлар. Уң почмакта халыкның бер өлеше корылып яткан станок тирәсенә җыелган. Анда директорның күк күкрәүгә тартымрак тавышы яңгырый:
– Кайсы наданы, кайсы җитлекми туганы монтажлады бу узелны? Какого хрена... – Директорның сүзләре урыс телендә тупасрак та, гарьләндергечрәк тә килеп чыга.
Җыелган халык бер-берсенә карашкалап торган арада, төркемнән тәбәнәк кенә бер адәм аерылды.
– М-мин ул, иптәш д-директор, җитлекми туган әтрәк-әләм...
Директор кизәнгән хәрәкәт ясады.
– Салып очырырмын! Җыеп алырлык нәрсәң дә калмас. Немедлен-но сүт, яңадан кор! Сиңа бер тәүлек вакыт...
Төзелеш директорының кызу канлылыгы турында шәһәрдә күптән хәбәр таралган иде инде. Халык моңа аптырамады да. Генерал шундый булмаса, төзелешкә кырым чирүе кебек җыелган халыкны ничек кулында тота алсын? Менә хәзер беренче секретарь үзе моның шаһиты булды.
Кабинетка кереп утыргач, ул хәтта аны тәнкыйтьләп алырга да чамалаган иде. Ләкин үзенең холкын исенә төшереп, бу уеннан кире кайтты. Ул үзе соң гел генә итәгатьлелек калыпларында эш итәме? Язын чанасына бер капчык катнаш азык салып кайтып килгән мал караучыны якасыннан алып селекмәдеме? Кырыс булмыйча, тәмләп сөйләп, җайлап эшләп, өч елда шушы хәтле заводны күтәреп кара! Аннары, халык кырыслыгына карамый бит, бу яһүдне ихтирам итә. Кенә куу, үч алу гадәте булмаган өчен ихтирам итәләр. Әлеге чуваш ире белән дә иртәгә ул син дә мин әңгәмә корачак, әле шаяртып кабыргасына төртеп алырга да онытмаячак.
Өстәл артына утырышып беткәч, партком секретаре:
– Без партком җыелышында аның иртәгә үк тетмәсен тетәчәкбез, – дип сүз башлаган иде, Волгин кискен генә аның сүзен бүлде.
– Тетеләсе тетелде инде. Аңлардайга шунысы да җитәр. Партком җыюның кирәге юк, иптәш секретарь, – диде. – Ә сиңа, баш инженер, телдән шелтә. Аяк өсте йоклап йөрисең.
Кирьянов та, ниһаять, сүзгә кушылырга базнат итте.
– Йә, ничек, булдырабызмы, Ефим Оскарович?
– Җыю цехы туксан процентка әзер, Юрий Петрович. Үзегез күрдегез: механика цехын тизләтәбез. Безнең бит конвейер түгел, отверточное производство. Ярдәмчеләрем көне-төне дигәндәй заводтан чыкмый, үзем бер процессны да күз уңымнан ычкындырганым юк. Анда өзеклек булмас, дип исәплим. Электрон цехына баш конструкторны беркеттем. Ул да ышанычлы егет. Иң әһәмиятлесе: Мәскәү белән бәйләнешләремне файдаланып, электрон җиһазны монтажларга СССРда иң яхшы дип табылган бригаданы китерттем. Ай ярым эчендә төп эшләрне төгәлләрбез дип уйлыйм. Зур кунакларны каршы алырга кирәк бит. Бәлки Леонид Ильич үзе үк...
– Брежнев үзе үк килмәс, – диде Кирьянов, елмая биреп. – Әйтик, Долгихын җибәреп куйса... Сәнәгать буенча секретарь, Политбюро әгъзасы! Янә авыр машиналар төзү министры, обкомның беренче секретаре... Курксаң, тегеләреннән син курк, генерал, минем өчен иң куркынычлысы – соңгысы инде!
Беренченең шаяртуы киеренкелекне бераз йомшарта төште.
– Әйткәндәй, – диде, секретарьне озатканда, завод директоры. – Горкомның сәнәгать бүлеге мөдирен безгә беркетеп куюыгыз яхшы, Юрий Петрович. Тик, бер дә үзенә яраклы шөгыль табалмый изалана, мескен. Тегендә кысылган була, монда кысыла... Заводка килгән җиһазны вагоннардан бушату мәсьәләсе аксый. Тимер юлчылар еш кына штраф түләргә мәҗбүр. Хезмәткәрегезне шушы эшкә җәлеп итсәгез, файдасы күбрәк булыр иде.
– Сөйләштек. – диде Кирьянов, сүзне озынга сузып тормый. – Ефим Оскарович, сез тәҗрибәле җитәкче. Минем авыл хуҗалыгы тармагында да мәшәкатьләрем җитәрлек. Монда еш була алмам. Йомышларыгыз чыкса, мөрәҗәгать итегез. Алтынчы ноябрьдә, кровь из носа, лента киселергә тиеш. Октябрьнең алтмыш еллыгына – безнең бүләгебез!..
Кирьяновны озаткач, Волгин кабинетында байтак уйланып утырды. Кирьяновка нәрсә? Заводны файдалануга вакытында биреп өлгерә алмасалар, басуларда иген уңган, диләр. Аны шул коткарыр. Бөек Ватан сугышын батарея командиры булып тәмамлаган Волгин гомере буе батыр панфиловчыларның: «Россия зур, әммә чигенергә урын юк, артта – Мәскәү», – девизына ярашлы яшәде. Фронттагы шаяруны да исеннән чыгарганы булмады аның: «Или грудь в орденах, или голова в кустах...» Әйе, алга, тик алга гына! Яһүд беркайдада, беркайчан да бирешмәгән...
– Сөекле Музакаем, – диде ул, телефон трубкасын күтәреп, бүген тагы да йокларга кайтып булмас, ахрысы. Өченче сменада эшләүчеләрне тулысынча барлап үтәсем бар. Иртәгә кайтып төшкә хәтле ял итеп алырмын да, төштән соң табигатькә чыгарбыз. Югыйсә, җәй үтеп тә бара. Һай, Башкортостан табигате!.. Шашлык а-ля Волгин белән сыйлармын үзеңне. Телеңне йотарсың!
Трубкада Муза Моисеевнаның:
– Синеке инде кешенеке кебек кенә булмас. Ярар, иртәнге сигездән дә калма, – дигән сүзләре яңгырады. Алар директор күңелен бераз тынычландыргандай итте.
Волгин башта завод җиһазларын бушату, урнаштыру мәйданында булды, аннары нигезеннән яңа күтәрелә башлаган ярдәмче цех төзелешен карады. Хөкүмәт ул чакта барлык предприятиеләргә, шул исәптән хәрби заводларга да, көнкүреш товарлары чыгару бурычын куйган иде. Мондый бурыч «Комета» га да йөкләтелде. Бу цех шул бурычны башкаруга тәгаенләнәчәк.
Җыю цехында Ефим Оскарович бер узелны урынына утырта алмый изаланган бригада эшенә кушылып китте. Башкалар белән бергә ахылдап-ухылдап көчәнә торгач, ак күлмәгенең җиңен, озын борынын майга буяды. Ниһаять, теге тимер урынына кереп кунаклады. Утырып бераз хәл алдылар.
– Менә шулай ул, егетләр, еврей килеп кушылмаса, эшегез барып та чыкмас иде. Беләсезме, бер яһүд ничек акча эшләгән?
– Сөйләгез, сөйләгез, Ефим Оскараович, безнең татар-башкорт акча эшләү мәсьәләсендә наданрак бит ул, – диештеләр бригада әгъзалары.
– Абрам яшәгән местечкосы мәйданына белдерү язып элгән, янәсе ул бүген кич халыкка, канатта йөреп, тамаша күрсәтә. Билет хакы бер сум гына. Өеннән абзарына чаклы бау тарткан. Кичен өерелеп килгән халыктан, эшләпәсен тутырып, акча җыйган. Күтәрмәгә менеп баскан да: «Агай-эне, минем намуслы еврей икәнемне барыгыз да белә. Үз гомеремдә бер генә мәртәбә дә канатка менеп караганым юк. Ләкин инде, вәгъдә иткәч, сездән акча җыйгач, менәчәкмен һәм егылып төшеп үләчәкмен. Күз нурым Сарам һәм биш балам ятим калачаклар, ачтан интегәчәкләр. Ярар, бәхил булыгыз, мин менеп киттем...» Шулчак җыелган халыкның барысы да: «Абрам, менмә! Хатыныңны, балаларыңны ятим итмә! Сиңа биргән акчаларыбызны кире алмыйбыз!» – дип кычкырган. Абрам: «Сезнең яхшы күңелле булуыгызны белә идем, бүген шуңа тагы да ныграк ышандым», – дигән таралыша башлаган халыкка. – Канатта йөрү тамашасы иртәгә дә була. Рәхим итегез!» – дип кычкырып калган.
Тәмәке төтәткән ирләр көлешеп, шаулашып алды, «Вәт Абрам!», «Вәт хәйләкәр!» дигән тавышлар яңгырады.
Завод директоры урыныннан кузгалды.
– Егетләр! – диде ул җитди тонга күчеп. – Заводның тәүге продукциясе кулланучыга 6 ноябрьдә озатылырга тиеш. Кулланучының кем икәнлеген беләсез – СССР Оборона министрлыгы! Тантанага килгән кунаклар да әлеге анекдоттагы ачык-авыз еврейлар түгел, заводны сафка җибәрү – Абрамның канатта биюе булмаячак. Бүген – таңга кадәр! Иртәгә бер көн ял. Аннары ноябрьгә хәтле, бәлки, ялның ни икәнлеген онытырга да туры килер.
Механика цехында озак булмады директор. Теге эшче янына барып (аның Семенов атлы тәҗрибәсезрәк монтажчы икәнлеген Волгинга җиткергәннәр иде инде), эшләвен дәшми генә карап торды. Хәрәкәтләре алай ук ышанычсыз түгел. Көч ныгытыр, тәҗрибә туплар – яхшы эшче чыгачак бу егеттән. Семенов капыл гына артында басып торган түрәгә борылды. Сипкелле бите, җирән чәче майга буялган, тешләре генә ялтырый.
– Ә сез аны кайдан белдегез, иптәш директор?
– Нәрсәне, Семенов?
– Минем җитлекми тууымны. Мин, чынлап та, дөньяга җиде айлык булып килгәнмен.
Ефим Оскаровичның тәү күзләре маңгаена менде, аннары зур итеп авызы ачылды. Әллә кайдан төптән чыккан трактор гөрләвенә охшаган көлү авазы яңгырады. Ха-ха-ха!.. Семеновның баланыкыдай тавышы директорныкына кушылды.
– Тик мин кайсы бер сүзләрегез белән килешмим, иптәш директор. Мин әтрәк-әләм дә, сукбай да түгел, ә рабочий класс – гегемон революции!
– Ярар, «гегемон революции», сүзләремне кире алам. Әмма эшеңдә игътибарлырак бул. Синең аркада космоста авария ясасак, башка гегемоннарың күзенә ничек карарсың?
Электрон цехы директорны үле тынлык белән каршы алды. Таң атты дигәндә, монда эшләгәннәр җиһазның китереп җиткерелгән чаклысын монтажлауны тәмамлап куйган иделәр. Рабочая интеллигенция! Күбесе югары, йә булмаса махсус урта белемле. Үз бәһаларын беләләр, чынлап, зыялыларча кыланалар. Директор, кергәч тә, бераз аптырап калды. Әллә хуҗа боерыгын да көтми ялга таралганнармы? Юк, булса кирәк. Цехның аргы башында ниндидер кыбырдашуны шәйләп, шунда юнәлде.
Анда хуҗа хәтәр күренешнең шаһиты булды, хәтта азрак каушабрак та калды, булса кирәк. Дистәләп ир-ат түгәрәк ясап идәнгә утырган. Табын уртасында чиләк, чиләктә төссез сыекча. Алюмин кружка кулдан-кулга йөри. Эчәләр мөртәтләр! Деталь сөртергә тәгаенләнгән спиртны чөмерәләр. Тост-фәлән дә әйтешеп маташмыйлар, шаулашмыйлар да, гөрләшмиләр дә.
Иртәнге сәгать җидедә, ялга таралышыр алдыннан, генерал үзе килеп керер, дип кем уйласын. Чираты җиткән егетнең кулыннан кружкасы төшеп китте, ул капыл очкылык тота башлады. Калганнар авызлары ачык килеш катып калдылар. Хәзер, пыран-заран китереп, бәргәләп ташлармы, әллә милиция наряды чакырып, айныткычка ук озатырмы?
Волгин берни дәшми табын уртасына үтте, идәннән кружканы күтәреп иснәп карыйсы итте, чиләктән кулындагы савытын тутыра язып эчемлек сирпеп алды, аны бугазын өч кенә мәртәбә голтлатып тамагына аткарды. Ике-өч секунд тын алмый торганнан соң кружканы әлеге ачык авызга тоттырды да юлында булды.
 

5


Ильяс йокысыннан соң уянды. Барысы да эштәләр, аңа кабаланып ни бар? Кояш Каравыл тавы артыннан дилбегә буе күтәрелгән. Бәрәңгелек аръягында, Тынбулак елгасы әрәмәсендә, кошлар чыр-чу килә. Ишек алдында тормыш үзенчә дәвам итә. Тамагы ачкан иде, әнисе өстәлгә каплап утыртып куйган литрлы банка сөтне күтәреп эчте дә, күтәрмәгә чыгып басты. Бөтенләй эшсез-ваемсыз яту түгел иде аның уе. Шушы хәтле җәйнең өзын көнен ничек инде мунча янәшәсендәге алмагач күләгәсендә сәкедә аунап үткәрәсең? Дәүләт имтиханнарыннан соң китапны кулына гына да аласы килми. Көпә көндез баянын кычкыртып утыру да эш белән мәшгуль авылда килешеп бетмәс иде.
Шушы көнгә чаклы мунчага китерелгән утыннары ярылмаган. Әтисенең, кем әйтмешли, арт ягына кыл да сыймый. Инсафы кичләрен, эшеннән бушаган арада, кыбырдар иде дә ул, монда утын белән болашса, урамны, клуб тирәсен кем кыдырыр? Димәк, бу эш Ильяс кайтканын көткән.
– Сәләтсез сәнәк сындыра шул, – дигәнгә артына борылып караган иде, кояштай елмаеп торган күршесе Хисмәт картны күрде. Егет, ярамаган эш өстендә тотылган малайдай кызарып китте.
– Эшли белмәгәннән түгел, бабай, балта дисәң хәтере калыр, туң тимер, – дип акланырга уйлады.
– Ярар, ярар, борчылма, – диде Хисмәт карт, егетнең аркасыннан сөя биреп. – Утын яру зур һөнәр түгел, моңа синең кызыл дипломыңның кысылышы юк. Әйткәндәй, котларга да форсат булмады бит әле, Ильяс улым. Мә бишне, башка эшләрең дә йөз кызартырлык булмасын, гелән шушы кызыл дипломыңа гына торыш итсен.
– Рәхмәт, бабай.
– Ә инде утынга килсәк... Кирәкле юанлыктагысын чамалап ал. Ботаксыз төшеннән бәрергә тырыш. Ярылып китмәсә, чак кына читенәрәк бәр. Бар көчеңә, инде ярып чыгарырлык итеп бәр. Тормышта да шулай ул, улым. Тешләгәнсең икән, өзеп алырлык итеп тешлә, бәргәнсең икән, урталай ярырлык итеп бәр. Син булдыра алмасаң, башкалар булдырыр. Кая, бир әле!..
– Сине эшкә кушу уңайсыз бит әле бабай...
– Дөньяда бер генә уңайсыз нәрсә бар, улым.
– Нәрсә ул?
– Эшләмичә икмәк ашау. Ә без бүген синең белән икмәкне эшләп ашаячакбыз. Әйткәндәй, бүген ялым. Ындырда Галәветдин дежур тора. Утын яру синең белән миңа төшкә чаклы таман гына булып калачак. Кичкә табан, каршы килмәсәң, балыкка чыгып китәрбез. Куна. Әле син Хисмәтулла бабаңның Тынбулак балыкчылары арасында иң оста балыкчы икәнлеген, бәлки, белеп тә җиткермисеңдер. Кармаклар әзер, яту җемләнгән...
«Майлы» эштән соң, әни кешенең төшкелеккә йөгереп кайтып майлаган тары коймагы да бик үтемле булды. Хисмәт карт тәүдә «юк» та «юк» дип каршылашып маташкан иде.
– Улың эшләгәндә карап тордым, әз-мәз эшләштем дә, Шәмсия күрше, чын өмәче кебек, җәелеп ашап утыра буламмы?
– Әз-мәз түгел, бик зур эш эшләп ташладыгыз, Хисмәтулла абзый. Аталарына калса, көзгә чаклы сузачак иде бит әле ул бу эшне. Йә булмаса, күрше Төлкебай авылы кешеләре төсле...
– Төлкебайлар нишләгән? – диде коймакны аяк өсте үк ашый башлаган Ильяс.
– Малны абзарда, астын алмый гына асрыйлар-асрыйлар икән дә, сыерларының сыртлары өрлеккә тия башлагач, ул абзарны икенче урынга күчереп утырталар икән. Йә ярар, сүзгә әврәтеп, чәемне суындырасыз бит. Әнә, Хәмдия түти дә бик вакытлы кереп җитте, – дип өстәлгә кечкенә шешә дә чыгарып утыртты. Бусы инде Хисмәт картның тәмам җиңелүе иде. Карчыгы картының хәмер чөмерүенә кеше алдында бик бәйләнеп тормый да ул. Артыгын төшереп ташласа, кайткач, өендә генә аның тетмәсен тетә. Хуҗабикә салган ике рюмканы, Ильясның исән-сау институт тәмамлап кайту хөрмәтенә, ялындырмыйча гына эчте. Карчыгы кабыргасына төртүгә игътибар итми, өченчесен үзе сорап салдырды. Әле сәбәпле-сәбәпсез аракы уртларга өйрәнмәгән Ильяс карт тәкъдименнән ипле генә итеп баш тартты.
Хәмдия карчык уңайсызлануыннан:
– Картымны гына эзләп кергән идем, менә бит сыйлы табынга эләктем, – дип елмайган булды.
– Кайда инде ул сыйлы, әштер-пөштер генә әзерләнгән... – дип сөйләнә-сөйләнә, хуҗабикә өстәлгә иртән үткәрелгән каймагын да, балын да куйды, какланган казысын да телде, тагы да әллә ни чаклы тәм-томын да чыгарды әле. – Улым да ай саен институт тәмамлап кайтмый, сез дә һәркөн кереп йөрмисез ич. Яландагылар инде колхоз шулпасын чөмерәләрдер. Әйдә, барыннан авыз итегез әле, күршеләр...
Ильяс, бер генә минутка ашавыннан туктап, карашын әнисенә юнәлтте. Нинди ягымлы ул! Иллесен куса да чибәрлеген һич югалтмаган: түгәрәк ак йөзе, аз гына чал керә башлаган, үреп, түбәсенә таҗ итеп ураган чәче, коңгырт күзләре. Ильясны еш кына күз артында, кайчагында күз алдында да, «чибәр егет» дип атыйлар. Ул бу бәһа белән килешмәгән була. «Чибәр» дип атарга кызмыни ул, янәсе. Әмма, үзенә дә сиздермәскә тырышып, горурланып та куя. Шушындый әнидән ту да, ямьсез дә бул!
– Кая барабыз, бабай? – диде ул, Хисмәт карт өеннән кармакларын, теге-бу салынган токчаен тотып чыккач. Бигрәк томра эссе. Мондый көндә балык чиртәмени ул?
– Баруы аның инде билгеле, Хисмәт ятуына. – Карт елмаеп күкрәгенә төртеп алды. – Ягъни дә мәсәлән, минем ятуга. Бу исемне халык биргән. Ә эсселеге нәрсә, җайлап атлаганчы, барып тегеләй-болай иткәнче, как раз булачак.
– Бәлки, гараждан «Урал»ны гына чыгарыргадыр.
– Син нәрсә, Ильяс улым, ул шайтан арбасын Тынбулак ярына якын да юллатырга ярамый. Аның сасы исе һаваны да бозар, киемнәребезгә дә сеңәр. Ятудагы бар балыкны качырып та бетерер. Әнә Җенле тирәк, аны сулда калдырып, Кызлар тавына күтәреләбез дә, Әфләтүн тугаен кичеп, минем ятуга барып та җитәбез.
– Беләм дә ул. Синең белән бергәләп анда тәүге баруым түгел ич инде.
– Шулай булса да исеңдә тот, улым, теләсә кем Хисмәт ятуында балык тота алмый, бик сайландык дуслар гына.
Кызлар тавына күтәрелгәч, карт белән егет, артларына борылып, озак кына матур манзара белән сокланып тордылар. Төньяктан көньякка карап аккан Тынбулак елгасы, елга буйлап өч-дүрт урам булып утырган Таллыяр авылы, урамнары тигез, өйләре ямьле, ихаталары җыйнак. Авыл уртасында мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, колхоз идарәсе, хастаханә, авылның көньягында, бераз читтәрәк, МТМ, фермалар, колхоз амбарлары, ындыр... Бүгенге җитеш тормышта яшәгән авылда ниләр булырга тиеш, барысы да бар.
Авыл халкы хәтта бер мәзәк хәлне һаман да оныта алганы юк. Узган ел республикадагы иң алдынгы хуҗалыкларның берсе, «Уңыш» колхозы рәисе Тимергалинны телевидениегә әңгәмәгә чакырган иделәр. Ул хуҗалыкның бүгенгесе һәм киләчәге турында дәртләнеп сөйләде. Ник дәртләнмәскә, ник горурланмаска, колхозның тотрыклы хәле, халыкның мул тормышы аның исеме белән бәйле ич! Хәтта хыялларга ук бирелеп китте колхоз рәисе. Тапшыруны алып баручы соравының чак кына мәкерле икәненә игътибар итеп өлгермәгән иде.
– Сез, дөрес булса, ябык бассейн проекты да әзерләп ятасыз икән?
– Дөрес, ябык бассейн да төзиячәкбез.
– Тик... андый бассейн бит әле Уфада гына бар, республикада берәү генә.
– Димәк, бездә икенчесе булачак! Балаларыбыз кышын да рәхәтләнеп суда йөзеп, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш.
Авыл халкы хәерчелектә яшәгән чакны да яхшы хәтерли. Ялан төбәгендә агач накыс булгач, күпчелек өйләр саманнан, түбәләре саламнан була торган иде. Киртә-куралар читәннән. Халык ачлы-туклы. Сугыштан соң авыл җайлап күтәрелде. Аның күтәрелү чоры Дәүләт Гыйрфановичның рәислек итү елларына туры килде...
Ильяс Җенле тирәккә күз ташлады. Якын-тирәдә биеклеге белән дә, юанлыгы белән дә аңа җиткән агач юктыр. Күккә ашкан ботаклары, ниндидер пәһлевәннең килбәтсез бармаклары кебек тырпайган. Кәүсәсе ирләр колачы белән биш-алты колач булыр, диючеләр бар. Тик Җенле тирәк янәшәсенә кем базнат итеп барсын да, аның юанлыгын колачлап кем чамаласын инде? Табигатьтә ямьсезлек булмый, диләр. Ләкин бу тирәкне ямьле күренеш дип әйтергә дә беркемнең дә теле бармас. Җитмәсә, агач тирәсен куе булып шайтан таягы баскан. Бу тирәкне үз иткән бердәнбер җанлы нәрсә – биектә, ике ботак арасында оя корган карт козгын гына. Аның монда кайчан килеп оялаганын һичкем хәтерләми. Берәүләр, ул революциягә чаклы ук бояр Дурасовның утарын саклап көн күргән ди. Икенчеләр, козгынның Җенле тирәкне төяк итү тарихын колхозлашу чорына кайтарып калдыра. Һәр хәлдә, Дурасовның акларга ияреп качып киткәненә күпме еллар үткән дә, «Уңыш» колхозының барлыкка килүенә күпме еллар үткән. Бояр утары да юк, аны уратып алган бакчадан да бердәнбер тирәк утырып калган, тирәкнең зур ике ботагыннан берсе корып, карачкыга әйләнгән. Ә кош һаман исән. Ике йөз ел яши икән дип, юкка гына әйтмиләр шул. Әллә кайларга китеп, азык эзләп йөрми, авыл үләксәлегеннән мал сөяге ташып көн күрә. Тирәк астында, шайтан таяклары арасында, ул кимергән, җил-яңгыр шомарткан ап-ак сөякләрдән дә инде тоташ таучык өелгән. Биләмәсенә кемдер якын килергә чамаласа, «коррк», «коррк» дип ризасызлыгын белдерә.
Бу кошның Таллыярга ни файдасы, ни зыяны дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Тик халык аның кайсыбер файдалы кылыкларын да хәтереннән чыгарып ташламый. Мең тугыз йөз җитмеш бишнең җәе бик тә коры килде. Иген уңмады. Җитмәсә, берчак авылга бик зур куркыныч янап, халыкның котын алды. Шәмсекамәр карчык ишек алдында чәй куйган да оныткан. Самавырдан гөлтләп ялкын күтәрелүен козгын күреп калган да, үзенең шомлы «коррк», «коррк»ы белән бар авылны күтәргән.
Дөрес булса, мең тугыз йөз кырык беренче елда сугыш башлану «хәбәр»ен дә Таллыярга ул җиткергән, диләр. Аннан соң гына районнан чапкын килеп җиткән, имеш.
Балыкчылар әлеге ятуга килеп җиткәндә, кояш кичкелеккә авыша башлаган иде инде. Картның хәбәрен аның чираттагы мактануы гына итеп кабул иткән Ильяс, монда килгәч, аптырап ук китте. Яту, чынлап та, буш. Әйтерсең, аларның килерен белеп, монда башка бер балыкчы да борын төртмәгән. Хисмәт картның куышында бар кирәк-ярагы имин: чиләк, тәлинкә-кашыклар, палас, ашъяулык... Иң әһәмиятлесе – яту җимли торган токчае. Иске оек кунычына нинди җим тутыргандыр – көрпәме, тары ярмасымы, бүрттерелгән борчакмы – анысын берәү дә белергә тиеш түгел. Ул башта тишкәләнгән төенчекне ятуга ташлады, бавының очын тал тамырына бәйләп куйды. Әлеге тишекләрдән саркыган җим исен сизеп, күз ачып йомганчы елгадагы бар балыклар шушы ятуга җыелачак.
– Тәмәке тартмыйсың, Ильяс улым, анысы яхшы. Балык әле ул хәмер исенә битарафрак булса да, тәмәке исен үлеп яратмый. Тамакка йөз грамм инде анысы – изге эш. – Карт токчаеннан «чәкүшкә» чыгарды, чамалап стаканга салды. – Мә, улым, азрак йотасыңмы?
– Минем эчмәгәнне беләсең дә инде, бабай.
– Анысы да дөрес. Төрмәгә киткәнче авызыма да алмадым мин бу шайтан төкереген. Хәзер инде нәрсә... Ярый, исәнлеккә.
Тәү балык нәзберекләнеп маташты. Ятудагы сый турында хәбәр әле барысына да барып җитмәгән иде, ахрысы. Бер ярты сәгатьләп вакыт үткәндер, карт балыкчының калкавычы «пылт» итеп суга чумды. Ул кабаланмады, теге мескенгә кармакны ныклап йотып җибәрергә ирек бирде, аннары җепне тартып карады, балыкның чынлап кабуына ышангач, кабаланмый гына аны ярга сөйрәп чыгарды. Яр селкеткәндәй дулап яткан табыш – ярты килограмм чамасы тартыр кушбаш иде. Карт, җиңүче кыяфәте белән, иптәшенә карады, мыегын сыпырды, балыкны кармагыннан ычкындырып, сулы чиләккә чумдырды.
Ул арада Ильясның кармагы да чиртте. Түземсез егет бар көченә кармак сабын болгап җибәрде. Әле селәүне ныклап кабып та өлгермәгән кечкенә балык «чуп» итеп суга чумды.
– Их, беләк озынлык иде бит, әрәм булды! – дип өтәләнде тәҗрибәсез балыкчы.
– Ычкынган балык беләк буйлык та, тәртә буйлык та була инде ул, – дип хихылдады Хисмәт карт һәм тагы бер корбанын чиләккә аткарды.
Соңыннан Ильясның кармагына да балык эләккәли башлады да ул, аныкылар ябыграк та, кечерәк тә булдылар, әллә үзенә генә шулай күрендеме икән?
Эңгер төште. Чиләк, көмештәй ялтыраган, балыклар белән тулды. Ильяс учак якты, Хисмәт карт балык тазартты, бәрәңге әрчеде. Уха әзер булгач, ул әлеге башланган шешәне чыгарды.
– Болай эчүен эчмисең инде син аны, әмма балык шулпасына илле грамм тамызу фарыз. Шунда гына чын уха була ул.
«Чын уха», чынлап та, телләрне йотарлык иде. Хәер, көндез утын ярып, кичен балык тотып арыган бәндәләр ничек инде аппетит юклыкка зарлана алсын? Ярты чиләк балык шулпасы белән бер икмәкне бөгеп кенә куйдылар.
 

Закир ӘКБӘРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/summer


 
Романның дәвамын алдагы саннарда сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №7, 2021 ел.

Комментарийлар