Борын-борын заманда яшәгән, ди, Тиенкәй.

Алар гаиләдә дүртәү булганнар: әтисе, әнисе, әбисе һәм ул үзе.
Әбисе оныгына кызык әкиятләр сөйләгән, аны ярдәмчел, ачык күңелле булырга өйрәткән. Шуңа күрә Тиенкәй бик тәрбияле, итагатьле бала булып үскән.
Шулай бервакыт аның әбисе авырып киткән.
– Әбиеңә абага чәчәгенең генә файдасы тияр, – дигән урман табибы Тукран.
Тиенкәйнең әбисен бик терелтәсе килгән, һәм ул урман буйлап абага чәчәген эзләп киткән. Бара торгач, аңа Аю очраган. Ул таягын җиргә төшереп җибәргән дә шуны күтәрә алмый тора икән. Иелеп кенә алыр иде, биле бик авырта шул. Тиенкәй аңа тиз генә таягын тоттырган.
Рәхмәт сиңа, Тиенкәй! – дигән Аю.
Сәламәт бул! – дигән Тиенкәй һәм юлын дәвам иткән.

tienkej
Бара торгач, ул бер нәни кош баласын күргән. Кошчык, саксыз кыланып, оясыннан егылып төшкән икән. Янында әнкә кош очып йөри, тик баласын күтәрә алмый. Тиенкәй кошчыкны оясына менгереп куйган. Әнкә кош аңа рәхмәтләр укып калган.
Тиенкәй юлын дәвам иткән. Бераз баргач, аңа Керпе очраган. Аның алмагачтагы алсу алмага күзе төшкән икән, тик үрелеп кенә ала алмый, буе җитми. Керпе шуңа аптырап карап тора, ди.
– Тиенкәй, әнә теге алсу алманы алып бирче миңа! – дип ялварган ул.
Тиенкәй алманы җитез генә өзеп тә биргән.
– Рәхмәт! – дигән Керпе.
Тиенкәй алга киткән. Бик озак барган ул. Тик абага чәчәген генә таба алмаган. Кич җиткәч, борынын салындырып, өенә кайткан. Кайтып керсә, ни күрсен, әбисе терелгән.
– Әбием, әллә сиңа абага чәчәген табып китерделәрме ? – дип сораган ул.
– Абага чәчәк атмый ул, балам! – дигән әбисе. – Мине җылы сүз терелтте. Аю, килеп, сине мактап китте, Керпе оныгымны игелекле итеп үстергән өчен рәхмәт укып сайрашты. Әнә шул сүзләр терелтте мине, балам! Рәхмәт – җанга иң яхшы дәва! Рәхмәт, балам! Игелекле гамәлләрең өчен рәхмәт!


Комментарий язарга