Логотип «Мәйдан» журналы

Теплицада кызу эш башлана...

Өстәлегездә үзегез үстергән яшел салат, суган, шпинат, редис кебек яшелчәләр булсын, дисәгез, аларны теплицага утырту турында алдан ук кайгыртырга кирәк.Апрельдә, кояш җылыта башлау белән, салкынга чы...

Өстәлегездә үзегез үстергән яшел салат, суган, шпинат, редис кебек яшелчәләр булсын, дисәгез, аларны теплицага утырту турында алдан ук кайгыртырга кирәк.
zelen
Апрельдә, кояш җылыта башлау белән, салкынга чыдам яшелчәләрне утыртырга мөмкин. Түтәлгә орлыкларны чәчкәндә шуны исәпкә алыгыз: беренче уңышны җыеп алгач, аның урынына помидор, кыяр, татлы борыч үсентеләре чыгарып утыртырлык булсын. Мәсәлән, беренче түтәлгә — шпинат, уртага — суган, аның янына редис утыртырга була.
Янәшәдәге түтәлгә — үсенте алу өчен кәбестә, уртада — салат, янына — брокколи, өченче түтәлгә укроп, пекин кәбестәсе, петрушка һәм башка яшел тәмләткечләр чәчәргә мөмкин. Мәсәлән, күпчелек бакчачылар базилик, майоран, розмарин, кервель, мелисса кебек яшел тәмләткечләрне яратып үстерә.
Орлыкларны чәчеп, су сипкәч тә түтәлләр өстенә лутрасил каплагыз. Түтәл кибеп китмәсен өчен әледән-әле лутрасилны ачып, җылы су сибәргә онытмагыз. Бигрәк тә редис кипкән җирдә уңыш бирми.
Май башында редис, суган, яшел тәмләткечләрне йолкып алып, алар урынына өйдә үстергән помидор, татлы борыч үсентеләрен чыгару бик уңайлы. Гадәттә, иртә яздагы эшләр поликарбонат белән ябылган теплицаларда гына башкарыла. Пленка белән ябылган теплицаларга яшелчә соңрак утыртыла.
 
Фото: farmersalmanac.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар