Кадерле әнием Фәүзия Мөхәммәтзакир кызының якты истәлегенә багышлыйм.

Тэубэгэ_килу_Заг

I.

Иксез-чиксез дала, уба-калкулыкларда кылган тибрәлә. Көнчыгыштан, Казахстан ягыннан искән көчле җил, аларны төбе-тамыры белән йолкырга теләгәндәй тарткалый-тарткалый, Урал ягына ашыга һәм юлында очраган тау-кыяларга бәрелеп, хәлсезләнеп тынып кала.
Җир шарының шушы төбәгендә иксез-чиксез дала белән мәшһүр таулар, таш-кыялар очраша! Исәпсез-хисапсыз еллар элек монда каты бәрелеш булган…
– Борын-борын заманнарда таулар, бер-берсе белән сыеша алмыйча, дала ягына күчә башлаган, – дип сөйли иде авыл аксакалы Галиулла бабай. – Ә тегесе, аларны үз биләмәсенә кертмәс өчен барлык көчен салып, хәтәр карышкан. Әле булса җәен тынны куырырдай эссе җилләре, кышын көчле бураннары белән тауларга туктаусыз һөҗүм итә…
Бу сүзләрнең асылына төшенәсең килсә, авыл ягындагы тауларның берсе – Кораганның иң биек сыртына менәргә кирәк. Аннан тирә-як уч төбедәй күренә. Әйтерсең, син кайчандыр булган зур алышның шаһиты: аерым-аерым таулар дошман гаскәрләре арасына барып кергән яугирләрне хәтерләтә. Алышның иң кызган мәлендә көчләре җитенкерәмәгән һәм алар дала куенында мәңгелеккә әсирлектә торып калганнар кебек.
Кораган тавының көнчыгыш итәгендә, боргаланып аккан елганың уң ягында авыл җәйрәп ята. Дөрес булса, аның ике йөз елдан артык тарихы бар. Астарак, тауның көньяк калкулыгында, каберстан – иске зират. Аны күптән биек-биек агачлар, селек куаклары баскан. Монда кем, кайчан күмелгән – беркем белми һәм белерлек тә түгел. Каберләр күптән җир белән тигезләнгән, тик өсләрендә яткан ташлар гына, үзәк өзгеч салкыннарда өшеп, ачынып искән җил-давылларда кибенеп, җирдәге мәрхәмәтсезлекне күреп елаган болытларның ачы күз яшенә чыланып, мәңгелек кояшның эссе нурларында кызып ятсалар да, әлегә тикле үзләрен саклап килгәннәр. Ташларның да җаны бар: аларның да гомере башлана һәм бетә!
Ә яңа зират авылның көнбатыш ягында. Үткән гасыр башында, ил патшасын тәхеттән куып, байлар, мулла-мәзиннәрне тукмап, мал-мөлкәтсез ач-ялангач калдырып, нәселләрен – яңа туган сабыйдан алып үлем түшәгендә яткан әби-бабайларга тикле Себергә куганнар. Азактан, бу якта бердәнбер Аллаһ йорты – мәчетне җимереп, яңача яшибез диеп, мәетләрне дә икенче, яңа урынга җирли башлаганнар.
– Без өр-яңа җәмгыять, Җир шарында тиңе булмаган дәүләт, бөек ил төзибез! Борын-борыннан ата-бабаларыбызның, халкыбызның аңын томалаган дин, Аллаһы Тәгаләгә ышану, иске гореф-гадәтләр безгә юлдаш түгел! – Шулай ярсып-ярсынып нотык сөйләгән, ди, волость үзәгеннән килгән вәкил, мәчетне җимергәндә.
Бу тетрәндергеч хәл-вакыйганы, очында ярым ай торган манараның шыгырдап-ыңгырашып җиргә ауганын балачагында үз күзләре белән күргән Галиулла бабай. Бу хакта мәктәптә укучылар белән очрашканда сөйләгән иде.
Ә кем булган ул Аллаһы Тәгаләгә каршы котыртучы адәм баласы? Ни-нәрсәгә өндәгән бу явыз бәндә гади, ихлас күңелле авыл кешеләрен?

* * *
Тау-таш, күлләр илендә бишенче көн буран котыра. Көчле җил кайдадыр ашыгып-кабаланып атлаган адәм баласына, дөрес бармыйсың, борыл, дигәндәй, шашына, ниятеннән ваз кичертергә теләп, битенә, муен-җилкәсенә мәҗбүриләп кар бөртекләре тутыра. Әмма тегесе карыша-тырыша алга атлый: аяклары көрткә бата, салкын һава бит очларын чеметә, бүрегенә сыймый калган маңгай чәчләреннән, каш-керфекләреннән, танау очыннан туктаусыз су тама. Табигатьнең яман, мәхшәр көче – Акман-Токман бураны! – ничек шашынып котырмасын, ныкыш Айнур һаман алга атлый. Күрше авылга – тормыш иптәше Нурия, улы Самат артыннан бара ул. Соңгы вакытта хаталар күп булды – айный алмады диярлек, хәтта хатынына кул күтәрергә базнат итте. Ялгыш, әлбәттә… Айнык булса, песине дә рәнҗетмәгән бәндә бит ул. Район үзәгеннән кайтса, билгеле инде – хуш, Хәйрүш! Өй буп-буш! Нуриясе инде икенче тапкыр, кирәк-яракларын җыеп, улы Саматны ияртеп кабат әнисенә кайтып киткән. Барысына да үзе, тик үзе генә гаепле: соңгы вакытта ансат, хәсрәтсез яшәде – көне-төне эчте, холыксызланды, хәтта «тилерде» дисәң дә, хакыйкатьтер?.. Хәмер-аракының иге-чиге, төбе бармы? Азынып-тузынып, ике йөзлеләнеп күпме яшәп була? Ә Гүзәл-Гүзәлкәй белән булган хәл-вакыйга? Барлык бәланең дә башында шул очрашу төп сәбәп булып тормыймы икән.
Ә кайда соң кымыз фермасы – җәйләү? Анда буралап салынган йорт, калай белән тышланган вагон бар. Шуннан Нуриянең авылына тикле электр баганалары тезелеп китә. Тик, кайда соң алар?.. Айнур дертләп куйды, йөрәге сыкрады. «Рас бугай – дөрес китмәгәнмен! Ник чыктым бу каһәрле юлга?»
Быел бу араны күп таптады Айнур. Чәчү, урып җыю чорында колхозчыларга кымыз ташыды. Их, буран-гарасат котырмаса, күптән җәйләүдә булыр иде, валлаһи!
Айнур туктап як-ягына карады. «Кай тарафка китеп барам соң? Мөгаен, җил үз уңаена, сул якка, дала ягына каергандыр?» Юк, юк, аңа читкә тайпылырга ярамый – ул тау-ташлар, күлләр илендә туган ир-егет!
Айнурның аң-күңелен шик-шөбһә басты. «Адашу!.. Буранда, тойгы-хисләрдә, тормышта а-д-а-ш-у?! Юк, юк, һичшиксез кире борылырга…»
Шулчак, буран ыжгыруына кушылып, иләмсез көлү яңгырагандай булды. Соңгы вакытта тәмам теңкәгә тигән тавыш! Айнур сагаеп җиргә чүгәләде. «Әһә, шатланасыңмы?.. Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта, хәтереңнән чыгарма! Барыбер морадыма ирешәм – табам, табачакмын җәйләүне, билләһи…»
Ир-егет, могҗизага өметләнеп, кесә фонарен кабызды. «Зинһар, ярдәм ит, алтындай нурларыңа мохтаҗмын…»
Аяк астына яктылык сирпелде. Айнур кире борылды, вәләкин, ерак китә алмады: әүвәлге эзләрен кар тигезләп өлгергән иде. Ир-егет ыңгырашып җиргә чүкте. «Ни хаҗәттән чыктым юлга? Җылы өйдә буран басылганын көтергә була иде бит. Җитмәсә, Хисмәт мулланың да кисәтүенә колак салмадым…» Айнур беравык уйланып торды. «Җил авыл башыннан исә иде, сулгарак каерырга кирәк. Җәйге ферма якында гына булырга тиеш…»
Суык җил туктаусыз өрә торды. Кул, бигрәк тә бармаклар күптән өшеде. Ир-егет, чүгәләп, кулларын кар белән уды. «Бармакларыңны сакла, хөрәсән!.. Югыйсә, баянда, курайда ничек уйнарсың?..» Өшеп, йодрыкка бөгәрләнгән бармакларга сиздереп кан төште, күзләр ачылып киткәндәй тоелды. «Әллә таң атамы?..» Ир-егет арыган, суланган күзләре белән могҗизага өметләнеп як-якны айкады. «Тукта, янәшәдә нинди шәүлә ул?.. Бүреләр булмасын, Аллам сакласын!..»
Үткән ел, Камышлы күл янындагы фермага һөҗүм итеп, ару гына сарыкларны кырып чыкканнар иде ул ерткычлар. Азактан аучылар өерләре белән атып бетергәннәр икән дип сөйләделәр сөйләвен. «Юк, селкенми, бер урында тора… Нәрсә соң бу?..» Айнур алга атлады. «Бигайбә, печән чүмәләсе бит!..»
– Ур-р-ра!.. Ур-р-ра!!!
Айнурның күптән рәхәтләнеп, шашынып кычкырганы юк иде. Ир чүмәләнең ышык ягына ашыкты. Шулчак, әйтерсең, җил-буран басылды. Күңеленә-тәненә кайдандыр гайрәтле җылы ургылды. Котылды, котылды ләбаса!
Айнур кипкән үлән-чәчәкләрне йолкып куыш эшләде дә, бөкрәя-янтая, эчкә кереп утырды. Бу мизгел соңгы вакытларда кичергән бәхет-шатлыкның иң татлысы иде. Оҗмаһ бит – ышык, җылы, тыныч, рәхәт! «Кемнең чүмәләсе икән? Йә, Аллаһ бәндәсе, мең-мең рәхмәт сиңа!»
Тышта дәһшәтле җил ыжгырып-сызгырып, кар бөртекләрен пырхылдатып як-якка туздыруын белде. Айнур, азмы-күпме хәл алгач, чүмәләне кабат чокып эчкәрәк үтте: өшегән аякларын тез астына җыерып, кулларын тунының тирән кесәсенә тыкты. Котылды, исән-сау калды, болай булгач!.. Ә бит бераз гына элек Айнур яшәү белән үлем арасында иде. Хәзер барысы да көлке тоела. Чынлап та, ике авыл арасында юл тапмады, а-д-а-ш-т-ы бит! Адәм хурлыгы! Авылдашлар эчләре катканчы көлерләр инде, валлаһикаем, гарьлек!
«Озакламый буран басылыр, Алла боерса, юлны табармын!.. Бәгырькәемнән, валлаһикаем, соңгы тапкыр, гафу үтенермен. Акыллы, галәмәт сабыр ул, Нуриям, кичерер! Эчеп-исереп күп тилердем, тормышыбызны яңадан башлыйк: кат-кат тәүбә иттем – күңелем сабый баланыкыдай чистарды, диярмен, үзен тиз арада дәваханәгә җибәрермен. Табиблар бала табарга ышаныч бар дип өметләндерә. Бәлки, бу юлы, үзе теләгәнчә, кыз бала…»
Кинәт Айнурның гәүдәсе калтырады, беләкләрендә бәпкә йоны кабарды. «Сабый, нарасый!.. Гаиләгә икенче бала күптән кирәк иде ләбаса! Нишләп бу хакта ныклап уйламадым, гамьсезлек күрсәттем, битарафлык кылдым соң? Аракы зәхмәте аңымны бутап, башымны әйләндердеме? Әллә соңлаган мәхәббәт хисләре тилерттеме?.. Чынлап, яраттыммы соң ул Гүзәл-Гүзәлкәйне?»
Айнурның кабат күңеле төште, бугазына төер тыгылды. «Юк, юк – көнкүрештә булган хаталарны төзәтергә соң түгел, түгел! Тик Нуриякәем генә, риза булып, кабат ярлыкасын – белер идем ничек яшәргә!»
Айнур, ихтыяр көчен җыеп, елмаерга тырышты. «Алла боерса, кеше көнләшерлек яшәрбез: Хисмәт абзыйның, тфү… мулланың киңәшләренә колак салырмын, мәчеткә йөрермен. Фәкать, буран гына басылсын!»
Ә яман «Акман-Токман», киресенчә, гасабиланып, юлдан язган адәм баласын каһәрләп, кат-кат тәүбәләргә китерергә теләгәндәй, исүен белде.
…Аллаһы Тәгалә саташып адашкан адәм балаларын «айнытып», акылга утыртыр өчен Җиргә ак Томан белән яман Буранны җибәрә икән! Беренчесе алай ук куркыныч булмаса да, икенчесе кешеләр өчен элек-электән мәшәкать, җәфа тудырган – атна буе туктамыйча котырган. Ул чорда кунакка йөрмәгәннәр, юлга чыкмаганнар. Халык сабыр гына буранның тынганын көткән.
…Борын заманда Баймак йортына кайдандыр Акман белән Токман исемле агай-энеле ике кеше күчеп барып утырган. Алар Талкас күле буена утар салып, шунда дөнья көтә башлаган.
Берчак, бишенче февраль көнне, Акман белән Токман Исәнгол авылыннан кайтырга чыккан. Ярты юлга җиткәч, күз ачкысыз буран башланган. Тегеләр юлда адашып, армансыз булып, чүмәлә төбенә хәл алырга утырганнар. Уникенче февральдә буран туктаган. Шул көнне бер карт иленә кайтып барышлый чүмәлә төбенә килеп юлыккан. Караса – ике адәм кочаклашып утырган көе өшеп үлгән, ди. Карт тиз генә Исәнгол авылына барып хәлне сөйләгән: шулай-шулай, фәлән җирдә ике кеше вафат булган.
Шуннан ил халкы бу язгы җил-карлы гарасатны «Акман-Токман» бураны дип атаган.
Айнурның күңелен шом-шөһбә биләде: тиктомалдан печән чүмәләсе астында хәрәкәтсез яткан гәүдәсе күз алдына килде. Тәүбә, шултикле дә булыр икән! Әйтерсең лә, җаны тәненнән аерылып югарыга, Бөркет-Төйсәкәй туганы янына менгән һәм, биектә-биектә – болытлар арасында очып, җирдәге хәрәкәтсез гәүдәсен күзәтә, имеш.
«Юк, юк – иртә әле! Саматымны үстерәсем бар!.. Нуриям, улкаем, сезне алып кайтырга бара идем, җанкисәкләрем?!»
Айнур ирексездән елмаеп куйды. «Кара әле, авызымнан нинди ягымлы сүзләр чыга, гомергә булмаганны! Ә бит, ныклап уйласаң, Нурия белән Самат чынлап та җанкисәкләре ләбаса!.. Тукта!..»
Айнурның йөзендәге елмаю чаткылары сүрелә төште. «Чынлап та, буран тиз арада басылмаса? Эзләп чыкмасалар?..» Ирнең йөзендә борчылу җыерчыклары күбәйде, зиһене чуалды. «Кемгә кирәк син, җан көеге, сәрхуш, азгын, хөрәсән ир?.. Тиргә, тиргә үзеңне… Ярый әле юлга җыенганны Хисмәт мулла белә. Бәлки ул, хәлне аңлап, берәр әмәл-чарасын күрер? Элек-электән буранда югалган кешеләрне эзләгәннәр. Югыйсә, абау… язга тикле шушында җансыз гәүдәң ятса… Тәүбә, тәүбә!..»
Уйлар, уйлар! Алар ирекле, алар азат!.. Аларга Җиһан-галәмнең акыл ияләре, хәтта кодрәтле Аллаһы Тәгалә дә чик куймаган. Упкын төбенә тәгәрәгәндә, тик якты уйлар гына киләчәккә өмет, ышаныч тудыра ала! «Көндәлек тормышта бу хакта уйламыйсың, хәтта искә дә алмыйсың. Ә бит Аллаһы Тәгалә Адәм өчен берни кызганмаган: яшәр өчен – Аң, яратырга – Хис, аңлашырга – Тел биргән!.. Ә без, кешеләр, шушы юмартлык, мәрхәмәтлелекнең кадерен беләбезме? Юк, юк, юк!.. Ә менә Шайтан – яман кара көч – һәрчак яныңда, сагалап кына йөри. Аракы тарафыннан җимерелгән аңыбызга җиңел үтеп керә һәм җан-тәнебез белән үзе теләгәнчә, ничек кирәк, шулай идарә, хакимлек итә башлый».
Айнур аңлы рәвештә уй-хисләрен үзенә буйсындырырга тырышты. «Аң-тән шәрифләре белән хакимлек итә. Ә аның белән үзем идарә итәм, ул м-и-ң-а буйсына! Ә кем ул… тән һәм аң белән идарә итүче «мин?» Әллә… җан-рухмы? Мин – җан! Җан ул – мин!..» Айнур, канәгать елмаеп, тирән итеп тын алды. «Әллә шушымы уяну, айну? Аек акыл белән начар уй-хисләрдән арыну? Адашып, заяга үткән гомереңнән ваз кичү, яңача яшәргә омтылу?.. Тукта әле, тормышның мәгънәсе нидә соң?» Айнур түш кесәсеннән тузып беткән куен дәфтәре чыгарды. Айдар абыйсы аны Әфганстаннан алып кайткан иде. Авыр җәрәхәттән соң кулында җан биргән дусты Венерныкы булган ул. Мәрхүм егет-яугир, мәктәптә үк иран-таҗик әдәбиятының бөек шагыйре Гомәр Хәямнең иҗатына гашыйк булып, байтак риваятьләрен күчереп язган! Гаҗәп, абыйсы Айдар берничә куплетны яттан белә иде. Шуңамы, ул сүзләрне Айнур да хәтерендә калдырды.

Кем эләккән бу дөньяның тозагына,
Чыкканы юк һич башына, азагына.
Беркем әле әйткәне юк мәгънәсен
Китүеңнең, кайдан килеп, кайда гына…

Бөек шагыйрь тормыш-яшәеш мәгънәсен эзләгән – мөгаен, ул да кайчандыр адашкан һәм айныгандыр? Ә мәрхүм Венер?.. Ул ни уйлап «куен дәфтәренә» бу риваятьләрне күчереп язды икән? Ә абыем? Димәк, аларның һәрберсе көндәлек тормышта үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләгән. «Билгеле, мин дә… Яшь чак – исәр чак! Тфү… Улымны да, Нуриямне дә бинахакка рәнҗеттем, йолкыш, хәчтерүш! Тиргә, өзгәлә үзеңне, азгын адәм баласы, күңелеңә җиңел, гаярь булыр… Әзмәвердәй ир-егет печән чүмәләсендә җан тәслим кылырга тиешме? Юк, юк!..»
Шулчак тәмам үзәгенә үткән буранга кушылып: «Дөрес фикерлисең! Гаиләңә ашык, качып-посып ятма, чык куыштан!» – диеп колак төбендә шыңшыгандай тоелды. «Котыртма, кит янымнан… Беләсең килсә, минем әле… озын-озак гомер кичерәсем бар, Алла боерса!..» Айнур ирексездән көлеп куйды. Армиядән кайтканда, тимер юл вокзалында багучы чегән хатыны, кул яссуындагы сызыкларга карап, озын гомер вәгъдә иткән иде. «Ә нигә?..»
Ир, куыштан чыгып, чүмәләгә бастырылган озын агачны сөйрәп төшерде дә, шарфын бәйләп, кире өскә күтәреп куйды. «Эзләп чыксалар, бәлки, күрерләр?»
Айнур беравык тыныч кына басып торды. «Таң атадыр инде?..» Азактан, үзе дә сизмәстән, гайрәтләнеп:
– Кайда син, Кояшкаем?.. Кайда сез, күпертмә болыт-болыткайлар? Бөркет-Төйсәкәйкәем?.. Ау-у-у! – дип, ачынып, ярсып кычкырды да кычкырды.
Юкка үҗәтләнү, өметләнү иде бу. Таң атудан ни файда?.. Әлеге мизгелдә Җир шарының дала белән тау-таш, күлләр урнашкан чигендә Акман-Токман көч-гайрәтен чәчә, хакимлек итә… Авызлыгыннан ычкынган буран, гасабиланып, котырып исүен белде. Айнур, йөзен җыерып, авыр сулады да куышына кереп ятты.
Ә нидән башланды соң? Авылның «беренче һәм акыллы» егете ни галәмәттән мондый хәтәр-аяныч, гайре хәлдә калды әле?..
Арыган, талчыккан җир бәндәсе, уй-фикерләреннән арынып, йокы дөньясына күчте. <…>

Әсәрне тулысынча журналның июль (№7, 2016) саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга