Логотип «Мәйдан» журналы

Теплоходта Covid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр

«Александр Суворов» теплоходында Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 августта Түбән Новг...

«Александр Суворов» теплоходында Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 августта Түбән Новгородта берничә экипаж әгъзасы арасында коронавирус ачыклану сәбәпле, «Александр Суворов» теплоходы тоткарланган. Суднода Түбән Новгород өлкәсеннән дә, Татарстаннан да туристлар булган. Ял итүчеләрнең барысын да автобусларда өйләренә озатканнар. Экипажның ике әгъзасын хастаханәгә озатканнар. Тагын бишесе изоляциядә.
Булган хәл факты буенча прокурор тикшерүе оештырылган.
https://tatar-inform.tatar/news/health/03-08-2020/teplohodta-sovid-19-taralu-s-b-ple-tatarstan-turistlaryn-yarga-t-sherdel-r-5760955

Комментарийлар