Логотип «Мәйдан» журналы

Түрәләр сые

ТҮРӘЛӘР СЫЕ(Шаян бәян)– Көзге яңгырлар башланганчы сәфәр чыгып, авыл һавасы сулап, дус-ишнең хәлен белеп, үзебезне күрсәтеп бер җилләнеп кайтыйк әле, – дип, симерүенә түзә алмаган чебен кебек, дусты Т...

ТҮРӘЛӘР СЫЕ
(Шаян бәян)
– Көзге яңгырлар башланганчы сәфәр чыгып, авыл һавасы сулап, дус-ишнең хәлен белеп, үзебезне күрсәтеп бер җилләнеп кайтыйк әле, – дип, симерүенә түзә алмаган чебен кебек, дусты Талипның теңкәсенә тиде, җелегенә төште Нәкыйп. Адәм баласы үзенә кирәккәндә моңлы да, шаян да була ала икән.
– Мәгълүм җырда әйтелгәнчә, «Ялгызымны җибәрмәссең, бу катлаулы тормыш юлыннан...» – дип, ул ялвару катыш сынаулы карашын Талип ягына төбәде.
Икенде шәүләседәй озын буйлы, кыска итеп кистергән чәченә ак бәс кунган, икътисад фәннәре кандидаты Талипны нәфес корты «каршы килеп маташма, ризалаш, фани дөньясында бер тапкыр яшибез, форсатны ычкындырма» дип, котыртып торса да, үзе дә ышанмаган дәлилләрен китереп, карышкандай булды.
– Кайсы тарафларда безне шулай зар-интизар булып көтәләр инде? Бер әрсезенең баласы миңа имтихан бирә алмагандыр әле?
– Юк ла, – диде Нәкыйп кулын фикеренә ярдәм иткәндәй болгап, – Нәрәстә районы хакимияте башлыгы Фәһим Юзликәев күптәннән чакырып интектерә. Аның күңеле үзе туып үскән кыпчак далалары шикелле киң диләр, кунакчыллыгы турында риваятьләр йөри. Аннан килеп, без аның белән Саратов партия мәктәбендә бергә укыдык. Минем дусларча ярдәмем аңа күп тиде.
– Фикереңне ачыкла, – дигән булды Талип, сүз ялгау өчен генә.
– Күп имтиханнарын минем конспектлардан файдаланып тапшырды. Кстати, ул үзе дә фән кешесе, доктор. Тик кайсы фәннәрнеке икәнен тәгаен белмим. Мин аңа якын дустым, икътисад белгече, университет укытучысы белән киләм, рәхәтләнеп аралашырсыз дидем.
– Конспектка ышанып кына ерак юлга чыгу дөрес булырмы икән? Булган, беткән. Аннан бит һәр нәрсәне төрлечә бәяләп була. Синең сабакташың «Нәкыйп Мөхәммәтов минем дәфтәрләрдән күчереп отличникта йөрде, дүрт ел буе үзен баржа тарткан бурлактай өстерәп бардым», диебрәк ычкындырган бер ирләр мәҗлесендә дип, шаяртып, әңгәмәдәшенең нечкә кылларына кагылып, ирештереп алды. Нәкыйпнең хыял уены белән дөреслек арасындагы чикне шәйләп бетерә алмавыннан файдаланып, Талип шундый арзанлы үртәүләрдән ләззәт таба иде. Юмор хисе тумыштан килә һәм аның һәр кешедә дә булу-булмавы күкләрдә хәл ителә, диләр. Партшколада алган белеменә, ишеткәннәренә, укыганнарына чын күңелдән ышанып яшәгән Нәкыйп өчен ул чор изге, ул биеклеккә шик белдерү Талиптан башка берәүгә дә рөхсәт ителми.
Аларның дуслык җепләре бик нык, әлегә аны өзәрлек көч уйлап табылмаган иде. Танышу, якынлашу тарихыннан хәбәрдар булмаган кешеләр шөгыльләре төрле, холык-менәзләре үзгә булган бу ике ир-егетнең Әсәк белән Кесәк, хохол мәзәкчеләре Штепсель белән Тарапунькадай ахириләр булып, ни әйтешсәләр дә үпкәләүгә, рәнҗүгә кадәр барып җитмәүләрен аңламыйлар да, башларына да барып җитми, адәм баласының каян, ничек яралуы кебек үк мәңгелек сер булып кала бирә. Фикерләү рәвешләре, табынган идеаллары төрле булу бер хәл. Тышкы охшашлыклары икесенең дә ике аяклы, ике куллы, бер борынлы, бер авызлы ата-ана балалары булуларыннан ары китми.
Көнбагыш сабагы мисле кояшка тартыла-тартыла артыгын үсеп киткән Талипның иңенә дә буе җитәр-җитмәс, коңгырт күзләре киң маңгае эченә кереп оялаган, куе чәченә ак буяуның заты да эләкмәгән Нәкыйпне кечкенә дип булмый. Чөнки ул гел җиргә тартылып, буйга түгел, киңлеккә киткән, әйтерсең лә, кемдер, нәрсәдер башыннан басып торып, аңа өскә таба үсәргә ирек бирмәгән. Ашыкканда тук үрдәк кебек як-якка чайкалып йөрүенә карап Нәкыйп турында «абзый һәр адымының кадерен белеп атлый» дигәнрәк тәэсир калырга мөмкин иде. Тамакларын туйдырган һөнәрләре арасында да уртаклык юк дигән идек. Нәкыйп район дәрәҗәсендәге бүлек мөдире, ягъни урта калыптагы чиновник булса, Талип – фән әһеле, укытучы, педагог. Әйтелгәнчә, бу аерма дуслыкларына хилафлык китерми. Атна-ун көн очрашмый торсалар, берсен-берсе ирләрчә сагына, ихластан юксына башлыйлар. Күрешкәндә исә, авызларын авызга куеп, аерылышырга уйламасалар да ирләреннән зарланудан тәм тапкан хатыннар кебек, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алалар. Милләт балаларын якынлаштырган мәүзугъ озак еллар дәвамында җавапсыз табышмак булып кала бирде. Мәгәр ике кеше белгән сер сер булудан туктый икән. Кемсәдер нәрсәдер ишетә, күрә, үзеннән өстәп, аны пышылдап кына күршесенең колагына ирештерә, ә тегесе «берәүгә дә ычкындырма, якын күреп сиңа гына әйтәм» дип, йомгакның очын өченче кешегә тоттыра, ниһаять, бу дуслыкның тамыры Мәдинә исемле дөнья бизәгенә барып тоташканы ачыклана. Урам селәгәйләренең гайбәтенә ышансаң, берсенең дөньяда яшәве турында икенчесе хәбәрдар булмаган, югары уку йорты студентлары Нәкыйп белән Талип бер үк кызга бер үк вакытта гашыйк булып, сөю-сәгадәт нурларында коеналар. Алар фикеренчә: мондый чибәр, һәр яктан камил кыз җиһанда берәү генә, яшьлек дәрте калку күкрәгенә, нечкә биленә, төз аякларына сыеша алмыйча, уймактай җыйнак авызында, кайнар коймакны хәтерләткән иреннәрдә дәвамын тапкан. Һәммәсе бергә яшь-җилкенчәкләрнең башын әйләндерә, дөньяларын оныттыра.
Магнит кыры кебек үзенә тартып торган кызның тышы еланныкыдай йомшак күренсә дә, эче зәһәр, агулы, хисе аек акылга, исәп-хисапка корылган булуын сөюдән күзләре тонган мәхлуклар башларына да китерә алмый. Мәҗнүннәр белән аерым-аерым очрашып йөри дә, кыз икесенең дә күп балалы гаиләдән, стипендиядән башка керемнәре юклыкны, кыйммәтле бүләклек, ресторанлык хәлләре булмауны, бар мөмкинлекләре бармак шомартып утыру, тезгә үрелү нияте белән кинога арткы рәткә билет алуга кайтып калуны аңлауга икесеннән берьюлы котылырга ниятли. Үзе шундый мәкерле фикергә килеп җиткәнме, берәрсе киңәшен кызганмаганмы, кыз гашыйклардан бер мизгелдә арыну әмәлен таба: егетләрнең икесен дә бер үк вакытка, бер үк урынга очрашуга чакыра. Берсе кулына арзанлы кыр чәчәге, икенчесе лимонад тотып, үз бәясен белеп, соңлабрак килгән кызны көтәләр. Бер үк чибәрне яратып йөрүләрен башларына да китермичә, талгын җил белән иңгән хушбуй тәме борыннарын әчетүгә, мәгъшукалары янына йөгерәләр.
Тездән югары чәчәкле күлмәк кигән, җитен чәчле, аяз күктәй зәңгәр күзле, күпереп торган сөт өстен хәтерләткән ап-ак тәнле, бер күрүдә ирләрнең кыргый дәртен уята алырдай кыз бүген аеруча матур, очрашуга зур өметләр белән килгән ике дивананың күзләрен камаштырырлык, акылларын җуйдырырлык кимәлдә иде. Кыз ерактан күренүгә, берсе чәчәк бәйләмен, икенчесе татлы сулы шешәсен тотып сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтләрен изһар итү нияте белән сөеклеләре янына ашыгалар. «Нишләп йөри әле монда бу колга аяк астында буталып, нәрсә калган бу бүтәкәгә минем кыз янында» дип, егетләр бер-берсенә усал караш ташлыйлар да, мәрхәмәт көтеп, чибәркәйләренең күзләренә ымсынып, нәүмизләнеп карап катып калалар. Мәдинә исә ирененең бер читенә тәкәббер вә битараф елмаю кысып чыгарып, тере сын шикелле басып тора. «А» да – юк, «Б» да чыкмый авызыннан. Чәчәкне дә алмый, суга да үрелми.
Дуамал көчләре ташып торган яшь җүләр егетләр гаепленең кем икәнен ачыклап тормастан, тар басмада бер-берсенә юл бирергә теләмәгән тәкәләр кебек, акаешып карашып торалар да, Нәкыйп «кем исән кала, кыз шуңар була» дип, җан авазы чыгарып кычкыруга хисләрен йодрыкларына төйнәп, аякларын, маңгайларын ходка җибәреп, борыннарыннан шарлап кан китеп, шешенеп беткәнче сугышалар. Нәкыйп көндәшенең ияк астына үрелә, ике бот арасына тибәргә тырыша, Талип үз югарылыгыннан «бүтәкәнең» башына, иңнәренә төя. Көндәшләр тәмам хәлдән таеп, җирдә авыр сулап ятканда, тилеләр орышын елмаеп багып торган сценарий авторы сөйгән егете алып биргән француз түфлиләре үкчәсендә зырылдап әйләнә дә: «Кстати, тамаша кызык булды, рәхмәт сезгә, тик мине әти-әни хәерчеләр өчен үстермәгән, мин башканы яратам, мине артык борчымавыгызны үтенәм, чао», дип китеп тә бара. Аякка күтәрелерлек тә көчләре калмаган, язмышларына ярык тагарак кына насыйп икәнлекне гарьләнеп, үрсәләнеп аңлаган, шул ук вакытта өсләреннән ниндидер йөкнең төшүен сизенгән, кызның кайнар назлары урынына яралар, кара тимгелләр алып, бит сыйпап калган көндәшләр борыннарыннан килгән хәләл каннарын сөртеп, тормышның әле дә дәвам итүен, кыз ташлап кына ахырзаманның җитмәвен калебләре белән сиземләп, яткан җирләреннән бер-берсенә карашып, көлешеп җибәрәләр.
Беренче булып Талип телгә килә:
– Минем әти: «Ике чәүкә сугышканда кара карга тук була», ди торганые. Хәзер генә бу мәкальнең мәгънәсен аңладым. Без үләксә өчен сугышкан чәүкәләр булабыз, ә сөеклебез кара карга кочагына чумды, шул кирәк без мәхлукларга.
Нәкыйп үрмәләп диярлек Талип янына килеп, киләчәк дуслыклары наменә кулын бирә:
– Әйдә, каныбыз тамган, мәхәббәтебезне күмгән җирдә гомерлек дус булырга ант итешик. Бер дә борчылма, безгә насыйп кызлар үсә торсын! Тулай торагыбызга кереп юынып алыйк та, үзебезне тәртипкә китереп, Маяковский клубына тансыга юл тотыйк.
Килешү янәдән каты итеп кул кысышу белән раслангач, бер-беренә карашалар да кычкырып «карале, ничек кызык итте безне бу кызый», «бик хәйләкәр нәмәстәкәй булып чыкты шайтан», «пичтән әле генә алынган итле пәрәмәч безгә тәтемәде шул, рәхәтен башкалар күрәчәк», кебек сүзләрне кабатлый-кабатлый сагышлары, көенү-үкенечләре, эчке моңнары чыгып беткәнче, туктала алмыйча көлешәләр. Очраклы узып баручы туктап боларга карап, бармагын чигәсенә тидереп үтеп киткәч кенә, аңнарына килеп, капылт борылып тулай тораклары ягына юл тоталар.
Менә шундый моңлы шартларда туа бертуганнар арасында да сирәк очрый торган көнләштерерлек, гыйбрәтле дуслык.
Тормыш юллары төрле юнәлешләрдә дәвам итсә дә, Нәкыйп белән Талип бер-берсен югалтмыйлар, хәлләрен белешеп, туйларында биешеп, бәбәйләре өчен шатланышып яшиләр. Заманалар үзгәрү нәтиҗәсендә дөньяга карашлары төрлечәрәк булу да дуслыкларына кара тап төшерми. КПСС бетеп, СССР таркалып, үткәнне сүгү, тоташ кире кагу алдынгы күренеш саналган чорда да Нәкыйп коммунистлыгыннан йөз чөерми, үзе укыган партшколага яман сүз әйттертми. Киресенчә, форсат чыкканда үзенең «коммунистик школада» староста булуы, гелән бишлегә укуы, Карл Марксның «Капитал»ын, Ленинның фәлән томнарын язып-сызып өйрәнүен Берлин рейхстагына кызыл әләм кадаган батыр кебек, күкрәк киереп искә төшерүдән тайчынып тормый. Затлы пиджакка ябышкан чүпне алып ташлаган кебек большевиклар сәясәтеннән җиңел генә арынган Талип өчен Нәкыйпнең үзен фаш иткән идеалларга табынуы көлке тоела, кәеф сипләү чыганагына әверелә.
– Нәкыйп туган, сакаллы яһүдеңнең «Россиянең татарларны яулап алуы – үтә уңай күренеш» дигән реакцион фикере сиңа мәгълүмдер дип уйлыйм. Бу бит талау, басып алу сугышларын аклау дигән сүз. Чынында ул син мөкиббән киткән коммунистларның башбаштаклыгына, буйсынган халыкларны изүенә... ничек диләр әле, нәзари нигез әзерләп калдырган.
Үз фикерен яклауда Нәкыйп тә чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел, нәкъ мәче төсле, үзен сыртка салырга бирми. Коммунизм хыялларыннан баш тартмаса да, Ходай Тәгалә аның күкрәгенә, мәгълүм булганча, мәхәббәт хисен тоярлык йөрәк, үзен саклый, идеалларын бәяли алырлык акыл салган.
– Марксның бу сүзләрен очратканым булмады. Ул – начар сәясәтче, әмма көчле экономист. Ленинның татарларның укуга, гыйлемгә бик һәвәс халык дигән югары бәясен мин беләм.
Икътисад фәненең нигезендә һәр шәйне шик астына ал, чагыштыр, сына кебек төшенчәләр ята, диләр. Шул юнәлешнең докторы булу турында хыялланып йөргән зат буларак, Талип янәдән булачак сәяхәтләренең бер хәвефле ягын ачыклау нияте белән яңа сорау тартып чыгара:
– Безләрне кунакка чакырган адәм бергә укылган, эш беткән, узган эшкә салават димәсме икән? Димәк, җөмлә ахырына нокта куелган. Аның бергә студент булып йөргән еллар якты истәлек булып томан артында калды, Сарытау чабатасы искерде дип әйтүе мөмкин түгелме? Аннан килеп, шәһәр исемен дәгъвалап йөргән алдынгы районга килеп-китеп йөрүчеләрдән юл өзелми, диләр. Депутатлар да, халык мәнфәгатьләре турында кайгыртып, борчылып ул төбәктә еш булалар, дип ишеткән идем.
Буе тәбәнәк булса да, башы зур, коңгырт күзләре елгыр Нәкыйпне тәвәккәлләгән фикереннән, ми шәрифләрен бораулаган уеннан кире кайтаруы ифрат кыен, хәтта гайре табигый шөгыль иде. Соңгы тиенсез калыр, әмма үҗәтлеген итәр.
– Фәһим Сабирович яхшылыкны оныта торган кеше түгел. Берничә көн элек кенә үзен бер зур җыелышта очраттым. Эн... та чакыруын тагын кабатлады. Бармасак просто яхшы түгел, кешене үпкәләтербез.
Талип, матурлыгын мактаган саен күңеле йомшара барган кыз кебек, үзендә дә юлга чыгу уе өстенлек ала баруны тойды. Сарытау партшколасында янә бер кат психология фәнен укыган Нәкыйп дустының күзләрендә, Гольфстрим агымы килеп кергәндәй, җылылыкның артуын, басым ясауның файдасын сиземләп, саклабрак тоткан дәлилен, уен тузын чыгарып сала.
– Без ул яклардан әйләнеп, болганып кайтудан берни югалтмыйбыз. Бердән, соңгы вакытта үзебез дә сирәк күрешәбез, дөнья мәшәкатьләре басты, сөйләшәсе сүзләре, киңәш-табыш итәсе әйберләр җыелды. Машинаның арткы утыргычында иркенләп аралашып барырбыз, дим. Икенчедән, шашлык, бәлеш, тутырма, кызыл балык, авыл тавыгы ашап, мунча кереп, кешечә сыйланып кайтырбыз.
Үзе санап үткән ризыкларның берсен алдавыч җим итеп сайлап, Талипның колагына үрелеп, Нәкыйп сүзенә үтә бер серлелек төсмере бирергә тырышты:
– Син, Талип, ничектер, мин үзем шашлыкның үзеннән бигрәк исен үлеп яратам. Аның шаян җил алып килгән хуш исе сихри көчкә ия, күңелләрне иләсләндереп, яшисе килүнең мәгънәсен киңәйтә. Ашый башлагач, серлелек югала. Мин үземнең бүлектә тарханга, шашлыкка чыгып керәбез дигәч, күбесе төкерекләренә буылып, көнләшеп калдылар. Юзликәев шашлыкны сарыкның кабыргасыннан, сөяге белән зур итеп ясата, ди. Гадәти кеше генә түгел шул минем сабакташ, – дип сүзен тәмамлады Нәкыйп, күңелен иләсләндергән горурлык хисен яшерүне кирәк тапмыйча.
Талип хыялый сәрхуш дустын җиргә төшерү вакыты җиткәнне сизде.
– Синең хыялларың, абзый, бик зурдан. Өметең боз тавына килеп сөртенгән кораб кебек уалса, акланмаса нишләрсең? Куаныч куыгың буш булып чыкса. Шашлыкның исен дә исни алмыйча калсак? Японнар гомерләрен озайту чарасы итеп, әүвәл ярты сәгать ризыкның исе белән канәгать булып утырсалар да, соңыннан аны бик тәмләп ашап куялар, ди. Шунысын да уйлап куйдым әле. Ягулыкка түккән акчага «Буш ботлары» сатып алып, шашлыкны үзебез ясап, син аның серле исен туйганчы иснәп, мин мескенең итен кимереп бәйрәм итсәк, арзанракка да төшәр, ышанычлырак та булыр кебек.
– Ничек инде арзанракка төшәр. Аңа күпме тәмләткеч, әзерләргә вакыт, утын кирәк. Ә юл романтикасын, яңа кешеләр белән аралашу шатлыгын кая куясың? Сиңа җирдән шуышып барырга гына булсын. Романтиканы аңламыйсың! Хакимият башлыгы итеп теләсә кемне куймыйлар, аның белән аралашу үзе ни тора! Аның һәр өлкәдән продвинутый кеше булуы турында легендалар йөри. Дөрес, үзе башлап җибәрсә, берәүгә дә сүз бирми, ди. Кунакта анысына гына түзәсең инде.
Нәкыйпнең үзеннән югарырак мөнбәр биләгән кешеләргә нисбәтән сәвит чорыннан ук ябышып калган гадәте бар иде. Ул аларны изгеләштереп кенә калмый, язмыш үзе сайлап күтәргән кашка тәкәгә тиңли. Андый кешеләрнең, бигрәк тә сәяси юлбашчыларның җитешсезлеген танымый, күзенә төрттереп әйтсәләр дә, аклау юлын эзли. Җитәкче әһелләр белән аралашуга, бергә рәсемгә төшүгә, автограф алуга мөкиббән китүен берни белән дә аңлатып булмый. Мәскәүдә булырга туры килгәндә, олы түрәләр күмелгән зиратка бармый калмый. Бер баруында Нәкыйп элеккеге СССР президенты Горбачевны хатыны Раисасының төрбәсе янында туры китереп, аралашып та алган. Шул вакыйга турында бәян иткәндә Нәкыйп кояш нурларына тарган язгы боздай эри, сөйләгәндә дулкынланудан тотлыга, кабалана, күзләрен әле ача, әле яба, аякларына тынгы бирмичә, биеп-биеп алгандай була. Бу очрашудан иң зур үкенеч – янында фотоаппараты булып, элеккеге генсек белән карточкага төшә алмый калу икән.
Бер-ике көннән юлга чыгарга тәвәккәлләп, кул бирешеп саубуллашкач та, Нәкыйп үзен якында гына көтеп торган машинасы янына ашыкмый. Төп мәсьәлә хәл ителгәч тә әле чалбар балагына ябышкан кырмавыктай кечерәк мәсьәләләр калган булып чыга. Нәкыйпнең янә бер үзенчәлекле сыйфатын әйтмичә булмый. Ул – дәрәҗәсен төшерә торган вак саранлык. Сугыштан соңгы елларда күп балалы гаиләдә черек бәрәңге коймагы, алабута шулпасы ашап, әтисез үсү галәмәтеме, башка берәр сәбәбе бармы, өздереп әйтүе кыен. Талип «ни әйтсәң дә, Нәкыйп егет кеше инде, вакланып тормый», дип уйлап та өлгерми, тегесе мичкә балга бер кашык дегетне тамыза да куя: әлеге дә баягы вакчыл саранлыгы калкып чыга. Талип дустының машинасына утырып китәргә ашыкмавын өстәмә бурыч куясы буладыр дип фаразлады. Бу юлы да элеккеге көндәше аның «ышанычын» аклады. Нәкыйп бәдәненнән кыскарак аякларында таптанып алды да:
– Машина олы юлга чыгарга ажгырып тора. Өр-яңа двигатель куйдык. Ягулык ягы гына кыенрак. Минфин безне бик нык кысты, көненә нибары ун литрга калдырды. Ярты юлга җитәрлек запасыбыз бар бугай. Нәрәстәгә барып җитәр өчен кимендә бак ярым ягулык кирәк. Нишләрбез икән, – дип, коңгырт күзләренә, киң маңгаена, борыны читендәге миңенә чарасызлык тудырган сипкелле моңсулык йөгертеп, – Талип ягына борылды.
Казан университеты доценты, янәсе, бәгъзенең икътисади хәленә кереп, аны аңларга, киңәш бирергә, ярдәм кулын сузарга тиеш. Гадәттә, «минем йомыш белән йөрибез, чит машина ялласаң, кыйммәткәрәк төшәр иде, бензин миннән булыр», дип, дустын «кома»дан чыгаргалаган Талип бу трит Нәкыйпнең сораулы-ялварулы карашын соры күзләренең корычтай катылыгы белән каршылады.
– Минем акча ягы такыррак шул, малай. Булганда кысылып тормаганымны беләсең. Хатын йокы бүлмәсенә кыйммәтле австрийский гарнитур алып кайткан – дип, бик тәмләп зарланып алгач, – соң, бензин мәсьәләсе бик авыр булгач, эч пошырып, кычытмаган җирне кашып, көпчәк һәм түфлиләр туздырып йөрмик! Ул тарафларда безне зар-интизар булып көтеп торучы кызлар да юк бугай. Күкрәкләре мул булса да, мишәр кызлары бик усал, телләренә шайтан төкергән, дип язган түгелме соң «Башкорт бәхете»ндә Исхакый?
Нәкыйп бокс уенында дошманнан саклану алымына охшатып ике кулын аркылыга куйды. Район хакимияте башлыгы белән күрешүгә каһәр суккан бензин аркасында гына бармый калып буламы соң, тузга язмаганны.
– Юк, юк, бер килешкәч, юлга чыгабыз булгач, чыгабыз. Шундый олы кеше үзе (бу сүзгә басым ясады) чакырып торганда бармый калу һич кенә дә дөрес булмас.
Ак дымлы тешләрен ялтыратып, кеткелдәп алганнан соң, өстәп куйды. – Ягулыкны эзләп карармын. Берәр дусны кысармын. Әйткәнемчә, кара сарык кабыргасыннан ясалган шашлык искә төшкәч, авыздан сулар килә, эссе мунчасы күз алдына килеп баскач, аркалар кычыта башлый. Фәһим Сабировичка хас кунакчыллык гаҗәеп диләр. Безне дә ашатып-эчертеп, тәмам хәлдән тайдырмыйча, җибәрмәс дип уйлыйм.
Инде икенче тапкыр саубуллашкач та, Нәкыйп Талип яныннан китәргә ашыкмады. Аны нәрсәдер бимазалый, агач корты кебек җанын, миен эчтән кимерә. Борчылуының сәбәбен ачыклый алмый интеккәннән соң, зиһен капкачы ачылып киткәндәй булды. Ул үзен ни, нәрсә бораулаганны аңлады. Бөтен авырлык аның өстенә төшә түгелме соң? Глава белән ул сөйләште, машина аныкы, ягулыкны да ул табарга тиеш. Ә Талиптан нәрсә: газ биреп торган машинага кияү егете кебек колга гәүдәсен ташлый да, шуның белән вәссәламме? Дус дигәч тә, алай ук салынырга ярамый.
Акча юк дип шомарткан була, хәчтрүш. Дуслык ул бәллүр савыт кебек, аны саклый белергә акыл кирәк. Кысмырлыгы олыгайган саен көчәя баруы сизелә. Башына шул мизгелдә күктән иңгәндәй яңа фикер килде.
– Карале, Талип, без юлга чыгасы көнне бик иртә кузгалабыз: ашарга да, эчәргә дә өлгермибез. Безнең юл өстендә, чамалавымча, кафе-мазар юк, нишләрбез икән? – дип, дустын, тәкъдимен кабул итәргә әзерләнгәндәй, тавышына инәлү катыш кызгандыру төсмере чыгарырга тырышты. Мәгәр икътисад белгеченең кырынганда бит уртасында пәкегә эләкми калган йон бөртеге дә селкенмәде.
– Ну и что! Ачка үлмәбез әле. Ашказаныбыз ял итәр. Табыныбыз хуш килмәде бугай дип хуҗаларның кәефен бозмас өчен кунакка ашамыйчарак бару лязем (монысы узган ел Төркиядә ял итү җимеше) диләр.
– Синең хатын итле пәрәмәчне тәмле итеп пешерә, безгә юлга әзерләп җибәрмәсме икән дип кенә әйтмәкче булган идем.
Нәкыйпнең фикерләү тәртәсенең борылыш кыйбласын алдан ук сиземләгән (миннән машина, миннән бензин, синнән хыт пәрәмәч булсын) Талип бу юлы да арканы бирмәскә булды. Укытучы буларак, әйтеп торучыларны җене сөйми иде.
– Юл газабы – гүр газабы дигән борынгылар. Итле пәрәмәч бик шәп булыр иде дә, хатын бер-ике көнгә Чистайга әниләренә киткән иде. Кайтып җитәрме, юкмы, әйтә алмыйм, хатын-кыз акылын үзеннән калдырмый. Юкса, чын милли пәрәмәч белән главаны да сыйлаган булыр идек, – дип, Нәкыйпнең ачуын китереп, саруын кайнату өчен өстәде укытучы.
Бу «биеклекне» дә алмагач, Нәкыйпкә, кулын селтәп, машинасына титаклаудан башка чара калмады. Талипка сиздермәсә дә, Нәрәстәгә зиярәтләренең нәтиҗәсе өчен Нәкыйп бик борчыла иде. Сәбәбе шул: урамда очраклы күрешкән, авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче бер танышы аның күңеленә акрын гына, әмма гел кимереп торырлык корт, шул ук вакытта начар камыр кебек кабара торган шөбһә салды.
– Фәһим Сабирович хозурына барырга җыенасызмы? Хуш, хуш. Ифрат киң күңелле, шул ук вакытта кырыс, усаллана торган шәхес. Аның ниндирәк вакытына туры киләсез бит әле.
– Анысы нәрсә була инде? Без сабакташлар, партшколада бергә укыган идек, – дип мыгырданды югалып калган Нәкыйп.
Чиновник җитди сер белгән кешедәй вәкарьлек белән генә борын очына төшкән күзлеген өскәрәк күтәреп куйгач, фикеренә ачыклык кертте.
– Үзеннән-үзе килеп чыгамы, әллә вакытын шулай шәрехләп куямы, ул атнаның һәр көнен аерым проблемага багышлый, диләр. Сүз килгән кунакларның күңелен күрү турында бара.
Берни аңламаган Нәкыйп:
– Кызык, – дип куйды. Күз алдыннан бер-бер артлы төрледән-төрле күңелле һәм шөбһәле манзаралар узды.
– Әйтик, атнаның бер көнендә ул читтән килгән кешеләрне атлары янына алып бара, һәр тулпары турында озак итеп сөйли, малкайларына шикәр, чәк-чәк ашата. Икенче көнен бодайның яңа сортларына, арыш белән кушылган төренә, солыга, борчакка багышлый. Әлбәттә, инде кунаклары аның белән көне буена кырда йөри. Өченче бирмеш көн Германиядән, Украинадан кайткан комбайннарга, аларны чагыштырып бәяләүгә корылган булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе тарихка багышланып, татар халкының фаҗигале язмышы өчен сагышлану көне булуы ихтимал. Аннан соң бит әле бөеклек өянәге башын калкыткан вакыты да, хәмергә сәлам биреп алган көннәре дә булгалый, диләр. Бәхетегезгә ниндие туры килә инде. Кайсы йолдызлык астында тугансыз бит, – дип, кычкырып көлеп, Нәкыйпне кантарлы уйлары белән ялгызын калдырып, үз юлы белән китеп тә барды.
Юлга чыгасы көннәренең ямьле, матур булуына өметләнүләре дә, гозерләре дә фәрештәнең «амин» дигән вакытына туры килмәде. Иртә шыксыз, нурсыз иде. Кояш чыгаргамы, юкмы дип икеләнеп күк читендә, болыт астына яшеренеп, иркәләнеп ята. Әбиләр чуагы керфекләрен җиргә иңдерергә ашыкмый.
«Волга» машинасы, ерак сәфәргә чыгуга шатлангандай, көчкә табылган ягулыкны гайрәт белән яндырып (Нәкыйпне көендереп), тыныч, төзек, калай түбәле татар, җимерек, берише хәрабә хәленә килгән урыс авыллары яныннан элдертүен белә. Алар яшәгән каладан Нәрәстәгә өч йөз чакрым юлны үткәнне сөйләшә-аралаша, берсен-берсе чеметкәли барып, сизми дә калдылар. Уннарга килеп җитсәк, бик шәп булыр иде дип, фараз кылулары хакка чыкты. Уйланылган вакытта кара һәм саргылт түфлиләр Нәрәстә асфальтын бәхетле иттеләр. Шәһәр исемен алуга дәгъва итүче район үзәге ишләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый дисәң дә, зур хата булмастыр. Күзне иркәләрдәй үзенчәлекләр бер тирәгә, үзәк мәйданга сыешкан. Уң якта, утыртылган чәчәкләргә күмелеп, гавамга кайсы якка юл тотканда бәхетле буласыларын кулы белән күрсәтеп, Ленин бабалары басып тора. Акыллы кеше булгандыр, ахмакны монда тотмаслар иде. Юлбашчы сынының сул ягында матур соры төскә буялган элекке райком, хәзер хакимият урнашкан ике катлы бина кәперәеп утыра. Иң зирәк фикерләр район халкына шуннан иңдерелә. Ильич һәйкәленең уң ягына, юлны аркылыга бүлеп, мәдәният сарае төзелгән. Хакимиятнең акыллы боерыкларын үтәгәннән соң, халык шунда ял итәргә, күңел ачарга агыла имди. Нәкыйпнең аларда кайгысы юк. Шәриф Камалның үзен озатырга вокзалга төшәчәк халык алдында тотачак нотыгын кат-кат кабатлаган депутаты кебек, хакимият башлыгына әйтәчәк сүзләрен Нәкыйп киченнән уйлап, шәрехләп, күңел, йөрәк дәфтәренә язып куйган иде. Юк-бар сөйләп абруй төшерү вакыты түгел. Очрашу мизгелләрен күз алдына китерүе кыен булмады аңа. Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, билләре төклетураныкы кебек эчкә тартылып торган, озын аяклы сәркатип кыз кунаклар килеп төшү хәбәрен хуҗасына ирештерүгә, шул мизгелдә үк, махсус көтеп торгандай, олпат гәүдәсен туры тотып, агара башлаган чәчле мәһабәт ир атылып килеп чыгар да, заманында кылган изгелекләре өчен, рәхмәт сүзләрен догадай колагына пышылдый-пышылдый, Нәкыйпне кочагына алыр, аркасыннан сыпырыр, бәлки, яңакларын битенә тидереп алыр, шуннан соң гына, монда тагын бер бәндә бар икән әле дигәндәй, авызын ябарга онытып торган Талипка олы учын сузар. Кабинетка керә-керешкә Нәкыйп «күптән килергә әзерләнеп йөрсәк тә, тиз генә чыгып китеп булмады, ниһаять, сине (бәлки, кеше алдында сезне кирәк булыр) күрү бәхетенә ирештек? Яшәреп, матурланып киткәнсең, Дәүләт советы оештырган җыелышта арганрак күренгән идең» кебек, күңел түреннән ургылып чыккан мөкатдәс уйларын чәй өстәле янында яисә ресторанда дәвам итәр. Анда абзагыз, кабатланмыйча гына Юзликәевкә нәрсә әйтәсен белер: партшколада укыткан профессорларны үртәп, ирештереп, беришен мактап искә алыр, төне буена кәрт уйнап йә хәмер чөмереп утырганнан соң, зачет-имтиханнарны уңышлы гына аударып кайтуларын әйтеп көлдерер. Күз төшүгә ир-атның дәртен утка тарган дарыдай кабыза, каны кайнап, иреннәре наз бөркеп торган тулы күкрәкле җыештыручы марҗага җылы мөнәсәбәтләре турында әйтү урынлы булырмы икән, дөрес аңлармы? Син арага кердең дип шул хатын өчен ду тузып миннән көнләшеп тә йөрде бугай. Ә бит майлы калҗа икесенә дә тәтемәде: бөтенләй өченче кешегә – бер чанта кара уылдык, бер ящик коньяк төяп килгән калмык мужигына эләкте. Без кылтаеп, марҗаны күз белән ашап йөрүдән уза алмадык. Бу хакта, бәлки, Рим сенаторлары кебек, аякны суга тыгып, җылы мунчада сыра чөмереп утырганда елмаеп искә алырмын. Талип белән мондый тормыш нечкәлекләре турында киңәш-табыш итеп булмый шул, аңа ни, арба ватылса утын, үгез үлсә ит, хатыныннан итле пәрәмәч тә пешертә алмады, өйдә юк дип алдый булыр, бичәсе көнбагыш ашап, минералка эчеп, телевизордан сериал карап утыра торгандыр әле. Чын тормыш дәресләрен партшколада гына алып була иде шул, демократия дигән нәмәстәкәйләре шундый мәдәни-сәяси үзәкләрне бетереп, начар эшләде. Хәзер әнә Рәсәй президенты әзерлекле кадрлар җитешми дип зарлана. Үзенә күрә генә түгел, «коммунистлар мәктәбендә чарланган кешеләр кушканны сукырларча үтәүче роботлар, өсләренә бурыч алып, иҗади эшли белмиләр», дигән була әле, саламторхан. Бу бит Талипның үз ми казанында туган фикер түгел, көнче ташбакалар тараткан гайбәтне, суфыйлар эчтәлеген аңламыйча ятлаган дога кебек, кеше сүзен кабатлый. Бу уйлар Нәкыйпнең башында туктаусыз чуалып, килеп җиткәч кенә төгәлләнгән нәтиҗә төсен алдылар.
Мосафирлар үзәк мәйданны күпне күргән тәҗрибәле күз карашы белән иңләделәр дә, бая әйткән ике катлы бина эченә кереп бөялделәр. Кабул итү бүлмәсе ишеген үтеп, өстәл артында утырган җаваплы ханымга күз салуга Нәкыйп югалып калды. Уң ягына ак, кара, кызыл телефоннар тезелгән шома өсле өстәл янында хыялында йөрткән чибәр, мөлаем, нәзек билле кыз урынында күн тышлы кәнәфидә яшен яшәгән, киселгән урмандай сирәк чәчләрен көл төсенә буяткан, сусыл күзле ханым утыруы Нәкыйпнең күңеле сүрелүгә, кәефе кителеп төшүгә беренче сәбәп булды. Аның партшкола югарылыгындагы нәзберекле зәүкы ханымны кабул итмәде. Чакырылмаган кунаклар ягыннан иңгән кара дулкын сәркатипкә барып җиттеме, әллә инде ул мондый япанчылардан гарык булганмы, шакы-шокы итеп каты басып кергән озын вә кыска ирләргә сөзеп кенә карады да, урыныннан кымшанмыйча гына:
– Сезгә кем кирәк? – дигән җөмләне кысып чыгарды.
– Без глава янына килдек, – диде Нәкыйп, маңгаена тир бәреп чыгуын ханым ягыннан килгән итагатьсезлеккә юрап.
– Йомышыгыз нинди? Бәлки, урынбасарлары хәл итәр? – дип сусыл күз өстәлнең икенче ягыннан теркәү журналын алып, кем булуларын, каян килүләрен язып куярга җыенды.
Фәһимгә ныклап әйтәсе булыр, үзен хур итеп, ямьсезлеге генә җитмәгән, мондый илтифатсыз, тәрбиясез хатынны янында тотмасын, аның урыны – гардеробта кием алып тору, кем икәнлегебезне, нәрсә сорап килүебезне теркәп куя, имеш, тузга язмаганны дип, күңеленә беркетеп куйды. Яратмасаң да, кабул итмәсәң дә, теге дөньядан килеп төшмәгәнлегеңне, ишәк түгеллегеңне аңлатырга туры килә.
– Без Казаннан Фәһим Сабировичның шәхси чакыруы буенча килдек. Рәсми йомышыбыз юк.
Партшколада бергә укыганыек дип тә өстәмәкче иде дә, вакытында теленә тыю салырга өлгерде, ни өчен әле бу килбәтсез ханымга хисап биреп торсын! Вакытында тукталып кала алуы өчен искә төшкән саен үзен кайта-кайта мактады.
– Безнең кайдан килгәнне кереп әйтүегезне сорыйбыз, – диде Нәкыйп, җитдидән кырысрак тон белән.
Ханым торырга җыенып, урынында кымшангандай булган иде, телефоннарның берсе зеңгелдәде.
– Алло! Рәсимә, синме? Исәнме, ахири. Хәлләрме, ярыйсы, эш күп, бертуктаусыз кеше. Менә бүген үземә файдалы эш эшләдем: килүенчә базарга кереп өч кило яхшы кишер алдым. Бәясе дә «по-божски» булды. Чувашлар яшелчәне үстерә белә. Тырыш халык. Бик комсызлар да тегел. Гафу ит, Рәсимә, икенче телефон шалтырый.
– Улым, тордыңмы? Бик иртә уянгансың әле беген! – дип, сирәк тешләрен күрсәтеп кеткелдәп алды. – Бәрәңге белән кәтлит плитәдә. Җылытып аша. Пока, улым, шеф чакыра.
Телефонын шап итеп урынына куеп, ханым имән ишек артына кереп югалды. Төп кабинеттан чыккач та, чакыру сүзен әйтергә ашыкмады. Өстәле янына кереп утырып, тулы гәүдәсен җайлаштырып куйгач кына:
– Фәһим Сабирович бик важный эш белән утыра. Бераз көтсеннәр диде.
«Көтсеннәр» сүзен Нәкыйп ифрат авыр кабул итте. Әйтерсең лә, аның башына бер чиләк салкын су тондырдылар. Талип каршында олы абруеның бер чите убылып төшкәндәй булды. Ачуы чыгудан каны кызган табадагы май кебек чытырдап кайнаса да, тынычрак булырга тырышып:
– Сез безнең каян килүебезне, кемнәр булуыбызны әйттегезме?
Төксе тавыш «хуҗа барысын да белә» дип әйткән мәлдә, үзара элемтә уты кабынды. Нәкыйпкә таныш та, ят та тавыш:
– Кунакларны утырышлар бүлмәсенә кертеп утырт. Бушагач, мин дә шунда чыгармын, – дигән әмер төшерде. Исәнмесез дә, сау булыгыз да юк.
Нәкыйп өнсез калды. Ничек аңларга инде Юзликәевнең бу адымын? Бүлмәсенә чакыртып алып яисә үзе имән ишекне тупсаларын каерырлык итеп ачып, йөгереп чыгып кочаклап аласы урынга, утырышлар залына озата. Язылмаган кануннар буенча сабакташлар арасында кем булсаң да, рангларга бүлешү, болай ук кыйландыру кабул ителмәгән кебек иде. Аяк табаннарыннан күтәрелгән үпкә катыш рәнҗү хисен басарга тырышып, Нәкыйп хакимият башлыгының бу адымын аклау юлларын эзләде: янында Мәскәү кешесе утырмаса да, финанс оешмасыннан тикшерүчедер әле, соңгы мәлдә бюджет акчасының кая тотылуы белән бик кызыксына башладылар дип, үзен тынычландырырга тырышты. Партшколада иң кыен мизгелләрдә дә сабыр була белергә, язмыш басымына баш бирмәскә өйрәттеләр түгелме соң бәгъзеләрне?
Ямьсез ханым аларны коридорга алып чыгып, бөтенләй икенче якта урнашкан зур бүлмәгә алып керде. Кыл уртада олы түгәрәк өстәл тора, сул як дивар буйлап урнаштырылган язу өстәлләренә төрле китаплар, белешмә карталар, кубоклар тәртип белән тезелгән.
Каршылыклы хисләр ташкынын, миен бораулаган күпсанлы сорауларны басарга тырышып, тәкъдим ителгән стендлар белән танышкандай иттеләр. Вакыт отыры акрын узды. Сәгатьнең башка шөгыле булмау сәбәпле, көндезге уникегә үк килеп җитте. Егетләрнең ашыйсы килеп, эчләре түбән авыл этләредәй тавыш күтәрә башлады. Хатыннары пешергән ризыкны – Нәкыйп кәбестәле ашын, Талип итле пәрәмәчен уртлап утырасы урынга, үз теләкләре белән җәһәннәм читенә килеп, ач килеш алдынгы сыер савучының нурлы йөзенә, базарда ит чабучының (анысы ничек районның алдынгылар альбомына эләккәндер, бер Алла белә) тук чыраена карап утырырга мәҗбүрләр. Рәсемнәрдән илһам алып, үзара хәзерге заман кунакчыллыгының яңарган эчтәлеге турында гәпләшүгә күчкән дуслар икенче якта стенага сыланган ишекнең тавышсыз гына ачылып, Голливуд фильмнарындагы шикелле, җир астыннан калыккандай, алларында хакимият башлыгының басып торуын күргәч, каушап калдылар. Берсе якыннан, икенчесе җыелышларда, зәңгәр экранда күргәннәре булса да, район хуҗасының мәһабәт гәүдәсенә, иллене үзган булса да, җитезлеген җуймаган йөрешенә соклануларын яшерә алмадылар. Бирсә дә бирә икән Ходай яраткан колына. Сиңа, миңа, Нәкыйп белән Талип иптәшләргә тиешле сыйфатларны бер кешедә җыеп күрсәткән. Буй-сынның килешле төзлеген, иңнең киңлеген, таза муенга утыртылган чал чәчле олы башның горур тотышын, сырлары да килешеп торган маңгайның күп акыл җыярлык киңлеген, тиресенә сыеша алмыйча, икегә аерылып, алга чыгып торган иякнең эрелеген, шулар өстенә елмаюга әзер иреннәрнең кабарып торуын әйтәсеңме? Кайнап торган ирлек сыйфатлары, үрчемле кан билгеләре һәр күзәнәге хәрәкәтеннән сизелеп тора. Һәммәсе искитмәле үз урынында. Шулары гына җитмәгән: ипигә сылап ашардай кара җирле, тимер юллы, җир асты байлыклары хәттин ашкан, эшчән халыклы вилаятне кулына тоттырганнар. Тик менә чәнечкеле яшькелт-соры күзләре генә бу гәүдә өчен кечерәк булып күренделәр Талипка. Ә Нәкыйпнең Фәһимгә нисбәтән партшкола мәхәббәте дөрләп уянып, сөякләре таралып, аңы чуалып киткәндәй булды. Җитмәсә, әле шундый кеше, сабакташын танып, бөркет канатлары кебек кулларын як-якка җәеп, Нәкыйп янына үзе килеп, кочаклап алды, аннан, учын турайтып, исем-фамилиясен әйтеп, кулын Талипка сузды.
– Егетләр гафу, гафу. Бераз көттердем бугай. Эшләрнең бик тыгыз вакытына туры килдегез. Мавыгып та киткәнмен. Мин районда, бәлки, республикада яңа башлангычка нигез салдым. Беркая да эшләми, укымый торган, шаляй-валяй йөрүче, араларында хулиганнары да булган яшүсмерләрне исәпкә алып, һәрберсен тәрбияви эш алып бару өчен район җитәкчеләренә беркетеп чыктым. Үземә иң юлдан язганын сайлап алдым. Хәзер шул малай – Андрей Морозов белән бикләнеп, ике сәгатьләп сөйләшеп утырдым. Яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, урыннар бүлешү турында күп нәрсә белдем. Андрейга яшьләрне теннис уенына тартып керүне тапшырдым. Кыскасы, очрашудан бик кәнагать калдым.
Нәкыйп белән Талип ирексездән күз карашлары белән алыштылар: глава бүлмәсендә үтә «важный» персона булган икән шул. Шуның белән кереш сүзен тәмамлап, хуҗа түгәрәк өстәл башына барып утырды, янына кулындагы бер кап сигаретын, кабызгычын куйды. Кул ишарәсе белән кунакларны янына чакырды. Хәл-әхвәл, һава торышы, юл мәшәкатьләре, районда урып-җыюның тәмамланып килүе, ашлыкның күпмерәк чыгуы, яңа сорт бодайда клейковинаның микъдары турында кыскача гына фикер алышканнан соң, Фәһим Сабирович, әфисәр бармагын кабызып, үзенә бер нәзакәтлелек белән һавага төтен җибәреп алгач, төп темасына күчүгә зәмин әзерләде.
– Сез менә укыган кешеләр, яңа танышкан иптәш икътисад фәннәре кандидаты дидегез, Нәкыйп ике югары уку йортының башын чукыган кеше...
Үзе дә көтмәгән кыюлык белән Нәкыйп нотыкчыны бүлдерүгә җөрьәт итте:
– Юк, дөрес түгел. Минем өч дипломым бар. Университетның тарих факультетына кергәнче, мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган идем. Партшколада бергә укыганны хәтерлисездер, Фәһим Сабирович!
Хакимият башлыгы сүзен бүлдерүчегә үгез кызылга караган кебегерәк күз ташлап алды да, Нәкыйпнең Лаеш дипломына мөкиббән китмичә, сүзен дәвам иттерде.
– Ә шулай да безнең як тарихын белмисез. Андыйлар (укы: наданнар) күпчелек. Янәсе, Нәрәстә төбәге уңдырышлы җире, уңган чуваш һәм мишәр халкы, күптән түгел табылган нефте белән генә атаклы. Юк, җәмәгать, бу берьяклы караш, бу яклар элек-электән югары мәдәниятле, татарның асыл егетләрен үстергән, укымышлы затлар биргән төбәк булган. Берничә ел элек кенә мин чакырган археологлар Бизләү авылы янында зиннәтле әйберләр, хатын-кызлар кулланган алтын-көмештән ясалган беләзекләр, чулпылар, ярым ай ясалган алкалар таптылар.
Карале, бүген нинди көн соң әле, атна кич – пәнҗешәмбе ләбаса, димәк, без тарих көненә туры килгәнбез дигән уй Нәкыйпнең миен тырнап узды. Ерак үткәнне искә алу көненең ахыры ничек тәмамлана икән? Талип озын муенын тагын да сузарак төшеп, нотыкчыны йотлыгып тыңлый.
– Бизләү элек җиде мәхәлләле, җиде мәчетле зур авыл булган. Анда зыялыларны, дин әһелләрен әзерли торган мәдрәсә гөрләп эшләгән. Утыз Имәни дә әллә үзе укыган, әллә берничә ел укыткан ди шунда. Кол Гали эзләрен дә табалар галимнәр.
Бүлмәгә көя кебек тавышсыз-тынсыз гына кабул итү бүлмәсендә утыручы ханым кереп, хуҗасының колагына нидер пышылдады. Юзликәев сүзен бүлеп:
– Безгә янә берничә дус килгән. Алып керегез үзләрен. Алар да тыңласыннар. Чәй әзерләгез, кунакларның тамаклары кипкәндер.
Яңа мосафирлар бүлмәгә керә-керешкә үк хуҗа таныштыра да барды. Уртача буйлы, җирән сакаллысын «чуваш журналының баш мөхәррире Василий Прокофьев» дип, арттанрак кергән озын буйлы, кара тут йөзле, елгыр кара күзлесен «Тургай» газетасыннан Вакыйф Исмәгыйлев» дип атады.
Кунаклар белән бергә үк бүлмәдә пәйда булган көл чәчле ханым өстәлгә төсле чәшкәләрне таратып, кәгазь чәй капларын куеп, әзерләп куелган кайнар суны агыза ук башлады. Шулай ук ясалма бөдрә чәчле яшьрәк, матуррак икенче ханым поднос белән әгъла төшке аштан соң чәйгә бирелә торган өрек, караҗимеш, чикләвек, балык сурәтле кечкенә печеньелар, шикәр кебек нигъмәтләрне тезеп чыкты. Иренеп кенә, сөйләүчене тыңлый-тыңлый, чәй йотымы белән аралаштырып капкалый торган ризыклар ач карынны котырту өчен генә ярашлы иде. Кәгазь пакетлы чәйне роза чәчәген противогаз киеп иснәүгә тиңләгән Талип өенә кертмәсә дә, кунак хуҗаның ишәге дип, үзен тынычландырып, ашказанын нәрсә белән булса да алдап, бүреләр улавын бастырып тору кирәк булыр дип, чәй чөмерергә кереште. Эчәкләренең актарылып-актарылып шаулап ризык сорауларын күршеләргә ишеттерү яхшы түгел дип, Нәкыйп тә кулына чәшкәсен алды. Сыекчаны күбрәк эчсәң, ашыйсы килү онытыла дип ишеткәне бар иде.
Фәһим Юзликәев тумыштан хисчән, нечкә күңелле булып үсә. Шул ук вакытта, усаллана да белә, иң явыз малайларга да баш бирми. Мәктәптә укыганда ук шанлы татар тарихына, Атилла, Кубрат хан кебек бөек шәхесләргә табынып, «ул чорда яшәп, мин Казан ханы булсам (моңа шиге юк иде), үзләре әйтмешли, күрсәтер идем мин урысларга кысла оясының кайда икәнен. Соңрак туылган шул» дигән фикер аңа тыңгы бирми. Вакытында үз юлыңны дөрес сайлый белмәсәң, башың белән бәреп боз ватсаң да, синнән файдалы кеше чыкмаячак дип, әтисе аны авыл хуҗалыгы институтына алып килә. «Җиһангир була алмасаң да, тамагың тук булыр» дип өсти ата кеше. Үкенми. Әмма халкы үткән тарих аны һаман да ерактагы йолдыз кебек сихерләп, үзенә тартып тора. Тарихтан алынган мәгълүматларын, фаразларын үзендә тоту дөрес булмас дип, ул еш кына хезмәткәрләре, кунаклар алдына үз концепциясен җәеп сала торган булды. Бу юлы да килешле борыныннан төтен өерен ат дугасына охшатып түшәмгә таба озата-озата, тыңлаучыларга болгар-татар тарихына кагылышлы фикерләрен ирештерүгә кереште.
– Болгарстанның башкаласы булып Болгар каласы саналса да, аның рухи һәм матди байлыгы, тирә-якны ымсындырып торган алтын-көмешләре Биләрдә, ягъни безнең яктарак сакланган. Ә укыту, белем эстәү үзәге булып Бизләү авылы икәнлекне тарихчылар исбат иттеләр инде. Өч үзәкнең дә юл аралары бер үк диярлек. Идел елгасы буенда урнашкан Болгар сәүдә, алыш-биреш үзәге буларак үскән. Аны елга яисә яр буйлап килеп талап китүе дә җиңел булган. Нәкъ менә шуңа күрә байлык капчыгы вазифасын Биләр үтәгән – дип, тәмәке төтене белән бергә авызыннан саескан очырды хакимият башлыгы.
– Кызык, кызык, яңачарак караш, – диештеләр, бер артистлы театрда статистлар һәм тамашачылар ролен үтәргә мәҗбүр булган кунаклар ачы язмышларына буйсынып. Максатлары, сәбәпләре төрле булса да, сөйләүче бүгенгесе көндә һәркайсына кирәк иде. Бер кичкә кер мичкә дип түзеп, тарих битләреннән чапкынлап үттеләр. Бү мәгълүматлар чуваш журналы хуҗасына кызыклы булса да, татар тарихын аркылыга-буйга иңләгән, берише буыннарын хыялы белән тулыландырган Вакыйф өчен авыл хуҗалыгы белгеченең тарих турындагы фикерләре бәясе төшкән (Рәсәйдә еш булып торган) акча кебек арзан, капчыгы бер тиен иде. Мәгәр гозер белән килгән кеше беркайчан дөресен әйтә алмый. Үз эше өчен җаваплылык хисен тоймаган адәм генә принципиаль кеше мантиясен кия ала.
Бөтен хис-фикерләрен, мөнәсәбәтен шул шөгыленә салып, «Тургай» мөхәррире авызын зур ачып иснәде, чуваш газетасы редакторы җирән сакалын сыйпап туйганнан соң, чеки күзләрен уу шөгыленә кереште.
Талип Нәкыйпнең колагына башкалар ишетмәслек кенә итеп:
– Дустың диңгез ташы кебек шомарган, – диде, хакимият башлыгының чынлап та партшкола мәктәбен тәмамлаганына ышанып.
– Мин гомерем буе авыл хуҗалыгы белән мәшгуль булсам да, – дип дәвам итте сүзен Фәһим Сабирович, – татар тарихы белән кызыксынуга вакыт таптым. Мин аның бай, гайрәтле, аянычлы үткәненә гашыйк. Бездә халык мәнфәгатьләре белән яшәүче, югары кимәлле тарихчылар бармак белән генә санарлык – дип, бәя биреп узды нотыкчы галимнәргә, авыр башын өскә күтәреп, тәмәке төтенен ак түшәм ягына юнәлтеп һәм матур сүзләр табуына эчтән сөенеп. Ул – туган телен нечкәлекләре белән сизеп, теләсә нинди аудиториядә курыкмыйча, оялмыйча татар телендә сөйли алучы түрәләрнең берсе (бәлки, соңгысыдыр) иде.
Нәкыйпкә партшколада сеңгән әрсезлеге сүз агышына кысылып алырга вакыт дигән акыллы киңәшен бирде.
– Сездән, Фәһим Сабирович, үткәнне тирәнтен аңлый, фәнни нигезгә сала белгән, югары белемле тарихчы галим чыгар иде.
Сабакташының очы күренеп торган арзанлы мактавы йөрәгенә сары май кебек сыланса да, сөйләүче үзен бүлдерүгә игътибар итмәгән булып, фикерен иркенләп җәеп салуны дәвам итте.
Диварда эленеп торган сәгать өчне суккач, хакимият башлыгы югары дәрәҗәдәге сөйләшүне башлаган кебек кинәт кенә тәмамлап та куйды.
– Ярый, егетләр, мин ашыгам, сезнең дә шәһәрне карыйсы, авыллар, мәктәпләр белән танышасы бар. Берегез дә кунарга калмыйсыз дип аңладым. Кичен күрешербез. Редакторлар биредә кала бугай. Сезне минем урынбасар Вафа Садриев озата барыр. Камка авылында концерт белән укучылар көтә. Хәзерге авыл тормышы белән танышып, җилләнеп кайтыгыз әле!
Вафа Садриев дигәннәре буе, сыны әллә кем булмаса да, җиңел хәрәкәтле урта яшьләрдәге ир булып, аралашу, сөйләшү мәсьәләләрендә хуҗасының нәкъ киресе булып чыкты, авызыннан аңлату, җавап алу кипкән каен тактасыннан тутыккан кадак суырып алу белән бер диярлек иде. Сүзчән түрә үз янына телсезләрне, озыны тәбәнәкләрне, матуры ямьсезләрне җыярга тырыша күрәсең. Әти-әнисе исемен дә белеп кушканнар. Нәкъ Вафа инде.
Аңлатмалары телеграф өслүбенә якын.
– Моңсысы спорткомплекс. Бусысы май заводы. Тегендәрәк картлар йорты. Үзегез карап килегез. Мин машина янында калам.
Нәкыйпне яңа төзелгән мәһабәт биналарда, картлар йортында намазлык өстендә утыручы Үзбәкстаннан куып кайтарылып, бәхетен туган җирендә тапкан мөлаем карчык та, йөзү бассейнының озынлыгы да артык борчымый. Ашыйсы килү дә инде интектерми. Ризыкны кабул итү вакыты узгач, ашказаны язмышына буйсына, хуҗасын артык бимазаламый икән. Тән күзәнәкләре исәнлек өчен ифрат файдалы ач торуга әзерләнә булса кирәк. Борынгы Римдә гладиаторларны көненә бер тапкыр гына ашатканнар дип каядыр укыган иде. Әнә ничекләр җиңел сугышканнар, байларның күңелен күрер өчен берсен-берсе эһ тә итми кадап үтергәннәр.
Дөресен әйткәндә, Нәкыйпнең кылдан нечкә, кылычтан үткен күңелен ике мәүзугъ борчый. Берсе – күп өметләр баглаган сабакташының шулай кешегә санамыйча кабул итүенең шаһиты колга Талип булып, аның алдында керсез абруена тап төшү, икенчесе – кесәдән акча чыгармыйча гына кире әйләнеп кайтырлык ягулыкны бакка салу. Бензин белән ярдәм итүен сорап Вафага мөрәҗәгать итте.
Урынбасарның гаҗәпләнүе йөзенә савылып чыкты.
– Сез ул мәсьәләне хуҗа белән хәл итмәдегезмени әле? Бу безнең компетенциягә керми.
Шул ук телеграф өслүб сыртын бирүдән коткарып калды. Киләчәктә дә ул аның таянычы булачак.
Район үзәген аркылыга-буйга әйләнеп чыкканнан соң, кырык чакрым ераклыкта урнашкан чын татар авылы Камка ягына элдерттеләр. Хакимият башлыгының бәясен төшерә торган, үзен пошаманга салган борчуы белән Нәкыйп янәдән Вафа миенә шакыды.
– Ни өчен Фәһим Сабирович кабул итү бүлмәсендә шундый өлкән, ямьсез ханымны тота икән? Ул бик зәвыклы, алдынгы карашлы кеше бит.
Йөртүче янында алгы рәттә утырган урынбасар бюрократик хакимиятнең яраткан алымын эшкә җигеп, әүвәл сорауны ишетмәмешкә салышты. Бу ысул тиешле нәтиҗә бирмәде. Чөнки Нәкыйпне партшколада хәзер пиар, элек «массалар белән элемтә» дип аталган предметта сөальне җавап алганчы кабатларга кирәк дип өйрәттеләр. Шул тәгълиматка турылыклы калып, кунак үзен борчыган низагъ белән җаваплы кешегә кат-кат мөрәҗәгать итте.
– Үзеннән сорарга иде, – дип котылмакчы булды Вафа. Мәгәр ул беркатлы зат сорау бирүченең өч диплом иясе икәненнән хәбәрдар түгел иде.
– Үзеннән дә сорарбыз, – дип вәгъдә биреп, Нәкыйп һөҗүмгә күчте. – Сез бит аның кадрлар сайлау, кую буенча ярдәмчесе. Җаваплылык сезнең өстә, бигрәк тә кешеләр белән эшли торган урыннарга тәкъдим иткәндә, – дип, Ленин хезмәтләреннән өзекләр китереп, Вафаны тәмам почмакка китереп кысты.
Тегесе үз алдына әйткәндәй генә:
– Хуҗа ул ханымны башка бүлектән күчереп утыртканда минем белән киңәшеп тормады, – дип, җаваплылыкны үз өстеннән төшерергә булды.
– Бәлки, ул хатын Фәһим Сабировичның ботак очы булса да туганыдыр, әллә... яшьлек мәхәббәтеме, – дигән фаразлары белән Нәкыйп Вафаның бавырына таш булып утырды, тәмам кан басымын күтәрде.
Ахыр чиктә, урынбасар, тук чебен кебек бәйләнчек адәмнән туепмы, үзе турында күзле бүкән икән дип уйламасыннар өченме, артка борылып, йөрәгеннән чыкканны әйтеп салды.
– Ул дорфа хатынны җаваплы урынга күчерүгә тешем-тырнагым белән каршы булдым. Фәһим Сабировичның яшь хатыны чибәр, уңган, әдәпле кызны илләм тавыш күтәреп, хуҗа яныннан кудыртты. Мин үзем ишетмәдем, күрмәдем, сезгә дә берни әйтмәдем. Менә сөйләшә торгач, килеп тә җиттек.
Аларны кадерле кунаклар дәрәҗәсендә ипи, тоз, чәкчәкләр белән урамда ук каршы алдылар. Зал укучылар, укытучылар, авыл зыялылары белән шыгрым тулы иде. Кунаклар, болай ук кирәкмәс дип уйлап куйсалар да, каршы сүз әйтергә кыймадылар. Шул арада сәхнәгә күтәрелгән тарих, география укытучысы күтәренке тавыш белән районның уңышлары, колхозга амин тоткач, таркалып яткан авылның якты киләчәге, бу мәсьәләләрдә зирәк, алдан күрүчән җитәкче Юзликәевнең уңай роле турында шактый тәфсилле итеп сөйләде. Укучылар концерты да байтакка сузылды. Сценарий буенча сорауларга җаваплар да каралган иде.
Шуннан соң ягымлы чырайлы, булдыклылыгы күзеннән, үзен тотышыннан күренеп торган утыз биш-кырык яшьләрдәге директор ханым ике кунакка да кыр чәчәге букетлары тоттырып, ашханәгә чакырды.
– Администрация сезне тукландырып җибәрергә кушкач, озак уйлаганнан соң, башкалабыздан килгән җаваплы иптәшләр укучыларны ничек ашатуыбызны күреп китсеннәр дип, нәкъ шул рационны тәкъдим итәргә булдык, – дип, район үзәгеннән «тук» килгән кунакларны ашханәнең бер читендәрәк торган өстәл янына алып килде. Күп итеп куелган йомшак кәгазьләр янында кәбестә салаты белән өч өлеш тәлинкәсе, бер өем ватрушка һәм компот салынган сырлы стаканнар кадерле кунакларны көтеп тора иде.
Нәкыйп белән Талип, мөлаем хуҗабикәне рәнҗетмәс өчен, өстәл янына утырып, ашказанында көндез эчкән чәйне компот белән болгатып, башка ризыкларга кагылмыйча (хакимият башлыгы кунаклары ич, теләсә кая ашап абруй төшерәсе түгел) ни өчендер зур рәхмәтләр әйтеп, урамга чыктылар. Шул арада йокысын туйдырып алган Вафа, киерелеп, тән күзәнәкләрен уятып алгач, «хуҗа тизрәк кайтып җитегез», дип шалтыратты.
Машина кузгалып китүгә, Нәкыйп терсәге белән багана дустының янтавына төртеп алды, янәсе, «көтә, ашыктыра, әзерләткән нигъмәтләре суына торгандыр, бәлеш кайнар чакта гына тәмле була».
Машина янәдән Нәрәстә ягына юл алгач, Вафа сораулары белән интектермәсеннәр тагын дигәндәй, игътибарын музыка тыңлауга юнәлткәч, хакимият башлыгы ягыннан җылы ым килүгә кәефләре рәтләнә башлаган мосафирлар икесе өчен дә газиз уртак теманы боҗрага алдылар. Күңел тыныч булганда ир-ат күбрәк йә сәясәт, йә хатын-кыз турында гына сөйләшә. Озак еллар дәвамында үзләрен ташлап киткән Мәдинәне искә алу Нәкыйп белән Талип өчен табу салынган, тыелган тема булып кала килде. Мәхәббәте җимеш бирмәсә, биеклек алынмаса, көчле зат хурлык баганасын әйләнеп үтәргә тырыша.
Нәкыйп белән Талип үзләренә тиң дөнья бизәкләрен очратып, гаилә корып, балалар үстереп яшәсәләр дә, очрашканда мин «тегене» йөрәктән чыгарып ташладым дип мактанышсалар да, үзен кешегә санамаган тәүге мәхәббәтне оныту – кеше мөмкинлегеннән өстен торган кичереш, аң төпкеленең аръягында торган халәт иде. Ул аларның йөрәген тырнак астына кадалып, алып булмый торган шырпыдай гел чәнчеп, әрнетеп торды. Кызның зәңгәр күзләре, «чао» дигән соңгы сүзе үз шәүләләре кебек алардан калмады, эзәрлекләвен белде. Йокылары качкан төннәрдә Мәдинәнең җазибәле күзләре, назлы тәне, моңлы тавышы аларны сынавын, газаплавын дәвам итте, һичьюгында төшләренә кереп бимазалады. Мәгәр аларның горурлыклары, хатыннары, балалары алдында җаваплылык хисе кызны эзләү, язмышы белән кызыксыну юлына чыгарга ирек бирмәде.
Сөеклеләренә нисбәтән хәбәргә ия булган Нәкыйп, Талипның ярасына тоз сибүе турында уйламыйча, сүзне башлап җибәрде.
– Теге вакытта безнең мәхәббәтне аяк астына салып изгән кыз язмышы турында кое-что ишеттем.
Йокымсырый башлаган Талип колакларын сагайтты:
– Йәле, йәле, ниләр җимереп ята икән ике асыл егеттән йөз чөергән мәхәббәтебез. Бездән котылып үз бәхетен таба алдымы икән?
Олы дәүләт серен сакларга ант иткән кешедәй, Нәкыйп нечкә иреннәрен бер-берсеннән аермыйча, шактый көттерде.
– Озак интектермә, абзый. Характерымның бер тиенгә тормаганын беләсең. Теге вакыттагы кебек сугып җибәрергә дә күп сорамам.
– Сугу мәсьәләсе катлаулы. Ияк астыгызга гомергә истәлек булып калырлык сдача алганыгызны онытып җибәрмәскә тәкъдим итәм. Бездән котылып кына кызчыгыбыз тормышында әллә ни майтара алмаган бугай. Чибәрлеген бирсә, Ходаебыз бер кешегә күп була дип, бәхетен кызгана, адәм балаларын шулай тигезли диеп ишеткән идем. Яратып йөргән бай егете ике балалы ир булып чыккан. Атна-ун көн генә торып калганнар, хатыны кайтып төшеп, Мәдинәкәйне куып чыгарган.
– Шуннан?.. – дип, Талип йомгакның очын көтеп пырдымсызланса да. Нәкыйп үзенә мәгълүм хәбәрне арзан бәягә чыгарып салырга ашыкмый.
– Шуннан ул янәдән утырган да шуган. Икенче ире хәмер колы булып чыккан, ни өчен миңа чыкканда кыз түгел идең дип бәйләнгән, ханым кыйнавына, җәберләвенә түзә алмыйча, анысын үзе ташлап киткән. Хәзер Мәдинә ялгыз яши, малай үстерә, кечерәеп, ябыгып, кәҗә бәтие чаклы гына калган, элеккеге кыргый матурлыгының эзе дә сакланмаган дип ишеттем.
«Яшьлек җүләрлегем белән нинди егетне югалттым» дип, еш кына яшьләренә буыла-буыла, җылый дип тә ишеттем. «Нинди егетне югалттым» дигәндә мине күздә тота торгандыр инде, – дип Нәкыйп карашында яшен чаткылары уйнатып, Талип ягына борылды. Хатынның кемне сагынганын үзенчә юраган икътисад белгече ахмак шаяртуны кабул итмәде.
Хатыныңны ташлап, ике яшь балаңны ятим калдырып, беренче мәхәббәтеңә әйләнеп кайта аласың, Талип иптәш. Байлыкка бик кызыга иде, фәннәр кандидатыннан баш тартмас дип уйлыйм. Бу трит сугыш юлына чыкмаска вәгъдә бирәм, – дип пафослы юмор белән сүзен төпләп куйды Нәкыйп.
Безне ташлаган өчен шул кирәк сиңа дип сөенергәме, барыбер якын кеше иде дип көенергәме? Һәрхәлдә, Талип дустының беренче мәхәббәтләренең фаҗигале язмышына нисбәттән ирониясен уртаклашмады. Партшколада чыныгу алмаган укытучыга кадерле әйберен җуйгандай, үтә күңелсез, ифрат моңсу булып китте. Кайчандыр яратып йөргән кызларының, үзләрен ташлап китсә дә, бәхетсез булуын теләми иде ул.
Никтер шул мизгелдә Мәдинәнең дөньяда сирәк очрый торган матурлыгын бәяли алырдай кешесен очратып, гаилә бәхетенә ирешә алмавында үзен дә җаваплы кеше сыман сизде. Тирәннәнрәк уйлап карасаң, кызның бәхетсезлегендә аның турыдан-туры гаебе юк, бармак очын шомартып йөрүдән, хушлашканда ирен очларын тидереп алудан узмадылар. Бәлки, артыннан йөрүдә үҗәтлек җитмәгәндер. Икенче яктан, ул бит кәҗә бәтие түгел, аны көчләп үзеңә бәйләп куеп булмый, күңеленә хуш килмәгән, яратмаган кешесе белән язмышын бәйли алмый. Андый никахларның ахыры барыбер фаҗигале була. Тулган ай кебек матур, пешкән җир җиләге кебек үзенә тартып, узып киткәндә дә ирләрнең канына ут салып интектергән чибәр кыз үз язмышын үзе билгели шул. Үзеңне битәрләвеңне туктат, Талип иптәш. Әнә партшколада чыныгу мәктәбе узган шома яңаклы роботтан үрнәк ал, заманында үзләрен мыскыл иткән кыз турында көлә-көлә бәян итә. Тукта. Бәлки, аның юморы да – күз яшен яшерү өчен генә маска, ясалма әтәчләнүдер. Кеше йөрәге җиде кат йозак астындагы сер, башкалар үтеп керә алмастай кара урман диләр бит. Икесенә дә ни өчендер моңсу булып китте.
Кешенең, хәтта дошманыңның (хатын-кыз дошман була алмый) бәхетсезлегенә сөенүне ислам дине дә хупламый бугай. Дустының эчке халәтен аңлап булса кирәк, Нәкыйп тә мәхәббәт низагъларын куертмады, сүзне башкага күчерде.
Чакырып алынган дуслар күтәренке күңел белән икенче катка күтәрелделәр. Нәкыйпнең башын ягулык мәсьәләсе борчыды. Юзликәев белән партшкола хәлләре турында сөйләшеп китеп, онытмаска иде дип күңеленә беркетеп куйды.
Мосафирларны хуҗа кабул итү бүлмәсендә үк таза кулларын җәеп, елмаеп каршы алды. Минем сабакташның нинди киң күңелле икәнлеген күрсен әле мескен югары мәктәп укытучысы. Алар арасында хөсетлек, көнчелек өстенлек итә, ихласи дуслык сирәк кунак дип ишеткән идем.
– Хуш киләсез, ничек йөреп кайттыгыз, кадерле кунакларым? Мөршидә Габбасовна сезне бик яхшы кунак итеп, әйбәтләп сыйлап җибәргән дип уйлыйм. Шулай кушылган иде. Мәктәп директоры булып икенче ел гына эшләсә дә, бик толковый ханым булып чыкты. Әйдәгез, теге бүлмәгә күчик, башка дуслар да шунда көтеп утыра, – дип өстәлдән сигарет пачкасын, кабызгычын онытмыйча, иртән чәй эчкән бүлмәгә алып китте.
Анда чуваш гәзитәсенең редакторы янында тагын бер кеше утыра иде. Сары чәчле, ак пиджаклы, шактый тулы гәүдәле кешене «Эхо Москвы» радиостанциясеннән Сергей Олегович дип тәкъдим итте. Дөрес, анысы сүз башлаганчы ук чыгып та китте.
– Утырышыйк, дуслар. Кызлар, чәй кертегез!
Вакыт кадерле. Иртән башлаган сүзне тәмамламыйча туктасак, тарелкада аш калдыру кебек булыр иде, – дип, Фәһим Сабир улы татар тарихына сәяхәтне дәвам иттерде.
Нәкыйпнең кашы җимерелү, борыны җәелеп төшү, уч төбе кычыта башлау турында әйтеп тә торасы юк. Үтә хисле Талип юлда сөйләшкәннәр тәэсирендә яшәп, үзен битәрләвен дәвам итеп, нотыкчыны тыңламады да. Дөресен әйткәндә, күбрәк үзе өчен сөйләгән тарихчыга аудиториянең аны кабул итүе кирәк тә түгел иде.
Бик кызып киткәндә Юзликәев тыңлаучылар утыруын онытып та җибәргәләде. Исенә төшкәч, җөмләсендәге сүзләрне тәртипкә китереп сөйли башлый да, янәдән зиһене чуалып китә.
Аңа көндәлек мәшәкатьләрдән читләшеп, шул чорда яшәп алу кадерле икәне күренеп тора иде.
– Алтын Урданың Ауропаның алдынгы, гайрәтле илләре югарылыгына күтәрелеп, Чыңгыз оныкларының үз шәхси мәнфәгатьләре турында гына уйлап, хакимият өчен көрәшүләре, олы илне кисәкләргә бүлгәләүләре нәтиҗәсендә таркала, юкка чыга баруына тәфсилле тукталып тормыйм. Минем биредә дөньяны калтыратып тоткан Алтын Урда, Елдырым Баязет чорындагы төрек дәүләтләренең юкка чыгуында Аксак Тимернең тискәре урыны турында гына искәртеп үтәсем килә. Ул гел төрки халыкларга каршы сугышып, үзе дә сизмәстән, Ауропа илләрен ышыклап, көчәйтеп калдырган.
Вакытның чикләнгән булуы сәбәпле, тарихыбызның бу буынын сикереп үтеп, Казан ханлыгының юкка чыгу сәбәпләренә генә үз карашымны сезгә әйтеп үтәсем килә. Көчле, бай Казан ханлыгының шулай аз яшәп, тиз юкка чыгуының сәбәбен тарихчылар ахыргача аңлатып бирә алмыйлар, минемчә.
Янәсе, явыз Иванның гаскәре биш тапкырга күбрәк булган, аңа бөтен христиан дөньясы ярдәм иткән. Анысы да бар. Университет янындагы бакчада кукраеп утырган Бутлеровның ерак бабасы Казанны штурмлаган артиллерия белән җитәкчелек иткән. Сатлык Шаһгали гаскәренең дә урысларга ярдәме аз булмаган. Иң аянычы шунда: татарга каршы татар сугышкан. Тик җиңелүнең сәбәбе башкада. Казанның бер ханы да җирле халыктан үскән кеше булмады. Барысы да привозной, Урдадан, Кырымнан, хатыннары Әстерханнан булган. Ил белән килмешәкләр җитәкчелек иткән. Ул бәкләр, биләр үзләрен вакытлы идарәчегә санап, типтереп, рәхәт яшәп, баеп калу турында гына уйлаган. Берише алдан ук Мәскәү кубызына биегән, шуңа күрә алар урысларга Казанның түше астында шәһәр корып куярга мөмкинлек биргәннәр. Хәзерге атама белән әйтсәк, Казан ханнарына патриотик хис, үземнеке, туган халкымныкы дип күтәрелеп бәрелү җитмәгән. Иманым камил, Кубрат хан идарәдә булса, Казанны урысларга бирмәс, хәтта Шаһгали дә аңа каршы кылычын күтәрмәс иде. Ниһаять, Казан ханлыгында ирекле сайлау, демократия, күп партиялелек өстенлек иткән. Вазгыять, аң үсеше өлгереп җитмәгән җирдә демократия яхшыга алып бармый. Күсәкнең бер башы үзеңә китереп тондыра, – дип, нотыкчы үзе дә сизмәстән, йомарланган олы йодрыгын ялтыравык өстәл өстенә шапылдатып куйды.
Казан ханлыгының җимерелү сәбәпләренә шактый озак тукталганнан соң, сөйләшүнең дәвамын икенче вакытка калдырып, «Эхо Москвы»дан корреспондент көтеп утыруы, берише кунакларның юлга чыгарга ашыгуы турында кайгыртып, киң итеп елмаеп хуҗа сүзен тәмамлады. Нәкыйп белән Талипка аерым игътибар, хөрмәт күрсәтеп, бүлмәдән чыгу ишегенә тиклем озатып куйды. Коридорда онытылып барган көйне исенә төшергәндәй, кунакларның салпы ягына салам кыстыруны кирәк тапты.
– Без бит Нәкыйп белән сабакташлар, партшколада бергә белем алган кешеләр. Алтын заманалар бар иде. Ашау байдан, үлем Ходайдан дип түшәмгә төкереп яттык (Нәкыйп кебек уку программасы бик авыр, катлаулы, таләп зур, кәҗә мае чыгаралар иде дип зарланмый монысы дигән нәтиҗә Талип башына келт итеп килеп төште). Стипендия зур, буфетта ризык үз бәясенә сатыла, күршедә генә ял паркы... Ул елларны онытмадыңмы, Нәкыйп? Без бит чын, илаһи дуслар идек. Шул якынлыкны күз карасы кебек саклыйк.
– Саратовта укыган чорны онытып буламы соң? – дип килешергә ашыкты тегесе.
– Хәерле юл сезгә! Берәр төрле йомышыгыз, кирәк-ярак әйберләрегез булса, сезгә Вафа Садриевич беркетелгән.
Тамак ялгау, ягулык мәсьәләләрен хәл итү нияте белән, урынбасарны эзләп киттеләр. Хакимият каршысында да, йортта да машинасы да, үзе дә күренми иде. Янәдән өскә күтәрелеп, сәркатип ханымнан белештеләр.
– Районның ерак бер авылында пожар чыккан. Ферма яна башлаган. Хуҗа сез әле чәйгә кереп киткәнче үк, Вафа Садриевичны шунда җибәрде.
Хакимият кунаклары, булган акчаларын кырып-себереп җыеп, машиналарына бензин салып, ашарга алырлык та калдыра алмыйча, кичке сигезләрдә шәһәр статусын алырга әзерләнеп йөрүче район үзәгеннән өйләренә таба юл алдылар.
Ач кешенең фикерләү дәрәҗәсе бик түбән, җирдән шуышып, үрмәләп бара дип дөрес әйтәләр икән.
– Мәктәп ашханәсендә тәкъдим ителгән кәбестә салаты белән эремчек пәрәмәчен бөкләп куймаганыма үкенеп бетә алмыйм. Укучылар диетасы озак яшәү өчен иң кулай диета дип ишеткән идем, – диде Нәкыйп, зур гөнаһ эшләгән кешедәй көрсенеп.
– Төрмә диетасы тагын да отышлырак икәне дә мәгълүм. Чөнки анда бер кәррә дә артык калория булмый – дип, шаяртырга булды дусты.
«Кунакка барып кайту, һавага чыгып керү» маҗарасының авторы Нәкыйпкә ачуы көчәйгәннән-көчәя барган Талип күңелендәгесен әйтергә ниятләде. Бер көнебезне суга салдык, «Кычытмаган җирне кашыту өчен Әстерханга барганнар» гыйбарәсенең дөреслеген расладык, заманча сый, түрәләр кунакчыллыгы сүздән пешерелгән ботка икән, Юзликәевнең имтиханга әзерләнгәндә синең язмалардан файдалануы шик уята, бәйсез тотышына, иркен кыйлануына караганда, нәкъ киресе булырга тиеш кебегрәк фикерләре белән Нәкыйп йөрәгенә агулы ук җибәрмәкче иде, дусты ягына борылып карагач, бу уеннан кире кайту гына түгел, хәтта куркып китте. Тәмле ашап, тыныч яшәргә күнеккән Нәкыйпнең йөзендә кан әсәре калмаган, агарынган борынына, колакларына, бит алмаларына чаклы мәет төсе керә башлаган иде. Нервларының тартылып куйган кыл кебек киеренке халәте күзенә, бөтен гәүдәсенә чыккан.
Талип дустының хәлен аңлап, аны чын-чынлап кызганып куйды һәм йөртүчегә җайлырак җирдә машинаны туктатып, багажниктан портфелен алып бирүне сорады. Лекцияләрен, китапларын, чыганакларны йөртә торган кара портфеленнән бер ярты коньяк, ак кәгазь төргәк чыгарды. Кәгазь кыштырдавы Нәкыйпнең дә игътибарын җәлеп итте. Ул көчле яңгырдан соң күкшел офык чите ачылганны көткәндәй, бөтен дикъкатен төргәккә юнәлтте. Аннан... эссе табада кетердәтеп кыздырып алынган, Нәкыйп мөкиббән китеп, авыз суларын корыткан итле пәрәмәчләр килеп чыкты. Суынган булсалар да, тәмле исләре Нәкыйпнең борын яфраклары аша үтеп, бөтен тәненә таралды.
Уйламаганда лотореяга зур акча откан кеше кебек, Нәкыйп шатлыктанмы, гарьләнүдәнме сүз таба алмыйча, тотлыга ук башлады.
– Эн... та... син нишләп, Талип, шул әйберләрең турында берни әйтмичә, мине көне буена интектердең?
Тегесе инде, ниһаять, шаяртырга да була дигән фикергә килеп:
– Соң мин шашлык белән бәлеш алдыннан аппетитны бозмыйм дип уйлаган идем. Түрәләр сыеның ниндирәк булуын күрәсе килгәние... Нәкыйп өчен шатлыгы-кайгысы, уены-чыны барысы бергә буталган, төрттерү, чеметү ише әйберләрне кабул итәрлек хәле калмаган иде.
– Әйдә, телеңә салынма. Йөз граммыңны кой да, итле пәрәмәчеңне кулыма тоттыр. Ни әйтсәң дә, безнең милли ризыклардан да затлы, тәмле, туклыклы ашамлыклар юктыр җир йөзендә.
Ниһаять, морадына ирешкән Нәкыйп теләсә нинди тәнкыйть сүзенә, хәтта партшколада туган «дуслыкка» тел-теш тидерүгә дә разый иде инде.
Икенче пәрәмәчне кулына тоттыргач, Нәкыйпнең күңел күзе бөтенләй ачылып киткәндәй булды.
– Чын дус, Талип, беләсең килсә, дөньяда берәү генә була икән. Шулай да безне шулай гомерлеккә якынлаштырган кеше өчен бер йотым булса да коньягыңны капкалап куйыйк.
– Безне өзелеп кунакка чакырып, шулай сыйлап, юлга да төреп җибәргән Фәһим Юзликәев өчен тост тәкъдим итәсеңме?
– Юк ла, – диде Нәкыйп, чыраен сытып, машина түбәсе мөмкинлек биргәнчә урыныннан күтәрелеп, – безне таныштырган мәдәниятебез өчен!
Икътисад белгече Талип та бу юлы дусты белән килеште.
Күңелләре бөтен дөньяга игелек чәчәр хәлгә килеп җиткәнче, дуслар машинада гөрләшеп утырдылар. Адәм баласына йөрәге белән җиһанны иңләү, игелек нурлары кою өчен күп тә кирәкми икән.
Мосафирлар өйләрендә кайтып бөялгәндә, инде таң атып килә иде.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН


Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Нәби улы ГАЛИУЛЛИН 1938 елның 20 июлендә Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туа.
Сигезьеллык мәктәп, аннан күрше Яңа Әлмәт авылында унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә алюминий заводында электролизчы булып эшли. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университетның тарих-филология факультетын тәмамлагач, 1961–1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент, 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифаларын үти.
1965 елда Т.Галиуллинны Алабуга педагогия институтына күчерәләр. Аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку тапшырыла. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда «Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1971–1986 елларда Тәлгат Галиуллин – Алабуга педагогия институтының ректоры.
1981 елда Алма-Атада докторлык диссертациясе яклый, 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала.
1986–1987 елларда Казан дәүләт педагогия университетының әдәбият кафедрасында профессор була. 1988 елда Казан дәүләт университетына эшкә чакырыла, 1989 елда аңа татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыруны тапшыралар (1989–2000). 1989–2008 елларда ул татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире.
Тәлгат Галиуллин – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең милли телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык диссертациясе яклау Советы рәисе (1991 елдан), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998), «Почет Билгесе» (1980), «Дуслык» (1999) орденнары иясе.
Т.Галиуллин – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар