Логотип «Мәйдан» журналы

Тәме тәмле, әзерләве җиңел

"Лечо" - бик күпләр яратып ашаган салат.Кышкылыкка әзерләнгән салатның рецепты болай: 6 килограмм помидор, 20 баш суган, 20 татлы борыч, 6 баш сарымсак, 3 кашык тоз, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан көнб...

"Лечо" - бик күпләр яратып ашаган салат.
lecho-na-zimu
Кышкылыкка әзерләнгән салатның рецепты болай: 6 килограмм помидор, 20 баш суган, 20 татлы борыч, 6 баш сарымсак, 3 кашык тоз, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан көнбагыш мае алына.
3 килограмм помидорны, суган һәм борычны турап, тәмләткечләр кушып, 10 минут кайнатыгыз. Калган 3 килограмм помидорны турап өстәгез дә, тагын 10 минут кайнаткач, сарымсак кушып, аз гына утта тотып алыгыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплагыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар