Логотип «Мәйдан» журналы

ТЕЛСЕЗ КАЛСАГЫЗ, АҢЛАРСЫЗ!

 Татар мәсьәләсе яңадан мәйданга чыкты. Имештер, халкыбызның латин графикасы нигезендәге үз әлифбасына яңадан кайтырга ярамый. Гаҗәпләнерсең дә, уйланырсың да... Барлык иң алга киткән илләр шушы...

 
Татар мәсьәләсе яңадан мәйданга чыкты. Имештер, халкыбызның латин графикасы нигезендәге үз әлифбасына яңадан кайтырга ярамый.
22_9
Гаҗәпләнерсең дә, уйланырсың да... Барлык иң алга киткән илләр шушы графиканы нигез итеп алган, прогресс юлыннан баралар бит. Әмма бер нәрсә ачык! Мәсьәләнең халкыбыз файдасына хәл ителмәвендә үзебез гаепле. Хәтта Тенишев дәрәҗәсендәге шәхесләрнең телебезнең цивилизацияле юл белән китүенә каршы чыгуы аптыратырлык хәл түгелмени? Һич тә аптырарга кирәкми!
Бу кешеләр татар халкының мәдәниятенә балта чабуларын бик яхшы аңладылар. Аларның исемнәре газеталарда басылып чыкты, күпсанлы нөсхәләрдә таратылды.
Нишләмәк кирәк? Кайбер югарыда утырганнарга үзләренең урындыкларын саклап калу, татар халкының прогресс юлыннан баруын туктатып кына «бәхетле» булу кирәктер, күрәсең.
Хакыйкать бар: үз милләтенең мәнфәгатьләренә каршы килгән кешеләрнең «бәхетле» булганы юк, үз исемнәрен газеталарда чыгарып алар хата эшләделәр, киләчәк буыннар бу антилатинчыларның эшчәнлегенә бәя бирерләр.
Әлифбасыз калу – һичшиксез, телсез калу дигән сүз. Телсез калсаң, багана башындагы карга кебек, карылдап утырырга гына кала түгелме?
Һичшиксез, аккан су юлын тапкан кебек, халкыбыз да бөгелүдән туктар, билен турайтыр, ныклы адымнар белән атлап китәр, әлифбасын гына түгел, дәүләтчелеген дә торгызыр.
Ә хәзергә латин графикасы нигезендәге әлифбаны кайтару – ул мәсьәләнең бер ягы гына. Бөтен ыгы-зыгылар төп мәсьәләгә – Татарстанның суверенлыгы мәсьәләсенә кайтып кала.
Матбугат органнарының кайберләрендә, имештер, Татарстан губернага әйләнәчәк икән, дигән фаразлар белән очрашырга туры килә. Мондый гипотеза тарафдарларына бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның бер мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырен искә төшереп үтәсе килә. Ул шигырь 1912 елда дөнья күргән, «Көлке түгел» дип атала.
Халкыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен югарыдан торып үзгәртергә омтылучыларга, дәүләтчелеген торгызу, ныгыту омтылышларын санга сукмаучыларга, хәтта нинди әлифбаны өйрәнергә кирәклеген үзләренә ошаганча аңлаучыларга бүген дә дөрес җаваптыр ул! «Нәрсәгә шиблет киясең? Мин димен кәүшем шулай!»
Һәр сәясәтнең агышын халкыбыз күрә белергә тиеш. Алтмышынчы елларда да беркем дә татар мәктәпләрен чигәгә автомат терәп япмады, үткән гасырда да халыкның кызларын башка милләт вәкилләренә көчләп кияүгә бирмәде, татар егетләренә чит халыкларның кызларына өйләнергә беркем дә кушмады, күп очракта бу адымнарга милләт балалары үзләре теләп барды.
Күп еллар буе халкыбызның сан ягыннан үсеше сизелерлек дәрәҗәдә булмады, әйтерсең лә, татарларның туган җире дә, йорты да, гаиләсе дә юк, хатын-кызлары да бала табу сәләтенә ия түгел иде. Милли аңның түбән дәрәҗәдә булуы, милли патриотизмның, тел патриотизмының булмавы, йомшаклык күрсәтеп, башка телләрдә укытуга каршы торалмау халыкның сан ягыннан сизелерлек дәрәҗәдә кимүенә китерде дә инде. Тел патриотизмының түбән дәрәҗәдә булуы татар кешесенең үз милләттәше белән дә чит телдә аралашуны гадәти хәлгә әйләндерде.
Баласына, оныгына белер-белмәс дәрәҗәдә чит телне вата-җимерә нәрсәдер аңлаткан әбиләрне, бабайларны күреп елыйсы урында кайвакытта көләргә туры килә. Әмма бөгелгән талдан көләргә ярамый, ул турая да, хәтта ук ата торган җәягә дә әйләнә ала.
Инглиз, немец, француз, рус телен белү генә югары мәдәнилек билгесеме? Һичшиксез, юк. Җанга ятышсыз арт-сәнгатьләргә, поп музыкага, аракы эчүне, тәмәке тартуны, наркотик куллануны еш күрсәтү, террорны-үтерешне, көчләүне, шәрә килеш урамда йөрүне, фахишәлекне пропагандалаган, ирнең хатынга, хатын-кызның иренә хыянәтен культ дәрәҗәсенә күтәргән инглиз, немец, француз, итальян телләреннән тәрҗемә ителеп экраннарга чыккан фильмнарның күп булуы яшь буында, шул исәптән, татар яшьләренең аерым бер өлешендә әхлаксызлык сыйфатлары тәрбияли түгелме? Аерым яшьләрнең башына түбәтәй киеп, хәтта галстук тагып, мыек үстереп, муенына ярымай асып салмыш килеш урамда селкенеп йөрүе гайре табигый хәл түгелме? СПИД кебек чирләрнең башта нәкъ шул «югары культуралы» илләрдә таралуы, соңрак татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә, мохитенә үтеп керүе дә милләтнең үз яшәешенә, дөньяда барлыгына янаган куркынычка каршы тору иммунитеты булмау турында ачык сөйли түгелме?
Наркомания кебек афәткә каршы торырлык көч табылырмы халыкта? Наркомания инде афәтләрнең дә афәте, җыйнап әйткәндә: таркалган гаиләләр, гарип туган балалар...
Халыкның сан ягыннан кимүе дә, туган телдә шәһәр шартларында аралашучы кешеләрнең кими баруы да, «культуралы илләрдән» яман чирләрнең, гадәтләрнең, безгә хас булмаган яман күренешләрнең үтеп керүе дә хәзергә минем күңелемдә шатлыклы уйлар да, уңай фикерләр дә уятмый. Мин инде яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, сөясен сөйгән, күрәсен күргән кеше. Әмма күңелем урынында түгел, җанны бер генә сорау борчый: «Татар халкы өчен төпсез упкыннан, һәлакәттән, милләт буларак юкка чыгудан котылу юлы бармы?»
Мин күрәзәче дә, сихерче дә түгел. Әнием зур татар-мишәр авылы Түбән Әүрездән, әтием татар-кыпчак авылы Әбдрәшиттән. Үзем шушы Әбдрәшит (халыкта Тау-Күл авылы дип тә йөртәләр) исемле авылда туып-үскәнмен, балачакта МТС очындагы рус, украин, мукшы, чуваш, немец, эстон балалары белән дә аралашканмын. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге татарлар булганлыктан, балаларның аралашу теле дә татар теле иде, хәтта Коля исемле рус малаеның беренче татар сыйныфына кереп утыруы да истә калган.
Бу хакта тәфсилләп язуым да юкка гына түгел. Үз авылымның тарихы, аның яшәеше иң өстә яткан бер гап-гади хакыйкатьне ачыкларга ярдәм итте: татар булып калу, яшәү, уйлау, ярату, сөю өчен татар мохите кирәк. Менә шушы кире кагып булмаслык аксиоманы аңламыйча яки аңларга теләмичә яшибез ләбаса...
Мантыйк буенча барсак, ягъни «логика» фәненә таянып эш итсәк, «демографик хәл» исемле бик катлаулы һәм буталчык мәсьәләгә килеп чыгарбыз. Бу проблеманың безне кызыксындырган ягына – татар халкының дөнья күләмендә сизелерлек дәрәҗәдә артмауның сәбәпләрен ачыклауга тукталып китәргә кирәктер.
Мәгълүм булганча, халкыбыз сибелеп яши, татарлар яшәмәгән илләр сирәктер, халкыбызның күпчелеге Россия Федерациясендә, Берләшкән Дәүләтләр Берлегендә яши. Үз республикасы – Татарстан да бар, Европа илләре белән чагыштырып карасак, территориясе кечкенә түгел.
Дөнья күләмендә татарларның сизелерлек дәрәҗәдә артуы, тулы канлы тормыш алып баруы өчен уңай шартлар кирәк. Сан алу нәтиҗәләренә караганда, татарлар күп яшәгән Татарстан, Башкортстан республикаларында халыкның артуы сизелерлек дәрәҗәдә түгел. Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Уфа, Төмән, Ижевск, Ульяновск кебек шәһәрләрдә татар халкының сан ягыннан үсеше сизелми.
Әйләнеп кайтыйк Татарстан Республикасына. 1990 еллар башында туган телдәге мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар ачылды, Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде, Республиканың статусы турында референдум үткәрелде, радио һәм телевидение аша татар теле дәресләре үткәрелә башлады. Омтылышлар зурдан булса да, татар халкы хәзерге көндә дә изге максатына ирешә алмады; югары уку йортларында да барлык фәннәрне татар телендә укыткан төркемнәр юк, дәүләт оешмаларына барып керсәң дә күп очракта «бөек халык» телендә аралашырга туры килә. Күрәсең, туган телне хөрмәт итмәү кечкенә түрәнең дә канына сеңгән. Депутатлар да үз фикерләрен «бөек телне» вата-җимерә аңлатырга тырышалар.
Татарстанның башкаласы Казанның үзендә дә берәр базарга барып чыкмасаң, татар телендә сөйләшүчеләрне сирәк очратасың. Казан шәһәрендәге йортларның ишегалларында балаларның сөйләшүләрен тыңлап карагыз. «Бөек тел»дә сүгенүче татар баласын очратырсыз, туган телендә аралашучы татар балаларын бик сирәк күрерсез. Бу инде кечкенәдән татар кешеләрендә милли горурлык, туган тел өчен горурлык хисе тәрбияләнми, тел патриотизмы бөтенләй юк дигән сүз!
Латвия русларының үзләренең туган телдә уку хокукын яклап Страсбургка кадәр барып җитүләре, бу мәсьәләне халыкара мәхкәмә алдында куюлары сокландыра гына! Димәк, туган телнең яшәешен, хокукын яклап көрәшү өчен яхшы үрнәк бар!
Әйләнеп кайтыйк демография мәсьәләсенә. Хәзерге көндә: «Балалар табыгыз, милләтне сан ягыннан арттыру өчен тырышыгыз!» – дип, лозунгларга мөрәҗәгать итеп, һич кенә дә халык санын арттыруга ирешеп булмый. Бу өлкәдә дәүләт дәрәҗәсендә уйлану кирәк. Иң беренче чиратта, гыйльми доктринаның, фәнни нигезләнгән планның Татарстанның үзендә булуы зарур.
Шәһәр шартларында биш бала тәрбияләп үстергән, аякка бастырган, һәрберсенә югары белем биргән кеше буларак, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: дәүләт совет чорында да, хәзерге чорда да күп балалы гаиләләргә, бала тәрбияләп үстерүче яшьләргә тиешле ярдәм итми һәм күрсәтми, шул сәбәпле ата-ананың уллары һәм кызларының киләчәге яхшы булырга ышанычы бик кечкенә. Социаль яклауның түбән дәрәҗәдә булуы да ныклы гаилә коруга китерми. Ата-ананың эш хаклары яшәү шартлары белән чагыштырганда бик түбән булуы да аларны берничә урында эшләргә мәҗбүр итә, балаларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләүгә вакыт та калмый. Дәүләтнең дә, җәмәгатьчелекнең дә мактаулы бурычы милләтне прогресс юлыннан алып барырлык алмаш тәрбияләү икәнлекне онытырга ярамый! Үзен милләт буларак саклап калу өчен дә халкыбызга сан ягыннан арту бик кирәклеге кабатланса да урынсыздыр кебек. Халыкның сан ягыннан артуы гади генә булырга тиеш түгел, татар халкының саны соңгы чиктә рус халкының саны белән бөтен Россия Федерациясе дәрәҗәсендә тигезләшсә генә, милләт алдында торган зур максатларга ирешеп булачак. Шулай булганда гына Дәүләт Думасы депутатлары татар халкының мәнфәгатьләренә туры килмәгән карарлар кабул итә алмаячаклар. Төгәлрәк әйтсәк, бу очракта халкыбызның вәкилләре булган депутатлар әлифбабызны кабул итмәүгә юл куймаячаклар. Әлбәттә, депутатлар үз халкының патриотлары булу дәрәҗәсенә күтәрелеп җитсәләр генә, татар халкы мәнфәгатьләре кануни рәвештә акланачак. Шул чакта гына халык үзе эшләп тапкан акчага тулысынча хуҗа булачак, мәктәпләрдә бозык телне көчләп тагучылар коерыкларын бик тиз кысачаклар. Чөнки милли үзаңы көчле булган халык бозык тел тарафдарларын бу төбәккә, хәтта кечкенә генә авылга да аяк бастырмаячак. Бу әйтелгән фикерләр, нигездә, гомумфедерациядә яшәгән татарлар хәятенә карый. Әмма Татарстанның үзендә татар мәсьәләсен бөтен тулылыгы белән хәл итми торып, федерация күләмендә татар мәсьәләсен тулысынча хәл итеп булмый. Бусы – кире кагып булмаслык хакыйкать.
Билгеле, минем тарафтан тәкъдим ителгән киңәшләрнең каршы фикерләр уятуы да мөмкин. Бәлки, татар халкының демографик яктан кискен рәвештә үсүе өчен башка файдалы тәкъдимнәр дә булыр.
 
Ахыры журналның июнь (№6, 2017) санында.

Комментарийлар