Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмле дә, йомшак та пицца!

Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән пицца бик тәмле һәм йомшак килеп чыга.Камыр өчен кирәк булачак:— 2 кашык каймак,— 100-150 грамм кефир,— 50 грамм эретелгән акмай яисә маргарин,— калак очында тоз,— я...

Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән пицца бик тәмле һәм йомшак килеп чыга.picca
Камыр өчен кирәк булачак:
— 2 кашык каймак,
— 100-150 грамм кефир,
— 50 грамм эретелгән акмай яисә маргарин,
— калак очында тоз,
— ярты калак чәй содасы,
— он,
— чеметем шикәр комы.
Әзерләү барышы:
Кефир, каймак, акмайны бергә туглап, тоз, сода, шикәр комы салабыз. Он кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аны майланган табага кул белән генә тигезләп, юка итеп җәябез. Кетчуп сөртәбез, ысланган колбаса яисә пешкән тавык ите, помидор, борыч, зәйтүн җимешләре, яшел тәмләткечләр турап салабыз һәм кыргычтан үткәрелгән сыр сибәбез.
Пицца 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 20-30 минут пешә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
 
Фото:rabstol.net

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/T-mle-d--yomshak-ta-528906/

Комментарийлар