Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмләткечләрне кайда сакларга?

* Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эш­ләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.* Рассольникка кыярны кыздырып яки п...

* Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эш­ләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

* Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп сал­саң, шулпа тәмлерәк була.
* Кызган бәрәңге тәм­лерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
* Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
* Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.
* Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки онын алмаштыра ала. Сохарины үзеңә дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә кирәк. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар